Логотип
Бала

​«Оҗмах исен» сагыну...

Өч айлык сабыебыз белән авылга кайттык. Бәби карарга дип килгән җизни белән апа кызымны кат-кат сөйделәр. «Үзебезнекеләр инде зур­лар. Ә кечкенә баладан «оҗмах исе» килә! Татлы, тәмле хуш ис!» — дип сөйләнгәннәре әле дә хәтердә. Ул вакытта, бала имгән сөт иседер, дип уйлаганым да истә. Кулымдагы «оҗмах иясе» — бәләкәй төргәкнең, үсә-үсә, тормышымда нинди зур мәгънәгә ия булуына яши-яши инандым. 

Бәләкәч тормышка ямь, матурлык өстәде. Гаилә бәхете дигән төшенчәне тулаем ачты. Сабыйның елмаюы, көлүе, үрмәли башлавы, тәпи китүе, беренче әйткән сүзе, тәүге ясаган рәсеме — барысы да хәтердә. Альбом битләре истәлеккә дип ясалган фотосурәтләр белән тулды. Икенчесен, өченчесен башладык. Сиздерми генә кызыбыз тормыш маягына әверелде. 

Үзем дә сизмичә икенче тапкыр йөккә узганымны аңлагач, сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Яшь аермалары бигрәк аз булыр кебек тоелды – нибары 2 яшь. Бәби алып кайтабызмы, дигән сорауны кызыбыз да кибеттән яңа курчак алып кайту дип кенә аңлады...

Дөньяга тагын бер кызым аваз салды. Беренче балам чынлап торып кулымнан төшәргә дә өлгермәгәч, әле барысы да истә булгач, икенчесен тәрбияләүнең читенлеген тоймадым. Тәүге сабыен кулга алганда һәр ана да борчыладыр. Имезә белерменме, ач булмасмы, кай җире авыртканын аңлармынмы, авырып китсә, нишләрмен? 

Әйе, бала карарга берәү дә белеп, өйрәнеп тумый. Икенче бала тугач, андый җавапсыз сораулар алдында калмый­сың калуын, аның каравы, алары урынына башкалары пәйда була. Әйтик, икесен ничек бердәм, дус, тату итәргә, олысының бәләкәй сеңлесенә үрнәк булуын ничек аңлатырга... 

Ата-ананың балаларына карата булган карашы үзләренең гаиләдә ничәнче бала булып үсүләренә дә бәйле бугай. Мин дә, ирем дә гаиләдә олы балалар. Шуңа күрә, өлкән кызыбызның уй-хисләре, кичерешләре безгә якын, таныш. Ә икенчесен алып кайткач, югалып калдык. Яшь аралары аз гына булса да, олы кызны тәрбияләү алымнары кечкенәсенә карата инде ярамый.

Берсеннән-берсе кечкенә ике бала үстерү тормышыбызга үз кануннарын кертте. Өй эшләре икеләтә-өчләтә артты. Балаларны ашату-эчертү, киендерү, юындыру кебек хезмәтләргә тагын да җитди һәм җаваплы итеп карый башладык. Үсә-үсә, балаларның үзара мөнәсәбәтләрендә аңлашылмаучанлыклар туды: бер-берсеннән көнләшә, ярыша башладылар.

Икенче сабый, гадәттә, ананың бөтен вакытын ала. «Бер минутка да үзеннән җибәрми. Үземне карарга да өлгермим», – дип, зарлану катыш сөенеп әйтә яшь әниләр. Сабыен күкрәк астында 9 ай дәвамында йөрткән хатын-кызның тудыргач та нарасые белән бергә буласы килүе аңлашыла, әлбәттә. Бөтен барлыгын, мәхәббәтен яңа туган баласына юнәлтә әни кеше. Бу очракта олы бала, ничә яшьтә булуына карамастан, йә дәү әнисе, йә әтисе, йә үз карамагында кала. Һәм анадан күпмегәдер ераклаша. Әни кеше бу чорда олы баласына да якын булырга, үзенең яратуын аңа да ешрак аңлатырга тиеш. Ә өлкән балада энесе яки сеңлесенә карата көнләшү, үз итмәү килеп чыкмасын өчен нишләргә, нәрсәгә таянырга? 

Бер тирә балалар үстергән ана буларак шунысын әйтә алам, олы кызга 5 яшь тулу белән минем эшләр җиңеләйде. Кызлар бергәләшеп уйный, олысы кечесенә булыша, кечкенәсе, үз чиратында, апасыннан үрнәк ала башлады. Яшь аермалары аз булу сәбәпле, аларның кызыксыну дәрьялары да бертөрлерәк. Алай гына да түгел, кечкенә кыз, апасыннан калышмыйм дип, үз яшьтәшләреннән алданрак та өлгерә кебек тоела. Балалар арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләр күңелемне бик сөендерә. Әле күптән түгел бөтен дөньямны камап алган киеренке халәт тә әкренләп үзгәрә. Балаларым белән уртак тел табу өчен миңа галимнәр раслаган мәхәббәт теле ярдәмгә килде. 

Ә алар бишәү: 
* баланы назлау, сөю, тәмле сүзләр белән иркәләү;
* бала белән олыларча аралашу, һәрнәрсәгә аның фикерен белү; 
* бергәләп уеннар уйнау, китаплар уку;
* балага ярдәм күрсәтү;
* бүләк алып сөендерү.

Бала белән аңлашу өчен шушы биш телнең берсе дә җитә. Үз балагызның нинди «телдә» ешрак аралашканын күзәтеп, шул телдә аңа якынлашып була. Мәхәббәтнең якынайту көче зур!
Тулы гаилә бервакытта да бер бала белән генә тукталып калмый. Икенчесен табар вакыт җиткәнен без кайдан беләбез соң? Моның өчен ниләр шарт?
 

Хатын-кыз сәламәтлеге

Сау-сәламәт бала табар өчен булачак ананың да сау-сәламәт булуы мөһим. Әгәр ниндидер хроник чирләр бар икән, аларны дәваларга кирәк. Бала табарга җыенган хатын-кыз кимендә ярты ел исерткеч эчемлек эчмәскә, тәмәке тартмаска тиеш. Хәер, әлеге шартлар анага гына түгел, булачак атага да кагыла. Хатын-кыз үз гомерендә, ким дигәндә, 3-4 бала алып кайтырга тиеш дип саный табиблар, чөнки аның организмы 6-9 бала тудырырга көйләнгән.
 

Яңадан әти булырга әзерлек 

Икенче, өченче бала гаиләдә, гадәттә, алдан планлаштырыла. Беренчесе белән йөкле чакта хатынының кичерешләре, бала туу белән барлыкка килгән үзгәрешләр атага таныш. Әмма шул хисләрне яңадан кичерергә, кабат иңенә җаваплылык алырга әзерме, юкмы икәнлеген ул үзе генә әйтә ала. 
 

Гаилә ныклыгы 

Әгәр гаиләнең артуы ике яктан да җылы кабул ителә икән, бала туу гаиләне ныгытып кына җибәрә. Моңарчы гаилә никадәр бердәм булса, икенче, өченче бала тугач, бу бердәмлек арта гына. Балаларның яшь аермасы бу очракта артык зур роль уйнамый.
 

Матди яктан әзерлек 

Беренчедән, бала табу, тәрбияләү күпмедер чыгымнар таләп итә. Гаилә бюджеты моны күтәрә аламы? Артык күп чыгымнар таләп ителгән очракта, гаиләнең башка әгъзаларына зыян килмиме? Балаларның яшь аермасы зур булмагач, кием-салым, бәби әйберләренең берсеннән икенчесенә калуы белән отышлы да. 

Икенчедән, рухи яктан күп балалы ана булырга сез әзерме? Бала туу белән ананың җаваплылыгы да бермә-бер арта. Шул җаваплылыктан курку хисе юкмы?
 

Үзеңне балага багышлау 

Кечкенә бала туу белән, мәшә­кать­ләр тагын да арта. Яраткан эш, хезмәт урыны, хобби, мавыгу турында күпмедер вакытка онытып торырга туры килә. Хатын-кызның бар вакытын бала тәрбиясе мәшәкатьләре баса.
 

Ярдәм 

Баланы булышчыларсыз үстерү бик читен. Бу очракта ярдәмнең кемнән булуы мөһим түгел. Ирең, олырак балаң, әти-әниең, кайната-кайнанаң, апа-сеңлең, абый-энең, дустың, күршең – әлеге исемлек шактый озын булырга мөмкин. 

Ике бала арасында яшь аермасы Ананың сәламәтлеге какшамасын өчен балаларның идеаль дип саналган яшь аермасы – 4 ел. Дөресрәге, әлеге сан икедән ким булмаса, дүрттән артмаса яхшы, ди табиблар. Бу очракта организм яшәреп, яңарып кына китәчәк. 
 


Ике бала арасындагы мөнәсәбәт 

Әлеге мөнәсәбәтләр турыдан-туры гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйләнгән. Әгәр алар җылы, мәхәббәткә төренгән икән, балалар арасында да тынычлык хөкем сөрәчәк.
 

Олы баланың өстенлеге 

Тагын бер бала алып кайту турында уй-фикерләр, планнар беренче бала белән сөйләшенгән, килешенгән булырга тиеш. Ул да гаилә әгъзасы, үз фикерен ул да әйтә ала. Әйтик, бәби аның белән бер бүлмәдә йоклаячагы турында ул бүген үк белсә әйбәт. 
Ислам дине буенча хатын-кыз – җәмгыятебезнең киләчәге булган яңа буынны тудыручы, яңа тормыш бүләк итүче хикмәт иясе. Тормыш учагын саклаучы хатын-кызның бәбиләр белән ирен сөендерүен дин хуплый гына. Бала үз бәхете белән туа, диләр. Кызларымнан бер көн юри генә: «Бәлки тагын бер бәби алып кайтырбыз?» – дип сорадым. Кечкенәсе: «Әни, синең мәхәббәтең инде болай да икегә бүленгән. Аның берсе – апа, икенчесе – мин. Бәби тугач, аны өчкә бүләргә туры киләчәк. Кирәкми», – дип җавап кайтарды. Мәхәббәт төшенчәсен ул вакыт белән бәйләде. Бәби алып кайтасыбыз килсә, кызлар белән тагын да ешрак бергә булырга кирәк икән дип уйлап куйдым...



Киңәш
Көннәрдән бер көнне олы балагызда көнчелек уты кабына, аның холкы, үз-үзен тотышы үзгәрә, ул бәләкәчкә сугып җибәрергә яисә аны чеметеп алырга да күп сорамый. Бу очракта ата-анага нәрсә эшләргә, олысыннан ничек итеп үрнәк абый яки апа үстерергә? 
Шул хакта берничә киңәш:

* Өйгә нәни кеше кайтасын балагызга әйтеп, аны алдан ук әзерләгез. Аның бик кечкенә, гел ярдәмгә мохтаҗ икәнен аңлатыгыз.
* Бәләкәч тугач, олысының тормышында зур үзгәреш­ләр барлыкка килергә тиеш түгел: аны бакчага бирергә уйлыйсыз икән, моны алданрак эшләргә кирәк, бүлмәсен­нән күчерү, яңа караватка салу кебек эшләр дә бала туган­чы башкарылырга тиеш, югыйсә ул бу эшләрне бәләкәчкә бәйләячәк, һәм дошманлык хисләре артачак кына. 
* Олысының тупаслыгын сизеп алуга, әйдә, җыр җырлыйбыз, әкият укыйбыз, дип, аның игътибарын башкага юнәлтергә тырышыгыз. Кечкенәнең үз-үзен яклый алмавын, көчсез булуын, аны кыерсытырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.
* Балагыздан бер көн эчендә үрнәк апа яки абый ясарга тырышмагыз. Әле кичә генә үзе бәләкәч булып исәпләнгән бала кинәт кенә абый яки апага әверелә алмый. Олысын күбрәк кочакларга, иркәләргә кирәк булачак. Аның бик яхшы абый, апа булуын үзенә сиздереп торыгыз.
* «Хәзер үк уйнарга чыга алмыйбыз, энең йоклый» яки «Сеңлеңне генә киендерим дә, аннан синең белән уйнармын» кебек гыйбарәләрдән качыгыз. Иң яхшысы болай әйтү: «Уйнарга өйләдән соң чыгарбыз», «Синең белән өч минуттан уйныйм».
* Бәләкәчкә карап, кайвакыт олысының да нәни балага әвереләсе килә, ул да үзен шешәдән ашатуларын, имезлек каптыруларын, юрганга төреп куюларын сорый. Теләгенә каршы килмәгез. Бу озакка бармый, бик тиз туячак ул.
* Кечкенәсе йоклаганда яки имгән вакытта олысына китап укыгыз, әкият сөйләгез, ул игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Олысын үпкәләтмим, дип, кечкенәсен иркәләүдән дә куркырга кирәкми. Ярату, иркәләүләр табигый булырга тиеш.

Балагызга аның ниләр кичерүен аңлавыгызны әйтегез: «Энеңә гел игътибар күрсәтүемне күрү сиңа бик авырдыр инде», диегез. Бала үзен аңлауларын тойса, элеккечә ярсып, үзенә игътибар таләп итүдән туктар.

Балаларны үзара чагыштырмагыз. «Синең чәчләрең шундый иде, ә кечкенәнеке мондый», дигән сүзне ул үзен тәнкыйтьләү дип кабул итәргә мөмкин. 

Кичерешләрегезне бала аңларлык итеп әйтегез: «Мин бик арыйм, шуңа күрә гел зарланам. Кечкенә баланы карау күп көч таләп итә шул».

Бәләкәчкә алып килгән бүләкләрне олысына ачып карарга рөхсәт итегез. Кунакларга әйтеп куегыз: олысы күз алдында кечкенәсенә карап артык сокланмасыннар. Балаларның үзара көнләшүенә каршы иң яхшы чара – ата-ананың яратуы. Балаларыгызны тигез яратырга тырышыгыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар