Логотип
Дин

Кешегә килгән кайгы аның тирә-юнендәгеләрне дә сыный

Җәйнең төнен ай күрде, кояш алды. Намаз-ниязлы мөэмин-мөэминәләр, гадәттә, җәй айларында төнге йокыны күрмиләр дә диярлек.

Җәйнең төнен ай күрде, кояш алды. Намаз-ниязлы мөэмин-мөэминәләр, гадәттә, җәй айларында төнге йокыны күрмиләр дә диярлек. Ястү белән иртәнге намаз арасы – бер саплам җеп хәтле дә юк. Коръәнне укырга өйрәнгән вакыттан алып, утыз еллап инде, Сабира апа иртәнге намазын укыганнан соң, кояш чыкканчы Коръән укуны гадәт итте. Шулкадәр рәхәт, җанга да, тәнгә дә. Хуш исле каен себеркесе белән мунча чабынганнан соң була торган рәхәт җиңеллек, талгынлык сизелгәндәй була. Зиһенең ачылып китә, хәтер яхшыра. Бүген инде, Сабирәттәй кыска аятьләрне укып хушланды да, аш-су хәстәрен күрергә тотынды. Аш бүлмәсендә бәлешенең өсте килдеме икән дип кабат-кабат мич капкачын ачып карау, шулпасының тонык булуын кайгырту, ак эскәтернең җөйләре тигез үтүкләнгәнлеген кат-кат күздән кичерү һәм... ниһаять, табын әзер. Коръән ашын өйлә намазыннан соң укыталар, гадәттә. «Әй күңелле дә соң шушылай әзерләнеп йөрүләр. Һаман шулай күңелле мәшәкатьләр белән яшәргә язсын, Раббым!» – дип, Сабира ханым изге теләкләрен тели-тели верандага чыкты. Кыз оныклар верандада, җиләс бүлмәдә йокларга яраталар. Кызлар салатларны кичтән әзерләп куйдылар – суыткыч шыплап тулган. Торт та күз явын алырлык – кибетнеке бер якта торсын. 

 ***
Мәктәптә укыта башлаган елны аны Заһир исемле егет белән таныштырдылар. Бер-берсен ошаттылар алар. Менә шулай, авылга бик ерак булмаган шәһәрдә, үз йортлары белән яшәүче гаиләгә килен булып төште Сабира. 
Никахлап-туйлап, барлык йола-гадәтләребезне үтәп, матур итеп керделәр алар парлы тормыш дәрьясына. Берсе – көймә, икенчесе – ишкәк булды. Егерме өч ел бергә яшәп калдылар. Кырык дүрт яшеннән тормыш ишкәкләрен ялгыз ишәргә язган икән аңа. Ире кинәт үлеп китте. Аңа хәтле – уллары. Хәсрәт дәрьясын йөзеп чыгарга көчне каян аласы? Башыңны салларга саласымы? 
Беркөнне аны Коръән ашына дәштеләр. Мөслимә абыстай мәкам белән Коръән укыганда Сабираның күңеле тулды, ул елады да елады. Җиңел булып калды. Аңа рәхәт иде. Әйтерсең лә, ул эссе далада сусызлыктан интеккән дә, аңа чүмеч тутырып салкын су биргәннәр. Җаны чистарды. Рәхәт елау да була икән! Шул минуттан ул Коръәнгә чат ябышты. «Коръәнне өйрәнәсем килә, кайда барыйм, кемнән гыйлем алыйм?» Табын артында ук дини гыйлемгә сусавын белдерде. Төрле яшьтәге мөслимәләрне берләштергән Коръән мәҗлесендә ул беренче сабакларны алды – әлифтән яңа тормыш башланды. Төгәл фәннәр факультетында укып югары белемгә ия булган Сабирага дини гыйлем дә җиңел бирелде. 

**

Булганына шөкер итеп, югына сабыр итеп яши-яши гомер көзләренә керде ул. Бу якты дөньяга туганына җитмеш биш ел булды. «Аллаһым! Биргән барлык нигъмәтләрең өчен, гомеремне бәрәкәтле иткәнең өчен сөенеп, Сиңа шөкер итеп, Коръән ашы уздырырмын!» – дип, күңеленнән ниятләгән эшен матур итеп башкарып чыгарга тырышты Сабира. Коръән ашы күңеленә бик хуш булды. Халык арасында яхшы даны таралган абыстай мәкам белән Коръән укыды, матур итеп  вәгазь сөйләде, йомшаклык белән нәсыйхәтләрен җиткерде. Табын артында туган көн дигән сүзләр әйтелмәде, ул хакта гәп куермады. Кич белән гаилә түгәрәкләнеп утыргач, иң зур оныгы Гәүһәрия әбисенә умырзая чәчәген чиккән кулъяулыгына шигъри  юллар да язган иде:
Кар астыннан баш калкыта –
Серле чәчәк умырзая.
Үзе матур, үзе батыр, үзе чая
Әбекәемә охшаган ул умырзая. 
Шәһәрдә, татар гимназиясен тәмамлаган оныгы язган шушы шигъри юлларны тыңлаганда Сабира апа ниләр кичергәндер, билгесез. Йөрәгенә укмашкан хәсрәт төенен ул кабергә үзе белән алып китәчәк. Моны ул иң якын күргән ахирәтенә – җан дустына гына сөйли.  Бары бер тапкыр сөйли ул ачы тәкъдире хакында. Кызына җиде яшь тулганда көтеп алган улы тумыштан авыру булып туа. Беренчесе – кызы, энесенең терелә алмаслык авыру икәнлеген белгәч, сабый гына булса да, йөзеннән елмаю әсәре югала. Бик ямьсез күренешләрнең шаһиты булырга да туры килә шул кызга. Бервакыт шулай, Сабира йөгерә-атлый эштән кайтып ишекне ачуга, сасы искә чыдый алмыйча, беравык борынын кулы белән каплап тора. Күзен ачып караса, бөтен стена нәҗескә буялган, һәм... бүлмә уртасында, чүпрәкләргә уранып, унитазга озатылырга тиешле нәрсәләр белән пычранып беткән улы йоклап ята. Үзе сизгер: ишекне ачкан тавышка малай уяна да, кулына ни туры килсә, шуны әнисенә ата башлый. Шундый авыр халәттәге баланы юатырга, юындырырга, көйләп-чөйләп дарулар эчерергә һәм ашатып йоклатырга кирәк. Аннары, ярты төн авышканчы, ачык форточка астында хлорлы сулар белән стенаны чистартырга,  бүлмәне җыештырырга, иртә белән ничек тә көч табып, эшкә барырга... Моңа охшаш хәлләр күпме булгандыр, бер Аллаһ кына белә. Сабираның маңгаенда сырлар арта бара, кара дулкын чәчләренә чаллар өстәлә. Сабира ике яктагы туганнарына да: «Авыру балабыз турында берни сөйләмисез: кызганып та, хафаланып та. Ничек бар – шулай кабул итәсез. Шулай булганда гына безнең аралар суынмас», – дип өздереп әйтеп куя. Ике як та, бу гаиләне ничек бар – шулай кабул итә: олы йөрәкле, киң күңелле булганнар икән, әлхәмдүлилләһ. Әйе, кайгыны бит шул кешене сынар өчен генә бирми Аллаһ Тәгалә. Кайгыны, хәсрәтле кешенең тирә-ягындагы инсаннарны: аның якыннарын, туганнарын, дусларын, тирә-күршене, хезмәттәшләрен сынар өчен дә бирә. Алар үзләрен ни рәвешле тотарлар? Димәк, барыбыз да сыналабыз, имтихан тотабыз. Сабираны әйләндереп алган, аралашкан кешеләрнең бик күбесе бу авыр имтиханны намус белән үтәләр.
***
Бала, вакыт-вакыт акылына килгән төсле дә була. Сабира аңа әкиятләр укый, янәшәсенә утырып мультфильмнар карый, уйната. Гаиләнең иң бәхетле мизгелләре була бу. Гаиләнең бәхете – бары тик әнә шундый мизгелләрдән генә тора ул елларда. «Барыбер шул бала сагындыра, юк, сагындырмый да, юксындыра бугай. Кызгандыра һәм дә сызландыра. Җанны сызландыра... Әллә инде үз кулларымда, янымда җан бирмәгәнгәме, гел кызганып искә алам. Бу дөньядан бихәбәр булган, унсигез яшендә ахирәткә күчкән, сабый хөкемендәге баланы кызгануымны бернинди исәпкә-үлчәүгә салып булмый». Сабира ханымны ничә еллар шушы уйлар бимазалый. Акыл үсешеннән артта калса да, инде үсмерлек чорына кергәч, малай аеруча начар холкын күрсәтә башлый – чире шундый, бернәрсә дә эшли алмыйсың. Врачлар бу чир каршында көчсез, медицинада – дәвасы юк. Бар уңайлыклары булган иркен фатир юк. Малайны вакытлыча гына интернатка урнаштыралар. «Үзебезнең какшаган нервларны бераз дәвалагач, аерым фатир алгач, баланы барып алырбыз», – дип ниятлиләр. Атна саен Казан юлында йөрү дә үзенекен итә – Сабира апаның аяклары сызлый башлый. Башкортстанга терәлеп торган кечкенә шәһәрдән Казанга туры юллар да юк ул заманда. Азап чигеп, юлларда йөреп, салкын тидереп бетерә Сабира. Менә инде фатир чираты җитә. Аны ремонтлап, малайга аерым бүлмә ясыйлар. Алдагы атнада алып кайтырбыз, ни булса – шул булыр, диләр. Әмма Аллаһның планы аларныкы белән туры килми. Малай интернатта ахирәткә күчә. Аларга аның җәсәден генә алып кайтып җирләү язган икән.
...Әле дә ярый, Аллаһ туры юлга – һидәяткә салган, Коръән укып, намаз кылып, ураза тотып, булдыра алганча кешеләргә изгелекләр кылып яшәве Сабираның рухын көчле итә. Яшәргә, кешечә яшәргә кирәк. Кайгыны эчкә йотып, күз яшен яшереп, елмаерга көч табып. Кем дә белми аның күз яше аша елмаюын. Белмәүчеләр Сабирага: «Син бәхетле», – диләр. Чыннан да, ул бәхетсез түгел – авыр чирдән ахирәткә күчкән баласы аңа шәфәгатьче булыр, ин шәә Аллаһ. Андый авырудан ахирәткә күчкәннәргә җеназа намазында аерым дога кылына бит. Аннары Сабира ханым чын бәхетнең Коръәндә һәм сөннәттә икәнлеген белә. Кем белә, бәлки әле, авыру улы ахирәттә аның җәннәтле булуына сәбәптер. Мөэмин-мөэминәгә шырпы кадалса да, гөнаһларына кәффарәт. 
Сабира ханым атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә туган авылында – мәчеттә хатын-кызларга гыйлем бирә. Шәригать гыйлеме кайберәүләргә авырлык белән бирелә. Аларга инде дәресне сабырлык белән аңлата. Кызының кызы – оныгы, туганнары аны, һәр атнаны, үз машиналарында авылга алып кайталар. Сабира апа Аллаһка рәхмәтен әйтеп, шөкер итеп юлга чыга.  Бу юллар – якты юллар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубхәнАллаһ, субхәәнАллаһ, субхәәнАллаһ! Тагын да шундый әсәрләр көтеп калам.

    Хәзер укыйлар