Безнең халык ырым-шырымнарга аеруча ышана шикелле. Бигрәк тә өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Алар телендә менә бу сүзләрне бик еш ишетәсең: «Кара мәче юлыңны аркылы чыкса, эшең уңмый», «Төшеңдә туй күрсәң – үлемгә», «Юлга чыгар алдыннан, бераз утырып тор», «Озын юлга чыкканда, бәйдәге эткә ипи биреп кит»... Дини күзлектән карасак, бу дөрес нәрсә түгеллеген беләбез. Тик... Кайбер вакытларда алар чыннан да күңелгә шом сала.
Әлфия ШАҺИЕВА әзерләде
Минем дәү әниемә 78 яшь. Ул гомере буе авылда яшәгән. 7 класс укып чыгып, фермага эшләргә төшкән. Яшьтәшләре кебек кичке уеннарга чыккан – җырлап-биеп күңел ачкан. Ә ырым-шырымнар аның тормышына ниндидер бер серлелек өстәгән бугай. Дәү әниемнең һәрбер ситуациягә әзер җавабы бар: «Уң кул табаны кычытса – акча керә», «Сул колак кычытса – көнне суыта», «Бусагага утырма – кечкенә каласың», «Кояш баегач, кулдан кулга акча бирмә, идәнгә куй», «Мунчадан чыккач, «рәхәт булды, рәхмәт» дияргә ярамый», «Яшен яшьнәгәндә яулык бәйлә», «Аякларыңны селкеп утырма, җен тирбәтәсең», «Кашык төшеп китсә, кунак килә»... Нинди генә берсеннән-берсе кызык ырымнар белми ул.
Ә ислам динендә хорафатларга урын юк. Алар мәҗүсилек заманында килеп чыккан. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булсын): «Ырым-шырымга ышанучылар бездән түгел», – дип әйтә. Димәк, бу – зур гөнаһларның берсе һәм кече ширк булып санала. Чөнки язмыштан узмыш юк: Аллаһы Тәгалә язган әйбер, һичшиксез, була. Кешенең тәкъдире ана карынында ук билгеләнеп куела. Шуңа күрә, эшеңнең уңмавы Аллаһы тарафыннан инде язылса, юлыңны кара мәче бүлсә дә, бүлмәсә дә ниятләгән гамәлең барып чыкмаячак.
Дәү әнием бүгенге көндә ак яулыклы, намазлы карчык булса да, ырымнарны барыбер читкә этәреп куймый. Алар, күрәсең, аның яшәү рәвешенә сеңгән – кулланмый булдыра алмый. Алай түгел бит инде, дип әйтсәм, күп очракта: «Дөрес, кызым, ул бит ата-бабаларыбыз сүзе», – дип, миңа каршы да төшә. Диндә булмаса да, халыкта бар, ди. «Ышанма, гөнаһлы буласың», – дип, никадәр искәртеп торсам да, бу аны туктатмый.
Кайдан килеп чыккан бу ырым-шырымнарга ышану? Һәм ни өчен алар бүген дә ул актуаль булып кала? Клиник психолог Резеда Әкбирова бер интервьюсында ырымнарның, медицина күзлегеннән, сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы барлыгын әйтте. «Үз-үзеңне тынычландыру өчен кайвакытта җаваплылыкның бер өлешен икенче нәрсәләргә күчерү кирәк. Ышану кешене тынычландыра, алга таба барырга көч тупларга ярдәм итә», – ди ул.
Үзебезнең тормыштан ырым-шырымнарга бәйле бер хәлне сөйлим әле. Дәү әни, мәсәлән, безгә бервакытта да итәкне астан кияргә кушмый. «Өстегезгә сүз әйтерләр», – дип борчыла. Мин моңа, әлбәттә, ышанмыйм. Сүзен тыңламаганымны күрсә – орыша. Әле яраткан дәү әниемне борчуга да саласы килми бит... Шуңа да аңа күрсәтмәскә тырышып, кайчакта итәгемне астан гына да киеп куям. Әмма бу «гаепле» эштә тотылганым да булды. Андый вакытта дәү әни бик ачулана инде.
Шунысы кызык, кайбер вакыт ул әйткән ырымнар дөреслеккә туры килеп тә куя. Аларның хаклыгына шик калмаслык итеп... Ни өчендер андый вакытта дәү әни моның бары очраклы хәл булуы турында уйлап та карамый.
Әмма, минемчә, хәзерге яшьләр – реалистлар. Аларны бүген ырым-шырымнар түгел, ә күбрәк психолог, терапия тынычландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк