Логотип
Гаилә

Ничек итеп рыцарь үстерергә?

Улыгызга чын ир-егет булырга булышучы 5 сыйфат

Улыгызга чын ир-егет булырга булышучы 5 сыйфат

 

Матур гадәт

Чын ир-егет «мужик»тан үз-үзен тота белүе белән аерылып тора. Улыгызның кешеләр алдында абруе булсын, күркәм гадәтләре белән аерылып торсын дисәгез, аны кечкенәдән «рәхмәт», «зинһар өчен», рәхим итегез» дигән сүзләргә һәм хатын-кызга булышырга, транспортта урын бирергә, ишекне ачып торырга, транспорттан чыкканда кул бирергә һәм башкаларга өйрәтегез. Русларда: «привычка – вторая натура» дигән әйтем бар. Әмма һәр нәрсәне үз үрнәгеңдә генә өйрәтеп булганын да онытырга ярамый.

 

Эзләнүчәнлек

3-4 яшьләрендә баладан көненә мең сорау ява башлый. Балагызның «ә бу нәрсә?» «ә бу кем?»нәренең берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышыгыз. Бераз үсә төшкәч, аны үз сорауларына җавапны үзенә табарга өйрәтегез. Мәсәлән, энциклопедиядән, интернеттан, китаплардан... Укырга теләк уятырга омтылыгыз. Укыган китабы турында фикер алышуны, сораулар бирүне гадәткә кертегез. Монысы баланы мөстәкыйль уйларга өйрәтү өчен кирәк.

 

Тәртип ярату

Чын ир-егет үз-үзен карый белергә һәм башкаларны кайгырта белергә тиеш. Бүгенге кечкенә генә малай киләчәктә ир һәм әти булачак. Балага кечкенәдән үк вазыйфалар бүлеп бирә торган булыгыз. Мәсәлән, үзенең уенчыкларын тәртипләп тезү һәм идәнне суырту өчен ул җавап бирсен. Нәрсәнедер үзе эшләргә теләсә, идеясен күтәреп алыгыз, мактагыз.Бу җаваплылык тәрбияли.

 

Спортка тартылу

Түземлелек, җиңүгә омтылыш, максатчанлык, ихтыяр көче – боларның барысы да спорт белән тәрбияләнә. Аздан башлагыз – иртәнге гимнастика, йөгерү, ишегалдында шөгыльләнү. Алты-җиде яшьтән балагызны берәр төрле спорт секциясенә бирә аласыз. Даими күнегүләр мускулларны гына ныгытып калмый, характерны да чыныктыра, максатлар куярга өйрәтә. Ир-егет өчен иң кирәкле сыйфатлар бу!

 

Хисләрне белдерергә оялмау

Имеш, ир-егетләр хисләрен күрсәтергә тиеш түгел, дигән ялгыш фикер яши. Әмма шул ук вакытта хатын-кыз үз янында сизгер, нәзакәтле принц булуын тели. Улыгыз үзегезнең дә, башкаларның да хисләренә сизгер булсын дисәгез, аның эмоциональ интеллектын үстерегез. Моның өчен аңа үз хисләрегезне, борчуларыгызны белдерегез.

 

Теги: бала тәрбиясе бала психологиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икенче сыйфат малайларга да, кызларга да кагыла.Э мына бишенче сыйфат татар ирлэрендэ юк, телгэ "коры"алар, рэхмэт, тэмле булды диеп ашаганнан сон эйтуче бик эз.Бу ирлэр 50 яшь тирэсе.Э яшь ирлэр, усеп килгэн малайлар молодцы рэхмэтне эйтэ белэлэр....

    Хәзер укыйлар