Логотип
Бакча

Суган үстерүчеләргә 9 киңәш

Суган – бездә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Бер генә ризыкны да сугансыз пешермибез, шуңа да аны үстерүгә зур игътибар бирәбез дә.

Суган зур булып үссен, орлык сабагы чыгармасын, черемәсен өчен, бездән сезгә 9 киңәш.

Беренче киңәш: утырту суганын дөрес сайларга. Базарда, кибетләрдә утырту суганнарын инде март ахырында ук сата башладылар. Хәзер базарның иң кызган вакыты. Сайлаган вакытта суганның зурлыгына игътибар итегез: аның диаметры 1,5-2 сантиметрдан артмасын. Эрерәк суганнар, гадәттә, арзанрак була, ләкин эре суганга кызыкмагыз. Беренчедән, эре суган туклыклы матдәләрне инде җитәрлек туплаган, һәм ул орлык сабагы чыгарырга мөмкин. Икенчедән, эре суган авыр, бер түтәлгә утыртыр өчен аны күбрәк алырга кирәк. Диаметры 3-4 сантиметр булган эре суган яшел кыякка үстерер өчен генә әйбәт.
Утыртырга дигән суганнарның кипкәнен, бозылганын аралап алыгыз. Кыяк чыгарганнарны да утыртырга була, алардан да яхшы суганнар үсә. 

Икенче киңәш: суганны утыртырга әзерләү. Әзерлек суганны җылытудан башлана. 26–30 градуска кадәр җылыту аның орлык сабагы җибәрү ихтималын киметә. Бу бигрәк тә салкын базда сакланган суганнар өчен мөһим. Суганнарны кимендә бер атна җылытырга кирәк. Бер атна буе җылытырга мөмкинлегегез булмаса, аны 8 сәгатькә җылы мунчага яки җылы мичкә куеп тора аласыз. Тик температура 35–40 градустан артмасын. 
Утыртасы суганнарны чирләрдән, гөмбәләрдән йогышсызландыру да мөһим этапларның берсе. Утыртыр алдыннан аларны бернчә сәгатькә «Фитоспорин», «Споробактерин», «Аларин» һәм башка берәр биологик препарат эремәсенә салып торыгыз. Әлеге препаратларда файдалы микроорганизмнар бар, алар сугандагы чирләрне, гөмбәләрне юк итә. Ә суган гөмбәләргә бик бирешүчән. Ул еш кына пероспороз, фузариоз, альтернариоз, бактериоз кебек гөмбә чирләре белән авырый. 
Биологик препаратлар кул астында булмаса, 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, 2 сәгать тозлы суда тотарга була. Су кул пешмәслек температурада булсын. 
Шулай ук алсу төстәге марганцовка эремәсендә тоту да булыша. Марганцовкадан алгач, бер кат чиста су белән чайкатырга һәм суганнарны кипшертергә кирәк. Болар барысы да профилактика өчен эшләнә. 

Өченче киңәш: суганны дөрес урынга утырту. Ул кояш карый торган һәм яңгырдан соң су тонып утырмый торган урыннарны ярата. Авыр, дымлы туфракларда үскән суган кышын начар саклана, чери. Суган өчен түтәлне бераз күтәртеп ясасаң әйбәт, мондый түтәлләрдә һава яхшы йөри, артык дым да тормый. 
Узган ел кыяр, ташкабак, кишер, томат, борыч, борчак үскән түтәлләрдә суган яхшырак уңа. Туфрак көпшәк, җиңел булса яхшы, ә менә чи тирес, артык күп органика булмаска тиеш. 

Дүртенче киңәш: суганны дөрес вакытта утырту. Суган салкыннан курыкмый, туфрак өсте 10 градуска кадәр җылынгач, аны утыртырга була. Бу каен яфрак яра башлаган вакытларга туры килә. 
Эре булып үссен өчен, суганга иркен урын кирәк. Аны бер-берсеннән 10–15 сантиметр ара калдырып утыртыгыз. Рәт араларын тагын да иркен калдырсагыз яхшы, болай аның төбен йомшартып, чүбен утап торырга уңай. Гадәттә, суганны 2-3 сантиметр тирәнлектә утырталар. Тирәнрәк утыртсаң, ул акрын тишелә. 

Бишенче киңәш: суган су сипкәнне һәм төбен йомшартканны ярата. Үскән вакытта суганның тамырлары җир өстенә якын гына урнашкан була, шуңа күрә май-июнь айларында суны еш сибүне сорый. Моннан тыш, аның төбен дә даими йомшартып торырга кирәк. 

Алтынчы киңәш: суганны ашлау. Актив үскән вакытта суганны комплекслы ашлама белән ашлыйлар. Бу вакытта ашлама составында азот булса да ярый. Ә инде башлары ярала башлагач, суганга калий һәм фосфор күбрәк таләп ителә. Моның өчен суперфосфат яки калий сульфаты кулланалар. Минераль ашламалар кулланырга теләмәсәгез, яки алар кул астында булмаса, 10 литр суда 1 стакан көл төнәтеп тә кулланырга мөмкин. Утын көле – шулай ук калий чыганагы. 

Җиденче киңәш: суганны корткыч бөҗәкләрдән саклау. Суганга иң зур зыянны суган чебене сала. Аннан котылуы кыен. Ләкин бу бөҗәкне алдарга була. Әгәр суган тирәли укроп, кориандр кебек исле үләннәр утыртсагыз, суган чебене тиз генә килмәс. Шулай ук башка төрле исле препаратлар да кулланып карарга була. Суганнар тишелеп чыгуга, бер чиләк дымлы пычкы чүбенә бер аш кашыгы каен дегете салып бутарга һәм дегетле пычкы чүбен суган түтәле өстенә таратырга мөмкин. Каен дегете исенә суган чебене килми. Шулай ук түтәлгә тараткан тәмәке тузаны да бу бөҗәкне адаштырырга ярдәм итә. 

Сигезенче киңәш: суганны авырулардан саклау. Әйткәнебезчә, суган төрле чирләргә бирешә. Иң зур зыянны аңа пероноспороз авыруы сала. Бу чирне гөмбәләр китереп чыгара. Иң яхшысы, әлбәттә, профилактика. Утырткан вакытта суганны бер кат эшкәрткән булсагыз да, җәйгә барыбер берничә тапкыр өсләреннән «Фитоспорин» эремәсе бөркеп чыгыгыз. Ул булмаса, сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе сибегез. Кайчагында биологик препаратлар гына булышмый, составында бакыр булган «авыр артиллерия» кулланырга туры килә. Ләкин бакыр препаратларын сипкәннән соң, күпмедер вакыт – якынча 21 көн суганнарны ашка кулланырга ярамый. 

Тугызынчы киңәш: суганны вакытында алу. Суган өлгереп җитсен өчен, тишелеп чыкканнан соң 70–80 көн кирәк. Бу июль уртасы, август башына туры килә. Суганны коры көнне алалар. Алуга ук кыягын кисмәскә, аның үзе корыганын көтәргә кирәк. Мөмкинлек булса, суганны берничә көн түтәлендә киптерү яхшы. Яхшылап кипкән суган гына кышын әйбәт саклана. 

Теги: бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар