Логотип
Арабыздан беребез

Зөлфия Рәүпова: «Җыр язу – җан рәхәте ул»

Казан Универсиадасы вакытында меңләгән кеше тамаша кылган «Ак бүре» операсын иҗат итеп, ул борынгы татар әкиятенә җан өрде. Атаклы вокалистлар аның белән хезмәттәшлек итә. Виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин исә аның «Pentatango» әсәрен үз репертуарына алган.

Мәскәү композиторы Зөлфия РӘҮПОВА, татар музыкаль традицияләренә тугры калып, Татарстан белән һәрчак элемтәдә яши.

Зөлфия, үҗәтләнеп, шушы профессиягә килүегез һәм Казан консерваториясенә дүрт (!) тапкыр ке­рергә талпынуыгыз биография­гезнең аерылмас бер өлешенә әйләнде. Ничек булды ул?
– Озын тарих ул. Иң гаҗәбе: минем күз алдында беренче тапкырында ук җиңел генә укырга кергән егетләрнең күбесе бу профессиядән күптән китте инде. Миңа башка юл әзерләнгән булып чыкты. Профессио­наль композитор булыр өчен консерваторияне дүрт мәртәбә штурмларга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, ышанып та бетмиләр моңа…



Әти, мине юатырга өметләнеп, гел: «Аңла инде, ба­лам, алмагач талантың юктыр. Менә мин, бәлки, космонавт булырга телимдер, ләкин бу мөмкин түгел икәнен аңлыйм. Сиңа да килешергә кирәк», – ди торган иде. Ләкин мин үземә һәм хыялыма тугры калдым. Хәзер, инде еллар узгач, хыялымны чынга ашырырлык үҗәтлек, тырышлык, ихтыяр көче, үземә ышаныч җиткәнгә сөенәм, мин – бәхетле. Әти-әнием минем белән горурлана.
Ә бит өметсезлеккә бирелгән чакларым да булмады түгел. Композиторлар бүлегенә керер өчен элеккеге еллардагы кебек ыгы-зыгы да, конкурс та юк хәзер. Композитор булуның дәрәҗәсе нык төште.

90 нчы еллардагы Казан консерваториясе турында нинди истәлекләр саклана Сездә? Нәҗип Җиһанов рухы сизелә идеме анда?
– Искиткеч атмосфера иде ул вакытларда. Мин профессор Анатолий Луппов классында укыдым. Альберт Леман белән аралашырга туры килде, ул Казанга мас-тер-класслар үткәрергә махсус килә иде. Мәскәүдән Алмаз Монасыйпов килеп дәресләр бирде. Консерва­то­рия­не һәм аспирантураны тәмамлагач, Фуат Мансуров белән аралашу бәхете елмайды. Япон язучысы Юкио Мисима романы буенча язылган «Алтын сарай» премьерама 2008 елда ул дирижерлык итте. Ахырдан әсәр «Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе»нә керде һәм 2012 елда Sony Music тарафыннан яздырылды. Татар музыкасының күп аксакаллары исән иде әле ул чакта. Мәсәлән, полифония буенча дәресләрне Мирсәет Яруллин алып бара иде.

Иң беренче зур музыкаль әсәрләрегезнең берсе – Сөембикә ханбикә турындагы симфоник поэмагыз нинди шартларда язылды? 
– 2003 елда мине хореограф Айгөл Гыйльметдинова эзләп тапты. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербургта эш­ләүче билгеле балетмейстер. Ул чакта Айгөл Казан­ның соңгы ханбикәсе Сөембикә язмышы турында махсус симфоник әсәр язуымны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бик күп тарихи әсәрләр укырга, Казан Кремле белән озаклап танышып йөрергә, Болгарга сәяхәт итәргә туры килде. Болар барысы да минем музыкаль күзаллавым­ны баетты, Казан ханлыгы чоры тарихын, Сөембикәнең иң кайгылы көннәрен чагылдырган образны тасвирларга ярдәм итте. 

2004 елда бу әсәр яшь композиторлар һәм башкару­чыларның «Россия Яшьләр Академияләре» бөтенроссия фестивалендә иң яхшы әсәрләрнең берсе дип танылды, мин «Россия халыклары ассамблеясе» медале белән бүләкләндем. Әсәрнең уңышы дирижер Александр Сладковский исеме белән дә бәйле, ул профессиональ язмышымда шулай ук зур роль уйнаган кеше. Мәскәү тамашачысы Сөембикә турындагы әсәремнән фрагментны 2015 елда Мәскәүдә узган Татарстан көннәрендә күрә алды. ММДМның Светланов залы сәхнәсеннән Борис Эйфман балеты солистлары башкарды аны.



Хәзерге композиторларда авангард музыкасы белән кызыксыну кимүне, аларның мелодизмга әйләнеп кайтуларын нәрсә белән аңлатасыз?
– Музыка тарихында табигый күренеш бу. Композиторның публика белән аралашу чарасы буларак кабул ителгән авангард музыкага ихтяҗ югалды. Аның вакыты үтте. Минем музыка – тыңлаучым белән «йөрәктән йө­рәккә» аралашу ул. Шуңа күрә күбрәк мелодизмга тартылам, авангард музыканы колористик максатларда, әсәремнең художество уйланылышы соралганда кулланам.
 
Иң беренче зур музыкаль әсәрем Сөембикә ханбикә турында.

Казанлылар һәм Универсиада кунаклары 2013 елның җәендә «Ак бүре» операсының масштаблы премьерасы белән таныштылар. Опера премьерасы Мәскәүдә узды. Бу әсәр ничек иҗат ителде?
– Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский заказы буенча язылды ул. Сюжетны һәм либреттоны үзем сайладым. Балаларга әкият укыганда очраклы гына «Ак бүре» әкиятенә юлыккан идем. Шулкадәр ошады – мизгел эчендә сайланды ул. Алдан тоемлавым монда да сынатмады. Либреттоны талантлы яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат итте. 

Бердәнбер кыенлык: мин ул чакта әле яңа гына икенче баламны тапкан идем. Әни, хатын һәм актив иҗат итүче композитор функцияләрен берләштерү катлаулырак булды. Постановканың мөһимлеген
аңлау һәм проектта катнашучы күпсанлы иҗади коллективлар каршында җаваплылык тою гына үземне кулга алып, эшне вакытында тапшырырга мөмкинлек бирде.
Куелышта өч йөздән артык кеше катнашты: Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры; Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов), «Пантера» камера балеты (сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов), Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның яшь җырчылары.

 «Ак бүре» операсын мин әле бай декорацияле, кызыклы сценографияле, режиссер табышлы опера театры сәхнәсендә күрергә дә хыялланам. Кайчан да булса хыялым тормышка ашар дип өметләнәм…



Зөлфия, Сез Нәзифә Кәримова сүзләренә искиткеч җырлар иҗат иттегез. Аларны Эльмира Кәлимуллина һәм Альбина Латыйпова башкаруында яхшы хәтерлим. 
– Әйе, җырлар иҗат итәргә яратам, минем өчен ул җан рәхәте. Шулай да симфоник музыкага ныграк тартылам.



Татар һәм аргентина музыкасын берләштергән, Айдар Гайнуллин репертуарының аерылгысыз бизәгенә әверелгән «Pentatango»ны иҗат итү фикере каян килде?
– «Pentatango» (биш ноталы танго) Айдар Гайнуллин заказы буенча туды. Мәскәүдә опера премьерасыннан соң Айдар Гайнуллин, яныма килеп, үзара хезмәттәш­лек итү теләген белдерде. Айдарның танголар яратуын белгәнгә күрә, шундый танго иҗат итү идеясе миңа да кызык тоелды. «Pentatango»ның Айдар күңеленә хуш килүенә мин бик шат, аның башкарылу географиясе дә киң: һаман саен күбрәк шәһәрләрдә яңгырый. Айдар соравы буенча, «Pentatango»ның берничә вариантын эшләдем: камера оркестры, симфоник оркестр һәм үзенең «Эйфория» ансамбле өчен.
 
Мәскәүдәге татар тамашачысы бик зәвыклы!


Сез Мәскәүнең кайнап торган татар мәдәни тормышында актив катнашасыз. Башкала тамашачысы нинди ул?
– Мәскәүдәге татар тамашачысы рәхмәтле була белә. Алар бик зәвыклы. Мәскәүдә үземнең иҗатымны бәяли белгән чын тугры тамашачыларым булуга сөенәм.

Иҗади тормышта кайнап яшәвегезне белгәнгә күрә сорыйм да: пианист Рөстәм Кудоя­ровның хатыны да, ике кечкенә бала әнисе дә булып иҗат белән шөгыльләнергә ничек вакыт табасыз?
– Әлбәттә, җиңел түгел. Вакытны дөрес бүләргә кирәк була. Киңәшләр бирергә яратмыйм, бу мәсьәләгә карата фикер уртаклаша гына алам. Үз гаиләңне һәм эшеңне чын-чынлап яратсаң – вакыты да җитәчәк, эшләрең дә барып чыгачак.

Әсәрләрегез күпләрнең яраткан музыкасына әйләнде. Үзегез кайсы композиторларны яратасыз?
– Күп композиторларның музыкасы миңа якын.
Иң яраткан композиторларым исә өчәү генә – Бах, Прокофьев, Фәрит Яруллин. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар