Тагын берничә көннән көзгә керәбез. Әле кайчан гына бакчага утырткан яшелчәләребез инде уңыш бирүдән туктый. Ә бит көз көне дә түтәлдән яшел кыяр өзеп кетердәтәсе килә. Көз көне дә кыярларны кабат яшәртү ысулы бармы икән ул, дип сорасагыз, җавап: бар!
Тагын берничә көннән көзгә керәбез. Әле кайчан гына бакчага утырткан яшелчәләребез инде уңыш бирүдән туктый. Ә бит көз көне дә түтәлдән яшел кыяр өзеп кетердәтәсе килә. Көз көне дә кыярларны кабат яшәртү ысулы бармы икән ул, дип сорасагыз, җавап: бар!
Иң беренче эш итеп, кыярларга төрле чирләрдән профилактика үткәрергә кирәк. Кыяр ончыл чык, фузариоз, фитофтороз авыруларына бирешүчән. Бу чирләрдән профилактик препаратлар күп. Иң еш кулланыла торганы – «Фитоспорин». Ул – биологик препарат, кешегә дә, туфрактагы бактерияләргә дә зыяны юк. 1 литр оеган сөткә 5 литр су һәм 15 тамчы йод тамызып ясалган эремә дә кыярның чирләргә каршы торуын арттыра.
Икенче эш итеп, кыярларны ашлагыз. Картайган яфраклары урынына яңасын үстерү өчен аңа азот кирәк. Азотлы ашламалар – карбамид, мочевина, азофоска.
Өченче эш итеп, барлык саргайган яфракларны, кәкре-бөкре, эре, сары кыярларны өзеп чыгыгыз. Сабагында килеш кыярның орлыгы өлгерә икән, ул башкача кыяр бирми, чөнки аның нәсел калдыру программасы үтәлгән булып санала.
Дүртенче эш итеп, кыярларга мул итеп су сибегез. Көннәр суыта башлагач, аңа җылымса су сибәргә кирәк. Бал кортларын җәлеп итәр өчен, суга бераз шикәр дә куша аласыз.
Бишенче эш – кыярның шәрәләнеп калган төбенә туфрак салып чыгу. Туфрак урынына сыйфатлы черемә дә куллана аласыз.
Алтынчы гамәл – кыярларны җылыту. Түтәл өстен изоспан белән каплагыз. Пленка белән каплаганга караганда, тукылмаган матераил отышлырак.
Менә шушы эшләрне башкарсагыз, кыярның гомерен тагын берничә атнага озайтырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк