Логотип
Дин

Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн

Шәгъбән ае дәвам итә.

Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: “Шәгъбан – минем аем, Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан – минем өммәтемнең ае”, - дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә, кыйбланың үзгәртелүе, Бәраәт кичәсе (миляди календаре буенча 10 май киче) дә Шәгъбән аена туры килә.

Бу хакта Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйли:

 

Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Тәһвилүл кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе шәгъбан аеның 15 нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә булган. Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өйлә намазын укыганда вәхи иңгән, намазда торган хәлендә Кәгъбә тарафына борылган. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп борылганнар, намазны дәвам иткәннәр. Моңа кадәр алар Кудс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкса мәчетенә карап укыганнар.


Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:


قَدْ نَرَى تَقَلُّبَ وَجْهِكَ فِي السَّمَاء فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبْلَةً تَرْضَاهَا فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّواْ وُجُوِهَكُمْ شَطْرَهُ وَإِنَّ الَّذِينَ أُوْتُواْ الْكِتَابَ لَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِن رَّبِّهِمْ وَمَا اللّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ

«(Ий, Мөхәммәд) чыннан да, Без синең күккә карап торганыңны (хәбәр көткәнеңне) күрәбез. Хәзер Без Кыйбланы син бик тә риза булган тарафка күчерәбез. Йөзеңне изге мәчет (Кәгъбәтулла) тарафына юнәлдер. (Ий, мөселманнар) кайда гына булсагыз да йөзләрегезне шул Кыйблага юнәлдерегез. Шик юк ки, китап әһелләре (яһүдләр һәм христианнар) бу гамәлләрнең Аллаһтан килгән чынбарлык икәнен бик яхшы белә. Аллаһ аларның ни кылганнарыннан хәбәрсез түгел» (“Бәкарә” (Сыер) сүрәсе, 144 нче аять).


Хаҗ һәм гомрә кылучылар «Бәни Сәләмә» мәчетендә намаз укырга тырышалар. Ул мәчетнең икенче исеме мәсҗидуль-кыйбләтәйн (ике кыйбла мәчете). Бу мәчет Пәйгамбәребезнең мәчетеннән 5 километр ераклыкта урнашкан.


Мөхтәрәм мөселманнар! Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе (миляди календаре буенча 10 май киче, 11 май көне) елның иң олуг көннәреннән санала. Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Шәгъбән аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне  кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: “Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?”, - дип әйтер” (Ибн Мәҗә).


Бу кичәнең олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп:


- Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә.


- Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» дип әйтмичә, кылырга гына кирәк. Бу турыда Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Саваплы эшләрнең һичберен кечкенә дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына су салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз».


- Имам Газали (Аллаһ аңа үз рәхмәтен ирештерсә иде) «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә — Кадер һәм Бәраәт кичәләре».


- Бу кичәдә ихлас күңелдән догалар кылыйк, Аллаһы Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик. Ислам галимнәре әйтүенчә, тәүбә кабул булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш. Беренче шарт үткән заманга карый, икенчесе – хәзерге заманга һәм өченчесе – киләчәк заманга:


1. кылган гөнаһ өчен чын күңелдән үкенү;
2. шушы гөнаһны кылмау;
3. киләчәктә бу  гөнаһлы гамәлгә киредән кайтмаска ният кылу.


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә Бәни Исраилдән булган бер кеше турында риваять китерә. “Заманасында бер бәндә туксан тугыз кешене үтерә һәм аның күңеленә шик керә: әгәр тәүбә итсәм, Аллаһ мине гафу итәр микән? Бу сорауга җавап табар өчен, ул гыйбадәтханәгә бара. Анда бер хөрмәтле кеше янына килә һәм аңа сорау бирә: “Мин туксан тугыз кешене үтердем. Әгәр тәүбә кылсам, Аллаһ мин гафу итәрме икән?” - ди. Теге кеше: “Кит, мөртәт, ничек инде син, туксан тугыз кешене үтереп, Аллаһның ярлыкавын өмет итәсең”, - дип әйтә. Бу сүзләрне ишеткәч, җинаятьченең ачуы чыга һәм: “Ярар, син йөзенче булырсың”, – дип әйтеп, теге кешене үтерә. Ләкин җинаятьченең күңеле тынычланмый, шик арта бара. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше гыйлемгә, хикмәткә ия булган берәү янына килә һәм аңа шул ук сорауны бирә. Хикмәт иясе: “Әлбәттә, Аллаһ сине гафу итәчәк, чөнки Аллаһы Тәгаләнең тәүбә капкасы һәрвакыт ачык, ләкин белеп тор, син бу шәһәрдә җинаятьче булып танылдың, шуңа күрә башка шәһәргә кит. Шунда тәүбә кылырсың, сиңа анда беркем дә комачауламаячак”, – дип әйтә. Бу кеше хикмәт иясенең сүзләрен үзенең күңеленә сала да, күрше шәһәргә юнәлә, ләкин ярты юлда вафат була. Бу кеше янына ике төркем фәрештә төшә. Бер төркеме: “Бу кеше җәннәткә керә” - дип әйтәләр, икенчеләре: “Юк, ул җәһәннәм әһеле булачак”, - диләр. Шулай итеп, фәрештәләр бер-берләре белән бәхәсләшә башлыйлар. Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештәгә: “Алар янына бар, үлчәсеннәр, бу кеше кайсы якка якынрак, чыгып киткән шәһәргәме, әллә бара торган шәһәргәме?” - дип әмер бирә. Фәрештәләр үлчиләр һәм бу кеше тәүбә кылырга бара торган шәһәргә якынрак булуын ачыклыйлар. Аллаһы Тәгалә бу кешене җәннәт әһеле итеп язып куярга куша” (Әбү Ләйс Самарканди “Тәнбиһүл-гафилин”).  


Аллыһы Сөбханәһү вә Тәгалә барчабызга шушы мөбарәк кичәдә ихласлык белән гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып, күңелләребезне пакъларга, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде!

чыганак: http://intertat.ru/tt

 

 

Теги: Өй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар