Кабак – ирләр ашы

Тәмле дә, шифалы да бу кабак суын Аксубайга «Ел хатын-кызы» конкурсына баргач авыз иткән идек. Аксубайның үзәк китапханәсе җитәкчесе Ирина ТЕЛЕШЕВА бер кабакны да әрәм итмичә, аларны менә шулай куллана икән. Сок сыккыч та кирәк түгел, бик җиңел генә әзерләнә.
Уртача зурлыктагы бер кабакны (3 кг чамасы) чистартып, турап, кәстрүлгә салабыз, 200-300 грамм юылган күрәгә һәм бераз гына су өстәп, пешерергә куябыз. Кабак белән күрәгәне йомшарганчы пешерәбез.
Уттан алып, блендер белән издерәбез (тукмак белән төяргә дә була). Төерләре калмасын өчен, нечкә иләктән уздырабыз. Бик куе булса, кайнаган су белән сыеклыйбыз, 1 лимонның сутын сыгып салабыз. Тәменчә шикәр комы кушарга була.
Кайнап чыкканнан соң тагын 5-10 минут утта тотып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз. Тиз генә суынмасын өчен, калынрак итеп төреп тотабыз.
Кабакның дәвалау үзлеге турында укыганыгыз да, ишеткәнегез дә бардыр. Кояш төсендәге бу яшелчәдә Менделлев таблицасындагы элеменитларның яртысыннан артыгы бар икән. Моңа өстәп, витаминнар, минераллар, органик кислоталар... Кабакта В төркеменең барлык төр витаминнары да бар диярлек. Кабак яраткан кеше тиз генә картаймый да, чөнки ул «яшьлек витаминнары» саналучы А һәм Е витаминына бай. Башка төр ризыкларда бик сирәк очраучы Т витамины да бар икән анда. Организмны эчтән чистартучы клетчатка белән пектин матәдәләре үзе бер хәзинә. Кабакта калий күп, ә бу йөрәк, кан тамырлары системасын сәламәт итүче микроэлемент санала. Кабак төше цинкка бай, ә бу элемент аеручы ир-атлар өчен мөһим, аларның организмы цинкны күп сарыф итә. Хатын-кызларга караганда, аларга цинк 8 тапкырга күбрәк кирәк.
Менә шушыларны истә тотып, бер дә иренмәгез, кабагыгыз булса, без биргән рецептны кулланып карагыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.