Логотип
Тормыш кыйммәтләре

 Язу карасы һәм... тормыш сабаклары 

Компьютер заманы булса да, шариклы ручканы күп итеп сатып алам, һәм, ни гаҗәп, бик тиз арада кулланып та бетерәм. Күпчелек вакыт, турыдан-туры компьютерда язсам да, рәхәтләнеп кулдан язуны өстенрәк күрәм. Бу – хобби бугай. Яраткан шөгылемнең ярты гасырлык тарихы бар. Һәм ул, шәмәхә төстәге язу карасы, каләм белән бәйле. 

 

Компьютер заманы булса да, шариклы ручканы күп итеп сатып алам, һәм, ни гаҗәп, бик тиз арада кулланып та бетерәм. Күпчелек вакыт, турыдан-туры компьютерда язсам да, рәхәтләнеп кулдан язуны өстенрәк күрәм. Бу – хобби бугай. Яраткан шөгылемнең ярты гасырлык тарихы бар. Һәм ул, шәмәхә төстәге язу карасы, каләм белән бәйле. 

 

Әтәй, егет чагында ук, үз куллары белән усактан йорт салган. Инәй шунда, зур гаиләгә, килен булып төшкән. Ул заманда, йортыбыз бик зур булмаса да, кеше өзелеп тормады. Дүрт буынны берләштергән гаиләбез әтәйнең бертуган апасының олы кызы Гөлсинәне дә сыендырды. Гаиләбездәге иң кечкенә кеше – Чулпан сеңлем, иң олысы – әтәйнең әбисе – Фатыйма карчык. Без аңа «карт картинәй» дип әйтә идек. Бала-чага алдында мактанырга теләп: «Безнең Фатыйма картинәйгә йөз яшь», – дип сөйләгәнем әле дә булса истә. Дөреслектә, аңа 90 нар тирәсе булган икән. Инәй – яшь килен буларак, ике бианасына да ярарга тырышып, совет армиясе сафларында – Германиядә хезмәт итеп кайткан каенэнесе Фәүзән абыйга зур хөрмәт белән карый торган, килгән-киткәнгә якты чырай күрсәтүче юаш һәм сабыр татар хатыны булып истә калды. Ул елларда һәр атнакич мунча ягыла һәм әтәйнең кияүдәге апасы, аеруча кыш көннәрендә гаиләсе белән, кошевкага (тарантаслы ат) төялешеп, безгә килә торганнар иде. Хәзер уйлап карыйм да, өебез вокзал шикелле булган икән бит. Кемдер килә, кайсыдыр китә дигәндәй... Авылда гына түгел, читтә дә туганнар байтак булган, күрәсең. Әтәйнең инәсе – Шәмсеҗиһан нәнәй кичләрен ерактагы туганнарга хат яза. Аныкын аңламассың, төрлесенә төрле хәреф белән яза иде хатларын. Үзбәкстан якларындагы туганнарга Коръән хәрефләре (гарәп имлясы) белән. Кайберләренә – латиницада, Уфадагы офицер энесе Нурулла зурәтәйгә Әлифба хәрефләре (кириллица) белән хат яза иде. Нәнәйнең хат язуын карап торырга яратам – тыным да чыкмый. Их, менә шулай яза белсәң иде ул!  

Ничек булгандыр инде, кышның бер көнендә, нишләптер, өйдә берәү дә калмады. Яшел шакмаклы өр-яңа клеенка җәелгән өстәлдә Гөлсинә апаның кара савыты белән каләме, дәфтәрләре тора. Кызыгам. Шул карага манып, кыек сызыклы дәфтәргә язып карасаң икән ул! Ә нигә, нигә язып карамаска әле?!. Гөлсинә апа миннән өч яшькә зуррак. Ул беренче сыйныфта укый. Зәңгәр тышлы Әлифбадагы хәрефләрне сырлап-сырлап, матур итеп язарга өйрәнеп бетте. Мин аңа каршы якта утырып хәрефләр өйрәнәм. Менә шул хәрефләрне, үземчә инде, дәфтәр битенә яза башладым. Кулларым шәмәхә карага буялып бетте. Алай гына булса икән! Берзаман... өйалды ишеге ачылды һәм дөбер-шатыр китереп, киез итеккә сарган карны каккан тавыш ишетелде. Тәгаен, әбекәй бу. Тиз генә дәфтәрне җыеп куярга ниятләдем һәм... ялгыш, кулым тиеп китеп, кара савыты клеенка өстенә авып китте һәм тәгәрәп идәнгә үк төште. Клеенкага кытлык еллар. Анысыннан да битәр, Гөлсинә апаның китап-дәфтәрләренә язу карасы тигән булса? Ике дә уйламыйча карават астына кереп качтым. Әбекәй килеп тә керде: «Рәхмәт төшкере, кайсыгызның эше бу? Клеенканы харап иткән бит...» – дип, үзалдына кемнедер тирги башлады. Карават астында тынымны да чыгармыйча ятам. Инде тәмам кич булды. Барысы да җыелышып бетте. Гөлсинә еларга тотынды: «Язу карасы түгелгән, дәфтәрем кыек-мыек хәрефләр белән сырланган», – дип такмаклый. «Кем булыр бу? Аны Аллаһ Тәгалә күрә инде күрүен», – диешәләр олылар. Хәзерге акылым белән аңлыйм, алар минем карават астына кереп качканымны белгәннәр. Ләкин сабак бирергә уйлаганнар.  

Сабый аңыма шуны киртләп куйдым – Аллаһ Тәгалә караңгы төндәме, кояшлы көндәме, кеше барында яисә беркем булмаганда да барлык гамәлеңне Белеп, Ишетеп, Күреп тора. Аллаһтан куркуым көчле булган, күрәсең, түзмәдем, «Мин ул – хәреф язучы да, ялгыш кына караны түгүче дә», – дип, карават астыннан өн салдым. Газиз инәй, күпмедер дәрәҗәдә курка калган юаш инәем, карават астыннан мине тартып ала да, җылы кочагына кыса. «Әгәр үзең әйтмәгән булсаң, табагач белән кундыра идем», – ди миңа нәнәй. «Килен, кулың барыр идеме шул сабыйга тияргә», – дип, мине яклаша йөз яшьлек Фатыйма карт картинәй, олыгаеп беткән килененә үпкәле караш ташлап. Бераздан барысы да көлеп җибәрә. 

...Берничә елдан әтием белән әнием бик тырышып, Тайгада үскән, колач җитмәслек ак чыршы бүрәнәләрдән зу-у-у-р итеп өй салдылар. Анда да кеше өзелеп тормады. Зур бәхет-сөенечләр, авыр хәсрәтләр һәм югалтуларның шаһиты булырга туры килде ул йортыбызга. Нигәдер затлы бүрәнәдән салынган зур йортыбыз түгел, усактан салынган, идәнен үзем шәмәхә кара белән тамгалаган иске өебез һаман да төшләремә керә...  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар