Логотип
Бакча

Суган йолыктыгызмы?

Соңгы көннәрдә иң еш ишетелгән сорау шушы булгандыр, мөгаен. Күпләр инде суганны алган да. Шулай да, суганны кайчан йолку отышлырак, әйдәгез, шул хакта сөйләшик.

Соңгы көннәрдә иң еш ишетелгән сорау шушы булгандыр, мөгаен. Күпләр инде суганны алган да. Шулай да, суганны кайчан йолку отышлырак, әйдәгез, шул хакта сөйләшик.

Гадәттә, бездә халык суганны берникадәр ашыгыбрак ала. Көньяк төбәкләрдә суганны июль урталарында алсалар, бездә ул – июль ахыры, август башы. 
Җәй эссерәк килеп, суганның иртә өлгерешле сортларын утыртсагыз, бераз иртәрәк тә тотына аласыз. 

Кайчан алырга кирәген суган үзе «әйтә». 
Әлеге яшелчәнең өлгерүен күрсәтүче билгеләр:
суганның кыягы егыла;
суган муентыгы йомшара, нечкәрә;
кыяк саргая;
суган кабыгы сортына хас төскә керә;
тамырлары кечерәя, кибә.
Менә шушы билгеләр булса, суганны алырга кирәк.

Күпләр ай календарена карап эш итүчән. Быелгы җәйдә суганны алыр өчен иң уңай көннәр булып: 27, 28, 30, 31 июль; 3, 7, 8, 9, 10 август санала. 

Суганны алырга керешкәнче, ике атна алдан су сибүне туктатырга кирәк.  Мөмкинлегегез булса, суганның өчтән бер өлеше күренеп торырлык итеп, тирәсендәге туфракны да ачсаң яхшы. 

Күпләр июль урталары җиткәндәрәк суганның кыягын да егып чыга. Моны кирәксенүчеләр бар, кирәкмәгән эш дип санаучылар да юк түгел. Туфракта азот күп булып, суганның кыягы актив үсүен дәвам итсә, башлары тизрәк өлгерсен өчен эшләнә торган эш бу. Тик кыякны сак кына егарга кирәк, муентыгының зарарлануы бар. 

Суган яхшырак саклансын өчен, аны түтәлендә берничә көнгә калдырып, кояшта киптерәләр. Ультрашәмәхә нурлар – иң шәп зарарсызландыручы. 

Кайбер кеше суганның кыягын йолыккан көнне үк кисә, кипкәнен дә көтеп тормый. Иң яхшысы – кыякның кипкәнен көтү, бу вакытта аның муентыгы да кипшергән була, киселгән урыннан инфекция керү куркынычы кими. 

Гадәттә, суган кыягын 2-3 см калдырып кисәләр. Әгәр үреп куеп сакласагыз, 10 см калдырып кисегез. Тамырларны да кыскартып кисәләр. 

Кыягын кискәннән соң, суганны туфракта яткырып калдырмаска, җиләс, коры урында киптереп бетерергә кирәк. 
Таратып киптерер урын булмаса, сеткага берәр чиләк кенә суган салып, элеп киптерергә була.  

Ә шәхсән үзем, суганнарны йолыккач, ике атналап түтәлендә килеш киптерәм. Яңгыр яуса да, артык пошынмыйм. Сынаганым бар: яңгыр астында калганга карап, суганның сакланышы үзгәрми. Кыяклары кипкәч, кисеп, берәр чиләкләп сеткаларга салып чыгам да, сарайдагы өрлеккә элеп, үтәли җилдә көзгә кадәр киптереп бетерәм. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уземнен соравыма жавап таптым, рэхмэт бик зур!

    Хәзер укыйлар