Сез әле кишер алдыгызмы?

«Әле кишерләрне алырга иртәрәк микән?» – укучыларыбыздан әнә шундый сораулар алабыз. Көн корысында алып калыйк, дип, кемдер инде тамыразыкларны, казып, базга да урнаштырган. Кишер белән чөгендерне кайчан алсаң яхшырак булачак? Шул хакта сөйләшик әле.
Агрономнар тамыразыкларны ашыгып алмаска киңәш итә. Кишер менә хәзер – җир бераз суынгач, файдалы матдәләрне үзендә активрак туплый башлый. Ул баллана, сусыллана. Туфрак суынганчы алган кишерләр бик тиз шиңә, бөрешә. Бу чөгендергә дә кагыла.
Шулай ук бу эш һава торышына да бәйле. Озакка сузылган яңгырлар башланса, кишер белән чөгендер артык дымнан ярыла башларга мөмкин. Ярылган яшелчәләр базда начар саклана, чери. Циклон килә, дип игълан итәләр икән, тамыразыкларны җирдә калдырмаска кирәк.
Өлгерүе җиткәнен кишер үзе дә «хәбәр итә». Берәрсен казып карагыз, әгәр дә ул җеп шикелле вак кына тамырлар җибәрә башлаган икән, димәк, үсүе җиткән. Бу тамырлар аның инде чәчәк атарга әзерләнүе турында сөйли. Тизрәк казып, базга озатырга кирәк үзен.
Күпләр, кырауларга кадәр өлгерик дип тә ашыга. 2-3 градуска кадәрге кыраулар туфрактагы кишер өчен куркыныч түгел. Киресенчә, ул баллана гына. Кайчагында яз көне түтәлләрне казыганда көздән качып калган кишерләр күренгәли. Аларга берни дә булмаган, тәме дә, рәвеше дә үзгәрми сакланган.
Тик менә бу чөгендергә кагылмый. Чөгендерне кишергә караганда иртәрәк казырга кирәк. Бераз гына чиратып алганнан кишергә берни булмаса да, чөгендер салкынга тиз бирешә.
Тамыразыкларның өлгерүен яфракларына карап та билгеләргә мөмкин. Җиргә якын яфраклар саргайса, корыса, яшелчәләрне казып ала башларга вакыт. Тик бу төгәл күрәткеч түгел, кишер белән чөгендер яфрагы дым җитмәгәннән яки берәр чир аркасында да саргаерга мөмкин.
Сорт үзенчәлекләрен дә истән чыгармаска кирәк. Иртә өлгерешле яшелчәләрне туфракта озак тотудан аларның сыйфаты гына бозыла. Андый сортлар тишелеп чыкканнан соң 80-–90 көннән өлгереп җитә. Соң өлгерешлеләре өчен 120 көн кирәк. Кышка саклау өчен, гадәттә, кишер белән чөгендернең соң өлгерешле сортларын утырталар.
Коры, кояшлы көнне казыган тамыразыкларны түтәлдә озак яткырмагыз. Кишерне бигрәк тә. Кояшта ул бик тиз йомшый. Яфракларын да озакка сузмый кисегез, югыйсә ул тамыразыктан дымны үзенә татып бетерә. Кишерне караңгы, салкынча урында җилләтергә була, тик берничек тә кояшта түгел.
«Без кишерне юып саклыйбыз», – ди кайберәүләр. Юылмаган кишер яхшырак саклана. Әлбәттә, юып, яхшылап киптереп, целлофан капта суыткычта сакларга була. Кишер күп булмаган очракта бу мөмкин эш. Юган вакытта кишер-чөгендернең тышында күзгә күренмәгән яралар, җәрәхәтләр барлыкка килә. Андый яшелчә начар саклана.
Кишер белән чөгендерне алу белән генә түгел, аларны шиңдермичә сакларга да кирәк. Чөгендер гадәттә бәрәңге белән бергә кутнаштырганда яхшырак саклана. Чөгендер белән кишерне бергә дә сакларга була. Авызы ачык савытта кишер тиз җиңә, шуңа күрә кишерне капкачлы мичкәләрдә сакларга кирәк. Күпләр ком яки дымлы пычкы чүбе белән аралаштырып саклый. Шикәрдән, оннан бушаган капчыкларда да начар кышламый ул, тик капчыкның авызын гына ябарга кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.