Дус кызлар белән аралаша торган төркемебез бар. Күбебез – өч балалы әниләр. «Балаларыгызда невроз бармы?» – дигән соравыма сигез кешенең җидесе «әйе» дип җавап бирде. Чынлап та, өстә санап киткән симптомнарга күз салсак, һәр ана үз баласында аларның берсен булса да күзәткәне бардыр. Укулар башланып атна-ун көн үткәч, яңа карандаш, ручка башлары кимерелгәнен сизгәнегез бармы? Бу шулай ук баланың халәтенә игътибар сорый, дип саный белгечләр.
– Улым үз дөньясына кереп китә дә, әллә нидән курыккан сыман күзләрен зур итеп ача. Моның өстенә тырнак ашау да өстәлде. Инде 11 яшен тутырса да, уйланып утырганда бармаклар гел авызда. Ярты ел тырнагын да кискән юк... Гел әйтеп торып та, тыела алмый. Күзен акайтканын читтән күзәтеп тору бигрәк тә күңелсез. Аны мин генә түгел, башкалар да күрә бит. Табибка да барып карадык, барыбер сәбәбенең очына чыга алмадык. Ничек туктатырга – һич белмим...
Сырхауханәдә табибка чират көтеп утырганда вакыт уздырыр өчен башка әниләр белән аралаша торган гадәтем юк. Әмма үзе сүз кушкан кешене тыңламый да мөмкин түгел... Малайны күзәтәм. Әйе, әнисе әйткәнчә, күзен әле бер якка, әле икенче якка акайтып карый. Әнисе сөйләгән белән килешми кебек: эчке каршылыгы бар – телдән әйтә алмаган сүзләрен күзләр аша «әйтә». Үзе бишле билгеләренә генә укый, ди әнисе. Невроздыр, дигән нәтиҗә чыгарам эчтән генә. Үзем дә кызымның юлында очраган аркылы сызыкларга басмыйча атлап чыгуы хакында киңәшләшергә килдем табибка. Асфальт чатнаган урынмы, плитка рәсемеме – бер сызыкка да басмый. Үзенчә киртәләрне атлап чыгарга тырышуы, дигән иде таныш психолог. Уку елы башланганын балалар гына түгел, әниләр дә борчылып көтә, ахры. Невролог ишеге төбендә чират торучыларның күбесе – мәктәп балалары.
Табиблар невроз халәтенең берничә төрен аера. Балада неврастения булса, ул еш борчыла, елый, тиз аруга зарлана, әкренрәк хәрәкәтләнә башлый, начар ашый. Неврозның бу төре психик травма биреп торучы сәбәп бар дигәнне аңлата. Әлеге сәбәпләр озак вакыт дәвамында йогынты ясап торганда бала ирексез бәйләнешле хәрәкәтләр эшли башлый – күзен акайта, еш йома, тырнак ашый, чәчен йолкый, үзенең берәр җирен тешли. Истерик невроз төре күзәтелгән балаларны балалар бакчасына йөргән яшьтә еш очратабыз: алар кычкырып елый, идәнгә ятып кычкыра, әйберләрне, уенчык-ларны атып бәрә, үзен агрессив тота. Моносимптомлы неврозларга энурез, энкопрез, тотлыгу, йокы бозылу, төнлә йөрүләрне кертә табиблар.
Дус кызлар белән аралаша торган төркемебез бар. Күбебез – өч балалы әниләр. «Балаларыгызда невроз бармы?» – дигән соравыма сигез кешенең җидесе «әйе» дип җавап бирде. Чынлап та, өстә санап киткән симптомнарга күз салсак, һәр ана үз баласында аларның берсен булса да күзәткәне бардыр. Укулар башланып атна-ун көн үткәч, яңа карандаш, ручка башлары кимерелгәнен сизгәнегез бармы? Бу шулай ук баланың халәтенә игътибар сорый, дип саный белгечләр.
Республика балалар клиник хастаханәсе неврология бүлеге мөдире Винира Әюпова невроз бөтен балада да барлыкка килми, ди:
– Невроз – ул авыру түгел, организмның халәте дисәк, дөресрәк булыр. Аны барлыкка китерүче факторлар була. Мәсәлән, туганда травма алган, авырлы вакытта әнисендә анемия, вируслы йогышлы авыру күзәтелгән, кендеге чорналган балаларда ешрак күзәтелә. Баланың адаптация чоры укуның беренче ике аена туры килә. Җәйге ялдан, ирекле тормыштан соң укучыга бирелгән нагрузкалар ноябрьдә менә шул рәвешле килеп чыга. Беренче сыйныфка баручы балаларның күчеш чоры белән дә туры килә әле бу халәт.
Җәйдә туктап торган тренировкалар, түгәрәкләр дә сентябрьдә эшли башлый. Санап киткән сәбәпләргә әти-әнинең амбицияләрен дә китереп кушарга кирәктер, мөгаен. Тормышка яраклашкан, төрле яклап үсеш алган талантлы бала үстерү теләгеннән бер генә түгәрәкне, бер генә спорт төрен түгел, берничәне колачларга тырыша әти-әниләр. Әйе, спортчы да булсын, баянда да уйнасын, рәсем мәктәбендә дә укысын – барысын да уздырсын... Уңышка ирешкән, муеннарына медаль аскан, сәхнәдә балкыган, төрле проектларда җиңү яулаган кеше балаларын социаль челтәрләрдә күреп: «Башкалардан ким булмасын, без дә булдырабыз, өлгерәбез!» – дигән теләк бала мәнфәгатен икенче планга күчерә.
«Мондый очракта үзеңне дә, балаңны да башкалар белән чагыштырмаска кирәк», – ди невролог. Сезнең бала мондый авырлыкларны күтәрергә әзерме? Алар балада киеренкелек тудырмыймы? Бу сорауга дөрес җавапны бары тик баланың көчле һәм көчсез якларын билгели алган, сәламәтлеген, кабатланмас холкын, үзенчәлеген белгән әни кеше генә җавап бирә аладыр. Ләкин күзләрен «уңыш» томалаган әниләрнең үз туксаны – туксан...
Чиратта утыручы икенче як күршемә – 4 яшьтән нәфис гимнастика һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган Лианага ике спортны берьюлы алып бару җиңелдән бирелә. Әнисе Гөлфия дә эшкә чыкмыйча, кызын үстерү белән генә мавыга. Беренче сыйныфка укырга кергәч тә шулай дәвам итәләр. Спортның бер юнәлешен генә сайлар иде, икесендә дә уңышлы шөгыльләнә кыз. Ләкин өлгереп булмый. Нәтиҗәдә, беренче чирекне тәмамлаганда ук кызда невроз башлана. Бертуктаусыз күзен йома башлаган баласын ачуланып та, тыеп та карый Гөлфия. «Начар гадәтеңне ташла, җитәр, дим!» – дип, кызын кеше янында шелтәләүдән дә тартынмый. Уку елы ахырына Лиана еш авырый башлый: тренировкаларына да зыян килә, укуы да кала. Күз йомуга тагын бер ирексез хәрәкәт өстәлә – Лиана башындагы чәчләрен йолкыштыра башлый. Бу инде әни кеше өчен чаң сугарлык вакыйга була. Кичекмәстән психолог, невролог белән киңәшләшкәннән соң гына Лианага ярдәм итә ала әнисе. Нәтиҗәдә, спортның бер төрендә – фигуралы шууда гына калырга булалар. Игътибарын берьюлы өч шөгыльгә юнәлтергә мәҗбүр булган баланың ныгып җитмәгән организмы шул рәвешле стресс кичерә. Уку елы башлануын Гөлфия борчылып көтә. Кызының бу халәте кабатланмасмы?
– Балада теге яки бу симптом барлыкка килгән икән, әти-әниләр өчен сигнал бирүче кызыл лампочка дигән сүз бу. Димәк, проблема сезнең игътибарны таләп итә. Күз йому, акайту, җилкә сикертү кебек симптомнар – организмның авырлыкларга карата реакциясе ул. Каршылыклар туганда, ирешә алмаслык максатлар куелганда бала үз теләгенә каршы чыгарга, вазгыятькә ярак-лашырга мәҗбүр була. Кемдер моны уңышлы башкарып чыга, кайбер балаларның нерв системасы какшый. Балага бу турыда гел әйтеп торсаң, тыярга тырышсаң, ул моңа тагын да күбрәк игътибар бирә башлый – зур проблемага әйләндерә, – ди «Сердәш» психологик хезмәт күрсәтү үзәге психологы Лилия Сафина. – Балага сезнең тәнкыйтегез түгел, киресенчә, игътибарыгыз, ярдәмегез кирәк.
Уку елы башлану – бала өчен генә түгел, әти-әни өчен дә зур сынау. Шуңа күрә укытучылар да сентябрь аенда балаларга аеруча игътибарлы булырга куша. Баланың ел дәвамында уңышлы укуы, неврозларга бирешмәве өчен адаптация чорын бергә үтәргә киңәш итәләр.
– Балага уку шатлык китерми икән, адаптация дигән әйбер кирегә эшли башларга мөмкин. Монда, әлбәттә, укытучының да роле зур. Ул беренче көннән үк уңай психологик халәт тудыру өстендә эшли башларга тиеш. Шулай булмаганда бала кәефсезләнә, еш елый, еш авырый, мәктәпкә бармас өчен сәбәпләр эзли. Моннан тыш, дәрестә кычкырып утырырга, әйберләрен тотып атарга мөмкин, балалар белән дуслаша алмау, укытучының сүзен тыңламау очраклары да күзәтелә. Ә кайбер балалар, киресенчә, үз эченә бикләнә: сөйләшми, эндәшми, иптәшләре белән уйнамый башлый. Мондый вакытларда психолог, табиблар белән дә эшләргә, аларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу проблемалар мәктәп белән генә бәйле дип әйтеп булмый. Әти-әниләр белән сөйләшкәндә, бакчага йөргәндә дә, өйдә булганда да балада әлеге күренешләр күзәтелгәнлеге ачыклана. Бу да инде баланың негатив эмоцияләре артуын күрсәтүче фактор булып тора, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Кадрия Гарәпшина.
Ирексездән еш кабатланучы хәрәкәтләр белән чагыштырганда, неврозның катлаулырак формалары да була. Тотлыга башлаган, төнлә астын юешләгән, зур йомы-шын үтәүче балалар әти-әниләрен борчуга сала. Бала бу халәтеннән үзе дә ояла, яшүсмер чорга җитеп кил-гәндә дә дәваланмаган неврозның бу төре аеруча уңай-сызлык китерә.
– 9 яшьлек улыбыз төнлә астын юешли, – дип борчыла бер танышым. – Әйе, иремдә дә булган андый гадәт. Ләкин 6 яшендә туктаган. Улым да узган җәй көне туктаган иде, уку елы башлангач, бу гадәтенә яңадан кайтты. Төнлә уяту да, йоклар алдыннан су күп эчмәү дә ярдәм итми. Һәр төн саен диярлек кабатлана бу әйбер. Лагерьга ял итәргә дә бара алмый, хурлыкка калудан курка.
Мондый очракларны үтәр әле, дип, игътибарсыз калдырырга ярамый, дип саный белгечләр.
– Энурез балага нәселдән күчкән булуы да мөмкин. Әлеге диагноз дәвалауга бирешә. Бала әтисендә йә әни-сендә күзәтелгән яшьне үтеп киткән вакытта бу инде неврологик проблема дигән сүз. Дәвалауга никадәр иртәрәк тотынсагыз, шулкадәр яхшырак. Иң беренче чиратта неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, сәбәбен ачыклаганнан соң табиб башка белгечләргә дә юллар. Неврозның сәбәпләре тирәнрәк булган саен, аны дәвалау катлаулырак булачак. Башлангыч билгеләренә үк игътибар итәргә кирәк. Кызларга караганда, малайлар неврозга ешрак бирелүчән. Иң гади нәрсәдән – режим көйләү-дән башларга киңәш итәм. Кайвакыт йокы тую да симп-томнарны бетерә. Төне буе телефонда, интернетта утырган балага невроз гына түгел, башка авырулар да тиз йогучан була. Ләкин невроз тышкы факторларга да бәйле. Дәвалау уңышлы булса да, бала берәр стресс кичерсә, бөтен симптомнар яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин. Ничек кенә гади яңгыраса да, кояш, саф һава һәм су процедуралары – невроздан иң үтемле чара. Әлеге режимны кечкенәдән көйләсәгез, даруларсыз да неврозны җиңеп чыгарга була, – ди невролог Винира Әюпова.
Әйе, 9 яшьлек улында энурез булган танышым кеч-кенәдән режим сакламаганлыгын искә ала. Җәй көне төнге икеләргә кадәр паркларда, кафеларда йөрүләре, кунакка барып, еш тоткарланулары турында сөйләде. Үзе эшләмәгәч, улы бакчага йөрми: иртән торуга ихтыяҗ юк. Вакытында йокламаган, уянмаган баланың организмы да үзен ничек тотарга белми, күрәсең. Табиблар, психологлар, укытучылар бертавыштан баланың психологик тотрыклыгы нигезендә, укуда өлгерүендә режимның йогынтысы зур, диләр. Ләкин, ни хикмәт, совет чорында төгәл режим саклап үскән буын булгангамы, ул тәртипләрдән туйгангамы, үзебез үк режимнан качарга омтылабыз. Бала иреген, аның ихтыяҗын сакларга тырышабыз, имеш... Тормыш куып, биреп бетерә алмаган игътибарыбызны баланың һәр теләген тормышка ашырып акланырга тырышабыз түгелме? Соң гына булса да паркка барып кайту, ярамаса да, туңдырма алу... Барысын да баланы яратудан эшләгән кебек булса да, үзебезгә ошамаган рольне башкарырга – «режим сакчысы» булырга теләмибез. Алай гына да түгел: «Ярар, тәмам туйдырдың, барсак барыйк, иртәгә мәктәптә йоклап утырсаң, үзең гаепле буласың», – дип, җаваплылыкны бала өстенә аударабыз кайвакыт. Җаваплылык алырга теләмәвебез баланың режимын бозуга китерә. Әни беренче чиратта дус түгел, нәкъ менә әни булырга тиеш. Баланың телә-генә каршы торырга да, аңлата белергә дә кирәк.
Ничә яшьтә булуына карамастан, баланы невроз халәтенә җиткермәү өчен профилактик чаралар да җитә. Вакытында йокларга ятарга, бер үк вакытта уянырга кирәк. Саф һавада йөрү, йөзү белән шөгыльләнү, су процедураларын тулысынча файдаланудан башларга кирәк терапияне. Гаджетлар замана чире булса да, аларны тулысынча тыю мөмкин түгел. Ләкин вакытын чикләү шулай ук әти-әниләр җаваплылыгында. Бу киңәшләрне кулланалармы яисә дару ярдәмендә дәваланалармы – анысын һәр кеше үзе хәл итә, ди белгечләр. Еллар, буыннар белән сыналган сәламәтлек кагыйдәләре бүген дә баланың психологик халәтенең нигезен тәшкил итә. Вакытында чарасын күрмәгән очракта бу гадәтләр олы тормышка да ияреп керергә мөмкин, моны да онытырга ярамый.
...Безнең чират җитеп килгәндә табибның кирәге калмаган кебек булса да, үз фикерләремә инаныр өчен барыбер кереп чыктым. Башкаларга карыйсың да, безнеке Аллага шөкер икән әле, дисең. Чиратымны бушка уздырмадым, тормыш сабагы алдым монда. Бу юлы дару түгел, профилактик чаралар сайларга булдык. Чәчләрен йолкырлык хәлгә калдырасы килми баланы...
Лилия САФИНА,
«Сердәш» психологик-педагогик ярдәм бүлеге психологы
Йөзендә ихтыярсыз хәрәкәтләр ясаучы балага эмоция чагылдыра торган шөгыль табарга кирәк. Бию, актерлык осталыгы түгәрәкләре, мимика катнашкан башка уеннар. Кычкырып көләргә, аннары тынычланып калып уйнарга да була. Ягъни башта йөзне киеренкелән-дерү, аннары җиңеләйтү.
Тырнак ашау, ручка башларын кимерү күзәтелгән бала белән тынычланырга өйрәнегез. Ачуланудан мәгънә юк, бала шул рәвешле киеренкелеген чыгарырга тырыша. Мәсәлән, күзләрне бәйләргә һәм тып-тын бүлмәдә нинди тавышлар барлыгын билгеләргә. Сәгать йөри, чәйнек кайный, урамда машина узып китә...
Мәктәптән кайткач, ниләр күргәнен, сизгәнен сораштырыгыз. Укытучының тавышы нинди: йомшакмы, катымы? Кайсы партада утырасың, күренәме сиңа? Партада утыручы күршең ничек сөйләшә? Бала бу сорауларга җавап бирсә, киеренкелекнең бер өлешеннән котыла дигән сүз.
Рәсем ясагыз. Дөрес рәсем түгел, үзе теләгәнчә ясасын. Сезнең фикерегезчә, бала куркыныч рәсемнәр ясаса, кара төсләр кулланса, димәк инде ниндидер вакыйга булган, ул аны бары тик кәгазьгә чыгарырга тели, бушанырга тырыша. Бу – шулай ук яхшы күренеш. Балага бу эмоцияләрдән арынырга ирек бирегез.
Китап уку да бик яхшы терапия. Персонажлар кичергән хисләрдә бала үзен күрә, җиңеллек кичерә. Яшүсмер бала белән сериаллар карарга да ярый. Иң мөһиме: геройлар яшьтәшләре белән аралаша торган, диалогларга бай сериал булсын. Берәр кызыклы кино табып, бергә карарга чакырыгыз. Ял итеп, әни кочагында бергә уздырган вакыт балага уңай йогынты ясый. Инде кочаклашырга теләмәгән үсмер янында йоклар алдыннан сөйләшеп утыру да файдалы. Әнинең салмак, тыныч тавышы баланы тынычландыра.
Баланың невроз симптомнарына артык игътибар бирмәгез. Иң беренче үзегезгә моны кабул итәргә, тынычланырга кирәк. Әйе, сезнең балагызның шундый үзенчәлекле ягы бар. Үсмер бала белән бу хакта шаярырга да була.
Гаилә традицияләрен булдырырга тырышыгыз. Хәзер күп кенә гаиләләрдә бергә утырып ашамыйлар да. Ял көне бергә кичке аш ашау, камыр ризыгы пешерү, йоклар алдыннан әти-әни караватында бергә ятып тору кебек кечкенә традицияләр дә балага тынычлык бирә.
Йокы, ашау режимы гына түгел, гомумән, психогигиена төшенчәсен истә тотарга кирәк. Ягъни режим бозылачагын алдан белеп торсагыз (мәсәлән, кунакка барасыз), ул көн алдыннан аны аеруча катгый сакларга тырышыгыз. Төшке йокыдан баш тартырга туры килсә, баланы соңрак уятыгыз. Командировкага китәсе булган очракта да баланы моңа әзерләргә кирәк.
Кадрия ГАРӘПШИНА, укытучы,
Россия Федерациясе Тәрбия һәм белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
Укырга керү белән баланың тормышы нык үзгәрә. Моңа кадәр күп вакытын уен белән уздырган булса, хәзер парта артында дәресләр күп көч, дисциплина, тырышлык таләп итә. Баланың мәктәпкә әзерлегенә карап, адаптация чоры бер айдан ярты елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Баланың уку процессына тиз кереп китүендә әти-әнинең дә роле зур.
Балаларны мәктәпкә килгәнче мөстәкыйльлеккә өйрәтә башларга кирәк. Киенергә, чишенергә, үз әйберләрен җыярга, уку әсбапларын бергәләп сатып алырга, үз әйберләрен танырга өйрәтергә кирәк.
Бала белән сөйләшкәндә мәктәп белән куркытырга ярамый. Кайбер әти-әни: «Укый белмәсәң, «икеле» куялар, синнән көләләр», – дип куркыта. Ә кайберләре, киресенчә, мәктәп тормышын артык бизәп күрсәтә. Чынбарлык баланың көткән күзаллавына туры килми. Баланың күңеле кайтуга бу сәбәп булып тора. Артык басым ясамыйча, реаль тормышка туры килерлек итеп аңлатырга, сөйләшергә тырышырга кирәк.
Августтан ук баланы режимга кертә башларга кирәк. Тугыздан да калмыйча йокларга ятарга, вакытында торгызырга, телевизорны сүндереп, телефоннарны ераграк куеп, китаплар белән кызыксындырырга тырышырга.
Укый башлагач, тагын да күбрәк игътибар кирәк. Уку башлану белән баланың йокысы туймый, арый. Шуңа күрә авыр эшләрне кичкә калдырмаска тырышырга, төнгә кадәр дәресләр эшләтеп утыртырга ярамый. Әти-әниләргә бала белән тыныч булырга, сабыр итәргә киңәш итәр идем. Дөрес туклану һәм саф һавада булу да мөһим.
Бер сыйныфтан икенче сыйныфка күчкәндә (коллектив алыштыру күздә тотыла), яшүсмер чорда невроз аеруча ачык күзәтелә. Шуңа күрә баланы мәктәптән тыш лагерьларга, башка коллективларга кертүдән курыкмаска кирәк. Никадәр күбрәк коллектив белән аралашса, балага тормышта шулкадәр яхшырак, җиңелрәк була.
Хәзерге заманда тормышның нинди булуына карамастан, килгән авырлыкларны җиңеп, гаиләдә тынычлыкны саклап, бала белән бергә булырга, гаилә традицияләрен булдырырга, ярату һәм мактау сүзләрен күбрәк әйтергә тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк