Логотип
Дин

Дога кабул булсын өчен

Кылган догам кабул булмый, ди күпләр. Догалар кабул булсын өчен, берничә шарты бар икән. 

Кылган догам кабул булмый, ди күпләр. Догалар кабул булсын өчен, берничә шарты бар икән. 

Аллаһы Тәгаләдән нәрсәнедер сорарга керешкәнче, башта аңа мактау ирештерергә кирәк: «Сөбханаллиһ үә бихәмдиһи» (Аллаһыга мактау һәм Аны данлау булсын!» яки «Сөбханаллаһил-газыйм» (Бөек Аллаһыга мактау булсын!» 

Мактау ирештергәннән соң, Мөхәммәт галәйһиссәламгә салават әйтелә: «Аллаһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд». («Салли» дигән сүздә басым «а» авазына төшәргә тиеш). Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер».

Салават әйткәч, иң матур сүзләр белән, кечелекле итеп, Аллаһы Тәгаләгә үтенечебезне җиткерәбез. Бу вакытта күздән яшьләр тәгәрәп чыкса, дога ихласрак була. Аллаһы Тәгалә бик мәрхәмәтле, ул безне кызгана. Доганы кат-кат кабатларга кирәк. 

Доганы кабаттан салават һәм Аллаһыга мактау әйтү белән төгәллибез. Соңыннан берәр игелекле эш эшләсәң, доганың тизрәк кабул булачагына өмет арта. 

Моннан тыш, доганың кабул булу ихтималы зур булган аерым бер вакытлар бар.

Мөхәммәт галәйһиссәлам Гали бине Талибка: «Җомгага каршы төндә кылган дога кабул була», – дигән. (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан.)

Азан белән камәт арасында кылган догаларның да кабул булу ихтималы зур.  Пәйгамбәребезнең, азан белән камәт арасында кылынган дога кире кагылмый, дигән хәдисе мәгълүм. 

Төнлә белән, кешеләр йоклаганда һәм һәр намазның фарызын үтәгәннән соң кылган дога да тизрәк кабул булырга мөмкин. Әбү Өмәмәм пәйгамбәребездән «Кайсы дога кабул булучан?» – дип сорагач, ул: «Төн уртасында һәм намаздан соң кылынган дога», –  дип җавап биргән. 

Рамазан аенда кылынган догаларның да тизрәк кабул булу ихтималы зуррак. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», диелә (Әхмәд һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).

Тагын бер хәдистә догалар кабул булу вакыты таң алдыннан диелә: «Һәр төнне таң алдыннан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күкнең түбәнге катына иңәр һәм Ул: «Кем Миңа дога кыла, Мин аның догасына җавап бирәм. Кем Миннән сорый, Миң аңа сораганын бирәм. Кем кичерү сорый, Мин аны кичерәм», – дияр. (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).

Сәҗдә вакытында кылынган догалар да тизрәк кабул булучан. Пәйгамбәребез дә безгә, сәҗдәдә вакытта сорагыз, ди. Фарыз һәм сөннәт намазларның сәҗдәләрендә фәкать гарәп телендә Коръән һәм сөннәттә килгән догаларны кылырга мөмкин. Ә нәфел намазларда һәм намаздан тыш сәҗдәләрдә доганы үз телебездә кыла алабыз. (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Яңгыр яуганда да дога кылырга кушалар. «Ике очракта Аллаһы Тәгалә колларының догасын кабул итә: азан вакытында һәм яңгыр яуганда», диелә хәдистә (Әл-Хәким хәдисләр җыентыгыннан). Яңгыр яву динебездә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте иңгән вакыт булып санала, шуңа да бу вакытта кылынган догалар кабул булучан.

Бер хәдистә: «Кем Коръән укый, шул Аллаһы Тәгаләдән сорасын, чынлыкта, шундый вакыт килер – Коръән укучылар кешеләрдән сорарлар», диелә (Тирмизи). Һәм тагын бер хәдистә Коръәнне тулысынча укып чыгучының догасы кабул булыр, диелә. Коръән укыганда кешенең калебе чистара, ихласлыгы арта. Ә дога кабул булуның иң төп шарты – чиста калеб һәм ихласлылык.

Тагын әле раҗәб аеның, рамазан айларының беренче көне, шәгъбан аеның 15нче көне. Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне шулай ук дога кылу өчен иң кулай вакытлар булып санала. 

Әти-әнисенең балалары өчен кылган догалары, юлчы кешенең, ураза тотучыларның, рәнҗетелгән кешенең догасы  тизрәк кабул була дип санала.

Кылган догаларыбыз кабуллардан булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар