Зәмирәдән кунак сые

Зәмирә РӘҖӘПОВАны күпләр телевидениедә эшләгән чагыннан ук беләдер. «Мәдәният дөньясында», «Җырлыйк әле», «Татар моңы», «Җомга көн кич белән» – ул иҗат иткән тапшыруларның берничәсе генә әле болар. Бүген Зәмирә ханым Халыклар дуслыгы йортында режиссер, бәйрәм кичәләрен оештыручы булып эшли, Аяз белән Данилнең газиз әнисе, ире Максимның сөеклесе, дуслары өчен уңган хуҗабикә... Хуҗабикә дигәннән, тәмле ризыклар пешергәндә җаным ял итә, пешерергә бик яратам, ди ул үзе дә. Мастер-класста пешереп күрсәткән бу пирожныйларны аннан хәтта заказга пешереп бирүләрен дә сорыйлар икән. «Кунаклар киләсе булса, торт алмыйм, шушы ризыкны пешерәм. Авыз иткән кеше, кәгазь-ручка сорап алып, рецептын язмый калмый», – ди Зәмирә. Дөрестән дә, авызда эреп китә, бик тиз әзерләнә аның профитрольләре.
Пешереп, сез дә сыйланыгыз әле!
* 1,5 стакан су;
* 150 г атланмай;
* 1,5 стакан он;
* 5 йомырка;
* бер чеметем генә тоз.
(крем өчен)
* 500 г кибет каймагы (20% майлылыктагысы);
* 250 г «Маскарпоне» сыры;
* 1 стакан шикәр комы.
бер чеметем генә тоз сирпибез.
Онны 2-3 тапкыр иләктән иләп (бу бик мөһим, югыйсә ризыгыбыз күперенке булмый), азлап-азлап кына чүмечтәге сыеклыкка салабыз, төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз.
Камыр бераз суынгач, бер-бер артлы йомыркаларны сытабыз. Сыткан берен яхшылап болгатабыз. Үзле, төерләрсез, йомшак камыр булырга тиеш.
Әзер камырны кондитер капчыгына бушатып (моның өчен катык яки сөттән бушаган полиэтилен каплар да бик кулай, бер почмагын чеметеп кенә кыеклап кисеп аласы гына бар), пергамент кәгазь җәелгән табага кечкенә чүмәләчекләр итеп кысып чыгарабыз. Араларын бушрак калдырырга кирәк.
Профитрольләрне ярты сәгатькә 150-180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Алар күпереп менгәнче, мич ишеген ачмый торырга кирәк. Өсте кызаргач, әзер була.
Алар пешә торсын, без крем әзерләп алыйк. Тирән эчле савытка каймак белән шикәр комын салып, шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз.
Аннары сырны салып, туглауны дәвам итәбез. Кремда вак төерчекләр калмаслык булсын.
Бераз гына суына төшкән профитрольләрнең бер ягыннан кашык белән ачып (аларның эче куыш, «авызы» тиз ачыла), эченә крем тутырабыз.
Пирожныйларны зур тәлинкәгә өеп, өстеннән калган кремны сибәбез, матурлык өчен какао порошогы бөркибез.
Ашларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
Пешереп, сез дә сыйланыгыз әле!
Кирәк:
(камыр өчен)* 1,5 стакан су;
* 150 г атланмай;
* 1,5 стакан он;
* 5 йомырка;
* бер чеметем генә тоз.
(крем өчен)
* 500 г кибет каймагы (20% майлылыктагысы);
* 250 г «Маскарпоне» сыры;
* 1 стакан шикәр комы.
Эш барышы:
Чүмечкә су салып, кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач, бүлмә температурасында йомшарган атланмайны салабыз. Май эреп беткәч, чүмечне уттан алып,бер чеметем генә тоз сирпибез.
Онны 2-3 тапкыр иләктән иләп (бу бик мөһим, югыйсә ризыгыбыз күперенке булмый), азлап-азлап кына чүмечтәге сыеклыкка салабыз, төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз.
Камыр бераз суынгач, бер-бер артлы йомыркаларны сытабыз. Сыткан берен яхшылап болгатабыз. Үзле, төерләрсез, йомшак камыр булырга тиеш.
Әзер камырны кондитер капчыгына бушатып (моның өчен катык яки сөттән бушаган полиэтилен каплар да бик кулай, бер почмагын чеметеп кенә кыеклап кисеп аласы гына бар), пергамент кәгазь җәелгән табага кечкенә чүмәләчекләр итеп кысып чыгарабыз. Араларын бушрак калдырырга кирәк.
Профитрольләрне ярты сәгатькә 150-180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Алар күпереп менгәнче, мич ишеген ачмый торырга кирәк. Өсте кызаргач, әзер була.
Алар пешә торсын, без крем әзерләп алыйк. Тирән эчле савытка каймак белән шикәр комын салып, шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз.
Аннары сырны салып, туглауны дәвам итәбез. Кремда вак төерчекләр калмаслык булсын.
Бераз гына суына төшкән профитрольләрнең бер ягыннан кашык белән ачып (аларның эче куыш, «авызы» тиз ачыла), эченә крем тутырабыз.
Пирожныйларны зур тәлинкәгә өеп, өстеннән калган кремны сибәбез, матурлык өчен какао порошогы бөркибез.
Ашларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.