Логотип
Мөнәсәбәтләр

Төшләр

«Күрәзә төшләр – бәла-каза якынлашуын белдерә, күпләрне зур бәхетсезлекләрдән саклый. Бәла киләсен җан алдан ук сизә», – ди галимнәр.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...» (Разил Вәлиев). 

«Төштә миңа нәни кызым килде, чәчләремне сөеп сыйпады» (Муса Җәлил).

«Сабый йокысы», «җир татлы йокыга талды», «йокы качты», «йокы – үлем белән бер». Көненә ничәмә-ничә мәртәбә кабатлыйбыз икән без йокы сүзен? Йокы кочагында карун – байлыгын, гашыйк ан – мoгъшукасын, үчле њчен оныта. 

Гомернең өчтән берен кеше йоклап үткәрә. Һәр кеше организмы өчен зарур, табигый шул ул, берәү дә аңа каршы тора алмый. Сәламәтлегебез, хәтта холык-фигыль үзгәрү тыныч йоклау яки йокысызлык белән нык бәйле. Йоклый алмый интегүче үз хәлен үзе генә белә. Йокы серенә төшенергә, аның табигатен ачарга тырышып галимнәр еллар буе эзләнү-тикшеренүләр алып бара, әмма әлегә йокы физиологиясен тәгаен генә аңла­тып бирүче юк. Берәүләр көн дәвамында кеше канында «йокы агуы» – гипнотоксин туплана дип исбатламакчы. Икенчеләре, баш миенең билгеле бер бүлемтеген ярсытып тәҗрибәләр үткәргәч, организмда махсус «йокы үзәге» булырга тиеш дип фаразлый. Ләкин тормыш мондый фаразларны кире кага. Әйтик, ябышып үскән игезәкләр, кан тамырлары тоташкан булуга карамастан, икесе ике төрле вакытта йоклый ала. 

Җиде-сигез сәгатьлек төнге йокы вакытында баш мие утыз минуттан уртача сәгать ярымга кадәр тирән йокыга тала, аның артыннан ун-унбиш минутлык тиз йокы эпизодлары башлана. Ә төн ахырына таба, әгәр йоклаган кешене берни бимазаламаса, әкрен йокының дәвам­лы­лы­гы кими, ә тиз-кызу йокы эпизодларының саны арта. Шул чакта уятсаң, ул төш күреп ятуын әйтер. 


Алхәбәр
Кешеләр бәхетсезлек киләсен алдан ук сиземли диюләре хакмы соң? Хактыр. Вафатына өч-дүрт көн кала әнкәй төшемә кергән иде.
Санап бетергесез күп вагон таккан ишек-тәрәзәсез йөк поезды акрын гына кузгалып китеп бара, имеш. Тик бер вагон ишеге генә киереп ачык. Эчтән төшкән яктылыкта озын күлмәкле, башыннан аягына кадәр әллә ак җәймәгә төренгән, әллә галәмәт зур шәльяулык бөркән­гән хатын-кыз шәүләсе шәйләнә. Ишек яңагына сөялгән шул хатын безнең әнкәй икән. Җилдә җилфердәгән ап-ак киеме ахирәт күлмәге – кәфен булырга мөмкин дигән уй башка да керми әле.

– Әнкәй, кая барасың? – дип кычкырмакчы булам. Тын кысыла. Бу ят халәт куркуга сала. Әни бит авылда яши, беркайчан да йөк поездларына утырып йөргәне юк. Ни хикмәттер, ул мине ишетә, соравыма җавап та бирә. 
– Мин китәм инде, кызым! Вакыт җитте, син елама, яме, – ди ул сабыр гына. Йөзе тыныч, тавышы ягымлы. – Хуш, хуш, балам! Син борчылма, яме!
– Әнкәй, китмә! Көт алайса, мин дә синең белән! – дип ачыргаланам.
– Юк, кызым, сиңа әле иртә. Балаларыңны аякка бастырасың бар.


Шыбыр тиргә батып уянып китәм дә, шөкер, төш кенә икән, дип сөенәм. Шулай да, әнкәйнең сырхаулап торганын белгәнгәме, күңелгә шом керә.

Икенче төнне дә шул төш кабатлангач, күңелне курку биләп ала. Алдан хәбәр бирүче күрәзә төш – «вещий сон» булмагае дип уйларга да куркам. Хәл белешергә авылга шылтыратам: «Кайтып килсен ди, сине чакыра» дигән хәбәр алгач, юлга кузгалам. Әнкәй суык тиеп байтактан авырып йөргән. Нык ютәлли, өч көн ятып кына тора: «Әллә үлем хастасы булды бу, хәлем юк», – ди. Юкны сөйләмә, узгынчы чир булсын, дибез. Әнкәйнең әле «лаеклы ял» күргәне дә юк бит, ә авыруы... күптәнге – гүя сугыш елларын искәртеп торучы снаряд ярчыгы, гел сиздереп-борчып тора шул. Шул чактан калган ревматизм, артроз күптән аерылмас юлдашына әйлән­гән. Бу чир сөякләрне ялый, ә йөрәкне ашый, дигән сүз хак икән. Иртә китте әнкәй, көтмәгәндә... Хәер, үлем дигән чакырылмаган кунакны кем көтә инде? Ә теге төш онытылмаслык булып хәтергә уелган бит.

Хуш! Әнкәйдән калып әткәй унтугыз ел яшәде, ялгыз башы тормыш йөген сөйрәде. Ә әткәйнең мәңгелек йортка күчәсен әнкәй алдан «хәбәр итте».

Төш күрәм: туган якка кайтып барышым икән. Авыл очында, без яшәгән йорт урынында, электән таныш зифа буйлы пар миләш кенә үсеп утыра. Эчтәрәк тип-тигез кызыл кирпечтән пөхтә итеп салынган түбәнәк-бәләкәй йорт шәйләнә – нәни генә мавзолей гүяки... (Соңрак казак далаларында мазарстан – каберстанда шундый йортлар күреп шаккаттым.) Ишек катында ук – әнкәй! Кочып алмакчы булам, ә кочагымда – бушлык, күлмәге бар, үзе... шәүлә икән. «Әнкәй, син монда нишлисең?» – дим аптырап. «Әткәңне көтәм, кызым!» – ди. Кайда соң ул, диюемә: «Менә-менә кайтып җитәргә тиеш. Көтәм менә», – ди.

Әткәй нык иде әле. Яше шактый булса да, егәрле-җитез, шундый кызу йөри, артыннан җитешермен димә. Күзгә күренеп торган авыру-сырхау да интектермәде. Яшисе дә яшисе иде. Берни кылып булмый, бер атнадан китте! Күрәзә төшләр күрәм дип мактанырга теләвем түгел бу. Алла сакласын! Берничә тапкыр шундый сәер туры килүләрдән соң төшләргә игътибарлырак булырга кирәклеген генә төшендем. Сәер хәлләргә кагылышлы мәгълүмат, хәбәрләр белән ныклап кызыксынуым шул чактан гадәткә кергәндер.

Алдан хәбәр бирә торган күрәзә төшләр күрү хакмы? Төштә күргәннәр һәрвакытта да чынга ашарга мөмкин­ме? Күптән үлгән якыннарның исәннәр тормышыннан хәбәрдар булуларын ничек аңларга? Гаҗәп хәл түгел­мени бу?!

Инглиз психиатры – табиб Баркер чыннан да зур бәхетсезлек киләсен алдан күрүчеләр булуына ышандырырлык дәлилләр җыйган. Алты ел эчендә транспорт һәлакәте очракларын һәм шул чакта анда күпме пассажир булуын ачыклый. Бәхетсез рейсларда кешеләрнең гадәтиләренә караганда күпкә азрак булуы гаҗәпкә калдыра аны. Тимер юлда авария булган яки самолет һәлакәткә очраган көнне генә поездга яки самолетка билет алган күп кешенең төрле сәбәп табып нәкъ шул рейска соңгаруларын ничек аңларга? Шулай итеп фаҗигале язмыштан котылулары очраклылыкмы? Очраклы хәл булуы мөмкинме? Димәк, кемнәрнедер бәхетсезлеккә юлыгудан нидер саклый. Чөнки, хәтта үзе аңлап бетермәсә дә, фаҗигане тоемлау, эчке сиземләү сәләте күп кешегә хас сыйфат. 

Узган ел Морат исемле танышыбыз Болгарга сәяхәткә барырга җыенган иде. Билет юллап йөргәндә, һич уйламаганда асфальтта таеп (!) егыла да аягын каймыктыра. «Төш күрдем, мәрхүм әбинең «йөрмә» диюенә, аптыраган идем. Кисәтүе булган икән! Таяк белән йөрисе килми...» дип, уеннан кире кайта. «Төшне җилгә сөйлиләр аны, ният иткәч барырга иде», – дип көлгән дуслары «Булгария» теплоходының нәкъ шунысы соңгы рейс булуын белеп, телсез кала.

Британиядә беренче хәрби самолет төзегән күренекле авиаконструктор Дунны бүген дөнья аномаль хәлләрне өйрәнүче галим буларак белә. Хәрби завод шартлап коточкыч янгын чыгасы алдан ук аның төшенә керә. 

Ә ике айдан сугыш кирәк-яраклары саклана торган складта шартлау шәһәрне тетрәтә. Тагын күпмедер вакыттан соң ул төшендә Ерак Көнчыгышта вулкан атылуы һәм 4000 кешенең һәлак булуы хакында газетада хәбәр укыганын күрә. Ә өч айдан нәкъ шундый хәбәр басылган газета аның эш өстәленә ята. Монда тик бер генә сан туры килми – һәлак булучылар саны дүрт мең түгел, ә бәлки 40000 була!

Шуннан соң, төшләр белән кызыксынып, ул бик күп кызыклы мәгълүмат туплый. Һәркайсын аерым дәфтәргә теркәп бара һәм төш юрап киләчәктә булачак фаҗигаләрне кисәтүче күрәзәче-галим буларак таныла. 
 
 «Иртә кичтән хәерлерәк» — әбиләр уйлап чыгарган әкиятме? Юк, баш мие без йоклаганда безне борчыган проблемаларны чишү юлларын эзли.

«Титаник» һәлакәткә юлыкканчы дүрт-биш ел алдан, океан уртасында айсбергка бәрелеп челпәрәмә килгән кораб фаҗигасен сурәтләп роман язган язучының (ул аны «Титан» дип атый) фантазиясе тудырган күп де­таль­ләрнең чынбарлыкта кабатлануы да тарихта билгеле. 

Дөрес, галимнәр чын күрәзә төшләр бик сирәк керә, гадәттән тыш хәл – вакыйганы сиземләү сәләте һәркемгә бирелмәгән дип исәпли. Еш кына фаҗига хакында белгәч һәм күргән төшләребез белән гадәттән тыш хәлләрне чагыштырып карагач кына, мондый вакыйга булачагы алдан ук хәбәр ителгән икән бит, дип гаҗәпкә калабыз. Ләкин болар күрәзә төшкә саналмый икән. Төштә күргәннәр бөтен ваклыклары белән, ягьни детальләре шул очракка туры килгәндә генә ул күрәзә төш булып исәпләнә.

Күрәзә төш кемнәргә керә соң алайса?

Психологлар моны сирәкләр өлеше, үз эшенә чын йөрәктән бирелгән, тәкъдир тарафыннан сайланган кешеләргә һәм даһиларга бирелгән сәләт дип фаразлый. Шул эшкә бөтен тормышын багышлаган талантлы шәхесләр, әйтик, Пушкин, рәссам Рафаэль, композитор Шуманның иҗат итәсе әсәрләренең кайсыдыр өлешен төштә күреп, уянгач, тиз генә кәгазьгә төшерүләре билгеле. Дмитрий Менделеев химик элементлар таблицасын төшендә төзи. Күрәсең, озак эзләнүләр, ару-талчыгу игътибарны бер ноктага тупларга комачаулый. 
Ә йокыга талгач, баш мие күзәнәкләре йомшаргач, иҗади эзләнүләр җимеш бирә – иҗат газабы нәтиҗәсе булып чын сәнгать әсәре туарга мөмкин икән.

Сүз уңаеннан, кайбер галимнәр күрәзә төш күрү сәләтен үзеңдә үстереп була дип раслый. Һәм бу гади генә эшләнә, диләр. Күргән һәр төшне язып барырга, алар хакында ешрак уйланырга кирәк. Көндәлеккә язылган төшләрне айга бер мәртәбә укып, чагыштырып баксаң, үзеңә ни-нәрсә тынгылык бирмәвен аңлап, тиешле нәтиҗә ясый аласың. Чөнки җан газабы, күңел халәтенә бәйле психологик проблемаларны кеше нәкъ менә төштә чишәргә омтыла икән.
 
Буталчык төшләр күрү – үпкә-рәнҗеш, кайгы-хәсрәттән котылуга ишарә.
 


Ут

Вакыт соң иде инде, гадәтемчә, театрдан кайткан кызымны тукталышка чыгып каршы алдым. Өебез янына кайтып җиткәндә яныбыздан ук сызгыртып милиция машинасы узып китте. Өченче катта яшәүче күршеләр фатирында янә җәнҗал чыккан! Кәеф-сафа корып утырырга, эчәргә яратучы гаилә яши иде анда. Көн саен диярлек дус-иш җыелыша да аяк тибеп эчә, аннан ызгыш-талаш китә. Кыскасы, күрше-күләнгә тынгы бирми, теңкәгә тиеп беткәнгә берәү дә өнәми үзләрен. Тагын нидер булган, боларны милиция машинасына төяп алып киткәннәр. Ишекләрендә мөһерле кәгазь! Тынычлап ятып йокларга да була!

Төн урталары узган гына булгандыр, кызым йокыдан уянып торып утырган, мине уята: «Әни, тор! Кемдер мине җилтерәтте: «Янасыз!» – ди». «Саташасың, кызым! Йокла, иртә торасың бар», – дип тынычландырып көчкә урынына яткырдым. Күземне ачарлык та хәлем юк, әллә нинди гыйфләт йокысы баскан, ә кызым янәдән аягөсте. Сәгатькә күз салдым да аптырап киттем, иртәнге өч тулып киткән: «Нишләвең бу, ник йокламыйсың?» – дим. «Әллә әбием иде, актан киенгән карчык төшемә керде, йоклама, янасыз, ди». Саташа, ахры, бу бала дип бик борчылсам да, кухня-коридорларны әйләнеп килдем, тып-тыныч төн. Төтен исе-мазар да сизелми. Балконга чыгып карамакчы булдым. Аска күз салсам... өченче каттагы теге күршеләрнең форточкасыннан сыек кына төтен савылып чыга. Бөтен йорт, подъезд тирән, рәхәт йокыда – беркемнең бернидә гаме юк. Ишекләрне кагып, халыкны уятырга тырышабыз. Ул арада йозак тишеклә­реннән саркып чыгып, төтен коридорга җәелде. Ишегенә мөһер сугылган теге фатирның матрас, мендәр-ястык­лары гынамы, идән сайгакларына кадәр чытыр-чатыр килеп, ут-ялкын бөркеп, дөрләп яна башлаган иде инде. Әле ярый янгын сүндерү машиналары көттерми килеп җитте. Бөтен подъездны су белән коендырдылар. Шөкер, газ шартлау кебек афәт читләп үтте. Анысына кайгыру кая, ничек исән калдык дип сөенгәннәр! Бу очракта «төш коткарды» дигән сүз артык булмас. Ә бит күптән түгел генә шул рәвешчә ут чыгып, газ шартлап бездән ерак та түгел бер йорт – хрущевка ишелеп төшкән иде. Төш күрүнең асыл табигатен өйрәнүче галимнәр мәр­хүм­нәрнең төшкә еш керүе табигый хәл дип саный. Мон­дый төшләрдән куркырга кирәкми, киресенчә, рәх­мәтле булу фарыз, диләр алар. Үзебез өчен сөекле булган, безне яраткан якын, кадерле кешеләребезне – әти-әни, якын туганнар, ир-хатыннарыбызны алар мәңгелек йортка – теге дөньяга күчсә дә оныта, хәтер­дән чыгара алмыйбыз. Онытырга ярамый да! Киткәннәр дә безнең белән элемтәне өзми, бәла киләсен кисәтергә, ярдәм итәргә тырышалар. Чөнки җан мәңгелек, җисем – йөрәк, тәнебез яшәүдән туктаса да, җан яшәвен дәвам итә, ул фәкать икенче яссылыкка гына күчә һәм... фани дөнья артыннан куып, без игътибар итмәгән күп дәлил-мисалларны туплап-күзәтеп нәтиҗә ясый ала. Тагын шул баткан «Булгария»га әйләнеп кайтсак, корбаннар­ның әти-әниләре хәвеф-хәтәр якынлашуын, бәла-каза буласын, куркыныч янавын кисәтә торган төшләр күрү­ләрен юкка сөйләми инде. Тузган корабның һәла­кәткә якынлашуы сер булмаган. Әмма ләкин төш юрап бәхет­сез­лектән котылып калу – сирәкләр өлешенә тигән бәхет ул! Наданлыгыбыз да көчле, курку да бар. «Урыс улап, татар юрап китерер», – ди халык. Ырымнарга ышануны хупламаумы бу, әллә… «Белер-белмәс кешегә сөйләгән­че төшеңне җиде юл чатына чыгып җилгә сөйлә, төшне кем нәрсәгә юраса, шулай булуы ихтимал» дип ышанулар да борынгыдан калган, сыналган әмәлдер... «Багу­чыга барма, башыңа 
бәла алма» диюләрендә дә, әлбәттә, хаклык 
бар! 

Адәм ышанмаслык хәлләр төшкә кереп бастырылу-саташуның да хикмәте бар икән хәтта ки. Алары да безгә игелекле хезмәт итә, баш мие, аң шул рәвешчә проблемаларны чишәргә омтыла. Ә кайсыдыр бер мизгелдә төшләр шулкадәр активлаша, тиз хәрәкәт итә башлый, буталчык – аңламаслык мәхшәргә әверелә, әмма аларның да максаты изге – белгечләр фикеренчә, шул рәвешчә алар безнең психиканы дәвалый, стресслардан котылырга, рәнҗеш-үпкәләрне онытырга, хәвефләнү-куркуларны җиңәргә булыша. Төн чыкканчы баш мие башкарган шундый олы эшләрдән соң иртә­ләр­нең хәерле булуы табигый итеп кабул ителә дә инде. 
 

Иртә кичтән хәерлерәк

Ни эшләргә белмичә борчылып, хәсрәтләнеп төн ката берәр катлаулы мәсьәләне чишәргә азапланып утырган чакларда әби яки әни еш кына: «Ят та йокла, иртә кичтән хәерлерәк», – дип киңәш бирә иде. Һәм чыннан да, һич чишелмәс, җавабы табылмастай тоелган эш иртән – баш саф чакта бик җиңел генә хәл ителә дә куя. Әмма моның да сере – хикмәте бар икән шул.
Баш мие без йоклаган чакта да ял итми, эштән туктамый, матдәләр алмашы өзлексез дәвам итә. Күргән-ишеткән, көндезен хәл итәргә теләп тә, без җавабын табалмый баш ваткан мәсьәләне чишү юлларын эзли ул.

Төштә без очабыз, кайчак күзгә күренмәс киртәләргә абынып егылабыз, гыйфритләрдән качарга тырышып йөгерергә теләгәндә, атлый, йөри алмый җәфаланабыз, «йолдыз»лар белән гыйшык уены уйнавыбыз ихтимал.

* Төштә имтихан тотуны нәрсәгә юрарга?
Стресс халәте кичергән, тормышны ничек җайларга белми аптыраган чак булырга мөмкин. Өйдә тынычлык юк. Эшкә кул бармый. Төштә дә югалып каласың, тел тотлыга, курку биләп ала, чөнки иң сөймәгән фәннән имтихан бирергә син әзер түгел. Ә кайчакта күңелне ярсу, рәнҗү биләп ала, чөнки төштә әллә кайчан мәктәп укучысы түгеллегеңне белмисең. Мондый кичереш­-
ләр – төштә юктан да дулкынлану – өндәге борчулы халәт белән бәйле.

* Очу яки егылып төшү...
Төштә очу үз-үзеңә ышанычны арттырырга ярдәм итә, борчу-мәшәкатьне җиңәрлек көчең булуга ышаныч уята. Балачактагы кебек көч-куәтең артуын тоеп, сөенеп, шат күңел белән уянып китәсең. Димәк, тупиктан чыгу юлы якын.

Егылып төшү, киресенчә, конфликтлы ситуациянең уңай хәл ителәчәгенә ышанмауга, тормышта ниндидер мөһим вакыйганы контрольдә тота алмавыңа ишарә. Үз-үзеңнән канәгатьсезлек тойгысы биләгәндә, катлаулы әхлакый дилемма алдында торганда яки кылган гамәлләреңнән ни өчендер ризасызлык туганда шундый төш керергә мөмкин.

* Ялангач килеш төшкә керсәң...
Сәбәбе – финанс, гаилә тормышына кагылышлы, яшерергә теләгән берәр нәрсәне тирә-юньдәгеләр белүе ихтимал дип куркудан. Эштәге борчу, таныш булмаган хезмәт, бу эшне башкара алмам дип курку һәм башка-лар. Яки якыннарыгызның игътибары җитмәү борчый. Яхшы ягы да бар: ялангач көе чыгарга җөрьәт иткәнсез икән, димәк, бу мәсьәләне хәл итү юлы табылырга тора.

Юраган юш киләме? 
Төш күрү һәм аны аңлатырга тырышу күп гасырлар элек үк игътибарны җәлеп иткән. «Тәгъбир, ягъни төш юрамак хәзрәте Йосыф галәйһис-сәламнең могҗизасы, татлы гыйлем торыр», – дип башлана Казанда 1881 ел­дан 1902 елга кадәр сигез тапкыр нәшер ителгән «Тәгъ­бирнамә» китабының керешендә. Аны «Йосыф китабы» дип йөрткәннәр. «Борынгыдан ук мирас булып килгән һәм татар халкы арасында кулъязмалар рәвешендә киң таралган төш юрау китаплары – тәгъбирнамәләр озын гомерле. Алар ике сүздән ясалган: тәгъбир – ягъни термин, намә – язылган әйбер, бу очракта – китап мәгънәсенә ия, – дип аңлата күренекле тел һәм әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов «Төш юрау китабы»на (1991) язган кереш сүзендә. Юрамышлар унике баб – бүлектән тора, шуларның кайберләре белән укучыны да таныштырып китик әле.

Әгәр кем ирсә төшендә ай һәм көн (кояш) күрсә, галимнәр, шәехләр, олыларны күрсә, Хак Тәгалә ул бәндәгә хаҗ, Кәгъбәне күргән савабын бирер, байлыкка тиенер, улыннан һәм карендәшеннән сөенер, байлык һәм хөрмәт иясе булыр. Хак Тәгалә бер бала бирер, ул баладан сөенеч табар;

* үлек күрсә, ул кешегә көтелмәгән җирдән мал керер;
* тере кешене үлгән итеп күрсә, үлгән итеп күргән кешенең гомере озын булыр һәм кайгы-хәсрәттән котылыр;
* намаз укыганны күрсә, ил эчендә зур дәрәҗәгә ирешер;
* казый күрсә, гөнаһларыннан арыныр;
* бодай күрсә, газаплардан имин булыр;
* үрмәкүч тотканын күрсә, заһид (суфый) булып халыкка сөекле булыр;
* бал корты тотканын күрсә, хәләл мал насыйп булыр;
* кара йә җирән ат күрсә, байлыкка һәм хөрмәткә тиенер;
* алтын күрсә, ул алтын акча булса, сәдака бирергә кирәк, яхшыга түгел;
* алтын һәм көмеш йөзек күрсә, ил эчендә мал тотучы булыр;
* төшендә орыш-талаш, дәгъва һәм дошман күрсә, гайбәттән телен тыймак кирәк, йә бәлагә дучар булыр;
* бодай йә арпа, йә тары күрсә, көтелмәгән җирдән ризык җыяр;
* катык, май, йә баллы-тәмле әйбер күрсә, хәләл малдан өлеш тияр;
* кара йөзем күрсә, авыру (чир) мәшәкате күрер;
* ачы алма күрсә, гомере кайгыда кичәр;
* ак тун кисә, байлыгы күп булыр;
* алдына сары яки кызыл тун китереп куйсалар, аңа кайгы булыр;
* башмак, йә итек, йә кәвеш күрсә, хәләл хатыны аерылып китәр;
* дуңгыз күрсә, дошманнарыннан, явыз кешеләрдән зыян тияр; 
* ак киек күрсә, күргәне изгелеккә торыр;
* бер кешене дошман итеп күрсә, аның дошманлык максатын күрсә, саклану тиеш;
* елан күрсә, яман билге, ялганнан бәлаләр тияр, сәдака бирергә кирәк;
* еланны тотканын күрсә, кулына бераз мал керер;
* мәче, эт күрсә, таркаулык булыр;
* куй итен күрсә, хәвефле булыр;
* тавык күрсә, хәрам малдан өлеш тияр; 
* уң кулы сынса, агасы йә улларыннан берсе үләр;
* сул кулы сынса, дәүләтенә зыян килер;
* аягы сынса, мал иясе үләр;
* һәр хатынны үпкәнен күрсә, егет булса, дус табар, ди китап.

Тәмле төшләр күреп рәхәт йоклый алган, җаны тыныч, гамәл-гадәтләре игелекле булганнар – бәхетле затлар. Бәхетле булыгыз! 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар