Логотип
Дин

Гайбәт – иң зур гөнаһ

Гамьле әнгәмә

Диндә «кече гөнаһ», «олы гөнаһ» дигән төшенчә бар. Кече гөнаһлар намаз белән намаз арасында гафу ителә. Ә менә гайбәт олы гөнаһ дип санала һәм ул тәүбә итмичә кичерелми. Кызганыч, без исә гайбәт сөйләүне кайчак гөнаһка да санамыйбыз... 

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән гайбәт, аның безгә булган зыяны турында сөйләшәбез.

Рөстәм хәзрәт, гайбәт ни өчен иң зур гөнаһлар рәтенә керә икән? 
– Әйе, гайбәт иң зур гөнаһ, чөнки аның аркасында туганнар, дуслар, күршеләрнең арасы өзелә, алар бер-берсенә авыр сүзләр әйтә, дошманлаша... Мәчеткә килеп: «Хәзрәт, ул минем турында болай сөйләгән, тегеләй әйткән, аны күрәсем дә килми...» – диючеләр күп. Сабыр итегез, дим андыйларга: араны кырт өзеп куярга була, әмма соңыннан ялгау авыр. Бер сәхабә: «Йә Рәсүлебез, туганнар мине хөрмәт итми, гайбәтемне саталар, нишләргә икән?» – дип сораган. Пәйгамбәребез: «Син алар белән араны өзмә, аралашырга тырыш, һәм бу туганлык җепләрен саклау булып саналачак», – дип җавап биргән. 

Рәсүлебез: «Мөселманга башка мөселманның каны, намусы һәм малы хәрам», – дип әйтә. Әгәр дә гайбәт сөйлибез икән, димәк, шушы өч әйбернең хакына кергәнбез булып чыга. Бу урында әлеге темага кагылышлы тагын бер хәдисне искә алмыйча булмый. Бер көнне Гайшә анабыз пәйгамбәребез (с.г.в.) каршында гайбәт сүз сөйләгән, ә Рәсүлебез аны шунда ук туктатып: «Бар, авы-зыңны ю!» – дигән. Гайшә анабыз моңа каршы: «Йә Рәсү-лүллаһ, мин бернәрсә дә ашамадым бит», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез тагын бер кат: «Бар, ю!» – дип кабатлаган. Хәдистә: «Гайшә авызын юганда аннан ит кисәкләре чыккан», дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә гайбәтне вафат булган кардәшеңнең итен ашау белән тиңли. 

Гайбәтнең зыяны бик зур. Синең турында нахак сүз сөйләгән кеше килеп гафу үтенгән очракта да, йөрәктә аның бер төзәлмәс ярасы кала. Бер кеше галимгә: «Гайбәтне тәүбә кылып бетердем бит инде», – дип акланган. Моңа каршы галим бер мендәрне урамга алып чыгып сүрүен ертырга кушкан. Аннан: «Ә хәзер мендәрнең бөтен очып киткән мамыкларын җый», – дигән. Җыеп булмый бит! Менә гайбәт тә шулай. Юк кына сүз дә, таралып, зур гаугага, тавышка әйләнә. Шуңа күрә гайбәттән сакланырга кирәк.

Ни өчен кешеләр гайбәт сөйләргә бу кадәр ярата соң?
– Тарихка күз салсак, гайбәт беренче кешеләр – Адәм белән Һава яшәгән вакытта ук булган. Аларның уллары Кабил дә бит гайбәт аркасында, кешелеклелеген югалтып, коточкыч адымга бара – таш белән атып абыйсын үтерә. 

Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдис-шәрифләрендә: «Сез миңа ике нәрсә өчен гарантия бирсәгез, мин сезгә җәннәт вәгъдә итә алам», – дигән. Шушы ике әйбернең берсе – тел. Без телебез белән җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә керә алабыз. Икенчесе – нәфес. Телебез дә, нәфесебез дә гөнаһ кылмыйча яши алмый. Шайтан да кешене бертуктаусыз котыртып тора. Чөнки Иблис Аллаһы Тәгалә алдында: «Йә Раббым, алар сине онытырлар», – дип ант итә.

Ә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Син көчсез кешеләр-не генә адаштырырсың», – дип җавап бирә. Галимнәр «көчсез» сүзен монда «гыйлемсез» мәгънәсендә аңларга кушалар. Әйе, бездә гыйлем юк, шуңа күрә күп нәрсәнең гөнаһ икәнен аңламыйбыз да. Телевизордан әнә күпме гайбәт сөйлиләр, пиар өчен, үз-үзләрен таныту, караулар күбрәк булсын өчен күпме ялган видеолар яздыралар – халыкның башын бутыйлар. Ләкин боларның барысы да гөнаһ икәнен уйлап та караучы юк. 

Күпләр бу гамәлнең гөнаһ булуын белә торып та барыбер кеше турында сөйли. Әгәр бу адәм баласының иманы зәгыйфьләнү аркасында килеп чыга икән, иманны ничек үстерергә?
– Иман ул үсми дә, кимеми дә. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә карата курку һәм мәхәббәт кенә азая яки күбәя ала.

Ә Аллаһка карата мәхәббәтне яки аңардан куркуны ничек үстерергә соң? Моның өчен күбрәк тәкъвалы мөэмин-мөселманнар белән аралашырга кирәк.

Ә тәкъвалыкны ныгыту ысуллары бик күп. Халкыбызда «Кешене беләсең килсә – дустына кара» дигән мәкаль бар. Шуның өчен үзебезнең тирәлегебезгә игътибар итәргә кирәк. Галимнәр: «Ике миллионер белән аралашсаң, син дә озакламый миллионер булырсың», – диләр. Димәк, моннан чыгып, гөнаһлы кеше белән сөйләшсәң, син дә тиздән гөнаһлы буласың дигән фикер туа. Чөнки дус кешенең йогынтысы бик көчле. Хәзер галимнәр менә ДНК өстендә тәҗрибәләр үткәрәләр. Әгәр гөнаһлы, сүгенү сүзләре әйтсәк, безнең ДНКда үз-үзен эчтән җимерү башлана – каныбызга зыян килә икән. Бу сүзләрне үзең сөйлисеңме яки тыңлыйсыңмы – аерма юк. Монысы – оффлайн аралашканда, күзгә-күз карашып сөйләшкәндә. Әмма онлайн аралашу да кеше тормышында зур роль уйный. Әйтик, социаль челтәрләрдә без нинди төркемнәргә язылганбыз? Мәгънәле, безне тәртипкә өйрәтә, әхлагыбызны ныгыта торган төркемнәргә микән? Әллә ул сәхифәләр бер ки-рәксез, файдасыз язмалар белән тулганмы? Хәзер мөселманнар арасында психологияне өйрәнү киң таралыш алды. Динне мыскыллый торган төркемнәр, бу хакта ачыктан-ачык сөйләмәсәләр дә, тора-бара әкренләп аңга йогынты ясый. 

Тагын Аллаһы Тәгалә безгә мәгълүмат алу чыганаклары биргән. Мәсәлән, күз белән нәрсә күрәбез, нинди китаплар укыйбыз, нинди тапшырулар карыйбыз? Ә колак белән нәрсә тыңлыйбыз: күбрәк җырлармы яки Коръән сүрәлә-реме? Болар барысы да йөрәгебезгә тәэсир итә бит. 

Сер түгел, ир-атларга караганда гайбәтне хатын-кызлар күбрәк сөйли... 
– Хәдис-шәрифләрдә пәйгамбәребез Әл-Исра вәл-Мигъраҗдан кайткач, җәһәннәм турында күп сөйләгән. Рәсүлебез: «Җәһәннәмдә хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк», – дигәч, хатын-кызлар елап җибәрәләр. «Йә Рәсүлүллаһ, нишләп шулай?» – диләр. Хатын-кызның дәрәҗәсе хакында хәдисләрдә бик күп әйтелгән бит. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында», «Аллаһы Тәгалә тулгак ачысын кичергән хатын-кызның бөтен гөнаһларын гафу итә», диелгән. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр теленә күрсәтеп: «Телегез аркасында», – ди.

Психологлар фикеренчә, хатын-кызның көненә уналты меңнән унсигез меңгә кадәр сүз әйтүе норма булып санала. Ә ир-атларда ул өч мең генә. Күп сөйләшкәч, сүзнең төрлесе чыга, күрәсең.

Гайбәткә ничек кермәскә икән?
– Рәсүлебезнең иң якын дусты Әбу Бәкер авызында гел ике таш йөрткән. «Нигә шулай эшлисез?» – дип сораганнар аннан. Әбу Бәкер: «Миңа кемдер нәрсәдер әйткән очракта, шушы ташларны төкергәнче, аңа җавап бирергә-ме, әллә юкмы икәнен уйлыйм», – дигән. 

Тагын бер хәдисне сөйлим әле. Бервакыт Рәсүлебез белән Әбү Бәкер сөйләшеп басып торганда яннарына бер кеше килеп: «Син мондый, син тегенди», – дип, Әбү Бәкерне сүгә башлый. Ә Әбу Бәкер дәшми. Шул вакыт Пәйгамбәре-безгә күзе төшә: ул дустына карап елмеп басып тора.

Теге кеше начар сүзләр әйтүен дәвам итә... Әбу Бәкер исә сабыр итә – берни эндәшми. Янәдән Расүлебезгә карый – ул һаман елмая. Ә теге кеше кычкыра да кычкыра. Әбу Бәкернең түземлеге төкәнә... Шуннан соң Пәйгамбәребезгә караса, ни күрсен: ул инде елмаймый, дустыннан читкә дә борылган... Теге кеше киткәч, Әбу Бәкер: «Йә Рәсүлүллаһ, нәрсә булды, нинди хата кылдым? Ул кычкырганда, мине сүккәндә, гайбәт сөйләгәндә, елмаеп карап тордың, ә мин каршы сүз әйткәч, борылдың», – ди. Пәйгамбәребез:

«Син дәшмәгәндә, фәрештәләр синең өчен җавап бирде, ә син җавап биргәч, фәрештәләр китте. Мин фәрештәләргә карап елмайдым, алар киткәч, мин дә борылдым», – дигән.

Гайбәт сөйләр алдыннан, банкрот турындагы хәдисне искә төшерергә була – бәлки, ул туктатыр. Пәйгамбәребез сәхабәләр белән бергә утырганда: «Банкротның кем икәнен беләсезме?» – дип сорый. Сәхабәләр: «Әлбәттә, беләбез: әгәр кешенең кәрванын таласалар, ул акчасыз да, товарсыз да кала. Шул кеше банкрот була», – диләр. Рәсүлебез:

«Юк, – ди. – Кеше, әйтик, кыямәт көненә намаз, ураза, хаҗ, ифтар, фидияләр – әллә никадәр савап белән килә. Ләкин: «Йә Раббым, минем аңарда хакым бар, ул минем турында гайбәт сатты», – диючеләр табыла. Ул кешеләр бу бәндәнең шул гөнаһысы өчен бар савабын алалар, һәм ул бер савапсыз кала. Бирергә әҗере башка юк, ә чират әле һаман зур... Шунда Аллаһы Тәгалә кешеләргә: «Сез аңа үз гөнаһларыгызны бирегез», – ди... Менә мондый кеше банкрот була». 
Гайбәт аркасында укыган намазларыбыз, тоткан уразаларыбыз – бөтен изге гамәлләр юкка чыкмасын иде. Моны аңларга һәм төрле юллар белән телебезне тыярга тиешбез. Бәлки, Әбу Бәкер кебек, авызга таш яки су кабарбыз?

Гайбәтнең берничә төре бар, диләр. 
– Дөрес, гайбәтнең өч төре бар: зыянлы, зыянсыз һәм рөхсәт ителгәне. Судта шаһит булып: «Әйе, ул гөнаһ кылды», – дип күрсәтмә бирсәк, бу рөхсәт ителгән гайбәт була. Яки бер кешене эзләп килсәләр һәм аны кимчелеге буенча гына таный алсалар, кимчелеген әйтергә кирәк. Мәсәлән, ул кеше аксак яисә кәкре аяклы ди. Әгәр дә берәү нәрсәдер әйтсә, ләкин аны ишетмәсәләр яки ишетеп тә, ул зурга китмәсә, ягъни дөньяга таралмаса, бу зыян китерми торган гайбәт була. Мәсәлән, «фәлән кеше подъездда чүп ташлаган», дисә.

Зыян китерә торганы – ул кешенең намусына тап тө-шерү, аны юкка чыгару, каралту өчен махсус таратылган гайбәт. 

Гайбәтне сөйләү генә түгел, тыңлау да тыелган бит. Яныңдагылар гайбәт сөйли башлаган очракта нишләргә кирәк?
– Рәсүлебезнең хәдис-шәрифләрендә «Гөнаһ күрсәгез, сез аны кул белән, булдыра алмасагыз – тел белән туктатырга тырышыгыз, алай да килеп чыкмаса, йөрәк белән каршы булыгыз», дип әйтелә.

Бүлмәдә хезмәттәшләрегез гайбәт сөйли башласа, чыгып китәргә кирәк. Ләкин күп кеше: «Мин берничек тә чыгып китә алмыйм», – ди. Андый вакытта: «Җәмәгать, аны да, безне дә Аллаһы Тәгалә гафу кылсын», – дип әйтү дөрес булыр. Әмма, гөнаһка батмас өчен, барыбер чыгу ягын карарга тырышыйк, чөнки пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә безнең киемнәргә түгел, ә йөрәккә, нияткә карый», – ди.

Әгәр гайбәтне автобуста ишетсәгез, «Җәмәгать, аны да, безне дә Аллаһы Тәгалә гафу кылсын», дип әйтүдән генә туктаулары бик шикле. (Әлбәттә, Аллаһ белүчедер.) Бу очракта колакчыннар киеп, Коръән йә булмаса берәр вәгазь, подкаст тыңлап барырга киңәш итәм. Әгәр колакчыннар аша да ишетелсә, «нәрсә булдыра алдым, шуны эшләдем», дип җавап бирерлек булсын. 

Без беләбез: һәрбер гөнаһлы гамәл өчен тәмугта җәза каралган, ә менә гайбәтчеләрне җәһәннәмдә нәрсә көтә?
– Пәйгамбәребездән Әл-Исра вәл-Мигъраҗ вакытын-да нәрсәләр күрдең дип сораганнар. Шунда сөекле Рәсүлебез: «Гайбәт сөйләүчеләрне күрдем. Аларга ике төрле җәза бирелгән: кайберләренең тырнаклары бакырдан ясалган һәм шушы тырнаклары белән үзләренең тәннәрен ерталар. Ә икенчеләренә, мәетнең тәнен кисеп: «Мә, аша! Теге дөньяда ашадың бит!» – дигән сүзләр белән аның авызына тыгалар иде», – дип сөйләгән. 

Безнең татарда «Кешене сүз белән үтереп тә, терелтеп тә була» дигән гыйбарә бар. Кайчак: «Мин бит әйбер урламадым, кеше үтермәдем, бары тик бер сүз генә әйттем», – диләр. Андыйларга: «Син шул бер сүзең белән кешене юкка чыгаргансың, ә бу үтерүгә тиң», – дим. Рәсүлебез җәһәннәмдә караклар, кеше үтерүчеләр түгел, ә менә нәкъ гайбәтчеләр күбрәк булачак дигән бит. 

Кешенең начар ягын сөйләргә ярамавын аңладык инде, ә үзе юкта аның яхшы ягын искә алырга, аны мактарга ярыймы соң?
– Әгәр ул рия булмаса. Рия – ул берәр гыйбадәтне яки изге гамәлне кешеләр күрсен, мине мактасын дигән ният белән эшләү. Пәйгамбәребез: «Әгәр сине мактап торсалар, ком алып ул кешенең күзенә сип», – ди. Чөнки монда, беренчедән, күз тию бар; икенчедән, кешедә тәкәбберлек барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә мактау тиешле дәрәҗәдә генә булырга тиеш. Шул ук вакытта күпләр хәзер бик еш эмоциональ яктан «янып» чыгалар, төшенкелеккә биреләләр, менә андыйларның күңелләрен күтәрү өчен дөрес, хак сүз белән мактап җибәрү дә кирәк. Чамадан чыкмыйча гына. Иншааллах, бу гайбәткә кермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар