Яз җитү белән һәр бакчачының диярлек «баш авыртуы» башлана: туфракка орлыклар чәчәсе, аларның тишелеп чыкканнарын көтәсе... Һәм әнә шулай зур өметләр баглап чәчкән орлыкларыгыз тишелеп чыга да, үсә алмыйча тик саргаеп утыра. Яки нечкә һәм зәгыйфь булып үсә.
Сәбәбе барыбызга да билгеле: үсентеләргә яктылык җитми. Алар барысы да бердәм булып бердәнбер яктылык чыганагына – тәрәзәгә таба үрелә. Контейнерларны ничек кенә боргалап, яктылыкны һәрберсенә тигез бүләргә тырышсаң да, бу ярдәм итми.
Бу агрономик алым күпләргә таныш. Кемдер гади кухня фольгасын куллана. Хәзер исә заманча материал – фольгалы җылылык изоляциясе – изофол дигәне дә бар. Дөресен генә әйткәндә, бу ысул күп бакчачыларга билгеле, ләкин бар кеше дә аны дөрес кулланмый гына.
Язын көн озыная башласа да, гади тәрәзә төбендәге табигый яктылык үсемлекләрнең тулы үсеше өчен җитәрлек түгел.
Нәтиҗәдә, сабаклар артык озын һәм нечкә була, яфраклар вак кала, төсе сыеклана.
Фольгадан файда булсын өчен, чәчү тартмалары тирәли гадәти фольгадан 20–50 сантиметр биеклектә «бортлар» ясап кую отышлы. Ләкин савытның дүрт ягын да капларга кирәкми, өч яклап җитә.
Бу гади адымның берьюлы берничә өстенлеге бар.
Орлыклар тизрәк шытсын өчен мини-парник эффекты бирә.
Фольганың ялтыравык өслеге яктылыкны гына түгел, билгеле бер дәрәҗәдә җылылыкны да саклый. Шуның нәтиҗәсендә эчтә парниктагыга охшаш микроклимат барлыкка килә. Һава температурасы бүлмәгә караганда бераз югарырак була. Орлыклар тизрәк тишелә, шытымнар бердәм һәм тигез үсә.
Үсемлекләр һәрьяклап яктыртыла.
Фольга кояш нурларын кире чагылдырып, үсемлекләрне ян-яктан һәм хәтта арттан да яктырта. Шуңа күрә үсентеләр бер якка гына сузылмый.
Алар туры үсә, яфраклары дөрес формалаша, сабаклары кыска һәм нык була. Мондый үсентеләр ачык туфракка күчергәндә яхшырак тамырлана.
Вакыт һәм көчкә экономия була.
Контейнерларны көн саен яктыга таба борып торырга кирәкми. Фольга яктылыкны үзе тигез итеп бүлә. Бу бигрәк тә үсентеләрне күпләп үстерүчеләр яки көндез эштә булучылар өчен уңайлы.
Салкын тәрәзә төпләре өчен актуаль.
Март-апрель айларында тәрәзә төпләре гадәттә бик салкын булучан. Бу очракта гадәти фольга урынына аның «Пенофол» кебек төзелеш өчен ясалганын, калынын куллану яхшырак.
Ул рулонлы материал, бер ягы алюминий фольга белән капланган. Ул да яктылыкны яхшы чагылдыра, шуңа өстәп, өстәмә җылылык изоляциясе катламы да бар. Нәтиҗәдә, үсемлекләр җилдән һәм тәрәзәдән килгән салкыннан саклана, яктылык режимы яхшыра һәм тамыр системасы өшеми.
Фольга ике яклы була: берсе ялтырап тора, икенчесе тоныграк. Үсемлекләргә тонык ягын каратып куегыз, чөнки ул йомшаграк яктылык бирә.
Үсентеләр тирәли герметик тартма ясамагыз. Аларга саф һава бик кирәк. Һава алышынмау гөмбә авыруларына китерергә мөмкин.
Бортлар нык булырга тиеш. «Пенофол» кебек каты материал кулланганда, аны үсентеләр өстенә егылып төшмәслек итеп беркетегез.
Дымлылыкны контрольдә тотыгыз. Даими җилләтегез, туфракның дымын күзәтеп торыгыз. Яктылыкны чагылдыру системасы агротехниканың төп кагыйдәләрен алыштырмый.
Язын кояш нуры алтын бәясенә тора. Әгәр сез шул нурларны үсемлекләргә юнәлтә алсагыз, алар моңа көчле сабаклар, куе яшел яфраклар һәм көзен мул уңыш белән җавап бирәчәк.
Быелгы сезонда бу ысулны сынап карагыз әле.
Фото: ясалма интеллект белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк