Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Тормыш мине чыбыркылап куа»

«Мин үземне роза чәчәгенә тиңлим. Берәүләр минем тормышка ашлама булып килеп керә, мине тагын да үстерә. Икенчеләре бераз кыркып китә, ләкин аңа карап тагын да купшырак үсәм мин!»

– Икенче сыйныфта укый идем... Язгы ташу вакытында мәктәптән кайтышлый классташ дустым Света белән елгада бутыйларны юарга булдык. Светаның бутыена абындым да, елгага агып киттем. Ярый әле портфелем булган, шуның өстенә ятып йөзеп барганда бер апа күреп алып, әллә сәнәк, әллә тырма белән мине елгадан тартып чыгарды. Авариягә эләгеп тә исән калдым... Өметсез тоелган сынаулардан да җиңел чыктым... Аллаһ мине гел саклап йөртә. Бәлки, минем берәр изгелек эшлисем бардыр, дим... 
Теләче зонасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә «Хатын-кыз – лидер» номинациясе җиңүчесе Гөлнара ЭРКАЕВАны язмыш балачактан ук чыныктыра шулай.


– Кич чыгарга әзерләнәбез. Әби әнә шундый вакытта эш таба да тора. «Печән киштәлисе бар, әйдәгез, тиз генә эшләп кайтыйк та, мунчада юынып кич чыгарсыз аннары», – ди. Эшне тәмамлап кайтканда кич чыгарлык түгел, юынырлык та хәл калмый. Өстәвенә, соң була инде. Әбинең шул вакыттагы зирәклегенә тора-тора шаккатам. Чыкмыйсыз да дими, бернидән тыймый да, ләкин үзенчә шулай безне саклый. Иң якын сердәшчем иде ул минем. Кич үзем ошатмаган берәр егет озатса, өйгә тизрәк кереп китәр өчен, капка келәсен бер-ике тапкыр кагып, әбигә хәбәр бирәм. «Сәгатьнең ничә икәнен беләсеңме син? Кайтыр вакыт!» – дип, әби мине эзләп чыгып җитә. Йокламыйча, миннән сигнал көтеп утыра иде шулай. Яшь вакытта ындыр табагында эшләргә кызыгабыз! Анда урак өстендә яшьләр кич тә, төнлә дә эшли, ләкин мине әби җибәрми. «Шуклыгың да бар, чаялыгың да... Әниең кебек 18 яшеңдә кияүгә китә күрмә тагын», – ди. Аңлаган инде ул, егетләр дә, ирләр дә бар бит анда... Өстәвенә, әбинең әни өчен дә үкенгән чагы булмый калмагандыр. Әни, авылга килеп эшләүче үзбәк егетенә яшьли кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китеп бара, – ди Гөлнара.

Гөлнара шунда туа. Әтисе белән әнисе килешеп кенә яшәп китсәләр дә, иренең туганнары белән уртак тел таба алмый әнисе Нурания апа. Сабырлыгы калмагач, кызы белән туган ягына кайтып китә. Ләкин ире артыннан килә һәм... Гөлнарны урлап кире Үзбәкстанга китә. Ананың кызы артыннан бармый чарасы калмый. Уллары туа, әмма тормыш барыбер җайланмый. Бу юлы Нурания апа ике баласы белән бөтенләйгә дип кайтып китә. Ире дә башка артыннан эзләп килми. 

– «Әни, нигә сабыр итмәдең? Без дә әтиле булыр идек», – дип, әнине рәнҗеткән вакытларым булды. Әтине күрәсе килеп, үскәч Үзбәкстанга да бардым әле. Аның күзләренә карыйсым килде. Таптым әтине. «Әниеңне гомерем буе яраттым, синең белән кайтып китәм», – дигән иде, тик минем күңелем кайтты... Без инде энем белән үстек, аякка бастык. Ә аның яңа гаиләсе, 5 яшьлек бәләкәй улы бар. Шул баланы уйлыйсы урынга, ул безнең янга, зур балалары янына кайтып китмәкче. «Син хәзер менә бу балага кирәк, безне ташлаган кебек, аны калдырма», – дидем. Шул гомер яшәп, әтинең анда берние юк иде. Хатыны да гел зарланып елады. Аны да бәхетле итә алмаган. Кайткач, әнине кочаклап, гафу үтенеп еладым... Дөрес эшләгән әни.

Җәй буе авылда, Нәкыя әбисе янында үскән кыз әби тәрбиясе җимешләрен мулдан татый. Бик зур байлыгы – тегү машинасы да була әле Нәкыя әбисенең. Гөлнарага ничә күлмәк тегеп кидергәндер! Гөлнара гына, малайлар сыман койма башыннан йөреп, һәр яңа күлмәкне ертып кайта торган булган. «Әби, теккәндә үк берәр җирен ертык итеп тек шуның, барыбер умырып кайтам», – дия торган булган кызый үзе дә. Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне әбисе өйрәтүендә үзе тегә инде ул. Нәкыя әбинең сандыгында «модалы» ефәк тукыма да табыла. Чын ефәк булмаса да, бик матур күлмәк килеп чыга бит! Тегеп киясе килү теләгеннән түгел, сатып алырга мөмкинлек булмаганнан тегелсә дә, шул беренче хезмәт җимеше, тегелгән тигез җеп юлы кебек, булачак һөнәренә беренче эзләрен сала. Ничек тә авылда калмаска дип, Гөлнара Казандагы һөнәр училищесына тегүчелеккә укырга керергә уйлый. «Син түзә торган эш түгел ул!» – ди Нәкыя әбисе. Зирәк карчык баланы ничек үсендерергә кирәген белә шул. Гөлнарага әнә шул гына кирәк! Исбатламыйча туктамый. Укырга да керә. 

– Шәһәр кызлары безне кыерсыттылар инде... Татарча сөйләшер-гә дә кушмыйлар. Укытучыма зарландым. Булмый миннән, авылга кайтып китәм, сыер савармын, дим. «Гөлнара, башкалар барысы да китеп бетсә дә сүзем юк, алар монда башка җиргә керә алмаганга, әти-әниләре кертеп урнаштырганга гына килеп эләккәннәр. Ә синдә талант күрәм, кал», – диде Наталья Николаевна. Шул вакытта мине тотып калганы өчен бик рәхмәтле-мен остазыма. Тегүче белгечлеге алгач, кисүчегә укырга да җибәрде әле ул мине. Аннары инде Балтачка – ательега эшләргә кайттым. 

Ательеда озак эшләми Гөлнара. Моның өчен әле дә үкенә ул. Әллә нинди бормалы юллар белән булса да, язмыш барыбер шул тегү машинасы артына утыртачак әле аны, ләкин яшь күңелне бәйләп тә тотам димә. Ашлык, бәрәңге, Маридан алып кайткан бройлер чебиләре сату белән кәсеп итү дисеңме – берсе дә калмый.
– Ул чебиләрне алып кайтканда булган бер кызык хәлне әле дә искә алып көләм. Чеби алырга дип башкалар «ГАЗель» машинасы белән килә, мин «Ока» белән (машинаны да Нәкыя әби «кызыл кар яугач алсаң гына инде», дигән була оныгына – А. Ш.)! Ничә генә чеби сыя иде инде ул машинага... Иптәш кызым белән чебиләрне төяп, акрын гына кайтып киләбез. Вакыт-вакыт туктап, салонда һава алыштырып, астагы чеби-ләрне – өскә, өстәгеләрен аска кү-черәбез. Арасында үлгәннәре дә була, аларын чүп контейнерларына атып калдырабыз. Берсендә кузгалып киттек шулай, бик акрын гына барабыз. Арттан килүче машина фаралары белән миңа сигнал бирә. Куып җитте дә, тәрәзәмне төшерергә ишарәли. «Машинаң артыннан бер чеби чаба», – ди. Булмагае, көлә инде бу миннән, дим, ышанмыйм. Ярар, ярар, дигән кебек кул селтәдем. Аннары көзгегә карасам, чыннан да, машинам артыннан зур-зур атлап бер бройлер чебие йөгерә. Үлгән дип калдырганнары арасында ялгыш ташланганмы, һавага чыккач җан кергәнме, бездән калыр исәбе юк, арттан теркелдәвен белә! – дип көлеп искә ала шул күренешне Гөлнара.

Аннары энесе, сеңлесе белән бергә (әнисе Нурания апа яңадан кияүгә чыга, тагын бер малае һәм кызы була) Казан яуларга чыгып китә. Әлеге дә баягы шул бәләкәй «Ока» машинасына утырып, мавыктыргыч шәһәр тормышына баштанаяк чумарга була исәпләре. Ләкин язмышның алдан корылган план буенча Гөлнараны бердәнбер мәхәббәте белән очрашуга алып чыгып китүе була бу. Казан урамы уртасында машинаның кайнап чыгуы да, тосол урынына салырга дип, су эзләп якындагы кафега керү дә, кафе ишегендәге «официантлар кирәк» дигән игълан да... Берсе дә очраклы булмый! Су сорарга кергән җирдән эшкә дә урнашып чыга Гөлнара. Шул ук көнне Казан аэропортына Баку шәһәреннән самолетта килеп төшкән азәрбайҗан егете Әкиф иртәгә бу кафега чәй эчәргә киләчәк. Дуслары белән утырган өстәлгә чәйне яшь официант кыз Гөлнара чыгара. Ләкин... кафе хуҗасы яңа хезмәткәргә табак-савыт юу вазыйфасын да йөкләргә уйлый. Гөлнара риза буламы соң инде моңа?! Казанга табак-савыт юар өчен килмәде сәнә! Өч көннән кыз инде икенче кафега китеп урнаша. «Кояшым, кая югалдың?» дигән смс-хәбәр килеп төшкәч, аптырап кала.

– Шул кафеда чәй эчкән көнне Әкиф мине ошатып калган. Анкетада күрсәтелгән телефон номеры буенча эзләп тапты. Икенче көнне үк «Америка горка»лары аттракционына алып барды, өченче көнне сиреньнән ары затлы чәчәкләр күрмәгән авыл кызы янына зур, матур, кыйммәтле чәчәк бәйләме белән килде. Бу кадәр игътибарны, җылы мөнәсәбәтне үз гомеремдә күргән юк иде. Авырып киткәч, түләүле клиникага алып барды, табибларга күрсәтте, бала караган кебек карады... Шуннан соң инде үзем дә аннан аерылырга теләмәдем. Авылга кайтып, кияүгә чыгарга җыенганымны әйттем, – ди Гөлнара.

Әнисе белән әбисе кызны ишетергә дә теләмиләр. Башка милләт кешесенә кияүгә чыгуның ни икәнен белгән Нурания апа аяк терәп каршы тора. Кияү буласы кешенең Гөлнарадан 22 яшькә олы икәнен белгәч, Нәкыя әбисе, кызны каршысына утыртып, үзе сөйләшеп карый. «Кызым, яшь аермагыз бик зур. Хәзер генә сизелми ул. Син алга таба йөгереп барырсың, ә ул синең арттан җайлап кына атлар», – ди.
– Алар хаклы да булганнардыр, әмма мин барыбер Әкифкә кияүгә чыктым. Кызганыч, парлы бәхетебез бик кыска гомерле булды. Сигез ел гына бергә яшәп калдык, ләкин бүгенге Гөлнара – тулысынча Әкифнең миңа биреп калдырырга өлгергән тормыш сабаклары, аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге бөтен уңышларымның юл башы – аннан. Мин үземне роза чәчәгенә тиңлим. Берәүләр минем тормышка ашлама булып килеп керә, мине тагын да үстерә. Икенчеләре бераз кыркып китә, ләкин аңа карап тагын да купшырак үсәм мин! Ирем, һич-шиксез, тормышымдагы иң көчле ашлама булды, мине күп әйбергә өйрәтте. Алардагы балалар яратуны әйтеп аңлата торган түгел. Сүзгә килсәк тә, балаларга кагылышлы бәхәсләшү иде ул. Дөрес тотмыйсың, дөрес юмыйсың, дөрес ашатмыйсың... Бөтен нәрсәгә ул өйрәтте. Кызыбыз Сәмирә туып, ярты елдан соң гаиләбездә булган вакыйгаларның уңай чишелеше дә – тулысынча Әкифнең мәрхәмәтлелеге. 

Сәмирәгә алты ай тулгач, язмыш Гөлнарага тагын бер сынау китереп тоттыра. Тоттыра шул! Кечкенә генә төргәкне үз куллары белән балалар йортыннан күтәреп чыга. Гөлнараның энесеннән авырга узган бер кыз, башта көмәнен төшерәм, дип әйтсә дә, соңыннан баланы тудырырга була. Ә тудыргач, аннан баш тарта. Кирәкми ул миңа, ди... 
– «Бездә мондый хәл мөмкин түгел. Энең баланы ала алмаса, аны син тәрбияләргә тиеш. Үзе алырга әзер булганчыга кадәр», – диде Әкиф. Камиләне алып кайттык... Аны кабул итәргә ничек авыр булганын белсәгез! Өстәвенә, беркем дә хупламады бу адымны. Итәгемдә ике бала. Берсе – үзем тапканы, икенчесе – үз баламнан да якынрак күрергә тырышып баккан балам. Әкифнең ярдәме белән, аның киңәшләре белән үттем мин бу сынауны. Камилә бик талантлы бала! Кая гына йөртмәдем мин аны. «Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулап, бүләк тун киеп кайтты бит ул! Хәзер Камилә үз әтисенең гаиләсендә яши. Камиләне алып кайту ничек авыр бирелсә, аның бездән китүе мең кат авыррак булды... 

Әкифсез яшәгән гомере аның белән бергә үткәргән еллар санын күптән үтеп китсә дә, әле дә ул күрсәткән юл буйлап атлый Гөлнара. Үзе булмаса да, Бакуда яшәүче туганнары белән таныштырып, Гөлнараны да, кызлары Сәмирә, Айянаны да терәкле итеп китә Әкиф. Ике югары белем алган уллары белән янәшә гади тегүче кыз Гөлнараны түгел, башка бер затлырак, гый-лемлерәк кызны күрергә теләсәләр дә, беренче очрашуларында ук Әкиф Гөлнараның урынын билгели. Бер кырын караш та ташлаучы булмый килен ягына туганнары тарафыннан. Киресенчә, барган саен бүләккә күмәләр, акча җибәреп, ярдәм итеп торалар. Билет алып, кунакка көтәләр. Үз кызлары Сәмирә белән Айянага гына түгел, Камиләне дә калдырганнары юк. Туган көннәргә, Яңа елга гел бүләк килеп тора алардан.

– Әкиф үлгәч, туганнарына ел саен килеп йөрергә сүз бирдем. Машина белән әллә ничә тапкыр барып кайттым. Иске генә Лада-14 машинасы. Беләм, таможнядан иске машина белән үткәрмиләр. 250 мең залог калдырырга кирәк. Кая инде миндә ул кадәр акча? «Әфәнделәр, зинһар, кертегез, ун көнгә генә, балаларга әтиләренең каберен күрсәтергә алып барам. Бер көн дә артыгын тормыйм, кире чыгам. Ул кадәр акчам булса, мондый машинада йөрмим дә бит инде», – дип ялынам. Шунда таможняда эшләүче бер ир минем өчен шул акчаны үзе салды. «Нәкъ ун көннән кире чыгарга тиешсең», – диде. Шул таможня белән мәшәкатьләнеп, акчамны алыштырырга онытканмын. Чикне чыктык, ә миндә – сумнар. Бензин салырлык та җирле акча юк. Заправкадагы егетләр, хәлемә кереп, тулы бак бензин салып җибәрделәр бит! Кире чыкканда түләрсең, диделәр. Нәкъ ун көннән кире чыктык. Заправкадагы егетләргә дә, таможнядагы җитәкчегә дә рәхмәт әйтеп, түләп, күчтәнәч калдырып киттем. Юлымда шулкадәр яхшы кешеләр очрый минем! Әйтеп аңлата торган түгел...

Тегү мастеры Гөлнараны яңадан үз эшенә кайтару да тулысынча Әкифнең тырышлыгы. Сиңа үз һөнәрең буенча үсәргә кирәк, ди. Әле кайчан гына үзе теккән барлык костюмнарны күрсәтеп, зур бер бәйрәм уздыру, сәхнәне берсеннән-берсе матур, янып торган төрле милләт костюмнарына күмү хыялы белән яши иде бит Гөлнара. Инде бу хыялы да үзеннән-үзе тормышка ашты. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашканда аның кул эшләрен кигән балалар сәхнәгә түгәрәк уенга чыкты. 

– Безнең Балтачта бик күп мил-ләт яши. Нинди генә костюмнар текмәдем инде. Аны теккәнче башта тарихын өйрәнергә, китаплар укырга кирәк. Бер милләт бизәген, орнаментын икенчесенеке белән бутарга ярамый. Китапларны сатып та алам, китапханәдә дә эзләнәм, хореографлар белән дә киңәшләшеп эшлибез. Башка беркемдә булмаган киемнәр тегәргә яратам. Район мәдәният йортында узган концертларда, Сабантуй бәйрәмнәрендә үз эшләремне күреп горурланам. Даими клиентым, дус-тым Альбина Фәсхиева теләктәшлеге белән чигү машинасы алдым, эшне үзләштердем. Ул машина киемнәрне бөтенләй башкача баета, купшыландыра! Район җитәкчелеге дә ярдәм итә, үсәргә мөмкинлек бирә. Бер тегү машинасыннан башлаган эшемдә хәзер җиде машинка бар. 

Махсус хәрби операция башлангач та районда мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм кулын иң берен-челәрдән булып Гөлнара суза. Йокы капчыклары тегәргә алынганда үзенең өч бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә башлап җибәргән эш калган бүлмәләргә дә кереп кунаклый. Тулы бер производство җайга салына шушы фатирда. 
– Эшләп караган әйбер түгел, башта бер капчыкны сүтеп карадым. Шул ук көнне тукымалар алып кайтып, эшне башлап та җибәрдек. Капчык кына дисәң дә, эше күп аның. Башта берничә кеше генә ярдәмгә килде. Кичен эшләп утырганда сеңлем кереп видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган иде, бертуктаусыз халык агыла башлады. Нигә безгә дә әйтмәдең, дип үпкәләүчеләр дә булды. Туры җөй белән тегә беләм, бәлки файдам булыр, дип тә килделәр. Берәү кисә, икенчесе үтүкли, өченчесе тегә, берәүләр эчен тутыра... Конвеерга салынган кебек! Ничә капчык теккәнне санамадык та. Җитәрлек күләмдә тегелгәч, носилкалар тектек, аннары шәмнәр ясадык. Үземнең дә бер энем шунда бит... 

«Хатын-кыз – лидер» номина-циясендә җиңү яулаган Гөлнара Эркаева үзе тыйнак кына: «Нинди лидер инде мин?» – ди. Башкалар кебек тел осталыгым да, сәхнәдән сөйләү сәләтем дә юк, дип санап китә. Ләкин лидер моның белән генә билгеләнәме соң? Эшләрең, гамәлләрең синең турында кычкырып торганда... Изге эшкә тотынганда арттан иярүчеләрең булганда... Мәрхәмәтлелегең йөзләгән хәрбигә җитсә... Моны син генә булдырасың, дип, синең белән бер тапкыр эшләп караган кешеләр кире әйләнеп кайтса... Гөнаһсыз сабыйны үз кочагыңа сыйдырып, җылыңны бирә алсаң... Сине хөрмәт иткән кешеләр көн саен хәлеңне белергә килеп торса, юл өсте диеп кенә булса да кермичә үтмәсәләр... 
Ә тормыш куаласын ул! Терәк булырлык әнисе, йөзгә җитеп килә торган зирәк әбисе исән-сау булганда... Җәелеп ял итәргә дә, мендәр кочып бер еларга да ирек бирмәсен! Авырлыкларның да, сайланып, көчле кешеләргә генә бирелүе хактыр...

  Гөлнара кызлары (уңнан сулга) Сәмирә, Айяна һәм Камилә белән.
Фотолар: Ильяс Шәрипҗанов,
Азамат Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар