Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Камал театрлары бер читтә торсын!

И күңелле дә яшиләр инде безнең авылда! Әле концерт, әле спектакль, әле берәр очрашу Байсарда!.. Күрше кызлары Эльза белән Зилә, әнә, Актанышка ук төшкәннәр. Айдар Галимов концертына! Сабантуйлар узгач, Башкортстандагы Уяндык авылына тагын бер Сабантуй карап кайтырга да иренмиләр бездә. Җырчы Алсу үзе оештыра икән бит!

Соңгы кайтуымда класс җитәкчем Сәлимә апа янына кереп кенә чыгарга уйлаган идем. Камыр белән әвәрә килеп, балан бәлеше куеп йөргән Сәлимә апам, «хәзер пешеп чыга ул!» дия-дия мине компьютер өстәле янына утыртып куйды да «Район газетасына мәкалә язган идем, журналист күзеннән карый тор әле», – дип, мине үз эшләре белән таныштыруның яңа төренә күчте. Кыска гына хәбәргә күз йөгертеп алдым да шаккаттым! Өлкәннәр көненә (үзләре дә өлкәннәр яшендә инде, 65 яшьтә булгач соң!) спектакль куйганнар икән. Клуб шыгрым тулы иде, ди. Шулай булмыйча! Элек тә укытучылар – аерым, больницаныкылар – аерым, авыл яшьләре тагын үзләре әзерләнеп куя иде спектакльләрне! Халык соравы буенча икешәр көн уйныйлар иде әле сәхнәдә! Әтидән беләм. Ул гомер буе уйнады спектакльләрдә. «Зәңгәр шәл»дә ишан хәзрәт булып та, «Таныш моңнар»да – Галим, «Галиябану»да – Бәдри»... «Чаткылар», «Яшь йөрәкләр», «Асылъяр», «Изге әманәт», «Кыз урлау» спектакльләре... Бөтенесе хәтердә! Алай гынамы, без Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт, Мостай Кәрим, Илдар Юзеевларның ул әсәрләрен яттан белә идек инде! Әтинең репетиция ясап, ролен кабатлап караулары, кайбер урыннарда без әйтеп җибәрүләр, спектакль буласы көндәге күңелле ыгы-зыгы, «Бүген клубта – «Асылъяр»! Укытучылар куя!» дигән чыш-пышлар (Камал театрлары бер читтә торсын!), укытучыларның күрше-тирә авылларга «гастрольләргә» чыгып китүләре... Яркәйнең Исәммәтләре дә, Мөслимнең Әмәкәй, Карамалы, Үрәзмәтләре дә калмый. Күршеләр бит. Алай гынамы – Казанга ук смотрларга барганнары бар! Татар драматургиясе буенча беренче дәресләрне өйдә алдык без шулай. 



Үз мәктәбемә педпрактикага кайткач, әтиләр, Сәлимә апалар белән бергә, «Яшь йөрәкләр»дә мин дә катнаштым. Дөрес, эпизодик роль генә эләкте – Гөлйөзем. (атказанган артислар кебек уйнаучылар барында анысы да дәрәҗә!) Ә ничек сөендем шуңа!

...Сәлимә апа ниндидер ШТМнар, «Ягез әле, егетләр!» конкурслары турында да сөйләде, авылдашларның Җиңү көнендәге театрлаштырылган тамашаларын да видеодан күрсәтте, йөзү буенча ярышларда беренче урынны алып кайтуын ишетеп тә хәйран калдым. Тагын ниндидер бәйрәмнәр үткәрергә җыеналар икән. Кичләрен репетициягә чабабыз, ди. (Мөгаен, укытучы апабыз гармунда да уйнар әле!)

Күңелле яшиләр шул! Үзләре артист, үзләре режиссер, үзләре спортчы, үзләре фотограф... Юк, башкаларны шаккаттырырга уйламыйлар да алар. Без, кайтып килүчеләр, шаккатып китәбез менә!           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл үзешчәннәре профессионалларны алыштыра иделәр шул. Хәзер дә шулай икән. Уңышлар сезгә якташларым! Сез булдырасыз!

    Хәзер укыйлар