Контактта: Раил Гатауллин

Раил ГАТАУЛЛИН белән әңгәмә
Казан дәүләт педагогика университетын (1999) тәмамлады.
Кызы һәм улы бар.
Карьера: «Татнет»ны үстерү фонды һәм Белем.ру оешмасы; программист; SEO-белгеч, дәреслек һәм методик әсбаплар авторы, тәрҗемәче.
Тормыш шигаре: «Начар дигән кешедә дә яхшылык табарга була».
Мәктәптә укыганда 1 сентябрьне – Белем бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Аннары – укытучы булып мәктәптә укытканда... Татар мәгарифен үстерү юнәлешендә шактый хезмәт куючы кеше буларак, бу көн миңа әле дә гадәти көннәрдән шактый аерыла. Бәйрәм дигәннән: Белем.ру порталына быел төгәл 10 яшь! Белем көнендә Белем.ру порталы туган көнен дә билгеләп үтәчәкбез. Юбилей уңаеннан ул яңа проектлар белән тулыланачак.
«Татнет»ны үстерү фонды исеменнән ике елга якын татар интернеты үсешен даими карап, анализлап барабыз. Аеруча соңгы елларда интернет челтәрендә татар телендә мәгълүматның артуы күзәтелә. Татар газета-журналлары сайтлары активлашты, татарча – файдалы яңа проектлар дөнья күрде. Социаль челтәр-ләрдә, аеруча «ВКонтакте»да татарча төркемнәр саны нык артты. Татарча аралашучылар, фикер алышучылар да арта бара. Димәк, хәзер интернетта шактый күп мәгълүматны үз телебездә эзләп табып була!
Айга, башка планеталарга очасы килмәгән бала юктыр ул. Кечкенә чакта миндә дә бар иде андый хыял. Галәм белән бәйле берәр яңалык ишеткәндә йөрәк хәзер дә кысылып куя... «Джуно» космик аппараты, Җир гравитациясен файдаланып, зур тизлек (~250000 км/сәг) җыйды һәм 5 ел эчендә 700 миллион чакрым юл үтеп, Юпитер орбитасына кадәр барып җитә алды. Юпитер, димәк, безгә якынайды!
Интернет челтәрендә татар телендә аралашучылар саны арта барса да, татар хәрефләрен (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кулланып язмаучылар да әле шактый. Бу – туган телебезне кимсетү бит! Ничек инде «Сәлам!» урынына «Салам!» дип язарга мөмкин? Компьютер өчен дә, смартфоннар өчен дә татар телен урнаштырырга күп дигәндә бер минут вакыт җитә. Бозмыйк туган телебезне!
Бу уңайдан кулланучылар өчен «Компьютерда татар теле» (шулай дип эзли аласыз) исемле мәкаләм файдалы булыр дип исәплим.
Кайбер ата-аналар хәзер: «Балам БДИны бирә алмас», – дип рус телендә укытуны даулап йөри. Кайсылары татар телен укыту методикасы начар дигән сәбәп таба, татарча белем бирү өчен әсбаплар җитми ди. Мин – информатиканы үзем язган дәреслек буенча татарча укыткан кеше. Укучыларым барысы да диярлек югары белемле – уңышларына куанам. Белем дәрәҗәсе аны нинди телдә алганга бәйле түгеллеген үзләре татарча укыган әти-әниләр белергә тиеш тә бит...
Кайбер җиңел атлетларның допинг куллануы сәбәпле, Халыкара Олимпия комитеты Россия җыелма командасын Олимпия уеннарына кертмәскә карар кылган иде. Әмма бит әлеге командада «чиста» спортчылар да шактый! Башкаларның гаебе аркасында Олимпия уеннарында катнаша алмаслар, дип, әлеге җиңел атлетлар турында уйлап, бу җәйдә нык борчылып алырга туры килде... Спорт – тәне һәм рухы нык кешеләр урыны булырга тиеш!
Казан дәүләт педагогика университетын (1999) тәмамлады.
Кызы һәм улы бар.
Карьера: «Татнет»ны үстерү фонды һәм Белем.ру оешмасы; программист; SEO-белгеч, дәреслек һәм методик әсбаплар авторы, тәрҗемәче.
Тормыш шигаре: «Начар дигән кешедә дә яхшылык табарга була».
Белем.ру порталына – 10 яшь!
Мәктәптә укыганда 1 сентябрьне – Белем бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Аннары – укытучы булып мәктәптә укытканда... Татар мәгарифен үстерү юнәлешендә шактый хезмәт куючы кеше буларак, бу көн миңа әле дә гадәти көннәрдән шактый аерыла. Бәйрәм дигәннән: Белем.ру порталына быел төгәл 10 яшь! Белем көнендә Белем.ру порталы туган көнен дә билгеләп үтәчәкбез. Юбилей уңаеннан ул яңа проектлар белән тулыланачак.
Интернетта татарча мәгълүмат арта
«Татнет»ны үстерү фонды исеменнән ике елга якын татар интернеты үсешен даими карап, анализлап барабыз. Аеруча соңгы елларда интернет челтәрендә татар телендә мәгълүматның артуы күзәтелә. Татар газета-журналлары сайтлары активлашты, татарча – файдалы яңа проектлар дөнья күрде. Социаль челтәр-ләрдә, аеруча «ВКонтакте»да татарча төркемнәр саны нык артты. Татарча аралашучылар, фикер алышучылар да арта бара. Димәк, хәзер интернетта шактый күп мәгълүматны үз телебездә эзләп табып була!
Әкият түгел, чынбарлык!
Айга, башка планеталарга очасы килмәгән бала юктыр ул. Кечкенә чакта миндә дә бар иде андый хыял. Галәм белән бәйле берәр яңалык ишеткәндә йөрәк хәзер дә кысылып куя... «Джуно» космик аппараты, Җир гравитациясен файдаланып, зур тизлек (~250000 км/сәг) җыйды һәм 5 ел эчендә 700 миллион чакрым юл үтеп, Юпитер орбитасына кадәр барып җитә алды. Юпитер, димәк, безгә якынайды!
Дөрес язарга да була бит...
Интернет челтәрендә татар телендә аралашучылар саны арта барса да, татар хәрефләрен (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кулланып язмаучылар да әле шактый. Бу – туган телебезне кимсетү бит! Ничек инде «Сәлам!» урынына «Салам!» дип язарга мөмкин? Компьютер өчен дә, смартфоннар өчен дә татар телен урнаштырырга күп дигәндә бер минут вакыт җитә. Бозмыйк туган телебезне!Бу уңайдан кулланучылар өчен «Компьютерда татар теле» (шулай дип эзли аласыз) исемле мәкаләм файдалы булыр дип исәплим.
Югыйсә үзләре дә татарча укыган...
Кайбер ата-аналар хәзер: «Балам БДИны бирә алмас», – дип рус телендә укытуны даулап йөри. Кайсылары татар телен укыту методикасы начар дигән сәбәп таба, татарча белем бирү өчен әсбаплар җитми ди. Мин – информатиканы үзем язган дәреслек буенча татарча укыткан кеше. Укучыларым барысы да диярлек югары белемле – уңышларына куанам. Белем дәрәҗәсе аны нинди телдә алганга бәйле түгеллеген үзләре татарча укыган әти-әниләр белергә тиеш тә бит...
Спортта гаделлек җитми
Кайбер җиңел атлетларның допинг куллануы сәбәпле, Халыкара Олимпия комитеты Россия җыелма командасын Олимпия уеннарына кертмәскә карар кылган иде. Әмма бит әлеге командада «чиста» спортчылар да шактый! Башкаларның гаебе аркасында Олимпия уеннарында катнаша алмаслар, дип, әлеге җиңел атлетлар турында уйлап, бу җәйдә нык борчылып алырга туры килде... Спорт – тәне һәм рухы нык кешеләр урыны булырга тиеш!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.