Логотип
Бала

Табиб Энҗе Кадыйрова: Бала нигә елый?

Энҗе Кадыйрова - балалар неврологы, ул инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә эшли. Хәзерге вакытта АКШта белемен арттыра. "Җитлекмичә туган балаларда субэпендималь кан савулар" темасына фәнни хезмәт авторы киңәшләре белән уртаклаша.
Бала туа. Тәүге минутлардан ук бала тудыру йортына аның көчле елаган тавышы яңгырый. Ана өчен бу баласының беренче тавышын ишетү булса, табиб өчен иң сөенечле билгеләрнең берсе. Чөнки елау - иң яхшы физиологик процессларның берсе. Яңа туган балага елау яхшырак сулау, үпкәләре чистарсын, сулыш юлларына күбрәк кислород керсен өчен кирәк.

Әмма өйгә кайткач та баланың елавы кимеми. Беренче мәртәбә ата-ана булганнар өчен бу бик зур стресс. Алар бу елауның нормальмы-юкмы икәнен белми.

Елауның физиологик якларын карап үтик.
 
1. Елау, психологик күзлектән караганда, иң яхшы процессларның берсе, чөнки баланың эмоцияләре тышка чыга.

2. Елау - баланың үсеш билгесе, аралашу коралы. Нәни бала сөйләшә белми, шул сәбәпле үз теләкләрен, уйларын анасына елау аркылы җиткерә.

3. Елау сулыш системасы өчен бик файдалы - үпкәләргә кислород күбрәк керә. Кислород күләме арту авыртуны җиңеләйтергә ярдәм итә.

4. Елау - рефлектор процесс. Теләсә нинди авыртуга бала елау белән җавап кайтара. Һәм бу бала өчен нормаль күренеш.

5. Күз яшьләре белән бергә стресс өчен җаваплы гормоннар организмнан чыгып китә.
 
Нормаль һәм патологик елау
Нормаль елауны патологиядән ничек аерырга? Каян белергә? Нишләргә? Бу сораулар һәрбер ата-ананы борчый. 
  • Беренчедән, баланы үз анасыннан да яхшы тоючы кеше юк. Әгәр ана-бала арасында бәйләнеш нык икән, бигрәк тә бала күкрәк сөтен имеп үсә икән, бу тоючанлык тагын да көчлерәк була. Шуңа да һәр ата-ана баласына карата аеруча игътибарлы булырга тиеш. 
  • Икенчедән, елауның төсмеренә игътибар кирәк. Физиологик елау эмоцияләргә бай, төрле мимик хәрәкәтләр белән урелеп бара. Патологик елау бер тонда бертуктаусыз кычкыру сыман яңгырый, бертөрле мимика саклана. 
  • Өченчедән, баланың сәламәтлек тарихы (анамнез) мөһим. Әгәр бала туганда травма алган яисә соматик яктан авыру икән, бу, әлбәттә, патологик елауга китерә. Мондый авырулар булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
  • Дүртенчедән, бик күп баланы беренче ике-өч айда эчәктәге газлары борчый. Бала туганнан соң эчәк микрофлорасы үсешен әле башлап кына җибәрә. Анда булган газлар баланы бик борчый, еш елауга китерә.

Бу очракта нишләргә? Сабыр итү һәр ана өчен бик авыр, әмма бу беренче төп киңәшләрнең берсе. Шулай ук эчкә массаж ясау, махсус гимнастик күнегүләр, баланы фитболда эченә яткырып тибрәтү, тәнгә-тән куеп әнисенең эченә яткызып йоклату, җылы чупрәк кую кебек ысуллар баланың хәлен күпкә җиңеләйтә. Пребиотиклар да эчәргә киңәш ителә.

Шуны да әйтеп үтү кирәк: бертуктаусыз патологик елау баланың корсак эчендәге басымын нык күтәрә, шул рәвешле кендек бүсере чыгуга китерергә мөмкин. Моннан сакланырга кирәк.

Бүсер чыккан очракта нишләргә? Лейкопластырь һәм тимер тәңкә белән кендеген ябыштырырга, остеопатка күренергә, махсус массаж ясарга (ул массаж методикасын, гадәттә, шул ук остеопатлар һәр анага күрсәтеп бирә ала), елауны киметергә тырышырга, даими хирургларга күрсәтеп торырга. Гадәттә, 3-4 яшькә кадәр көтәләр, алай да бүсер кимеми икән, операция ясау-ясамау хәл ителә.

Бала үсә бару белән, аның теле ачыла, авазлары, иҗекләре арта, бала үз эмоцияләрен, үз фикерләрен башкача җиткерергә өйрәнә, шул сәбәпле, аның елавы да кими. Ата-анага кайда норма, кайда патология дип баш ватарга юл калмый.

Хөрмәтле әти-әниләр. Еласын балаларыгыз! Елауга каршы килмәгез! Иң мөһиме - тынычлыгыгызны саклап, балага яхшы терәк, таяныч булыгыз!

чыганак: http://intertat.ru/society/tabib-en-e-kadyyrova-bala-nig-elyy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар