Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Начар уй дошманнан да яманрак

Бер нәрсәгә игътибар иткәнегез бармы – син машина алсаң, урамда нәкъ шул марка машиналар күбәйгән кебек була. Берәр яңа кием кисәң, шундый ук киемнән тагын берничә кешене очратмый калмыйсың. Нәрсә турындадыр бик нык хыяллансаң, телевизордан да, интернеттан да шул турыда сөйли башлыйлар. Мистика диярсең.

Юк, мистика түгел бу. Без берәр нәрсә турында уйласак, бар игътибарыбыз шуңа юнәлә. Ул машиналар урамда элек тә булган, бары син аларга игътибар гына итмәгәнсең. 

Уйлар белән дә шулай. Син нәрсә уйлыйсың, алдыңа шул килә дә баса. Начарны уйласаң, алдыңа начары килә. Яхшыны уйласаң, күр дә тор, юлыңда яхшылыклар күбрәк очраячак. 

Иң кызыгы шунда – начарын гына уйлау безнең аңнарыбызга сеңгән инде. Тормыш авыр, кешеләр явыз, җитәкчеләр карак... Без моны раслар өчен мең дә бер мисал китерә алабыз. Кемдер киресен раслый башласа, ачуыбыз килә, үзебезнекен әйтеп киреләнәбез. 

Начар уй белән яшәү бик начар анысы, моны беркем дә инкарь итми. Начар уйның башыбызга кайчан кереп утырганын беребез дә искә төшереп әйтә алмый. Ул, мыштым гына керә дә, түр башына менеп утыра һәм тормышыбыз, фикерләребез, гамәлләребез, хәтта бәхетебез белән дә идарә итә башлый. Кайчан куанасы, ничек уйлыйсы, дөньяны ничек кабул итәсе – бар да ул кушканча гына булырга тиеш. 

Синең тормышта ниндидер яхшылык күрәсең, шатланасың, могҗизаларга ышанасың килә, ә теге уй таяк белән башка суга: «Тукта, нишлисең? Кая монда шатланырга сәбәп? Тирә-якта барысы да сиңа каршы, начарлык кына эшләргә торалар. Акча юк, тынычлык юк... Бәхетнең әсәрен дә күргән юк...» Һәм бу чабып килгән атның аяк астына таяк тыккан кебек тәэсир итә. Чынлап та, нәрсәгә дип шатланам соң әле, моңа бер сәбәп тә юк.

Гел начарны гына уйлау, тормыштан начарны гына көтеп тору – үз-үзеңә карата кылынган җинаять, ди белгечләр. Баш мие начарны гына уйларга көйләнгән икән, ул бөтен җирдә начарлыкны гына күрә. Бу теге син машина алгач, адым саен шул ук маркадагы машиналар очравы шикелле. Баш мие бары шуңа гына игътибар иткәч, алар күп булып күренә. 

Иртән уянып, көнең низагтан башлана икән, ул көнне көне буена эшләр гел кирегә генә китеп торачак. Эштә җитәкче шелтә белдерәчәк, сиңа кирәкле автобус борын төбеңдә ишекләрен ябып китеп барачак, киям генә дигәндә итегеңнең замогы ватылачак...  

Начар уйлардан котылыр өчен үз өстеңдә нык кына эшләргә кирәк. Баш миен төрле чүп-чарлардан чистартырга, акылны дәваларга... Без боларның барысын да беләбез, ләкин барыбер негатив уйларга биреләбез. Шул рәвешле баш миебез безне саклый, комфорт зонасыннан чыгарырга теләми. Ләкин баш мие белән «сөйләшергә, килешергә» һәм аны башка юнәлешкә борып җибәрергә мөмкин. 

Позитив уйларга да гадәтләнеп була. Начар уй башка килгәндә, аны пыраклатып куып җибәрергә кирәк. «Барысы да начар...» –  дигән мыжгак уй урынына: «Барысы да яхшы. Барысы да яхшыга үзгәрәчәк. Эшләрем уңышлы булачак», –  дип кат-кат кабатлыйсыз икән, баш мие шушылай уйлауны гадәткә кертә. Һәм, менә могҗиза, чынлап та яхшылыклар очрап кына торачак. 

Чынлап та начар буласы булса, безгә интуиция алдан ук әйтә аны. Ә гел дә начарлык көтеп, шуңа әзер булып яшәү – үз-үзеңне алдан ук үтереп кую белән бер. Начарны уйлау фикерне, гамәлне богаулый. «Әй, барыбер начары була инде», – дип, кул төшерәсең икән, әлбәттә, шулай булачак та. 

Негатив уйлардан арыну өчен берничә кагыйдә бар. 
Уңышсызлыклар өчен, нәрсәнедер эшләмәгән, кайсыдыр сүзне әйтмәгән өчен үзеңне гафу итү. Уңышсызлыкларны гел уйлап тору үз артыңнан сасы чүп капчыгы сөйрәп йөрүгә тиң. 
Үзеңнең бәхетле икәнеңне аңлау. Бәхетне без әллә нинди бер зур, бөтен әйбер дип күзаллыйбыз. Юк шул, бәхет ул менә бүген, менә хәзер, менә шушы кайнар чәй, менә шушы алдыңа менеп утырган балаң, менә шушы матур күлмәгең... Язмыш сиңа менә хәзер, шушы моментта биргәнгә шатлана беләбез икән, бу – бәхет инде. 
Язмыш биргәнне кабул итү. Яхшылыктан начарлык эзләмәү. Иртән уянгач, бүген тагын нинди газаплар көтә икән инде дип уйламаска, бүген мине язмыш нәрсә белән бүләкләр икән, дияргә. Һәм ул бүләкләячәк! Тик сез ул бүләкнең бүләк булуын танымый гына калмагыз. 
Рәхмәтле булырга. Шөкер итеп яшәргә, ләкин яхшыракка хыялланудан туктамаска. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар