Тормыш кыйммәтләре
Әнкәем, ник җибәрдең кер юарга?
Халык авыз иҗаты җәүһәрләре
Татар халкында бәетләр иҗат ителүнең бик ерактан килгән һәм киң таралган традицияләре бар. Шул җирлектә кайвакыт бөтенләй очраклы, бернинди кануннарга да нигезләнмәгән вакыйгалар, фаҗигаләр уңаеннан да бәетләр иҗат ителә. Халык арасында киң таралган “Суга баткан Гайшә бәете” әнә шундыйлардан. Бәеттә әйтелгәнчә, иртәгә туе була дигән көнне, һич тә уйламаганда, Гайшә суга батып үлә. Бәеттә бу фаҗиганең сәбәпләре турында бер сүз дә әйтелми. Бер карасаң, бәетнең тарихи яктан да, тормыш-көнкүреш, социаль яктан да бернинди җитди җирлеге юк кебек. Бәлки шуңа күрәдер, әсәр гадәти сүзләрдән башлана:
Чәршәмбе көн кер юарга ник җибәрдең, әнкәем?
Барма, Гайшә, дигән булсаң, бармас идем, әнкәем.
Бәетнең психологик нигезләрен ачыклау авыр түгел, әлбәттә. Бу очракта сүз бөтенләй көтелмәгән коточкыч вакыйга турында бара. Иртәгә Гайшә сылуның туе булырга тиеш. Барысының да күңелләре күтәренке — авыл халкын зур бәйрәм көтә, һәм һич көтмәгәндә, һичкемнең күңеленә дә килмәгән хәбәр тарала: иртәгә туе булачак кыз суга батып үлгән.
“Суга баткан Гайшә бәете” иң популяр әсәрләрдән санала, язып алынган вариантлары да кырыктан артык. Аның каравы, алты гына строфалы бу бәетнең һәр строфасы диярлек башка бәетләрдә, аеруча суга батып үлүчеләргә багышланган шәхси фаҗига бәетләрендә очрый. Хәтта уртак фикер, әзер эпик формалар буларак, хәзерге вакытта чыгарыла торган бәетләрдә дә файдаланыла.
“Суга баткан Гайшә бәете”нең үзендә башлам да, бетем дә сакланмаган. Әмма гади көнкүреш детальләре, символ, сурәтләргә әйләнеп, әллә кайчангы хикмәтле хәлләрне: табу-тыюларны искә төшереп торалар, әйтик, кайчандыр чәршәмбе көн кер чайкарга ярамаган. Ниндидер бәхетсезлекнең нәкъ чәршәмбе көн белән бәйләнгән булуы башка бәетләрдә дә чагыла. Бу хәл башка халыклар фольклоры өчен дә хас. Төрекмән эпосында баш каһарман Героглы турында: “Йүз мүн чаршемилери баш гечирип” дигән сүзләр бар. Димәк, гаҗәеп көчкә ия булган, утта янмый, суда батмый торган каһарман өчен дә чәршәмбе ифрат куркыныч көн булган: бу ниндидер сакраль, изге, илаһи көчкә ия. Бәхетле һәм бәхетсез көннәр арасында татар халкында чәршәмбе көн белән бәйле ниндидер шомлы карашлар юк кебек. Шулай булгач, мәсьәләгә башкача якын килү сорала. Адам Олеарий китергән мәгълүматларга караганда, фарсыларда “Чоршамбеи сур (сури)” дип аталган бәйрәм булган (ягъни атнаның кайгылы дүртенче көне). Бу — язгы көн һәм төн тигезләшкән Нәүрүз бәйрәме алдындагы соңгы чәршәмбе. Бу көнне бернинди җитди эш белән шөгыльләнергә, бигрәк тә кер юарга ярамый; тик төрле йолалар уздырырга, гыйбадәт кылырга, киләсе елның әйбәт килүен теләргә генә ярый. Чөнки сүз Яңа ел бәйрәме Нәүрүз турында бара.
Фарсыларда мөселман сәфәр аеның чәршәмбесе дә бәхетсез көн дип саналган. Урта Азиядә, соңгы чәршәмбе белән бәйләп, төрле дини йолалар уздырылган, бәйрәмнәр, дога кылулар, корбан чалулар оештырылган. Безнең халыкта Изгеләр чишмәсенә барып, корбан чалу бар. Шулай ук татар халкында башка көннәр белән бәйле ырымнар да күп. Сишәмбе көн юлга чыгарга, тырнак кисәргә ярамый. Җомга көн — җомгага кадәр кер юарга ярамаган. Әлеге бәеттә “камзулны кадакка элү” — фаҗига буласын алдан хәбәр итү. Гаилә символы көмеш йөзек юкка чыга — “көнгә каршы эридер”. Бу бәетнең иң олы фаҗигасе — гаилә ыруны дәвам иттерүче, йорт тотучы кыз югалуын күрсәтә. Аның матурлыгы, зифа буе тормыш өчен түгел, ә балыкларга азык булу, су стихиясе белән көрәшү символы. “Батадыр да калкадыр” дип, бәетче йөрәк тибешен дә ишеттерергә тели, үлем белән көрәшү, исән калырга тырышу ритмын күрсәтә. Әмма тәкъдир металл күк авыр — муендагы тәңкәләр су төбенә тарта. “Аучы мылтык атадыр, төтене җиргә ятадыр” — бу юллар, күп бәетләрнең уртак урыны буларак, бәет тыңлаучыларның лирик хисләрен куертып, үлем сурәте белән бергә көчәюенә китерә.
Гайшә матур белән гашыйк Камил кавыша алмыйлар. Бәетнең икенче варианты да бар.
Гашыйк мәгъшук бер-берсенә кавыша алмый калдылар,
Тәкъдир буйлә икесе дә башны суга салдылар.
Икенче варианты, күрәсең, “Суга баткан Гайшә бәете”нә ияреп язылган:
Нинди үкенечле үлем буйга үсеп җиткәндә!
Икесе дә суда вафат, туй була дип көткәндә.
Суга баткан сөйгәнен эзләп, Камил матур да озак азаплана, ахыр чиктә тәмам хәлдән тая һәм үзе дә вафат була. Нинди фаҗига! Димәк, Гайшәнең язмышы шулай язылган булган. Язылганны — мәктүпне үзгәртеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк