Логотип
Белмәсәң бел

Чәч нигә агара?

Кайчак япь-яшь кенә кешеләрнең дә чәченә инде көмеш кунарга өлгергән була. Чәч нигә агара һәм аны ничек җиңәргә – сүзебез шул хакта.

Кайчак япь-яшь кенә кешеләрнең дә чәченә инде көмеш кунарга өлгергән була. Чәч нигә агара һәм аны ничек җиңәргә – сүзебез шул хакта.

 

Чәчнең агаруына тирозин гаепле. Дөресрәге, аның җитәрлек күләмдә булмавы. Нәкъ менә ул организмдагы буяу матдәсе – меланин ясалышы өчен җаваплы.

 

Кемдер беренче ак бөртекләрне инде 25 яшендә үк күреп ала. Иртәрәк, билгеле. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Күп кенә хатын-кызлар йөклелек чорында чәчләренең агара башлавын искәртә. Димәк, организм витаминнар кытлыгы кичерә. Стресс һәм дулкынланулар да гаепле, алар организмның картаю механизмын эшләтеп җибәрә. Диеталарда утыру аркасында да чәчләр агара башларга мөмкин, аеруча аксымны чикләүче диета булса.

 

Чәче агара башлаганын күргән хатын-кызларның иң беренче хатасы – аларны тизрәк йолкып ату. Бу бернинди дә нәтиҗә бирми. Йолкып атып кына ак чәчтән котылып булса икән. Аның урынына үскәне дә башка каралмый шул аның.

 

Чәчнең агаруынннан качып котылып булмый. Ләкин аны тоткарларга була. Беренче эш итеп, эндокринологка язылыгыз, ул эчке секреция бизләрен тикшерсен, бигрәк тә калкансыман бизнең ничек эшләвен.

 

Икенчедән, ничек туклану да бик мөһим. Чәчләрнең төсен озаграк саклауда аксымга бай ризыклар ярдәмгә килә. Болар: ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, борчак, ясмык.

Витаминнар һәм минераллар кабул итәргә дә кирәк булыр. Аеруча Омега 12 һәм Омега 3 (аны чәчнең төбенә сыларга кирәк), биотин, фолий кислотасы.

 

Халык медицинасында да чәчнең агаруын тоткарлаучы рецептлар җитәрлек. Шулардан берничәсе:

2 стакан солыны юып, өстенә 1 литр кайнар су агызабыз да сүрән утта 5 минут пешерәбез. Аннары төнәтеп, суытабыз. Көн саен ашар алдыннан 100 мл эчеп куябыз. Солы төнәтмәсе организмны, аеруча бавырны бик шәп чистарта. Бавырның сәламәтлеге – бөтен организмның сәламәтлеге.

 

300 мл суны кайнатып чыгарып, 2 аш кашыгы киптереп төелгән кычыткан салабыз һәм сүрән утта 5 минут кайнатабыз. Сүндереп, 1 сәгать төнәткәч, көнгә 2 тапкыр 100 мл эчәбез. Кычыткан – канны чистарту чарасы, витаминнар, минераллар «сандыгы».

 

Чәчләргә тукландыргыч маскалар ясау да булыша.

1 баш суганны вак угычтан уып, чәч төбенә сылыйбыз. 15 минут тоткач, чәчне яхшылап юабыз. Атнага 2 тапкыр кабатласагыз, чәч ныгып, матурланып китә.

 

100 г майлы эремчекне бер чеметем генә кара борыч белән катнаштырып, чәч төбенә сылыйбыз. 1 сәгатьтән соң яхшылап юып төшерәбез.

 

Ак чәчләрне яшерәбез

 

Берничә бөртек ак чәч күрүгә, буяуга үрелмәгез. Бу очракта әле тон бирү, блондлау, мелирлау гына да булыша. Күпләргә чәчне ассимметрияле һәм катлы-катлы итеп кистерү дә ярдәм итә, ул да ак чәч бөртекләрен яшерә.

Чәчләр яртылаш диярлек агарса, бу очракта инде буярга гына кала. Хәзер яхшы чәч буяулары күп, үзегезнең чәч төсенә туры килгәнен табу проблема түгел. Чәчемә химия тидермим, дип, кына һәм басма кулланучылар да бар. Ләкин кына белән басманың буявы тиз бетә һәм үзең теләгән төсне чыгару да бик кыен. Кына белән буяган чәчне кабат буярга уйласагыз, проблемага юлыгырга да мөмкинсез, кына өстенә башка буяу ятмый.

 

Күп хатын-кызларга ак чәч килешә дә әле ул. Бигрәк тә куе һәм кыска итеп кистерелгән чәчләрдәге «көмеш» кешегә ниндидер затлылык, олпатлык өсти. Игътибар итсәгез, Европада күпләр чәчен буямый, матур итеп кистерәләр генә...

 

 

Теги: Матур булыйк киңәш-табыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар