Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әлмәт: Саҗидә Сөләйманова театрга нигә болай якын?

Әлмәт шәһәрендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың туган көне уңае белән аны искә алу чаралары узды. 
Саҗидә апа – безнең журнал өчен дә бик якын кеше. Аның байтак әсәрләре иң элек бездә басылган. Ул журналыбызның редколлегия әгъзасы булган. Аның гаиләсе – улы Әнвәр Маликов һәм килене Асия ханым белән без хәзер дә аралашып торабыз.

Инде унөченче ел рәттән «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге оешмасы Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырып килә. Быел бу премиягә Рәшит Бәшәров («Былбыл оясы» хикәяләр җыентыгы өчен, Чаллы), Рәфкать Шаһиев («Сагыну исе» хикәяләр җыентыгы өчен, Әлмәт) һәм Гөлзадә Бәйрәмова («Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы өчен) лаек дип табылды. Кызыксындыру бүләген алучылар арасында безнең журнал укучыларга бик таныш булган шагыйрә Гөлүсә Батталова («Бер йотым бәхет») да бар иде. 
Искә алу чаралары Әлмәт татар дәүләт драма театрында зур кичә белән тәмамланды. 


Әлмәт татар дәүләт драма театры музее исә бу көннәрдә Саҗидә Сөләйманова белән бәйле яңа экспонатларга баеды. Шагыйрәнең театр белән нинди бәйләнеше бар, дияр кемдер.
Театрның директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева сөйли:
– Театрыбызның подвалын чистартырга, бушатырга кирәк иде. Әлмәт язучылар берлеге архивына килеп эләктем. Алар да элек шушы бинада утырган... Актара башладым, ниләр бар икән дип. Мин бит белемем буенча тарихчы, миңа бар да кызык. Һәм кереп чумдым!... Язучылар берлеге утырышларының беркетмәләре, аларда нинди сораулар күтәрелгән, ниләр сөйләнелгән, кем нәрсә әйткән, нинди конфликтлар булган... Подвалдан өч көн чыга алмадым! Барысын язучыларга бирдем, саклагыз, дип. Берничәсен исә алып калдым. Арада безнең өчен бик кызык булган кулъязмалар да бар иде. Алары бездә калырга тиештер: архив безнең бинада сакланган икән, театрның да бу кулъязмаларга хуҗа булырга күпмедер хакы бардыр... 

Шушы архив турында Асия һәм Әнвәр Маликовлар белән дә сөйләштек. Һәм сүз арасында тагын бер нәрсә ачыкладык: Маликовлар гаиләсендә Саҗидә апаның Әлмәт театрында барган спектакльләргә язылган рецензияләре саклана икән бит! Аларны берничә көн элек кенә безгә китереп тапшырдылар. Ул көнне мин тынычлана алмадым. Кич буе, битләрен бутамаска тырышып, шул кулъязмаларны укыдым. Әдип абый ничек кадерләп саклаган аларны! Саҗидә апа язган рецензияләрнең тулы исемлеге дә бар: кайсы газетада, нинди елны басылган... Болар безгә бик кадерле экспонат! 
Укыдым да шаккаттым. Беләсезме нәрсәгә? Ул чактагы язучыларның театр белән яшәүләренә! Аларның театрга битараф булмауларына. Ул чактагы шагыйрьләрнең театрның аналитиклары булуына... Бер премьераны да калдырмаганнар. Шушында кайнап яшәгәннәр. Шул вакытларны кайтарасым килә... Саҗидә апабыз менә дигән театр белгече булган. Мин аның кайбер рецензияләрен яз көне Бардага,  Дамирә Кузаеваның юбилее уңаеннан оештырылган чараларда катнашырга баргач укыган идем. Аларның клубында гаҗәеп әйберләр саклана. Дамирәгә багышланган истәлекләр бик күп. Саҗидә апаның рецензияләрен шунда күрдем дә. Май аенда без Дамирәнең кичәсен үткәрдек. Ул кичәдә әлеге рецензиядән дә юллар яңгырады. Ә хәзер безгә 30 рецензия килеп иреште! Нинди зур байлыгыбыз бар! 

Дамирә Кузаева, Луиза Солтанова, Камил Вәлиев, Камил Сәетгәрәев... Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнаган бик күп артистлар турында җылы сүзләр язып калдырган Саҗидә Сөләйманова. 1964 елда аның «Хәерле юл, Луиза!» дигән язмасы басылып чыга: ул артистка Луиза Солтанова аның чын сәхнә йолдызы булачагын белгән һәм аңа зур өметләр баглаган.) 
Бүген Луиза Солтанова – Татарстанның халык артисты. Аның шагыйрә Саҗидә Сөләйманова белән бәйле хатирәләре байтак. 
– 1963 елга алып кайтам сезне. Саҗидә апа белән иң беренче очрашкан көнгә... Драматург Сәет Кальметовның «Тамгалы йорт» исемле әсәре буенча спектакль куйдык. Премьера булды. Ике көннән соң Лалә апа Садыйкова йөгереп керде дә: 
– Луиза, синең белән Саҗидә апа Сөләйманова сөйләшергә тели. Шагыйрә, бик күренекле кеше, – ди.
Ул чорда укытучы, язучы дигән төшенчәнең нинди зур икәнен белсәгез! Мин бик тә каушадым... 
Саҗидә апа мине фойеда көтеп тора икән. Байлык белән мактана торган заман түгел: ул бик гади киенгән. Үзе дә бик гади, тыйнак. Әмма тавышы ниндидер бер ләззәт бирә. Сөйләү культурасының шулкадәр югары булуы сокландыра. Матур зәңгәр күзләреннән рәхәтлек, җылылык килә... Аның бер-ике соравыннан соң каушавым да онытылды. Сорауларын инде хәтерләмим. Җавапларымны да... Ләкин аерылышканда без инде бер-беребезне күптән белгән кешеләр кебек идек. 
Ул елларда спектакльне башта кабул итү көне, аннары гына премьера була иде. Шул кабул итү көненә бөтен Әлмәт язучылары килә. Карыйлар, фикерләрен әйтәләр. Юк, мактау өчен генә килмиләр. Күбрәк безгә ярдәм итәргә тырышалар. Икенче көнне исә инде премьераны карыйлар. Яңа спектакль шулай зур бәйрәмгә әйләнә.
Ул елларда Әлмәттә бер-бер артлы Язучылар берлеге, театр һәм аз гына соңрак музыка училищесы ачылды. Менә шундый иҗади трио барлыкка килде. Әле төзелеп кенә килә торган шәһәребез, ниһаять, рухи сәнгать белән дә яши башлады. 

Саҗидә апа шулкадәр игътибарлы һәм шулкадәр таләпчән иде. Поэзия көннәре үткәрә иде ул. Һәрбер артист шигырь өйрәнә, поэмадан өзекләр әзерли. Кем кайсы шагыйрьне ярата, кемне тели – шуны сайлый. Урыннар билгелиләр, җиңүчегә кечкенә генә бүләкләр бирәләр иде. Һәр бәйрәмне шулай артистлар, язучылар бергә уздыра идек. Ул вакыт шулай булырга тиеш кебек карый идек моңа. Ә хәзер гомер узгач, аңлыйсың, үз инициативалары белән эшләгәннәр. Дуслык, бердәмлек булган... 
Саҗидә апа белән Әдип абый белән безнең туйларда да табын түрендә утырдылар. 
Аннан Саҗидә апа миңа: «Әйдә, газетага берәр нәрсә язып кара әле», – диде. «Бер-ике көннән килерсең», – дип җибәрде. Яздым. Өенә бардым, гел үзләренә чакыра иде. Карап чыкты да, җитешмәгән җирләрен әйтте. Кабат язып килдем. Тагын кайтарып җибәрде... Аннары: «Менә хәзер булды», – диде. «Театрга алмашка яшьләр килә» дигән исемле ул язма «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыкты.

Театр артистлары һәр елны җыелып зиратка барабыз. Бер урында күмәк сөйләшкән кебек алар ята: Юныс Әминов, Әдип абый, Саҗидә апа, Рамазан Ихсанов, Үзбәк Саттарович... Һәр елны аларга чәчәкләр куябыз, яшьләргә алар турында сөйлибез. Алар моңа бик лаек. 
Саҗидә апа белән аралашып яшәдек: җеннәребез килеште бугай. Мин аның поэзиясенә гашыйк идем. Шигырьләрен сөйләдем, сөйлим һәм сөйләячәкмен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар