Бу сорау күп бакчачыларны борчый. Хәтта тәҗрибәле бакчачылар да, кишерне алырга вакытмы әллә иртәрәкме, дип икеләнми калмый. Кемдер кыраулар төшкәнче алырга, дип киңәш бирә, кемдер җыр суыткач, ди. Кайсысы дөресрәк соң?
Башка яшелчәләрнеке кебек үк, кишернең дә төрле сортлары бар. Берсе тиз өлгерә, берсе уртача, соң гына өлгерүче көзге сортлар да бар.
Кишерне без гадәттә иртә – май башында ук чәчәбез. Җирдә язгы дым барында тишелеп калсын, дип тырышабыз.
Кайсы сортның ничә көннән өлгереп җитәсе аның кабына язылган була. Иртә өлгерешле сортлар 60–80 көннән үсеп җитә. Бу – орлыкны чәчкән көннән түгел, тишелеп чыккан көннән санала. Яз көне кишер тишелгәнче ун көн – ике атна уза.
Димәк, май башында чәчеп, май урталарында тишелгән иртә өлгерешле кишерләрне инде алырга да була. Тагын бераз үссен дип, аларны түтәлдә калдыру файдасыз. Озак торса, алар вак кына ак тамырлар җибәреп, яңа баштан үсәргә – орлык өлгертергә тотына. Мондый кишер каты, тәмсез була.
Иртә өлгерешле сортлар кыш саклар өчен әйбәт түгел. Аларны күбрәк җәй ашар һәм салатлар ясар өчен утырталар.
Соң өлгерешле көзге кишерләргә үсеп туяр өчен 110–120 көн кирәк. Май башында чәчкән булсагыз, аларны инде сентябрь урталарында алырга мөмкин. Ләкин бер «ләкин» бар. Кишер яхшы саклансын өчен, ул үзендә җитәрлек шикәр тупларга тиеш. Шикәрне ул бары көннәр суытып, җир бераз суынгач кына туплый башлый. Моның өчен аңа һава температурасы кимендә атна буена 10–12 градус җылы торырга тиеш. Менә шул чагында кишер баллы һәм сусыл була. Быел бездә көннәр бик эссе тора, җир әле суынмады. Соң өлгерешле кишерләрне алуны бераз кичектерсәң отышлырак.
Кишернең өлгергәнен һәм казырга вакыт җиткәнен аның яфраклары да әйтә. Алар күпләп саргая һәм аскы ягыннан корый башлый икән, димәк, вакыт.
Өлгереп җиткән кишерләргә су сибүне туктаталар. Артык дымнан кишер ярыла башлый.
Түтәлдән казып алу белән кишернең яфракларын кисәргә кирәк. Яфрагы белән озаграк тотсаң, кишер йомшый.
Шулай ук кишерне кояшта да озак тотмыйлар. Алу белән үк караңгы һәм салкынча җиләс урында киптерәләр.
Үсеп туймаган кишерне ашыктырып алуның файдасы юк. Сабагын кисеп саклауга салганнан соң, андый кишерләр кабаттан үсә башлый, яшел яфраклар чыгара. Андый кишер тиз бозыла.
Кишер яхшы саклансын һәм тәмле булсын өчен, аны иртә язда ашыгып чәчмәскә кирәк. Кыш саклыйсы кишерләрне май ахырында, июнь урталарында чәчү отышлырак. Болай алар нәкъ менә җир суынгач кына үсеп җитешә, бик баллы һәм сусыл була.
Кыш саклар өчен соң өлгерешле кишерләрне генә чәчәләр. Алар язга кадәр саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк