Логотип
Бакча

Җиләк чәчүнең биш сере

Җиләксез бакча гөлсез чүлмәк кебек. Үзеңә авыз итәрлек кенә булса да, бакчаңда җиләк үссә күңелле инде. Язын аның үсентеләре шактый кыйммәт тора. Утыртканга карап, шул җәйдә үк җиләк бирми әле ул. Быел ук җиләк белән сыйланырга теләсәгез, аның орлыгын хәзер чәчәргә кирәк. Әйе, бакча җиләген мыеклардан гына түгел, орлыктан да үстерәләр. Бер дә катлаулы эш түгел ул.

Иң катлаулысы – җиләк орлыгын табу. Леруа Мерлен, ОБИ кебек кибетләрдә ремонтант җир җиләгенең вак булып үсә торган сортлары гына бар. Эре булып үсә торганнарын интернет кибетләрдән табарга була. Ремонтант сортлар җиләкне җәй көне дә, көз көне дә – сезонга ике тапкыр бирә. Ләкин аларга тиешле тәрбия, вакытында ашлап тору кирәк. Тәрбия җитәрлек булмаса, көз көне җиләкләре бөтенләй дә булмый, йә вак һәм тәмсез, аз була.

Әгәр җир җиләге орлыгын чәчәргә уйласагыз, ай календаре буенча менә бу көннәр уңай: 23, 24  гыйнвар; 19, 20, 21 февраль; 17, 18, 19 март;  14, 15, 21, 22, 23  апрель.

Әйе, җиләк орлыгын март-апрельдә дә чәчәргә була, ләкин бу очракта ул җиләкне киләсе елда гына бирә башлый. Ә менә хәзер чәчсәгез, бу сезонда ук авыз итеп өлгерә алачаксыз.

Табигатьтә җиләк орлыгы салкын туфракта, кар астында ятып акрын гына бүртә. Ике атнага суыткычка тыгып торып, без аңа мондый шартларны тудыра алабыз. Тик күп очракта алай мәшәкатьләнергә вакыт булмый. Шуңа күрә без икенче төрле вариантны сайлыйбыз – орлыкларны юеш мамык дискка салып, өч көн бүрттерәбез.

Тагын бер вариант – орлык чәчәсе туфрак өстенә калын итеп тыгызлап кар түшәргә, орлыкларны шул карга чәчеп, өстеннән тагын калын итеп кар белән каплап куярга. Кар салкыны белән алар бераз стратификация процессын узачаклар.

Җиләк орлыклары бик вак. Туфракка аларны тигез итеп чәчүе кыен. Ә менә кар өстенә чәчсәң, ак карда кара орлыклар бик яхшы күренә. Куерак булып төшеп китсә, аны кары-ние белән икенче урынга күчереп куеп була.

Орлыкларны туфрак белән күмдермәгез, югыйсә алар тишелмәячәк.

Җиләк үсентесе бик акрын үскәнлектән, баштан ук зур, тирән савытка чәчмәгез. Сай гына савыт та ярап торачак.

Орлыкларны яхшылап чылатылган туфракка чәчәргә кирәк, чөнки тишелеп чыгып, бераз ныгыганчы аларга өстән су сибәргә ярамый. Беренчедән, су белән тирәнгә киткән үтә дә вак орлыклар тишелә алмаячак. Икенчедән, үсентеләр беренче мәлләрдә шулкадәр дә зәгыйфь, су сибүдән алар кырылып кына бетәчәкләр. Шуңа күрә, туфрак кибеп китә икән, җылы суны резин туп белән бик сакланып кына, үсемлекләрне екмаслык итеп кенә сибәргә кирәк.

Тишелер өчен орлыкларга 25 градус җылы булуы мөһим. Тәрәзә төбендә гадәттә салкынча була. Шуңа күрә тишелеп чыкканчы савытларны тәрәзә төбенә куймый торыгыз.

Тишелгәч инде, әлбәттә, якты урын кирәк. Яхшы, нык булып үссеннәр өчен, үсентеләрне көнгә кимендә 13 сәгать ясалма яктырталар.

Шытымнар чыгып, 21 көн узгач (бу вакытта аларның 2-3 чын яфрагы чыккан була), аерым-аерым савытларга күчереп утырталар.

Күчерер алдыннан үсентеләргә су сибәләр. Туфрак коры булса, тамырларына зыян киләчәк.

Күчереп утырту өчен 200 миллилитрлы пластик стаканнар бик уңай. Стаканга туфрак тутырыгыз да, уртасын калынрак таяк белән (моның өчен шампан шәрабының бөкесе яхшы) чокырлагыз. Чокырга җылы су салыгыз. Су бераз сеңгәч, үсентене әлегә кадәр үскән савытыннан кашык сабы белән алып, шушы чокырга утыртып куегыз. Бармак белән баскалап, туфрагын тыгызлагыз. Сакланып кына җылы су сибегез. Суга «Корневин» препараты да куша аласыз. Ул тамырларны көчәйтеп җибәрә. Суны үсенте тирәли генә сибәргә кирәк.

Күчергәннән соң, үсемлекләрне бер көн күләгәле урында тотыгыз. Аннары җылы, якты урын кирәк булачак. Көндез 24–25 градус, төнлә 15–16 градус җылы булса яхшы.

Май урталарына – бакчага чыгарып утыртканчы, җиләкне өч тапкыр азотлы ашламалар белән ашлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар