Логотип
Мәхәббәт

Чын хатын ирдән рыцарь ясый

Бүген дөнья шундый нык үзгәрде ки, ир-ат белән хатын-кызның урыны алмашына башлады. Ир вазыйфасы белән хатын-кыз вазыйфаларының гасырлар буена сакланып килгән бүленеше бетә, бары җенес бүленеше генә калып бара. Ир-ат белән хатын-кыз арасында хәзер тигезлек, вазыйфалар да тигез, диләр. Шулай икән, алайса ир кеше хатыны урынына бала тапсын!

Без үскәндә ир кеше – гаилә башлыгы, хатын-кыз гаилә учагын саклаучы буларак кабул ителә, шулай тиеш дип уйланыла иде. Бүген дөнья шундый нык үзгәрде ки, ир-ат белән хатын-кызның урыны алмашына башлады. Ир вазыйфасы белән хатын-кыз вазыйфаларының гасырлар буена сакланып килгән бүленеше бетә, бары җенес бүленеше генә калып бара. Ир-ат белән хатын-кыз арасында хәзер тигезлек, вазыйфалар да тигез, диләр. Шулай икән, алайса ир кеше хатыны урынына бала тапсын! Ике арада берничек тә тигезлек булалмый. Аллаһы Тәгалә дөньяны яралтканда ук һәркемнең урынын, вазыйфасын тәгаенләп куйган инде.
Узган гасырда туган, шул чорда үскән кеше буларак, миңа кешелекнең элеккеге кануннары якынрак та, аңлаешлырак та. Ир кеше – гаилә башлыгы. Гаиләсенең иминлеген кайгырту, ашату-эчертү, киендерү – нәкъ менә аның бурычы. Монда башкача фикерләү була да алмый. Бу – дин буенча да шулай. Аллаһы Тәгалә ир-атны хатын-кыздан өстен итеп яралткан икән, ул бит хатын-кызны үзенә кол итеп тотсын димәгән. Киресенчә, аны тормыш авырлыкларыннан, акча табу, гаиләсен тәэмин итү вазыйфаларыннан азат итү өчен бирелгән ул өстенлек. 

Гаиләне тәэмин итү, муллыкта яшәтү өчен ир-атка бик каты тырышырга кирәк. Кайчак хәтта үзеңнең теләкләреңә каршы килеп, горурлыгыңны җиңеп булса да, гаиләң яхшырак яшәсен өчен, күңелең тартмаган эшләргә дә риза буласың. Тормышта әллә нинди авыр ситуацияләр килеп чыга. Минем үземнең дә булды андый вакытлар. Редакциядә журналист булып эшләп алган хезмәт хакым гына җитмәгәч, берара өстәмә эш итеп таксига да чыктым. Мин инде танылган журналист идем, урамнарда мине таныйлар иде. Шул ук вакытта үзем белгән кайберәүләр 10 мең хезмәт хакына риза булып, «миңа җитә», дип, диванда корсак үстереп ятты.

Гаиләм тагын да яхшырак яшәсен, мохтаҗлык тоймасын дип, төннәрен таксида эшләвемнең бер оятын да күрмим. Эшнең нинди ояты булырга мөмкин?! Эшләмичә, хатын тапканны көтеп, шуңа риза булып яшәү оят! Бу бит альфонслык дип атала. Үзен хөрмәт иткән, чын ир санаган кеше хатын җилкәсендә көн күрми. Теләсә нинди эшкә алына ул. Берничә эштә эшли, әмма гаиләсен интектерми. Сез әйтерсез, белеме, тәҗрибәсе, диярсез, эш таба алмаска мөмкин, имеш... Белгечлеге буенча үзе теләгән эшне ул, бәлки, мәңге таба алмас! Көтеп утырсынмыни инде хәзер лаеклы эш килеп чыкканны? Монысы инде эгоизм! Аяк-кулы сау-сәламәт ир ничек эш таба алмасын?! Эштән күп нәрсә юк! Белемең буенча эш таба алмасаң, йөк бушатучы, ишегалды себерүче булып булса да эшләп торырга була. Гаилә йөген тарту хатын-кызга йөкләнмәгән. Әмма ул шушы йөккә җигелә икән, ир-ат аңа дилбегәне бик теләп тоттыра. «Хатын өстери бит әле», – ди, һәм чын ир-ат булудан туктый. Хатын-кыз эшләсә дә, үзенең кирәк-ярагын алыр өчен генә эшләргә мөмкин.

Безнең татарда бер мәкаль бар: «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын», диләр. Тормышта күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ир-ат ул – нечкә инструмент, ә хатын-кыз – хәйләкәр. Шул нечкә инструментта хатын-кыз шулкадәр хәйләкәр итеп уйный ала. Моның өчен Аллаһы Тәгалә аңа талантын да, мөмкинлеген дә биргән. Хатын-кыз үзен ничек итеп тота, ир-ат шундый була. Чын хатын-кыз янындагы ир рыцарьга әверелә. Ул үзен бәхетле, горур хис итә. Аның гаиләсен бәхетле итү өчен тагын да тырышыбрак эшлисе, аларны тагын да рәхәтрәк яшәтәсе килә. Моның өчен ул көченнән килгәннең барысын да эшли, үзен чынлап та гаиләнең башлыгы итеп тоя. Чын хатын-кыз кигән киеме, әйткән сүзе, гамәлләре белән үк ирен шушыңа рухландыра. Ул иренә хәтта исеме белән дә эндәшми: «картым», ди, «әтисе», дияргә мөмкин. Чөнки татарларда бу элек-электән шулай килгән: гаиләдә «панибратство» булмаган. Ирне аны шул дәрәҗәгә җиткерергә кирәк: гаиләсе өчен янып-көеп торырлык булсын. Моның өчен хатын-кызның назы да, акылы да, хәйләсе дә җитәрлек.

«Син фәлән дә, син төгән. Әнә тегенең ире шундый уңган», – дип ирен игәүләп яшәгән хатын
чын хатын-кыз түгел. Андыйлар иң булдыклы ирдән дә чүпрәк ясый.

Ир кеше үзен баш итеп, гаиләсе өчен әһәмиятле кеше итеп тоярга тели. Ә сез, хатын-кызлар, аңа бу мөмкинлекне бирегез!
Фикерләрне Лилия ГӘРӘЕВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар