Логотип
Белмәсәң бел

Туй күлмәге тарихы

Туй күлмәге ак ефәктән, кызлар гүя аккошлар... Венера Ганиева бик матур итеп башкара бу җырны. Ә ник ак булырга тиеш соң ул туй күлмәге? Аның берәр сере бармы әллә? 

Туй күлмәге ак ефәктән, кызлар гүя аккошлар...
Венера Ганиева бик матур итеп башкара бу җырны. Ә ник ак булырга тиеш соң ул туй күлмәге? Аның берәр сере бармы әллә? 

Без, татарларда, кәләшнең ак туй күлмәгеннән булуы әле сугыштан соң гына гадәткә кергән. Мәсәлән, сугыштан соң кияүгә чыккан дәү әниемнең күлмәкнең агы түгел, чуары да булмаган. «Иптәш кызымның итәге белән кофтасын киеп кияүгә килдем», – дип сөйли иде ул. Алтмышынчы еллар башында кияүгә чыккан әни дә ак күлмәк кимәгән, әлегә андый гадәт бездә кермәгән булган. 
Бездә түгел, русларда да ак туй күлмәгеннән кияүгә чыгу традициясе әле XIX гасырда гына барлыкка килгән. Башка бик күп яңалык кебек үк, монысы да безгә Европадан кергән гадәт. XVI–XVII гасырларда ак күлмәкне һәр кыз түгел, бары монастырьга китәргә җыенган кыз гына кия алган. Үзен Илаһка багышларга җыенган андый кызларны «Христос кәләше» дип атаганнар. 
Яңа тормышка аяк басканда кызлар кызыл төстәге күлмәкләргә өстенлек биргән. 
Ап-ак туй күлмәге кию традициясе иң элек Франциядә барлыкка килгән дип фаразлана. 1615 елда француз короле Людвигның кәләше Анна Австрийская туйда ак күлмәктән булып, барысының да һушын ала. Пироженоега охшаталар аны ул вакытта. Француз дамаларына әлеге яңалык шулкадәр ошый, ак туй күлмәге тиз арада популярлашып китә. 
Әлеге традициянең ныклап урнашуында Англия королевасы Викторияне «гаепләүчеләр» дә бар. Үз туенда ул, король гаиләсенә хас гадәт буенча, көмеш парчадан булырга тиеш була. Ләкин кәләшнең бу авыр парчаны киясе килми, ул ак атластан бик матур күлмәк тектерә. Аның җиңнәрен, изүен, бөркәнчеген осталар үргән челтәрләр белән бизиләр. Әлеге бизәкләрне башка беркем дә кабатлый алмасын өчен, ул күлмәкне туйдан соң яндыралар. 
Бүгенге ак туй күлмәге – сафлык, чисталык билгесе. Ак күлмәк кигән кәләш гыйффәтлелекне гәүдәләндергән. 
Ләкин кайбер халыклар ак туй күлмәге урынына әле бүген дә үзләренең милли кием-салымнарын өстен күрә. Мәсәлән, Һиндстан кәләшләре кызыл, сары, кишер сары яки сарылы-яшелле сари киеп кияүгә чыгалар. Ул алтын җепләр белән чигеп бизәлгән була. Кара яки ак төсле күлмәк кию аларда катгый тыела.
Төркиядә бүгенге көндә ак туй күлмәге кигән кәләшләрне еш очратырга мөмкин булса да, элек аларда да туй киемнәрен кызыл төсле тукымадан теккәннәр. Хәзер исә туй күлмәге ак төстә булса да, кәләшнең бөркәнчеге һәм биленә буган путасы кызыл булып сакланып калган. Кызыл төс – кыз баланың сафлыгын аңлата. Ә путаның төене – ике гаиләне бергә төйни. Әлеге путаны кәләшнең биленә кияүнең ир туганы бәйләргә тиеш. 
Кытайларда да традицион туй күлмәкләре кызыл төстә. Кытайда кәләшләр яңа тормышка кызыл ефәкне алтын җепләр белән чигеп бизәгән туй күлмәге – кипао киеп аяк баса. Туй барышында кәләш берничә тапкыр киемен алыштыра, бу гаиләнең муллыкта яшәве турында сөйли. 
Төрекмәннәр дә кәләшнең туй күлмәгенә аерым игътибар биргән. Аның тукымасын кияү бүләк иткән. Ә күлмәкне кәләш яшәгән авылдагы иң абруйлы һәм күп балалы ханымга тегәргә тапшырганнар. Туй күлмәге кулдан тукып ясалган кызыл ефәктән – «кәтәнә»дән тегелгән, бик бай итеп чигеп бизәлгән, көмеш һәм алтын йөгертелгән тәңкәләр тагылган. Тукыма кисәкләрен исә кәләшнең кияүгә чыкмаган дусларына таратканнар. 
Ә бездә, татарларда, туй күлмәге андый төстән, мондый төстән булырга тиеш дигән кагыйдә бөтенләй булмаган. Ак төс татарлар өчен картлыкны, олпатлылыкны белдергән, шуның өчен аклы күлмәкләрне күбрәк өлкән яшьтәгеләр кигән. Яшьләр бизәкле, җете төсле тукымаларны үз иткән. Бәйрәм киемнәре өфәк, йон, бәрхет, парча, атлас кебек затлы тукымалардан тегелгән. Никахка киясе күлмәкнең тукымасын кияү ягы бүләк иткән. Чигүле алъяпкычларны татар кызлары бик яратып кисәләр дә, алъяпкыч – бәйрәм киеме түгел, бәйрәмгә балитәкле күлмәк, күлмәк өстеннән чигүле камзул кигән кызлар. Башларына энҗеле калфак кигәннәр, шәлъяулык ябынганнар. 
Хәзер инде, билгеле, мода башка төрле. Татар кәләшләре дә ак күлмәкне үз итә. Шунысы куандыра: никах киемнәрендә татар милли бизәкләре торган саен күбәя бара. Энҗеле калфаклар, чигүле камзуллар, чигүле читекләр яңадан тормышыбызга кайта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Никах күлмәкләре бигрәк матур хәзер,ә туй күлмәгенең яртылаш ачык булуы ошамый.

    Хәзер укыйлар