Логотип
Бакча

Җәй буе чәчәктәге клумба

Тиздән җәй! Тирә-юнебез шау чәчәккә күмелер. Укучыларыбыз арасында да чәчәкләр үстерергә яратучыларыбыз күп. Бәлки, кемдер бу эшкә әле беренче генә елын керешәдер. Менә шуларның барысын да исәпкә алып, бу сәхифәбездә яздан алып көзгәчә туктаусыз чәчәк атучы клумба үстерү серләрен ачарга булдык. Тәҗрибәле ландшафт дизайнеры, журнал укучыларыбызга инде таныш Наилә ГАЛИЕВА моның өчен нинди үсемлекләр сайларга һәм аларны ничек итеп төркемләргә икәнен аңлатыр.

Тиздән җәй! Тирә-юнебез шау чәчәккә күмелер. Укучыларыбыз арасында да чәчәкләр үстерергә яратучыларыбыз күп. Бәлки, кемдер бу эшкә әле беренче генә елын керешәдер. Менә шуларның барысын да исәпкә алып, бу сәхифәбездә яздан алып көзгәчә туктаусыз чәчәк атучы клумба үстерү серләрен ачарга булдык. Тәҗрибәле ландшафт дизайнеры, журнал укучыларыбызга инде таныш Наилә ГАЛИЕВА моның өчен нинди үсемлекләр сайларга һәм аларны ничек итеп төркемләргә икәнен аңлатыр. Без тәкъдим иткән клумба – Наилә ханымның авторлык эше. Биредә декоратив куаклар белән берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр бергә үсә. Кайсы үсемлекнең кайсысы белән ярашуы схемада ачык күренә. Әгәр дә берәр сортны таба алмасагыз, аны шуңа якын булган икенчесенә алыштырырга була.

Клумбаны утырткан вакытта берничә елдан соң куакларның җәелеп үсеп китәчәген дә исәпкә алып, үсемлекләр арасында берникадәр ара калдырырга онытмагыз.

Декоратив куаклар

Артыш агачын бакчачылар яратып өлгерде инде. Күптөрле сорты бар. Безнең очракта «Блю Эрроу» сорты алынды. Аның ылыслары зәңгәрсу яшел төстә һәм ук сыман өскә таба очланып менә. Әлеге сортны «Скай-рокет»ка алыштырырга мөмкин.

Артышның җәелеп үсә торган төреннән чәчәк клумбаларына «Андорра компактный» сортын утырту отышлырак. Бу сортның ябалдашы артык җәелми, биеклеге 10 см, ә куе ябалдашның диаметры 1 метр чамасы гына. Җылыга һәм яктыга бик мохтаҗ булса да, бездә яхшы кышлый.

Себеркәчле (метельчатая) гортензия. Аның сортлары бик күп, без исә «Сандей фрайз» сортын алдык. Ул миниатюр булып үсә, биеклеге һәм киңлеге 1 метрдан артмый. Формасы белән җыйнак кына шарны хәтерләтә, махсус рәвештә формалаштырырга кирәкми. Июльдән алып октябрь аена кадәр чәчәк ата. Гортензия әче туфракларда яхшы үсә, шуның өчен аны утыртасы чокырга торф салып калдыралар.

Япон спиреясының «Литтл Принцесс» яисә «Мейджик Карпет» сортларына тукталдык. Икесенең дә ботаклары куе. Түгәрәк шар рәвешен саклар өчен, сезонга берничә тапкыр кисеп торырга кирәк. Спиреяның төп үзенчәлеге – яздан көзгәчә төрле төскә керүче яфракларында. Бер клумбада аның бер генә төрен кулланганда, затлырак күренә.

Тау наратының да сортлары күп. Без киңәш иткән «Мопс» яисә «Мини-мопс» сортларының ябалдашы – куе шар формасында. Тау нараты бик әкрен үсә, үзенең формасын озак саклый. Тамыр системасы нык, шуның өчен туфракка талымлы түгел, хәтта комлы урында да яхшы үсә. Тау нараты урынына «Еллоу Риббон», «Столвик», «Майки» сортлы көнбатыш туялары утыртырга була.

Күпьеллыклар

Берьеллыклардан аермалы буларак, чәчәкләрен тизрәк атып бетерсәләр дә, мәшәкатьләре азрак булу һәм бер урында күп еллар үсә алуы белән уңайлы.

Дербенник (иволистный) – дымсу җирләрне үз итә. Чәчәкләре алсу, шәмәхә алсу төстә. Июньнән сентябрьгә кадәр сулмый. Биеклеге – 80–140 см.

Лилейник (кызгылт сары яки кура җиләге төсендә) – чәчәкләрен җәй ата. Талымсыз, тиз үсә, авыруларга бирешми.

Себер ирисы гадәти ирислардан ваграк булса да, чәчәкләренең төсләре бик җете, зәңгәр йолдызлар шикелле чекерәешеп утыралар. Сары фонда аеруча матур күренәләр, әйтик, сары спирея белән. Июнь аенда чәчәк ата.

Вероника. Бакчачылар аны зәңгәр, шәмәхә төстәге чәчәкләре өчен яратып үстерә. Авыруларга һәм һава торышы шартларына чыдам. Июльдә чәчәккә күмелә.

Новобельгия астрасы – көзге якта чәчәк ата. Үсемлекнең формасы шарны хәтерләтә.

Схемада күрсәтелмәсә дә, иртә язда клумбаны ямьләр өчен, куак араларына, агач төпләренә примула, нәркис яки крокуслар утыртырга була. Башка гөлләр үсеп чыкканчы алар чәчәкне атып бетергән була инде.

Берьеллык чәчәкләр яздан алып көзгә кадәр чәчәк ата. Ләкин үстерүе мәшәкатьле, ел да орлыктан чәчеп, җылы урында үстерергә кирәк. Әгәр теләсәгез, клумбаның алгы ягына петунияләр утыртыгыз. Лилейниклар фонында петунияләр матур күренәчәк. Алар урынына яфраклары без сыман булган флокслар да утыртырга ярый. Русчасы – «Флокс шиловидный». Ул – күпьеллык үсемлек, биек булып үсми, чәчәкләре бик матур һәм озак саклана. Бер сезонга ике тапкыр да чәчәк атарга мөмкин.

Клумбаларга төгәлләнгәнлек һәм тагын да декоративлык өстәү өчен вакланган кайры яки вак таш кулланырга була. Вак таш туфракка салкынлык бирә. Аны ылыслы үсемлек араларына гына түшиләр. Ә яфраклы агачлар һәм куаклар утыртканда, розалар, пионнар үстергәндә вакланган кайры куллану отышлырак. Клумбада аның бер генә түгел, берничә төслесен дә куллана аласыз. Мәсәлән, сары спирея кызыл кайры җирлегендә бик матур күренә. Декоративлык өстенә, ул әле чүп үләннәрен дә үстерми, дымны да саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар