Тормышы көйләнгән, эшләре барган кешенең, табигый ки, кәефе күтәренке була һәм ул үзен бәхетле итеп хис итә. Шуңа да андый кеше форсаты чыккан саен: «Раббым миңа бу нигъмәтләрне бүләк итте!» – дип, Аллаһка шөкер итә. Бу – Аллаһны танучы кеше. Ул инсан, биргән нигъмәтләре өчен, Аллаһка шөкер итә белә.
Аллаһ Коръәндә «Фәҗер» сүрәсенең 15 нче, 16 нчы аятьләрендә: «Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы белән сынаса һәм дөнья эшләрендә адәмнәр арасында хөрмәтле итсә, ул: «Мине Аллаһ хөрмәтләде!» – дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһның дусты саный. Һәм, әмма Раббысы аның ризыгын тар кылып, ярлылык белән сынаса, ул: «Раббым мине хур итте», – ди.
Коръәни Кәримнең «Фәҗер» сүрәсендәге шушы ике аять бик тирән мәгънәгә ия. Бу аятьләр кешене уйланырга, фикер йөртергә, гыйбрәт алырга өнди.
Тормышы көйләнгән, эшләре барган кешенең, табигый ки, кәефе күтәренке була һәм ул үзен бәхетле итеп хис итә. Шуңа да андый кеше форсаты чыккан саен: «Раббым миңа бу нигъмәтләрне бүләк итте!» – дип, Аллаһка шөкер итә. Бу – Аллаһны танучы кеше. Ул инсан, биргән нигъмәтләре өчен, Аллаһка шөкер итә белә.
Ләкин, бу дөнья – сынау, имтихан йорты. Көннәрдән бер көнне шушы кешенең тормышы начар якка үзгәреп китә. Шуңа эче пошкан, кәефе төшкән кеше: «Раббым мине ташлады», – ди. Шул рәвешле ул Аллаһка тел-теш тидерә.
Нигъмәткә һәм рәхәткә чумганда Аллаһны мактаучы, шөкер итүче, ә авырлык килү белән Раббыбызга тел-теш тидерүче кеше чын мөслим-мөслимә буламы? Юк.
Чын мөслим-мөслимә барлык нигъмәтләр өчен дә Аллаһка шөкер итә. Ә инде сынауларга очраганда: бәла-каза килгәндә, кайгы-хәсрәт утында янганда, ризыгы тарайганда – сабыр итә. Шул рәвешле ул Аллаһка каршы гыйсьян кылмый, Раббыбызга тел-теш тидерми. Чын мөэмин-мөэминәләр шундый сыйфатларга ия булалар ки, алар: шатлык килгәндә – шөкер итәләр, кайгы килгәндә – сабыр итәләр.
Чынлыкта да, Аллаһ җиһанда бер генә нәрсәне дә хикмәтсез кылмаган. Безнең тормышыбызда булган яхшылыкны һәм яманлыкны Аллаһ хикмәт белән кылган. Шушы хакыйкатьне аңлаган һәм аны сабырлык белән күтәрә белгән тәкъва мөселман: «Моның бер хикмәте бардыр. Монысы да узар, яхшылык килер», – дип уйлый һәм Аллаһка хәмде-сәнәләр әйтеп: «Ий, Раббым, хәерленең хәерлесен бир», – дип дога кыла, әлхәмдүлилләһ.
Фани дөньяда гомер иткәндә очрап торган имтихан-сынауларны дөрес үтү өчен Аллаһ кешелеккә Коръәни Кәримен иңдерде, хак юлны күрсәтергә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи үә сәлләмне җибәрде һәм аның сөннәтенә иярүне әмер итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сәхабәләре белән еш кына мөэмин-мөэминәләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында фикер алыша торган булган. Бервакыт, сәхабәләре белән сөйләшеп утырганда Рәсүлебез: «Сез кемнәр?» – дип сорый.
Әсхабе кирам, ягъни сәхабәләр:
Без – мөэминнәр, – дип җавап кайтаралар.
Рәсүлаллаһ:
– Яхшы. Ул вакытта, мөэмин булуыгызны исбат итүче нинди сыйфатларыгыз бар? – ди.
Сәхабәләр:
– Мөэмин булуыбызны күрсәтүче сыйфат шулдыр: без нигъмәтләрнең килүенә – шөкер, китүенә – сабыр итәбез, – диләр.
Мондый җавапны ишеткәч, Рәсүлаллаһ салаллаһу галәйһи үә сәлләм:
– Алайса, сез чыннан да мөэминнәр икәнсез, – ди.
Тәкъвалыкка ирешкән мөслим-мөслимәләр рәхәттә дә, михнәттә дә Раббыбызга хәмед-сәнә әйтеп шөкер итәләр, килгән бәла-казаларга сабыр итәләр.
Чын мөэмин-мөэминә бу дөньядагы бөтен нәрсәнең дә, шул исәптән, кайгы-хәсрәтнең дә вакытлыча булуын аңлый һәм Аллаһ ризалыгы өчен авырлыкларга, бәла-казаларга түзүнең, кайгыларга сабыр итүнең әҗере зур булуына өметләнеп яши.
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөбарәк хәдисендә: «Кыямәт көнендә бер төркем кешеләргә канат биреләчәктер. Алар, канатларын җилпи-җилпи очып Җәннәткә керәчәкләр. Фәрештәләр аларга:
– Сез хисап бирдегезме? Сират күперен кичтегезме? Җәһәннәмне күрдегезме? – дип сорарлар икән.
– Юк! – диярләр Җәннәткә кергәннәр.
– Сез кайсы пәйгамбәрнең өммәте?
– Без – Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең өммәте.
– Сөйләгез әле, хисапсыз гына Җәннәткә керү өчен сез дөньяда нинди гамәлләр кылдыгыз соң? – дигән сорауга Җәннәт әһеле булган әлеге инсаннар:
– Безнең ике сыйфатыбыз, ике өстенлегебез бар иде. Берсе шул – диндарлыгыбыз даими һәм дә какшамас иде. Аулакта, ялгызыбыз булганда да; мәйданда да; кешесез җирдә дә; кеше алдында да диндарлыгыбызны дәвам иттердек, динебез кушканча яшәдек! Икенче сыйфатыбызга килгәндә, без бәла-казаларга һәм бәхетсезлекләргә сабыр иттек, куркуга, өметсезлеккә бирелмәдек. Раббыбыз билгеләгән тәкъдиргә ризалык күрсәттек һәм: «Ни генә күрсәк тә, моның бер хәере булмый калмас», – дип туры юлдан тайпылмадык.
Фәрештәләр бу сүзләргә:
– Алай икән, димәк, сез бу мөкяфәткә, ягъни бүләккә лаеклы. Юлыгызга ак җәймә! – диярләр».
Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 3, 4 нче аятьләрендә мөэминнәрнең биш сыйфатын аңлата.
«Ихласлы мөслим-мөслимәләр, тәкъва мөэминнәр гаибкә, ягъни яшерен булганга иман китерерләр, намазларын вакытында укырлар һәм Без биргән ризыктан сәдака бирерләр», – ди Раббыбыз «Бәкара» сүрәсенең 3 нче аятендә.
Мөэминнең иң беренче сыйфаты – гаибкә, ягъни яшерен, күзгә күренеп тормаганга иман китерү, ягъни: Аллаһка, Аның фәрештәләренә ышану; Аның китапларына, Аллаһның пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, тәкъдиргә ышану.
Мөэминнәрнең икенче мөһим сыйфаты – «Намазларын вакытында, җиренә җиткереп, калдырмыйча төгәл укучылар», – ди Аллаһ Тәгалә Коръәндә. Ягъни, Аллаһка гыйбадәт кылу, Аллаһка итагать итеп, Аның кушканнарын үтәү. Намаз аркылы кеше Аллаһ Тәгалә белән багланышка керә – әңгәмә кора. Бу – ике дөнья өчен дә хәерле гамәл.
Мөэминнәрнең өченче сыйфатын сыйфатлап Аллаһ: «Без аларга биргән ризыктан сәдака кылучылар», – ди. Димәк, юмартлык – чын мөэмин булу сыйфаты.
Тәкъва мөслим-мөслимә үзенә бирелгән мал-мөлкәтнең, киң ризыкның Аллаһтан булуына ышана һәм Раббыбыз биргән нигъмәткә шөкер итеп, башкалар белән бүлешә.
Сәдака мал-байлык белән булган кебек, рухи яктан кешегә булышлык итү дә, Аллаһ гыйлемен бирү дә һәм башка изге гамәлләр дә ул.
Сәдака сүзенең мәгънәсе – яхшылык, изгелек кылудыр.
Мөэминнәрнең дүртенче һәм бишенче сыйфаты хакында Аллаһ: «Һәм алар сиңа (Мөхәммәд Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә) һәм синнән алда иңдерелгән китапларга ышаналар, Ахирәткә шиксез ышаналар», – ди.
Тәкъва мөэминнәрнең дүртенче һәм бишенче сыйфаты – Аллаһның хак Илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә, Аллаһтан иңдерелгән китапларга һәм Ахирәткә ышану.
Ахирәткә ышану инсанны тар дөньядан киң дөньяга чыгара. Киң дөньяга чыгуның мәгънәсе – кешенең яшәеше сынаулардан, имтиханнардан торган бу өч көнлек дөнья белән генә тәмамланмыйча, алда – Ахирәткә күчкәч, мәңгелек яшәеш барлыгын аңлата.
Алда мәңгелек яшәеш көткәнлегенә ышанган инсан Ахирәт тормышы өчен бу фани дөньяда әзерләнә башлый. Бу дөньяда имтиханны уңышлы тапшыру өчен, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыела.
Бу биш сыйфат инсаният, ягъни кешелек өчен бик тә кирәкле сыйфатлар. Кем шушы сыйфатларга ия була – ул туры юлда була һәм мәңгелек тормышта бәхеткә ирешә. Бу хакта Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең бишенче аятендә: «Менә шулар – тәкъва мөселманнар Аллаһ тарафыннан туры юлга күнүчеләрдер. Һәм алар Ахирәттә өстенлек табучылардыр», – ди.
Һидәяткә – туры юлга ирешергә һәм Ахирәттә бәхетле булырга теләгән кеше Аллаһ күрсәткән ошбу сыйфатларны үзендә булдырырга тиеш.
Бу дөньяда хөрмәтле мөслим-мөслимәләр булу өчен һәм Ахирәттә җәннәтле булу өчен тырышыйк. Һәрвакыт истә тотыйк:
Аллаһ – бар һәм бер.
Пәйгамбәрләр – хак.
Фәрештәләр – бар.
Китаплар – Аллаһ тарафыннан иңдерелмештер.
Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтандыр.
Кыямәт – хактыр: үлгәннәр бер көнне тереләчәктер һәм кылган изгелекләре өчен әҗер-савап – мөкяфәт, бүләк, ә яманлыклары өчен җәза алачактыр.
Шушы иман кәлимәсен танып, аңа иман китереп һәм аның буенча гамәл кылып яшик. Амәнтүдә бергә булырга чакырыйк, ягъни иманга килергә өндик. Бар һәм Бер булган Аллаһ Коръәндә Үзе шулай боера: «Әй, әһле китап! Килегез! Амәнтүдә иттифак корып, бер-берегезне табышыгыз», – ди.
Чын мөэмин-мөэминә сыйфатларына ия булганнар башкаларны да иманлы булырга чакырырга тиеш.
Аллаһ һәммәбезне дә чын мөслим-мөслимә сыйфатлары белән нигъмәтләсен. Әмин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк