Ни өчен малай үстерүчеләргә генә, дип сорарсыз. Кызларны әниләр күбрәк интуиция белән тәрбияли, аларга бер-берсен аңлавы күпкә җиңелрәк. Ә ир балалар бераз башка төрлерәк. Кайчагында безгә малайларны аңлавы кыен. Шулай да безнең аларны бәхетле, уңышлы, кыю, үз-үзенә ышанган, тәвәккәл, шул ук вакытта кече күңелле, ярдәмчел һәм миһербанлы итеп тә үстерәсебез килә.
Беренче киңәш. Малайлар әйберне ватып карап өйрәнә.
«Ни өчен ваттың бу уенчыкны?» – дип сорасаң, эчендә нәрсә барын беләсем килде, ди ул. Чынлап та, малайлар дөньяны әнә шулай – ватып карап өйрәнә. Алар өчен агачка менеп тә карарга, чокырга да төшәргә, койма башыннан да йөрергә кирәк. Моны аның табигате таләп итә. Шуның өчен ертылган киемнәр, ватылган уенчыклар өчен малайларны ачуланмагыз.
Икенче киңәш. Малайларга үзләренең көчен чыгарырга кирәк.
Малайларны сугыш чукмарлары, ташбаш, тикмормас, дип атаулары юкка гына түгел. Әйе, аларга үзләренең энергияләрен каядыр куярга кирәк. Әлбәттә, без аларның ишегалдында бер-берләре белән сугышып йөрүенә юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә, малаегыз булса, аны көч таләп итә торган түгәрәккә языгыз: бокска, барабаннарда уйнарга, каратэга, йөзүгә, альпинистлар түгәрәгенә... Малайлар үзләренең көчләрен файдалы итеп чыгармаса, ул аны файдасызга чыгара башлый.
Өченче киңәш. Күз яшьләре өчен малайларны оялтмагыз.
«Малайлар еларга тиеш түгел», диләр иде элек. Дөрес сүзләр түгел бу. Малаегыз еласа, аны оялтмагыз. Аны үзенең хисләрен аңларга һәм сүз белән әйтеп бирергә өйрәтегез. Югыйсә инде гомеренең уртасына җиткән ирләр дә үзләренең нинди хисләр кичерүен аңлатып әйтеп бирә белми.
Дүртенче киңәш. Улыгызның мавыгулары белән кызыксыныгыз.
Бала вакытта малайлар үзләренең мавыгулары турында сөйләргә бик яраталар. Ярты сүздән бүлдермәгез, бирелеп тыңлагыз. Хоккей белән мавыга икән, үзегез дә әлеге спорт төре турында, билгеле хоккеистлар турында өйрәнегез. Улыгызның тормышында активрак катнашыгыз.
Бишенче киңәш. Улыгызны мөстәкыйльлеккә өйрәтегез.
Мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәген барлык әниләр дә белә, ләкин ничек өйрәтәсен генә белми. Күп очракта ниндидер эш кушарга без балаларны жәллибез: арыган, ял итсен, укуын карасын, дибез. Мөстәкыйльлеккә кечкенә вакыттан, ул әле «мин үзем» дигән чагыннан өйрәтмәсәң, үскәч өйрәтүе читен. Пычратсын, түксен, чәчрәтсен, ватсын – аларына күз йомыгыз, түкми-чәчми генә беркем дә эшкә өйрәнә алмый. Кечкенә генә эше өчен дә улыгызны мактагыз, бу аңа стимул була.
Алтынчы киңәш. Улыгызның йөрәгендә шәфкать тәрбияләгез.
Шәфкатьне бары үз үрнәгеңдә генә тәрбияләп була. Урамда барганда авыр сумка күтәргән әбине очратсагыз, ярдәм тәкъдим итегез. Транспортта өлкән кешеләргә урын бирегез, күзе күрми торган бабайны җитәкләп юл аша чыгарып куегыз, күршедә ялгыз яшәүче әбигә балагыз белән бергә күчтәнәч кертегез, урамда кошларга җимлек элегез, җәй көне сукбай этләр өчен су савытлары куегыз – бала кечкенәдән шундый эшләрне күреп, күнегеп үссә, киләчәктә ул ярдәмчел, киң күңелле ир-егет булып җитешә.
Җиденче киңәш. Улыгызны кочакларга, үбәргә оялмагыз.
Үз гаиләсен корып, бәхетле яшәсен, хатынына, балаларына мәхәббәтен күрсәтә белсен дисәгез, улыгызны кечкенәдән кочаклагыз, яратам, дип әйтегез. Балачакта үзен кочакламасалар, үпмәсәләр, яратам, димәсәләр, үскәч бу әйберләр аның өчен ят булачак.
Сигезенче киңәш. Улыгызны әдәп-әхлакка өйрәтегез.
Ашап-эчкәч, рәхмәт, дияргә, исәнләшергә, саубуллашырга да балаларны өйрәтергә кирәк. Үзләре белер дисәгез, алар моңа өйрәнмәячәк. Ул әле кечкенә димәгез, өйдән чыкканда сезгә ишек ачарга, машинага утырганда булышырга кирәген өйрәтегез. Матур гадәтләр ир-егетләрне шулкадәр бизи.
Тугызынчы киңәш. Улыгызга батыр йөрәкле, яхшы, талантлы кешеләрне үрнәк итеп куегыз.
Батырлар турында китаплар укыгыз, алар турында күбрәк сөйләгез. Бөек язучылар, сәяхәтчеләр, галимнәр турында балагыз белән бергәләп өйрәнегез. Мондый талантлы кешеләрне улыгызга үрнәк итеп китерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк