ӨЕҢӘ ЧАКЫР, КЕМ ИКӘНЕҢНЕ ӘЙТӘМ...

Кулыма бик кызыклы китап килеп керде әле. Һәр көнгә психологик киңәшләр язылган анда. Психолог Сергей Степанов әнә шулай төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлын өйрәтә. Кәефне ничек күтәрергә? «Шоколад терапиясе» файдалымы? Оялудан котылу өчен нишләргә? Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганда савыт-саба вату кирәкме? Кемгә нинди төсләр ошый? Стресстан котылу өчен... 8 стакан сок эчәргәме? Һәм башкалар, һәм башкалар...

«Хуҗасы турында өе сөйли» дигән бүлек менә. Яле, укып карый әле, нәрсәләр язылган икән...
Немец психологлары фатирдагы обстановка аның хуҗасы турында күп нәрсә сөйли ала ди. Хатын-кызларга киңәш: ир-ат сезне беренче тапкыр өенә чакыргач, әйләнә-тирәне игътибар белән күзәтеп чыгыгыз әле. Танышыгыз турында моңарчы ачыклый алмаганнарны да белерсез. Өйдәге тәртип, җиһазларның урнашуына карап, фатир хуҗаларын 5 төрле типка бүлеп була икән.

Рационалист. Бөтен нәрсә ялт итеп тора. Кием-салымы, башка кирәк-яраклары  шкафларга тәртипләп урнаштырылган. Яраткан төсләре – кара  һәм соры. Белеп торыгыз, андый «артык чисталар» салкын һәм фатиры кебек үк «стерильный» була!

Мактанчык. Дизайнга артык игътибар юнәлтә. Фатиры антиквар кибетне хәтерләтә. Гадәттә, мондый өйнең хуҗасы бай була. Ләкин аның белән бәхетле була алырсыз микән? Үзегез дә бер экспонатка әйләнүегез бар.

Таркау индивидуалист. Кагыйдә буларак, бу кеше интеллектуал була инде. Фатиры китаплар белән шыплап тулган. Өстәл тулы газеталар, кәгазьләр. Вазаларда – кипкән чәчәкләр. Өйдә – тәртипсезлек. Андый ирләр хатын-кызларга ошый үзе. Ләкин алар сезнең яратуга ярату белән җавап бирә алмый.

Тәртипсез индувидуалист. Киемнәре теләсә кайда ауный. Ватык диван – урын-җир хезмәтен үти. Өйдә сирәк була. Бәйрәмнәрдә генә җыештыру эләгә ул өйгә. Мондый фатир хуҗасы, ни гаҗәп, ышанычлы дус, әйбәт ир булачак.  

Практик. Суыткычы һәрчак тулы булыр. Фатиры йомшак мебель белән җиһазланган. Тормышта барыннан да бигрәк мәхәббәтне һәм тәмле ашауны өстен күрә. Конфликтлардан кача. Шәп карьра ясар дип булмый. Ул яратырга һәм яратылырга туган.

АКШның Тьюлен университеты психологлары тагын да җентеклерәк күзәтүләр үткәргән. Алар фикеренчә,әйберләре саклана торган шкафка күз салып та  кешенең характерын (хатын-кызныкын да, ир-атныкын да) ачыклап була.

Шкафларында идеаль тәртип булган (көндәлек киелә торган киемнәр – аерым, бәйрәмнәрнеке – аерым) кешеләр артык рациональ, үрнәк булырлык, вакытларын бушка уздырмыйлар, алдын-артын уйлап эш итәләр.

Шкафлары кәгазьләр, әллә кайчангы хатлар, мәктәп дәфтәрләре, төрле истәлекле вак-төяк белән тулы кешеләр үз-үзләренә бикләнгән, күңелләрендә сакланган истәлекләрен берәүгә дә сөйләмиләр, бик хисле, тиз үпкәләүчән булалар.

Шкафы иске әйберләр белән тулы кеше...  үзгәртеп булмый торган хыялый. Шул әйберләрен тәртипкә китерү эләксә, төрле планнар корырга яраталар... ләкин аларны сирәк тормышка ашыралар.

Йә, ничек? Кирәк тапсагыз, китапны бергәләп укырбыз шулай.
  
 фото: https://pixabay.com
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5935
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7149
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2630
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3070
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4032
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату