1.
Турыпочмаклык формасындагы “классик” аквариум сайлагыз. Түгәрәк, куб, күпкырлык кебек “шаккатризмнар”ны чистарту да кыен, аннары, алар оптик ялган да бирә: матур балык андый аквариум эчендә кәкре-бөкре гарип бер җан булып күренергә мөмкин.
2.
Яктырткыч, фильтр һәм җылыткычны аквариум белән бергә үк сатып ал. “Соңыннан”, гадәттә, бөтенләй соңара, ул арада яктысыз, җылысыз һәм һавасыз тилмергән балыкның яшәүдән ваз кичүе бар.
3. Г
рунт юка булсын. Без ЦУМда йөрүдән нинди тәм тапсак, балыклар да грунтта казынудан шундый рәхәтлек ала.
4.
“Тере” суүсемнәр үстереп мәшәкатьләнмәсәң дә була. Алтын балыклар чемчекләп ямьсезли дә әле аларны. Ә ясалма суүсемнәр матур һәм мәңгелек.
5.
Аквариум — интерьерның иң дәрәҗәле җире. Бүлмәгә килеп керүгә күз аңа төшәргә тиеш! Әмма аквариум торган урынга кояш нурлары төшмәсен.
6.
Аквариумга саласы суны берничә көн өсте ачык савытларда тоталар. Су салгач, иң элек гуппиларны җибәр. Алар бер атна чамасы үзләре генә яшәп, “рәтле” балыклар күченгәнче йортны көйли торырга тиешләр.
7.
Балыкларның баш саны артык күп булмасын. Үзеңә дә балалар, килен-кияүләр, каенсеңел-каенишләр, каенана һәм каенатаның каенанасы белән бер бүлмәле йортта бергә яшәү ошап бетмәс иде.
8.
Балык та, синең җанкисәгең шикелле, ит ярата. Озын борын личинкасы белән тукландырсаң, балыкларың “дельфин” кадәр булып үсәр. (Ул шундый кечкенә генә кызыл корт. Аларны юеш чүпрәккә төреп, банкага салып, суыткычта тоталар. Әйе, балык яратасың икән, бер нишләр хәлең юк. Түзәсең инде, ахирәт!)
9.
Вак һәм эре балыкларны бергә тотма. Ошамый аларга бу. (Күз алдыңа китер: кеше белән тулы автобус; кечкенә генә буйлы син; ике тапкыр биек башкалар; син сулыш ала алмыйча тыпырчынасың; тегеләр култык асларында кемнеңдер чәбәләнүеннән канәгать түгел...)
10.
Ерткыч балыкларны аерым яшәт. Юкса, калганнарны эндәшми-нитми генә юк итәчәкләр.
Балык ханым, исемегез ничек?
Гуппи. Аквариумның аборигеннары. Кечкенә, чуар, тыныч, талымсыз, арзан. Кечкенә аквариумнар өчен иң кулай балык.
Меченосец. Көмешсыман кара, аллы-каралы, королевалар күлмәге кебек “шлейфлы” матур балык. Үзе “байлардан”, үзе талымсыз.
Моллинезия. Кылыч балыкка охшаган, койрыгы гына ураксыман. Төсе — бәрхет-кара һәм яки ак бөртекләр төшкән - кара. Бик матур.
Вуалькойрык, алтын балык, телескоп “бер чыбыктан сөрелгән” балыклар. Туймастамаклар. Тәүлек буе ашап кына торалар. Тәүлек буе грунтта казыналар. Зур аквариумда “кит” кадәр булып үсәләр. Койрыклары гаҗәп-хәйран, күзләре — күзеңне ала алмаслык. Акрындыр үзләре. Яннарына ерткыч балыклар җибәрә күрмәгез. Койрыкларын да күрми калырсыз.
Скалярия. Бик акыллы балык. Никахка да ике як та яратышып, гомерлеккә дип керә. Ирләре хатыннарын кеше кызыгырлык дәрәҗәдә кадерли. Оя ясап, аны саклап яшиләр, чакырылмаган кунакларга эләккәндә шәп эләгә. Суның температурасына бик талымлы, салкынны өнәмиләр.
Данио. Буй-буй сызыклы, шаян, җитез. Көтү-көтү булып яшиләр. Нәкъ безнеке — коммунистик идеалларга турылыклы, бәхетен туган коллективында тапкан балык: “башкалар кая — мин дә шунда”.
Макропод. Сугыш чукмары. Матур. Сиздерми генә килеп тешли дә кача. Оя корганчы түзәргә була алай да. Ир затлары еш кына чәкәләшеп, кемнең көчлерәк икәнен ачыклап тора.
Барбус, “әтәч”, попугай. Киллерлар. Кайчан карама, кая карама — сугышалар. Тыныч холыклы балыклар янында тотарга ярамый. Үзләре соклангыч матур.
Җәен. Бу — аквариумның табышмагы. Мыеклы, үз-үзенә бик ышанган, “ике аягында нык басып торучы” балык. Холкы җайсыз. Җәенгә аерым куыш кирәк: торбамы, кувшинмы, башка бер-бер нәрсәме... (Балыклар өчен “йортлар” махсус кибетләрдә сатыла.) Җәен — философ, ул караңгыда ялгыз калып уйланырга ярата. Аның оясыннан чыгып аквариумны бәхетле иткән мәле — сезнең дө бәхетле мәлегез.
фото:
https://pixabay.com
Комментарий юк