Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлар тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма РАТНИКОВА һәм аның улы АЛЕКСЕЙ.
Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлар тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма РАТНИКОВА һәм аның улы АЛЕКСЕЙ.
Лёша, син интернет киңлекләрендә үз аудиториясе булган үсмер-блогер. Треклар яздыртасың. «Мин – йолдыз» дигән тәкәббер хис юкмы?
– Популярлык тәмен беренче трегымны яздыртып, интернетка чыгаргач сиздем. Урамда таный башладылар, минем белән фотога төштеләр. Хәтта фанатларым белән очрашу уздырдым. Трекны танылу өчен яздырмаган идем үзе, ул күптәнге хыялым иде. Әйе, популярлык белән тәкәбберлек хисе бергәрәк йөри шул. Хайп тоткач миндә дә булып алды ул, әмма һәр хайп кебек бик тиз узды. Әти белән әни трек яздыруыма теләктәшлек кенә белдерделәр. Моның хыялым икәнен беләләр иде. Популярлыкның нинди икәнен аңладым инде. Ошады.
Син яшьтәшләреңә нинди бәяләмә бирер идең?
– Миңа калса, хәзер әхлакый яктан бик авыр чор. Яшьтәшләрем арасында дорфалар, кимсетеп, башкалар хисабыннан үз шәхесләрен расларга яратучылар күп. Трек яздыртып, билгеле бер мохит-тә популярлык казангач, көнләшүчеләр булды. Алар үзләре берни эшләми, ә синең тырыш-лыгыңны юкка чыгарырга тели. Башкаларның уңышлары алга барырга мотивацияләгән яшьтәшләрем дә күп. Алар инде чын күңелдән синең өчен шатлана белә. Үзләрен даими камилләштерәләр, максатлары бар. Шундыйлар уңышка ирешә дә ул.
Ә үсмерләр хәзер нәрсә белән кызыксына?
– Күбрәк популярлык казану юллары белән кызыксыналардыр. Без бит Z буыны балалары. Безнең заманда кемгә кызык түгел инде ул?!
Әниең белән бер-берегезне аңлыйсызмы?
– Әлбәттә. Яшь аермабызның гадәттәге гаиләләрдән зуррак булуы бервакытта да комачауламый. Без әни белән бик якыннар. Ул – миңа, мин аңа ышанам.
Конфликтлар булгалыймы соң?
– Алар бар гаиләдә дә бар инде. Гадәттә, минем нидер дөрес эшләмәвем, тыңламавым аркасында чыга. Бер үк сүзне берничә тапкыр кабатлаулары чыгырымнан чыгара, шул вакытта әнигә тавыш күтәрергә мөмкинмен. Соңыннан якын кешем алдында бик оят була. Барып гафу үтенәм. Ә гафу үтенү минем өчен авыр түгел. Дусларым белән аралашканда башкалар өчен дә гафу сорый алам. Минем өчен бөтен кешенең дус яшәве бик мөһим.
Өлкәннәрнең акыл өйрәтүләренә ничек карыйсың?
– Дөрес юнәлештә икән, тыңлыйм. Әмма башка кешедән үзен үк ясарга теләүләренә мин каршы. Без һәрберебез индивидуаль, һәрберебезнең үз юлы бар. Бер үк язмышны кабатлый, бер үк тормыш юлын үтә алмыйбыз. Әти-әниләр шуны аңласын иде. Үзеңә уңайлы итеп тәрбияләүне хупламыйм. Мәктәптә яхшы уку белән генә чикләнми бит әле ул үсмер дөньясы... Бәлки, аның башка юл белән барасы киләдер.
Әниеңнең кайсы киңәше гомерлеккә истә калыр?
– Бернигә карамыйча үзең булып кал, үз юлың белән бар, кеше сүзенә карама, шул вакытта гына уңышка ирешерсең.
Сөйләшкәндә дус кызым дип берничә кат әйттең. Әниең кызлар белән йөрүеңә ничек карый?
– Әйткәнемчә, әнигә барысын да сөйлим. Кызлар турында да. Ул бервакытта да кызлар белән дус булуыма каршы булмады, хәтта шатлана гына бугай. Әни белә: ялгызлыкны яратмыйм, үз эчемә бикләнәм, үземне кирәксез итеп саный башлыйм. Йөргән кызым барлыкка килгәч, бик үзгәрдем. Хәтта минем дөньям башка кебек. Яраткан кешең булу рәхәт бит! Ә менә беренче тапкыр аерылышуны бик авыр кичердем... Бу хакта әнидән башка тагын кемгә сөйлисең?! Ул кызга багышлап җыр да яздырдым. Әни сүзләрен язды.
Искиткеч! Чынлап та әниең белән бик җылы мөнәсәбәттә икән сез. Ә әти-әниең алдында үзеңне бурычлы итеп тоясыңмы?
– Әйе. Беләм: мин гаилә корырга, киләчәктә аларга тыныч һәм куанычлы картлык булдырырга тиеш. Әти белән әни миңа бик күпне бирде. Шуның өчен зур рәхмәтлемен. Алар мине үстерде, тәрбияләде. Әйе, ачуланышабыз, әмма ярату низагтан көчлерәк!
Ә үзеңне киләчәктә кем итеп күрәсең?
– Дәүләт аттестациясен узгач, ныклап музыка белән шөгыльләнә башлармын дип уйлыйм. Реп-индустриягә тартылам. Егор Крид кебек буласым килә. Шулай ук видеомонтаж эшләрен үз итәм. Бу өлкәдә хәтсез тәҗрибәм бар. Курыкмыйча теләсә нинди монтажга тотына алам. Акча эшли башлыйсым килә инде.
Римма Атласовна, сез нинди үсмер идегез һәм хәзер нинди әни?
– Без идеаль үсмер идек. Башкача мөмкин дә түгел: әти – Кукмара районының беренче секретаре, әни – укытучы. Тугарылып китмәс өчен безне ныклы кулларда тоттылар. Әнинең: «Кеше алдында тәкәбберләнеп йөрмәгез, сезнең артта – әтиегез», – дигән сүзләре миңа, гаиләдәге иң олы балага бик нык тәэсир итте. Безнең өйдә әти культы, укытучы культы иде. Һәр яктан камил булырга тырыштым. Без бик яхшы укыдык. Һәм яхшы укуны абруйга санадык. Белемне чынлап та әйбәт биргәннәр, әле дә улыма дәрес әзерләгәндә ярдәм итәм. Кечкенәдән эшләп үстек. Тормыш өчен шәп чыныгу иде ул. Балаларны жәлләми тормышка әзерләргә кирәк тә соң, әмма, кызганыч, мондый тәрбия соңгы елларда онытылып бара. Мин дә үземне артык таләпчән әни дип әйтә алмыйм, кирәк чакта кырыс була беләм. Аллага шөкер, безнең Лёша күндәм бала. Әмма һәрвакыт сүз тыңлый дип әйтә алмыйм. Аларның яшьләре шундый инде. Кушкан эшне эшләмим дими, әмма аны башкаруны суза. «Хәзер яныңа тапочка белән киләм», – дим кайвакыт. «Ярар, аңладым, әни», – дип эшләп куя тиз генә. Безнең өйдә иң куркыныч «җанвар» – тапочка. (Көлә.)
Улыгыз белән сезнең яшь аермасы 50 яшь? Зур аерма сиздерәме? Хәзерге үсмерләрне аңлап бетереп буламы?
– Яшь аермасы зур булу әллә ни тәэсир итмәде кебек. Яшьләр газетасында эшләвем, хәзергә кадәр яшьләр сәясәтендә кайнап яшәвем дә ярдәм итми калмагандыр. Ул аерма сизелсә, Лёша миңа ачылмас иде. «Әни, әйдә, сөйләшеп ятыйк әле», – ди ул. Без аның белән шулай сөйләшергә яратабыз. Хәзер үсмерләр үзләре дә, кызыксынулары да башка. Бәлки, мин бүгенге тормыш вазгыятендә яшәр өчен улыма дөрес тәрбия бирмәгәнмендер дә. Башканы да күрсен дип, интернеттан да чикләмим. Әмма бик ышанам: без анда көчле рух тәрбияли алганбыздыр. Каршылыкларга каршы тора алыр дип өметләнәм. Әгәр сынса, бу минем өчен иң зур фаҗига булачак...
Римма Атласовна, хәзер үсмерләр безгә караганда да күбрәк белә. Алар каршында абруйны ничек саклап калырга соң?
– Алардан күбрәк белергә. Башка юл юк. Әмма нидер белмисең икән, моны танырга, сорарга оялмаска. Ул рәхәтләнеп аңлатачак. Мин дә сорыйм. Ул аңлаткач: «Молодец, горурланам», – дим. Бу сүзне бик еш кабатларга кирәк. Бәлки, ул аңа лаек та түгелдер, шуңа да карамастан. Кочаклау, назлау, үбеп алу – даими булсын. Чөнки балалар, ә үсмер вакытта бигрәк тә, әти-әниләренең үзләрен яратуына шикләнәләр. Игътибар итсәгез, кечкенә балалар, гел син мине яратасыңмы, дип сорый. Үсмерләр ул сорауны бирмәсәләр дә, күңелләрендә тумый калмый. Алар безнең яратуны тоеп, горурланып яшәргә тиеш.
Үсмерләрне тәрбияләргә соң түгелме?
– Кешенең холкы 14 яшькә кадәр салына. Эмоциональ һәм психологик нигезе дә формалаша. Шуңа күрә үсмерлек чорына кадәр биргән тәрбиягә төзәтмәләр генә кертеп буладыр. «5 яшькә кадәр бала – хан, 14 яшькә кадәр – хезмәтче, 18 яшькә кадәр – дошман, аннан соң – дус», – ди японнар. Мин, әлбәттә, балаларның хезмәтче булуына каршы. Бу вакытта да аларга теләктәшлек, ярдәм бик кирәк. Бала дошманга да әйләнмәсен иде инде ул. Җитмәсә, үсмерлек вакытында ата-аналар абруй булудан туктый, яшьтәшләр фикере өстенлек ала башлый. Ата-ана өчен ун тапкыр мөһимрәк чор бу. Бала алдында үз бәяңне югалтмау мөһим. Юкса син аңа дус була алмаячаксың. Гомер буе әни булып кына калачаксың.
Без балалар алдында үзебезне еш кына гаепле итеп хис итәбез: яратуымны биреп бетерә алмадым, вакыт табып бетерә алмадым, тәрбия бирә алмадым.... Сез – әни булудан тыш, җәмәгать эшлеклесе, мөһим вазыйфада. Ул хис сездә бармы? Булса, аны ничек компенсациялисез?
– Иркәләп инде. Хәтта артык та булды бугай ул иркәләү. (Көлә.) Киемен дә алып бирдек, сәяхәт-ләргә дә алып бардык... Җитди итеп әйтсәк, бала белән якын булу өчен тәүлегенә 10 минут булса да аның белән утырып сөйләшергә кирәк, диләр. Ә мин үземне артык битәрләмим. Лёша бик бәхетле бала дип саныйм. Без аңа дөньядагы иң мөһим әйбер – гаилә җылысын бирдек. Аның гаиләсе бар! Ул аны аңлый. Ул – картлык көнебездә безгә су бирәсе кеше, психология фәне әллә ни өметләнмәгез дисә дә. «Сезнең картлыгыгыз матур булсын өчен тырышачакмын», – ди инде. «Егор Крид кебек җырчы-блогер булам», – ди. Треклар яздыра. Хәтта үзенең фанатлары да бар. Әмма һәр консерватив әни кебек үк, мин дә аның блогерлык белән мавыгуы бетәр, тормыш өчен кирәкле һөнәр сайлар дип уйлыйм. Бик тә журналист итеп күрәсем килә.
Улыгызга киләчәк тормышында ярдәм итәчәк иң кыйммәтле киңәшегез?
– Яхшы күңелле, кешелекле булырга өйрәтәм! Хәзер бит Z буыны яшьләре башка хисләр белән яши. Бәлки юкка өйрәтәмдер. Әмма башкача булдыра алмыйм. Баланы бит үз үрнәгеңдә тәрбиялисең.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк