Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Алма абый

Аның исемен ишетүгә, бик күпләрнең күңелендә иң элек «Әрем исе, әрем тәме...» дигән көй яңгырый башлыйдыр, мөгаен. Бу җырда аның җанына тупланган бар моңы, күңеленең йомшаклыгы, ихласлыгы, чисталыгы чагыла кебек. Аннан күңелдә бер-бер артлы ул уйнаган рольләр калка: Булат («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин), Ильяс («Казан сөлгесе», К. Тинчурин), Марат («Туй алдыннан», Х. Вахит)... Әйе, ул безгә – татар тамашачысына бик якын. Туганнарына Алма абый кебек якын... Ул – үзебезнеке!

Аның исемен ишетүгә, бик күпләрнең күңелендә иң элек «Әрем исе, әрем тәме...» дигән көй яңгырый башлыйдыр, мөгаен. Бу җырда аның җанына тупланган бар моңы, күңеленең йомшаклыгы, ихласлыгы, чисталыгы чагыла кебек. Аннан күңелдә бер-бер артлы ул уйнаган рольләр калка: Булат («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин), Ильяс («Казан сөлгесе», К. Тинчурин), Марат («Туй алдыннан», Х. Вахит)... Әйе, ул безгә – татар тамашачысына бик якын. Туганнарына Алма абый кебек якын... Ул – үзебезнеке! 

Сүзнең Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт ХИСМӘТ турында барганлыгын күптән аңладыгыз инде. Татарстанның халык артисты, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале иясе. 1951 елның 28 декабрендә Әлки районы Түбән Әлки авылында туган. «Шул әремнәр исе тула, / Сагыш дигән яраларга», дип җырлый ул. Гомер озын – анда сагышы да, шатлыгы да, уңышы да, югалтулары да җитәрлек. Шулар хакында сөйләшәбез – истә калган мизгелләрне барлыйбыз.

ТАМЫРЛАР.  Мин бик бәхетле – әби-бабай белән үстем. Әнинең әнисенә әбзәни дия идек. Дөньяда ике яхшы әби булса, шуларның берсе безнең әбзәни иде. Ураза вакытында сәхәргә уятканнары истә. Ул вакытта да каяндыр җимешләр тапканнар: шуны урталай бүлеп булса да бирә иде. Әбзәни намазын укыганда, кыска гына догаларны син дә өйрәнеп каласың. Кечкенә чакта күңелгә кергәннәр бер дә онытылмый икән...

Дәү әти дә, әбзәни дә җырларга яраталар иде. Әбзәни мөнәҗәтләр әйтә, «Йосыф-Зөләйха кыйссасы»н яттан сөйли. Аны тыңлаганда күзләргә яшь килә... Дәү әти сельпода атлы эштә. Үсә төшкәч, мине гел үзе белән атка утыртып йөрде ул. Сельподан товар төйибез дә, күрше авылга конфет-печеньелар илтәбез. Сөйләшә-сөйләшә барабыз, кайтабыз. 

Мин мәктәпкә кергәч, дәү әти сумка белән бишмәт алып кайтып бирде. Кайдан алган булгандыр. Беренче оныклары булгач, бик яраталар иде мине. Әнине дә яраталар иде алар. Тырыш булгангадыр. Әни бөтен эшне эшли: ат җигә, сыер сава, утын кисә, утын яра, ирләр белән беррәттән печән чаба... Үзе сулагай әле. Дәү әти гел: «И-и кызым, сиңа ир-егет булып туасы калган», – дия торган булган. 

Без башта әтинең әниләрендә тордык. Өйдә низаг чыкмыйча тормый бит инде, әни белән дәү әни нигәдер сүзгә килделәр дә, әтиләр башка чыгарга хәл иттеләр. Өебез инде салынган, тик эшләнеп кенә бетмәгән иде. 1958 ел бу. Кайдан хәтерлимме? Әтинең өй кыегына менеп, «1958 ел» дип язып куйганы бүгенгедәй күз алдымда... 

Дәү әни миңа улым димәде, «наным», дип дәшә иде. Чит кешегә әйткән кебек... Әнине нигәдер ошатып бетермәгән шул. Әмма аның ахыргы сулышлары әни кулында булды. Язмышыңнан беркая да китә алмыйсың, чөнки шулай язылган. Үзенең сигез баласы бар иде югыйсә. 

Әти белән әни икесе дә җырлыйлар иде. Мәҗлес күтәрә торган җор кешеләр, әти үзешчән сәнгатьтә дә катнашты, укытучылар белән спектакльләрдә уйнады. Әни колхоз эшендә булды, бозау карады, сыер сауды. Әти механизатор иде. Кыш көне фермада эшләде, җәен – комбайнда. 

4 нче класстан алып 9 нчы класска кадәр, иң кечкенә сеңелкәштән кала, һәркайсыбыз әти янында комбайнер ярдәмчесе булып эшләде. Безнең әти колхоз эшеннән кайтып кермәде. Ә әни бик булдыклы иде шул!.. 

Бер очрак истә. Өйгә кунаклар килергә тиеш. «Абый, табын корырга зур өстәл кирәк!» – ди әни. Аралары дүрт ел гына булса да, әтигә ул кайвакыт шулай «абый» дип дәшә иде... Әти нәрсәдер эшләп йөргән арада, әни такталарын да тапкан, өстәлне ясап та куйган... Әле дә баз өстендә тора ул ясаган өстәл-эскәмияләр. Авылда кемгә кирәк, шул алып тора. Узган җәй «урам көне» уздырганда да әни өстәлләрен куйганнар. 
 
БАЛАЧАК  Зарланмыйм, ипигә туеп яшәдек, әмма конфет-шикәр алда тормады. Мин урлап булса да ашый идем анысы. Әни шкафны бикләп тә карый, аннары ачкычын югалтып тилмерә. Иртән мәктәпкә киткәнче кабартма белән чәй эчәбез. Повидло булмаган көнне әни песок бүлеп бирә. Башкаларга бер кашык, миңа икене. «Алма абыйга икене!» – диләр кечерәкләр. «Тавышланмагыз, Алма абыегыз зур инде ул», – ди әни. Бездә Алма абый дип әйтү бар, хатыныма менә Алма апа диләр. 

Гаиләдә олы бала булгач, уйнап йөрү бик эләкмәде миңа – бөтен эшне эшләп үстем. Газ плитәсе юк, керогаз гына. Ул озак кайный, корымлый. Керогазда пешермәсәң, казан астын үрләтәсең. 20 литрлы зур казанга ике тустаган су салып аш пешерергә кирәк. Бәрәңге турыйсың, йомырка туглап саласың. Иң тиз пешә торган аш! Ашны сосып алгач, казанын чистартырга, су салып куярга кирәк... 

Кер үтүкләү дә минем өстә. Күмер үтүге белән балитәкле күлмәкнең һәр итәген үтүкләп кара әле син! Бөтен эштә тәртип булырга тиеш иде. Су алып кайткансың икән, өстен ябарга, көянтәңне урынына эләргә кирәк. Урынына куймасаң, шалт Мөхәммәтҗан, көянтә белән башыңа... 

Кыш көне атна саен әни алты ипи сала, ә миңа он иләргә кирәк. Җәй көне булса – бер хәл, ә кышын он бик салкын, туңдыра. Башта җиренә җиткереп или идем, үсә төшкәч исә хәйләгә керештем: нечкә иләк белән башлыйм да, бик тиз эре тишеклесенә күчәм – аннан он тиз төшә. Әнинең ипие бер тапкыр уңмады, ике... Әни шуннан сизеп алды, «малай актыгы» дип ачуланды. 

Балачак дигәндә искә төшә торган тагын бер мизгел бар. Авылга кино килә. Бик барасы килә, тик акча юк! Күкәй тапшырсаң була да, тик урлаганыңны әни шунда ук сизәчәк – тавыклар көнгә ничә йомырка салганны белә ул. Әбзәнигә керәм. Кереп исәнләшәм дә, бусагага утырам – әбзәни намаз укый. Бераз көтеп торгач: «Ярар, ки-тәм», – дим. Ул идәнгә суга – «көт» диюе. Догаларын кылып бетерә дә: «Нәрсә, балам, нишләп йөрисең?» – ди. «Кинога барасы иде...» – дим. «Акчаң юкмы?» – дип, ул кесәсеннән биш тиен акча чыгара... 

 
УКУ  Безне мәктәптә озын тәнәфестә чаптырмыйлар иде: түгәрәккә басабыз да, җырлап әйләнәбез. Мин дә җырлыйм. Ә берсендә, ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганнан соң: «Бала-чага башың белән мәхәббәт җыры сайлагансың», – дип ачуландылар. «Әрәмәдә карама, карамада йолдыз бар, / Караңгы дип килми калма, / Ай булмаса, йолдыз бар», дигән көй иде ул. Еладым да шуннан җырлауны ташладым. 

6 нчы класста укыганда «Кошлар көне» үткәрәбез. Асия Мингалимовна: «Җырларга кирәк, югыйсә чирегеңә «икеле» чыгарам», – ди. Җырлый белгән килеш, «икеле» алып булмый бит инде... Әтинең ботинкасын кидем, чалбар үземнеке бар иде. Әни сеңелләренә ак күлмәк сорарга китте. Җизни – шофер, акчалы. Күлмәкне биргәннәр, тик җизни: «Буй җиткән малаегызга бер күлмәк ала алмыйсызмы?» – дигән. Әни елап кайтты... (Елый.)

Без гел җыр тыңлап үстек: Усман Әлмиев, Сөләйман Йосыпов, Фәридә Кудашева, Таһир Якупов, Гөлсем Сөләйманова, Әлфия апа, Илһам Шакировны... Патефоныбыз, пластинкалар бар иде. Әтиләр сигез туган: бөтенесе таралган, авылда ул гына калган. Орскидагылары Әлкигә бер күчеп кайттылар, бер киттеләр. Кире киткәндә әйберләрен калдырып киттеләр: патефон калды, өч ишекле шкаф... 

9 нчы класста «Кем булырга телим?» дигән темага сочинение язарга бирделәр. Хәзер аны инша диләр. 42 бала арасыннан бер мин «артист булам» дип яздым. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын яраттым, укытучы Наилә апаны үз иткәнгәдер. Кайбыч районы Кошман авылыннан иде ул. «Яланаяклы кыз»ны без аның туган авылында төшердек. 

Элек укучыларга клубка чыгарга ярамый иде. Спектакльгә барырга да рөхсәт итмиләр. Безнең әнинең концертка исе китми, үзем дә җырлыйм ди, ә спектакль карарга ярата. Күчмә театр еш килә иде ул елларда. Әни завклубка: «Артистларны безгә керт», – дип әйтеп куя. Наил абый Шәйхетдиновның кызы Миләүшә бездә бәрәңге чүпләшкәннәрен әле дә искә төшерә... Спектакльдән соң кайткач, артистлар чәй эчәләр, сөйләшеп утыралар. 

Мәктәпне 1969 елны тәмамладым. Мине фермага учетчик итеп чакырып килделәр. Ферма мөдире, бригадир, председатель үзе... Әни аларга: «Беркая да бармый! Тешем чыкканнан бирле колхозда чиләндем, бер рәхмәт ишетмәдем, рәхәт күрмәдем», – диде. Миңа исә: «Улым, бар, җыен да Казанга кит!» – дип әйтте. 

Мәктәп елларын уйласам, бер хатирә исә төшә. 9 нчы класста укыганда безнекеләр Волгоградка барды. 42 бала арасыннан бер мин калдым. Акча юк... 27 сум акча кирәк иде. Елыйм, ә әни ачулана: «Күрмәгән җирең калмас әле», – ди... Театрда сәхнә хезмәткәре булып эшли башлагач, 1977 елда Әстерхан–Баку ягыннан гастрольдән кайтканда Волгоградта туктадык. «Ватан-ана» скульптурасын өч тапкыр барып карадык! Театр белән ике тапкыр Финляндиягә, хәтта Пекинга кадәр бардык. Әнинең сүзе рас килде!
 


УҢЫШ  Минем бит хыял – артист булу! Казанда әнинең апасына килеп урнаштым да, киттем консерваториягә. Барып таптым. Бер бүлмәдә ике апа сөйләшеп утыралар. Соңыннан белдем, аның берсе җырчы, педагог Зөһрә Бәйрәшева булган. «Җырчы буласым килә», – дим. «Хуш, авылым»ны, Мансур Мозаффаровның «Туган як» җырын җырлап күрсәттем. «Синең соң музыкаль белемең бармы?» – диләр. «Юк, апа», – дим. «Энем, 1 сентябрьдә кил, әзерлек группасына алабыз», – дип озаттылар.

 И-и, миндәге сөенечне күрсәгез! Артист булам бит! Ышанасызмы, консерваториядән Зорге урамына – әтинең апаларына кадәр җәяү кайттым. Утыз күкәй күтәреп! Минем арттан ук җизни дә кайтып керде, табын янына утырдык. Апа мактана: «Әсхәт консерваториягә укырга керә менә», – ди. Җизни кашыгын ук күтәреп бәрде: «Авыз күтәреп җырлап йөрү мужик эшемени?!» – ди. 

Иртәгәсен ул мине РТИ заводына ияртеп китте, корым цехына урнаштырды. Кирза итек, комбинезон, респиратор, бияләй бирделәр. Көне буе зур капчыкларга корым төядем... 

Ә өченче көнне әнинең энесе: «Син ул корым цехында ярты елда харап булсың», – дип, төзелешкә алып китте. Монтажник булып эшли башладым. Казаннан чыгып китә торган җирдә Нефтьчеләр бистәсе бар иде: конторабыз да шунда, тулай торагыбыз да.

 Бер көнне карыйм: «Укытучылар йорты» егетләр-кызлар кабул итә», дигән игълан тора. Эзләп барып таптым. Түгәрәкнең җитәкчесе Хәбип абый Хәбипов икән, ул Камал театрында эшләгән булган. Җыр түгәрәге дә бар – анда да йөрим. Бер ел шулай узды. Армиягә алар яныннан киттем, 1972 елның җәендә, Казан Сабан туе көнне аларга әйләнеп кайттым.  

Тагын ике-өч ел узды. Берсендә тулай торакка мәдәният институты кызлары килеп керде. Диплом спектакле чыгарырга егетләр җитми икән. Биш кызның берсе миңа: «Үзең төзүче, ә үзең «Дом Учителя»га йөрисең», – дип куйды. Шул сүзгә карап, Төзүчеләр мәдәният йортына күчендем. «Сәрвиназ» вокаль ансамблендә җырлый башладым. Кирам Сатиевның яшь чагы: ул, Рәфкать Гомәровка охшатып, басып баянда уйный, мин Илһам Шакировка охшатып җырларга тырышам. Илһам абыйның бер концертын калдырмыйм. Телевизорымны сатып, батарейлы «Весна» магнитофоны алдым. Илһам абыйның һәр концертына барам, яздырам, җырларын өйрәнәм... Баянчысы белән танышкач, концертларга бушлай йөри башладым. Иң алгы рәткә утырам, чәчәк менгезәм. 

Бер репетиция вакытында Мәсгут абый Имашев килеп керде. Ул элек монда эшләгән, киткәндә үз урынына Фатыйманы калдырган икән. Хәл белергә килгән. «Әсхәт һәр көнне яңа җыр алып килә, өйрәнеп өлгермибез», – ди аңа Фатыйма. «Сәфәр» җырының чыккан вакыты – шуны җырлап күрсәттем. Дәрес беткәч, яныма килде дә: «Театрда эшлисең килмиме?» – диде. «Мине анда кем алсын?» – дим. Мәсгут абыйның Камал театрында эшләгәнен дә, Булатны уйнаганын, спектакльләргә көй язганын да белмим бит...

 Марсель Хәкимович белән мине ул таныштырды. «Җырлый беләсеңме?» – ди. «Туган як»ны суздым: «Кешене иленнән, йортыннан аерып, / Йөреткән илләр бар, җирләр бар...» Аннан – «Күн авылы» көен. «Төзелештә күпме акча аласың?» – дип сорады Марсель абый. «110 сум», – дим. «Бездә бит андый акчалар юк, 60 тәңкә генә түлибез», – ди. «Минем артист буласым килә», – дидем... 

Театр училищесының икенче курсына алдылар мине. Укыганда Марсель абый мине «Зәңгәр шәл»дә шәкерт җырын җырларга да чыгарды. Ул рольне Барый абый Әшрәпов уйный иде. Заманында, Кәрим Тинчурин аклангач, Ширияздан абый Сарымсаков «Зәңгәр шәл»не кабат куя һәм әле беркем белмәгән Илһам Шакировны шушы шәкерт җырын җырларга чакыра. Спектакль тоташ бер ай буе бара. Шәкерт җырын һәр кичне халык кабат сорап җырлата... 

Миңа Әлмәттән, Минзәләдән, Күчмә театрдан һәм Камалдан заявка бар иде. Әлбәттә, Камалны сайладым. Ризван Хәкимнең «Синең урынга кайттым» спектаклендә Көтүче ролен бирделәр. Аннан Хәй Вахитның «Талак, талак» спектаклендә Мирсәет ролен. Җырлы роль! Һәм, күз алдына китерәсезме, шул елны Ринат Таҗетдинов «Диләфрүзгә дүрт кияү»дән миңа Җәмил ролен бирә. Үзе гөрләтеп уйнаган җирдән! Дәфтәргә рольне язып ук килгән иде. Язуы шундый матур аның. Зур сәхнәгә аяк басуга ике җырлы роль! Бу, әлбәттә, уңыш иде. Ә театрның яңа бинасына инде «Зәңгәр шәл»дә Булатны җырлап кердем... 

Шулай да халыкка мине күбрәк телевизордан барган сериаллар таныткандыр. Күп булды бит алар: «Яшьнәп үткән яшьлек», «Мыраубатыр», «Габбас хәзрәт», «Китәм димә», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы якты йолдызым», «Җылы эзли җаннар», «Авыл эте Акбай»... Өлкәнрәк тамашачылар очратып: «Әсхәт, безнең балалар синең Акбаең, Кыш бабаең белән үсте», – диләр. Кыш бабайны бик яратып уйнадым! Хәзер замана үзгәрде, бүгенге Кыш бабай твист бии, сакалы төшеп китә, егыла... Тик мин ул шамакай булырга тиеш түгел дип саныйм. Әле дә балаларны Кыш бабайга, аның могҗизасына ышандырып буладыр.  
 
МӘХӘББӘТ  Беркайчан да: «Мин болай булмыйм», – дип әйтергә ярамый... Авыл егетләре кызлар янына башка авылларга йөриләр, ә мин күрше кызына гашыйк. Дөрес, ул мине якын итмәде... Егетләргә: «Нигә ерактан эзлисез, үзебездә дә кызлар бар бит», – дим. Ә аннан үзем 12 чакрымдагы Карамалыга барып йөрдем! Җәй челләсендә салкын тидерә-тидерә. Без аның белән бер концертка җырларга баргач таныштык. Бик чибәр иде ул. Бөдрә чәчле! 

Мин аның янына велосипед белән барам. Барганда әле яктырак була, кайтканда инде караңгы – ай гел булып тормый. Җитмәсә, велосипедның фарасы да ватылды. Юл буе кычкырып җырлап кайтам: бүре-мазар чыкса, куркытам, имеш. Берсендә Чирмешән елгасы аша салынган басмага кергәндә, аяк педальдән ычкынды да, елга кырыена ук салынган мунчага барып бәрелдем. Кәкрәйгән велосипедны җилкәгә салып кайттым. Көтү куалар иде инде. Ә әти иртүк велосипед белән эшкә китәргә тиеш... 

«Әбзәни, әйдә, чык әле, турайтык», – дим. Рәтләгән кебек булган идек тә, әти тотынуга велосипед таралды... 

Ул кыз да: «Мин сезнең авылга беркайчан бармыйм!» – дигән иде. Нинди бармау! Кинофикациядә укыды да, юллама белән аны безгә эшкә җибәрделәр. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты, кабере дә бездә дип беләм. 

Аннан «Укытучылар йорты»ндагы бер кызны яратып йөрдем. Армиягә озатып калды, тик ярты ел гына хат язды да, туктады. Солдаттан кайткан көнне үк янына бардым. «Барып сорасаң, кияүгә чыгам», – ди. Ә ул Киров өлкәсеннән иде. Поездга утырып киттем боларга... Алар авылына паром белән елга аша чыгасы икән әле. Бер кич кундым, шартын китереп, әти-әнисеннән кулын сорадым. Уйлашырбыз дип калдылар. Авылга кайтып төшүгә: «Өйләнәм», – дидем. Әни мин исән-имин әйләнеп кайткан хөрмәткә аш уздырды. Ак яулыклы апаларның кайсы: «Хәерле булсын», – ди, кайсы: «Иртәрәк», – ди... 

Киров өлкәсеннән дә хәбәр килеп җитте. Әнисе: «Яшь куенда камчы бар, камчысы да бал белән, карт куенда калач бар, калачы да кан белән», – дигән. «Юк» дигән сүз иде бу... 

Равил хәзрәт Гайнетдин белән Зөһрәнең туенда исә Нурания белән урыннарыбыз кара-каршы туры килде. Хәер, ул чакта Равил хәзрәт түгел иде әле. Нурания белән өйләнештек, ике кызыбыз туды. Туйдан килүгә, мине театрга чакырдылар. Нурания: «Тулай торактан бүлмә бирсәләр дә ризалаш», – дип озатып калды. Мин исә «әби берүзе яши, бергә торырбыз» дип уйлап йөргән идем... 

Театр көтмәгәндә фатир ачкычы бүләк итте! Ике бүлмәле фатирның зур ягында театрның труппа мөдире Мәрьям апа Чанышева тора иде, кечкенә бүлмәсендә – без. Нинди тәмле әйбер пешерсә дә, иң элек безгә кертә иде Мәрьям апа. Алты елдан соң Ирек абый Баһманнарга яңа фатир бирделәр дә, аларныкына без күчендек. Тик дүрт аяклы ат та абына, диләр – Нурания белән бергә яшәп бетә алмадык... Ә аннары юлымда Рәшидә очрады менә. Туасы җаннар булган, димәк. Беренче хатыным исә күптән вафат: Дөбьязда җирләнде, туганнары янында... Йөрәк, операцияне күтәрә алмый, диделәр...

Бөтен җирдә язалар, «икенчегә өйләндең икән, тегесен искә төшермәскә тиешсең», диләр. Әмма бит ничә еллар гомер иткән беренчесенә ияләшкән буласың... Тик сине тиң күреп килгән хатын-кызның да бер гаебе юк – шуның өчен җайлашырга кирәк тә. Беребез дә әүлия түгел... 

Әле әни белән әти искә төшә. Әни соңгы вакытта урын өстендә ятты. Әтине ачулана: «Бөтен яшьлегемне алдың», – ди. Ә табиб килгәч, белер-белмәс русчасы белән аңа: «Это моя первая любовь!» – дип сөйли.
 
МАВЫГУ.  Телевизордан хоккей карарга яратам. Яшь чакта уйный да торган идек. Әти тимераяк сатып алган иде – итеккә бәйли торганны. Утынга баргач, әни исә кәшәкә ясарга кәкре агач кисеп бирде. 

Ә җыр... Җыр – ул күңел халәте! Күңел тулса да җырлыйм мин... Әмма хәзерге җырларның берсен дә белмим. Алар никтер бер-берсенә охшаганнар – тиз генә отып булмый. Аннан әллә кайдан җырны сатып алу гадәтен уйлап чыгардылар. Рөстәм абый Яхин әнә: «Теләсәләр – җырласыннар, җырым гына яңгырасын», – дия торган булган...

 Әйе, элеккеге җырлар башка бит алар. Менә Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Хәтерләү» дигән җыр бар: «Кырга чыксам җылы җилләр, / Чәчтән сыйпап иркәли. / Кырда искән таң җилләре, / Синнән сәлам микәнни?» Мин аны 1968 елны озатканда, багана башындагы радиодан ишеткән идем. Башта Илһам абый язмасында, аннары – Флера апаныкында. Шуннан бирле җырлыйм менә...  
 
АКЧА  Лотереяга бер акча отып карыйсым килә. Аллаһы Тәгаләдән дә сорыйм: «Бер бир инде – тикшереп кара мине», – дим. Уйлап ятам, миллионнар отсам, менә бу сеңелгә бирер идем, дим, кызларыма, мәчеткә, мәктәпкә... Аннан театрга күчәм: Алмазга бирер идем, башкасына... Болай бүлгәч тә, үземә күп кала әле. (Көлә.) Яңа ел тирәсендә 1 мең сумга ун лотерея алган идем, өчесе отты: 100–50 сумнар тирәсе...
 
БАЛАЛАР  Дүртәү алар минем. Олы кызлар икесе дә гаиләле инде – мине оныклар белән сөендерделәр. Берсендә – өчәү, икенчесендә – берәү! Илсөярнең артист буласы килгән иде менә. Аның каршында гаебем бар – моңа риза булмадым. Әмма дөрес эшләдем дип уйлыйм. Театр кухнясы, артист тормышы яхшы таныш бит миңа.

  Булатны исә белә торып сәнгать дөньясына керттем. Үзем гармунда уйный алмагач, аны 6 яше тулганчы ук баянга бирдем. Өйдә дәрес әзерләгәндә елашып бетә идек: «алай уйна, болай» дип өйрәтәм – үзем дә белмәгән килеш... Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлады. Укытучысы Любовь Семеновна: «Училищега керсен инде», – диде. Аннан да «кызыл диплом» белән чыкты. Консерваторияне дә тәмамлады. «Менә сиңа 10 сум акча, татар көен өйрән», – дия идем. Үзе акча эшли башлаганчы, өйрәнде, аннан ташлады. Берәр мәҗлескә эшләргә бара да, шалтырата хәзер: «Әти, теге көй ничек әле?» – ди. Көйне искә төшерәм, билгеле, әмма: «Мин бит сиңа өйрән дип әйттем!» – дигән сүзне дә кабатламый калмыйм... 

Балалар белән аралар якын, шөкер. Алар дүртәү дә үзара аралашалар. Илсөяр белән Булат апаларының балалары белән тәгәри-тәгәри уйныйлар.  
 
КУРКУ  Үләсе килми! Әти 94 яшенә җитеп үлде: «Их, дөньялар да матурайды, китәргә генә вакыт җитте. Яшәмәгән дә кебек... – дия иде мәрхүм. – Сугыштан кайткан кешеләр әллә кайчан китеп бетте, хәтта миннән яшьрәкләр дә», – дип уңайсызлана иде. «Син бит алар өчен дә яшәргә тиеш, әти», – дия идем. Юк, үләсе килми бер дә! Якты дөнья кала... 
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ  Мин – турысын әйтә торган кеше. Әни дә шундый иде. «Туры йөрсәң, баш тия, улым», – дия иде ул. Туры әйткән туганыңа да ярамый, диләр бит: дөресен сөйләсәң дә, ахырда барыбер үзеңә эләгә... Чын күңелдән әйтәм дә, шунда ук суынам да. Кызу инде мин. «Нигә кыч-
кырасың?» – дигәнне еш ишетәм. Театрда да шулай... Хәзер үзгәреп булмый торгандыр инде. Бөкрене кабер генә турайта, диләр.
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик топле фикерле икэн. Озын гомер телим.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бик матур,мәгънәле язма.Әсхат Хисмәт барлык ролен ихластан уйный.Афәрин.Уңышлар телим. Әйе,РТИ га Чирмешән районы егетләрен дә күп тартты эшкә аның Миннәхмәт җизнәсе,үзе шул яктан иде бит.Әсхәт Хисмәтнең әтисе белән, Илһамия апасы һәм Миннәхмәт җизнәсендә мәҗлестә булган идек.Сугышта булган елларын да,үз тормышын да " тәмләп"сөйли иде әтисе. Җанлы әңгәмә өчен авторга рәхмәт.

      Хәзер укыйлар