Логотип
Арабыздан беребез

Уйларымны космоска юллыйм!

Альбина бүген минем героем булачак. Әллә кайчаннан – мәктәп елларыннан ук таныш, күз алдыбызда үскән Альбина...

Альбина бүген минем героем булачак. Әллә кайчаннан – мәктәп елларыннан ук таныш, күз алдыбызда үскән Альбина... Төрле чакларын күргәнем бар аның. Бәхете ташып торган көннәрен, шатлыктан очып китәрдәй булып йөргән вакытларын, каушап калган, борчылган минутларын, дулкынланган мизгелләрен, тәвәккәлләп җаваплы эшләргә алынган сәгатьләрен... Яшьтәшләре аны телевидениедәге – «Тамчы», соңрак «Мәдәният дөньясында» тапшырулары аша ярата. «Ялкын» журналлары тышлыгыннан күреп таныйлар. Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе укучысы Альбина Мөхәммәтшинаны белмәү мөмкинме соң! Ул – «Татар кызы» конкурсы җиңүчесе, ул – «Сәләт»тә, «Алтын каләм»дә. Журналга әзерләгән язмалары гына да бит нинди! Әле Чулпан Хаматовадан, әле җырчы Алсудан интервью ала. Машина йөрткәндә очраган маҗараларыннан үз кагыйдәләрен чыгарып шаян киңәшләр бирә. Журнал юбилеен алып барыр өчен... соңгы көнне тектереп өлгерткән кызыл күлмәге дә күз алдында. (Хәзер дә кызыл күлмәкләр ярата: гардеробында эленеп торалар!) Кырымда, Ялтада  «Сөембикә варислары» фестиваленең концерт программасын алып барган Альбинаның тавыш тембрларына кадәр җаннарны актара... «Сөембикә» журналының туташларга тәгаенләнгән иң зур бүләге – Сөембикә ханбикә сурәте төшерелгән көмеш муенса да 2002 елда шушы чая һәм зирәк асыл татар кызына тапшырыла. Мәктәп елларында күпләр аны йә журналист, йә актриса булып китәр бу кыз дип фаразлый. Атаклы режиссер Марк Захаровта кастинг узарга Мәскәүгә үк китеп барулары, җиңеп кайтулары!.. ( «Ярый әле китмәгәнмен, бөтенләй театр дөньясында гына калыр идем», – диячәк ул соңрак). «Мәдәният дөньясында» тапшыруларында чыкканда үзенә шикләнеп, баласытып карауларын да кичерергә туры килә әле. Олпат язучылар, олы шәхесләр белән әңгәмәләр корырга башы яшь әле, янәсе. «Берсендә Туфан абый Миңнуллин: «Абау, кызым, сиңа ничә яшь соң?» – дип сорап куйды. Мин инде өлкәнрәк күренер өчен әнинең күлмәген дә киеп карыйм, чәчләремә дә олы апалар прическасы ясыйм... Илдар абый Кыямов исә гел мактап, булдырасың, дип үсендереп тора...» – дип көлә ул.  

Кай арада Мөхәммәтшина Альбина исемле кыз үсеп җиткән дә, театр училищесында укыган, Казан университетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге алган! Кай арада күренекле ханымга әйләнгән – Альбина Насыйрова булган. Хәзер инде Альбина Мөнир кызы Татарстанда бердәнбер булган Кембридж халыкара мәктәбен һәм «Бала-Сити» полилингваль  балалар бакчасы челтәрен оештыручы бизнес-леди, «Бала-Сити»ның генераль директоры. Мәктәптә Кембридж программасы буенча эшлиләр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының инновацион мәйданчыгы булып тора, Казан федераль университеты, Пекин Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Бостон мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлектә ул. Әлеге укыту үзәген тәмамлаучыларга дөньяның теләсә кайсы университетына барып керә алырлык халыкара сертификат тапшырылачак. «Бала-Сити» бакчаларына 500 бала йөри. Алар 2 яшьтән рус, татар, инглиз, кытай телләрендә сөйләшә башлый, испан телен өйрәнә. Мәктәптә 100 бала укый. «Бала-Сити»ның дүрт филиалы бар Казанда: «Еники», «Болак», «Проспект», «Дубрава» исемнәре белән йөртеләләр. Салават күпере төсләрендә балкып, экологик паркка терәлеп торган Дубрава укыту үзәгендә исә үзеңне чит ил кампусына эләккәндәй хис итәсең. Рәхәтлек, кайда да шатлык сизелә. Чит телдә сөйләшүләр ишетелеп тора. Ягымлы укытучылар. Кәефе күтәренке балалар. Диварлар балалар рәсемнәре белән бизәлгән. Биредә барысы да елмая. Ә ул елмаюлар Альбина Мөнир кызыннан башлана кебек. Үткәннәрне дә искә төшереп алабыз, бүгенге уңышларына да тукталабыз. «Бездә театр мәктәбе дә, телевидение проекты да эшләп килә. Беләсезме, мин моны үз балачагымны искә төшереп кертеп җибәрдем бит, – дип көлә Альбина. – «Актерлык осталыгы» дәресләрен театрда бергә үскән Миләүшә Шәйхетдинова алып бара. Кайбер балалар ояла, «утренник»ларда урындык артына качалар йә чыгалар да күлмәк итәкләрен бөтереп торалар, куркалар... Комплекслары көчле. Ә Миләүшә матур сөйләргә, сәхнәдә үзеңне дөрес тотарга өйрәтә. Сабантуйлар уздырабыз, Кремль яры буенда зур сәхнәләр куеп чыгыш ясыйбыз. Бездә һәр бала аның аша уза. Телевидение белән дә элемтәмне югалтасым килмәде. Балалар инде стендап нәрсә икәнен дә, кайсы кулга микрофон тотып интервью алырга кирәген дә белә. ТНВга экскурсияләргә йөриләр, «Хәерле иртә!» тапшыруларында күренәләр. Әти-әниләре чиксез бәхетле!» – ди ул балкып. Хыяллары турында да әйтми калмый. Әле күптән түгел Чулпан Хаматова белән кабат очрашканнар. Актрисаның хәйриячелек проекты Альбинаны да битараф калдырмаган. Аның да хәйриячелек белән шөгыльләнәсе, махсус проект ачып җибәрәсе килә. «Әйдәгез, әлеге проектка бергәләп тотыныйк», – дип тәкъдим ясый ул яраткан актрисасына. Тагын... җәйгә Америкагамы, Канадагамы, Финляндиягәме – кайсына булса да берсенә балаларны алып барып, «Бала-Сити» сменасы ачарга планлаштыра әнә. Гаиләсе, дуслары белән башка илләргә ял итәргә барганда да шул билингваль бакча-мәктәпләр турында уйлап йөри. Альбинаның: «Безнең отельдән ерак түгел бер мәктәп күрдем. Әйдәгез, барып киләбез», – диюләрен хәзер гадәти күренеш итеп кенә кабул итәләр. Һәм артыннан иярәләр. Бик күп балалар бакчаларының тәҗрибәсен өйрәнгән инде ул. Австрия, Германия, Италия, Америка, Төркия, Сингапур...  Англиядә ничек укытканнарын, Америкада ничек тәрбияләгәннәрен белә... Һәм иң яхшы үрнәкләрне җыеп, аларны Казанда булдырырга, укытучылар табарга, аларны укытырга тырыша. Әңгәмәбез үзеннән-үзе балаларга, укыту-тәрбия эшләренә барып тоташа. Каян уйлап тапкан ул бу «Бала-Сити» проектын? Кечкенә баланы ничек  итеп күп телләрдә сөйләшергә өйрәтеп була? Аларны шәхес итеп үстерүнең нинди кагыйдәләре бар? Шулар хакында сөйләшәбез. Һәм, әлбәттә, уңыш серләре, гаилә кыйммәтләре, хатын-кыз бәхете турында да сүз булмый калмый...


Мине булдырасың дип үстерделәр!   



– Альбина, син чая, тәвәккәл, ут уйната торган позитив һәм креатив кеше. Каян килгән ул сыйфатлар сиңа, кемнән йоккан?  
– Дәү әти дә, әти белән әни дә: «Синең әйбәт килеп чыгачак, син булдырасың аны!» – дип гел кабатлап, мине үсендереп тордылар. Зур хыяллар, максатлар куярга кирәген дә әйттеләр. Садикларга йөрмәдем. Мине дәү әти тәрбияләде. Бик сәләтле кеше, шәхес иде ул. Әти белән әни гел эштә. Дәү әти заводта эшләп пенсиягә чыкты да, бөтен барлыгын миңа һәм энем Булатка багышлады. Ул ир башы белән шундый тәмле ашлар пешерә иде. Ашарга пешерергә дә, тегәргә, чигәргә дә дәү әти өйрәтте мине. Аннары ул  миңа матур итеп әкиятләр сөйли иде. Кечкенәдән татарча сөйләшеп үстем. Татар гимназиясендә укыдым. Иртән сәгать ярым бара идем мәктәпкә. Северный поселогыннан ук. Бик ерак. Өстерәлә-өстерәлә ул йөрүләр... У-у-у! Камәрия Зиннуровнага гел әйтәм: аңлыйм хәзер хәлегезне дим. Мин бик рәхмәтле аңа!
 Мәктәп елларында тормышымны телевидение, театр, сәхнә тормышыннан башка күз алдына да китерә алмый идем. Хәзер инде тынычландым. Ләкин миңа ул чорда шул сәхнә тормышы аша узып, бүгенге дөньяма килергә кирәк булгандыр. Курыкмыйча сәхнәдә чыгыш ясаулар, телевидениегә барып, бер белмәгән кешеләр белән аралашулар... Болар мине күп нәрсәгә өйрәтте. Балаларны да шулай үстерергә кирәк: бернәрсәдән дә куркып тормасыннар! Бүген инстаграм, Интернет тормышы. Баланың кем беләндер сөйләшәсе килә икән, әйтик, Джулия Робертс белән – бүген ул мөмкин! Инстаграм аша табасың да язасың аңа! Мин шундый-шундый кыз, сезгә әйтер сүзем бар... Теләсә кем белән аралашырга була шулай! Әллә нинди йолдызлар, кумирлар,  алар әллә нинди тормышта яшиләр дип, яннарына якын килергә куркып тормаска кирәк. Һәрбер кеше – кайбер артистлар, зур шәхесләр – киресенчә, бик гади, ачык  булып чыгалар. Телевидениедә безне чая булырга, куркып тормаска өйрәттеләр... Информация кирәк булса, интервью аласың килсә, нәрсә әйтерләр, ни уйларлар дип тормыйсың инде! Мин дә балаларга әйтәм гел: «Оялмагыз! Нигә оялып торырга? Теләсә кем белән сөйләшә аласыз!»  – дим.


– Тагын ниләр әйтәсең? Хыялыңда ничек итеп күрәсең килә эшеңне?
– Тагын... балаларга хыялланыгыз диясем килә. Ел саен Америкага барам. Гаҗәпләнәм мин. Анда балаларны шундый итеп тәрбиялиләр!.. Миңа, гомумән, бик кызык инде аларның мәктәпләре, укыту, белем бирү системалары, балалар бакчалары... Анда балаларга кечкенә яшьтән «Син булдырасың!» дигәнне сеңдерәләр! Һәм, беләсезме, нинди сорау бирәләр аларга? «Син башкалардан кай ягың белән аерылып торасың? Дөньяны ничек яхшыга үзгәртә аласың?» диләр. Аларда әнә университетка керер өчен 100 баллың булса да, бик яхшы укысаң да, сиңа шул сорауны барыбер бирәчәкләр һәм сиңа үз фикереңне әйтергә кирәк булачак. «Мин бу дөньяны ничек яхшы якка үзгәртермен икән», «Мин нәрсәләр эшли алам», «Башка яшьтәшләремнән кай ягым белән аерылып торам?»... Балалар уйланырга тиеш. Бөтен кеше дә бертөрле була алмый! Һәркем үзенең бер ягы белән аерылып торырга – үзенекен табарга тиеш! Мин мәктәптә дә балалар белән шушы хакта сөйләшергә тырышам. «Робототехника» фестивале уздыруыбыз шуңа бер адым инде. Без аны «Роботосабантуй» дип атадык. Башлангыч сыйныф укучылары һәм бакча балалары өчен андый инженерлык проектлары юк. Ул проект төрле темаларга булырга мөмкин.  Кемдер балалар өчен үзенчәлекле парк җыя ЛЕГОда. Кемдер мышкасыз эшли торган ноутбук уйлап таба... Балаларда креатив инженерлык фикерләвен үстерергә кирәк. Инструкция буенча эшләүчеләр күп, миллионнар! Ә нәрсәдер уйлап чыгарып, креатив фикер йөртүче кешеләр бик аз. Балаларны кечкенәдән креатив фикер йөртергә өйрәтергә кирәк. Балалар бит алар шундый фантазерлар! Шул сәләтне кечкенәдән үстерергә генә кирәк! Алар булдырачак! Хәтта шундый предмет бар, без аның программасын сатып алдык. Чишелешләре төрле булган мәсьәләләр комплексыннан тора ул.


Әни булгач, супер көч барлыкка килде!



– «Бала-Сити» тормышыңда аерым урын алып тора. Аны тудыру идеясе ничек туды? Сиңа кемнәр булышты?
– Без мәктәпне ачканда аны гади мәктәп кенә итәсебез килмәде. Ул бөтенләй яңача мәктәп булырга тиеш дип куйдык. Безнең буын балалар көндәшлеккә әзер булырга тиеш. Дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булыр өчен күп телләр белергә, креатив фикер йөртергә, максатлар куя белергә тиеш балалар. 5 кенә ел түгел, 10-15, 20 елларга исәпләнгән җаваплы проект бу. Аннары үземнең мәктәп булгач, минем исемем белән дә бәйле бит әле ул. Әти-әниләр миңа балаларын 100% ышанып алып киләләр икән, минем яктан да баланың киләчәге өчен 100% җавалылык дигән сүз ул. Моны бизнес дип тә әйтеп булмый. Бу – социаль проект. Ничек проект башланып китте дисәң... Бала тугач, хатын-кыз барыбер үзгәрә икән, Эльмира апа. Әни булгач, бала тугач, ниндидер супер көч барлыкка килә икән хатын-кызда! Минем дә фикерләрем, тормышка карашларым үзгәрде. Илһамланып менә шушы проектка алындым. Кайчак: «И сагынасыңдыр инде ул телевидение, сәхнә тормышларын!» – диләр. Сагынам. Ә менә бу проектым шулкадәр кирәкле, аның ахыргы нәтиҗәсен күреп, тоеп була! Мәгариф өлкәсенә кереп китүем әнидәндер. Генетика барыбер үзенекен итә. Ул гомер буе булачак укытучыларны әзерли, хәзер дә шул эшендә. Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры. Бу фикер башыбызга килгәч, әни хуплап алды. «Әлбәттә, булдырасың! Әйдә, мин сиңа ярдәм итәм!» – диде.  «Бала-Сити»да ул җитәкче, бик ярдәм итә. Без 6 ел элек кечкенә генә «Бала-Сити» бакчасын ачтык башта. Аның шундый зур проектка әйләнеп китүен башыма да китермәгән идем ул чакта! Нинди генә проект булса да, бер урында торырга тиеш түгел ул.  Бу мәгариф өлкәсендә дә шулай. Ел саен яңа программалар языла, чыгарыла. Мин инглиз телен белгәч, башка илләргә йөрим, мәктәпләрен, бакчаларын күрәм. Безнең балалар нишләп әле мондый проектларда катнашмыйлар дип эчем пошып куя. Аларга да шундый мөмкинлекләр тудырасы иде, иң яхшысын бирәсе иде дим.



Аяз тугач, балама билингваль белем бирү, кечкенәдән аңа берничә тел өйрәтү турында гел уйланып йөрдем. Һәм Казанда шундый мультилингваль балалар бакчасы тапмагач, үзебезнекен ачарга тәвәккәлләдем. Ул кечкенә генә, анда нибары 20 бала йөри иде. Менә шуннан башланды инде. Әни буларак, үземнең балам өчен нәрсә телим, нәрсә булдырасым килә, эшемне шулай оештырырга тырыштым. Ул беренче мультилингваль балалар бакчасы иде. Ул чакта әле халык нәрсә икәнен дә, ни өчен кирәк булуын да аңламый иде. Бик күп галимнәрнең фикерләрен өйрәндем. Алар менә нәрсә ди: телләр өйрәнү өчен иң яхшы яшь – 2 яшьтән 4 яшькә кадәр! Шушы яшьтә алар бөтенесен сеңдерә ала! Шуңа күрә без бакчага 2 яшьтән 4 яшькәчә балаларны алабыз. «Абау, сез кытай телен сайладыгызмыни, бик авыр тел бит!» – ди кайчак өлкәннәр. Әлбәттә, өлкәннәр өчен авыр, өйрәнеп бетереп булмый. Ләкин балалар өчен андый кыенлык юк. Теләсә нинди телне дә өйрәнә алалар. Иң мөһиме – языковая среда булдыру. Беренче балалар бакчасын ачканда АКШтан бер укытучы килде безгә. Ул балалар белән бары тик инглизчә генә сөйләште. Шулай итеп балалар сөйләшә башлады. Минем өчен татар теле дә мөһим. Ә бакчага төрле милләт балалары йөри. Ничек аңлатырга әти-әниләргә? Татар телен өйрәнүне мәҗбүри итеп ясадык, сайлау мөмкинлеге калдырмадык. Бала никадәр күбрәк телләр белсә, шулкадәр яхшырак, алар математик мәсьәләләрне дә тизрәк чишәләр, фикер йөртү сәләте дә көчлерәк дип аңлаттым. Бүгенге көндә безгә кытай, грек, Канададан килгән балалар йөри. Дөресен генә әйткәндә, аларга татар теле кирәк тә түгел. Әти-әниләре контракт буенча 1-2 ел эшлиләр дә китәләр. Алар, әлбәттә, сорау бирә миңа: «Безгә нишләргә?» – диләр. «Өйрәнәсез! Сезнең шундый мөмкинлек бар! Казанда яшәгәндә татар телен өйрәнми калмагыз!» – дим. Татар телен укытырга мин университет тәмамлаган яшь, сәләтле, бик ачык, эмоциональ укытучыларны сайлап алам. Аларның максаты – бары тик татарча гына сөйләшү. Бездә шундый кагыйдә бар: инглиз теле укытучылары – бары инглизчә генә, татар теле укытучылары татарча гына сөйләшә! Хәтта әти-әниләр белән дә! Аңламыйлар икән, сорыйлар, тәрҗемәчене чакыралар. Ә балалар – аңлыйлар! Җәй көне татар сменасы оештырдык лагерьда. Һәм ул популяр булып чыкты. Германиядән, Америкадан татар балалары килеп, татарча өйрәнә. Канадада яшәүче иптәш кызым Алинә безгә татар теле буенча онлайн-дәресләр оештырыгыз әле, дип язган. Скайп аша балалар чыга, һәм менә ел буе дәресләр алып барабыз.


Кешеләр белән аралашырга яратам!

– Кыен чакта кемнәргә таянасың?
– Үкереп елаган чаклар да булды инде... Тормышымдагы барлык проектлар да мине күп нәрсәгә өйрәтте. Кешеләр белән аралашырга гел ярата идем инде. Ә монда 200 проценттан да арта ул аралашулар! Кемнедер илһамландырырга, кемнедер тынычландырырга, кемгәдер җылы сүз әйтергә кирәк була. Үзегез беләсез, хатын-кызлар коллективы бит. Авыр чаклар да була. Ләкин үземнең шәхси проект булгач, артка юл юк. Икенче бала туды, ике атна узуга мин эшкә чыктым инде, чөнки башкача мөмкин түгел. Җитәкче буларак та үсәргә туры килде. Мин бик ышанучан кеше. Һәрбер кешедән башта яхшы сыйфатлар эзлим гел. Ләкин төрле чаклар булды. Һәр кеше, һәр очрашу – үзе бер сабак. Башка вариантлар юк, гел алга гына барырга кирәк хәзер. Тукталып калсаң, беттең. Бизнес-проектлар алар шулай – син бүген эшләмәсәң, башка кеше табыла, син югаласың... Университетлар, укытучылар әзерләүче факультетлар белән эшлибез. Укытучыларны үзебез әзерлибез. 11 нче сыйныфка кадәр укытырга уйлыйбыз. Мәктәп 3 ел элек ачылды. 6 нчы сыйныф укучыларын чыгарабыз киләсе елга. 2 яшьтән «Бала-Сити»га килгән балаларны бүген инде укучылар итеп күрү бик күңелле. Мин алар белән горурланам. Әти-әниләрнең күбесе белән дуслашып беттек. Кайбер әниләргә карыйсың да... Дүрт бала үстерәләр! Һәркайсының үзенең эше, фирмасы, заводы, медицина үзәкләре челтәре, тагын әллә нәрсәләр!.. Шундый активлар, матурлар, янып торалар, булдыралар!..  Миңа ошый андый хатын-кызлар белән аралашу! Хәзер хатын-кызлар килә башлады төрле регионнардан, шәһәрләрдән. «Минем дә шундый бакча ачасым килә, ләкин куркам. Мине ирем хупламый», – диләр. «Каян башларга, нишләп минем барып чыкмый?» – диләр. Хатын-кызларча аңлау, психологик ярдәм кирәк аларга. «Син булдырасың, әлбәттә булдырасың!» – дип үсендереп торырга кирәк. Миннән гел сорыйлар: «Уңышларыңның сере нәрсәдә?» – диләр. Әлбәттә, кешеләрдә. Укытучылар, тәрбиячеләр мине аңлый, мин – аларны. Бездә бик көчле команда: 120 кеше.


Ул Бостонда тәкъдим ясады!




– Син карап торуга ук бәхетле хатын-кыз булып күренәсең. Динар белән ничек таныштыгыз?
– Динар белән К. Тинчурин театрында таныштык без. «Мәдәният дөньясында»эшләгәч, премьераларны карап бара идем. Ул көнне минем монтаж булырга тиеш иде, вакытын күчерделәр дә, театрга чыгып чаптым. «Мәхәббәт чишмәсе» иде. Гел билетсыз гына керәм бит инде «служебный ход»тан (көлә.).  Динар басып тора. «Сәләт» аша бер-беребезне белә идек. Сәлам бирештек. «Кем белән килдең?» – ди. «Үзем генә», – дим. «Кайда утырасың?» – ди. «Урыным юк, кайда туры килсә шунда», – дим. «Әйдә, минем янга утыр», – дип чакырды.  «Ярар», – дим. Спектакль мелодрама булып чыкты, елап беттем. «Тукта инде, син бик дулкынландың, әйдә, чәй эчеп тынычлан», – дип, кафега чакырды. Шуннан аралашып, сөйләшеп йөри башладык. Аннары ул Америкага Бостон шәһәренә ике елга магистратурага МБИга китте. Ул экономист үзе. Минем дә «Алгарыш» программасы буенча уку мөмкинеге бар иде. Бармадым.   «Мәдәният дөньясында» алып баручысы булу минем өчен высший пилотаж тоелды! Җәйгә, әйдә, кил, Американы күрерсең, дип чакырды Динар. Ярар, киләм, дидем. Анда пиццерийга урнаштым, өч ай яшәдем. Бик ошады ул шәһәр. Университетлар, яшьләр күп. Һәм менә шунда, Бостонның иң биек бинасының иң соңгы катында романтик бер кичтә ул миңа тәкъдим ясады! Бөтен шәһәр уч  төбендә сыман иде!  Кайткач өйләнештек. Бу – 2008 елның җәе иде.

– Үзеңне ничек яраттырасың? Кайнана-кайнатаң белән мөнәсәбәтләрең ничек? Насыйровларның яраткан киленедер син, әйеме?
– Динарның әти-әниләре бик яратып кабул итте мине. Динарның әнисе белән берникадәр охшаш та без. Икебез дә Сукояр йолдызлыгыннан. Темпераментларыбыз да  туры килә. Ул да бик актив, тырыш, ярдәмчел. «Бала-Сити»ны оештырып җибәргәндә ул бик булышты миңа. Ул бит бухгалтер. Хәзер дә гел ярдәм итә.
Үзебезнең балалар да «Бала-Сити»га йөри. Аязга 9 яшь, 3 нче сыйныфта укый, Азимга 4 яшь. Икесе дә өч телдә сөйләшә: татарча, русча, инглизчә. Испан телен өйрәнәләр. Өйдә кич балаларга китаплар укыйбыз. Биш яшь аерма булгач, кызыксынулары төрлечә. Берсенә машиналар турында, икенчесенә геройлар турында укырга кирәк. Динар бик бала җанлы булып чыкты. Балалар белән уйнарга тырыша, сөйләшә. Безнең бер кагый дә бар: өйгә кайткач, телефоннарны алып куябыз, чөнки өзлексез шалтыраталар. Ә балаларның аралашасы, ниләр эшләгәннәрен сөйлисе килә. «Бер 15 минут булса да бернәрсә турында да уйламыйча, баланы гына тыңларга тырыш», – ди Динар. Дөрес әйтә: бала белән сөйләшергә, хәлләрең ничек, ниләр булды дип сөйләттерергә, тыңларга кирәк! Аннары зур үскәч ябылалар алар.  И сөйли инде болар! Тыңлап утырабыз инде. Ял көне кая да булса бергә ял итәргә барабыз. Велосипедта йөрибез.

Балаларны яратырга кирәк!


– Хәзер бит шундый төшенчә бар: баланы яратып үстерергә кирәк, диләр. Килешәсеңме, Альбина? Бәлки, үзеңнең серең бардыр тәрбия өлкәсендә...
– Баланы яратуның чиге юктыр аның. Әлбәттә, яратырга кирәк! Гел мактарга кирәк! Мин үзем шулай үстем. Хәзер үз балаларыбызны да гел мактыйбыз, аларны уңышка ирештерергә тырышабыз. Ул мактаулар хәзерге замана балаларына аз эләгә әле, минемчә. Әти-әни көне буе эштә. Ә балаларга игътибар җитми. Сыйпау, сөю, җылылык җитми. Әти-әниләрне дә аңлыйм. Шуңа күрә бакча, мәктәпләрдә шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр генә эшли ала.
Безнең балалар –  икесе ике төрле. Азим бик актив, күп сөйли, тик тормый, җырлый, бии. Ә Аяз – тыныч. Бу яшендә – аңа 9 яшь – робототехника белән мавыга, фантастик китаплар укый. Кем буласың дигән сорауга, бизнесмен буласым килә дип җавап бирә. Аналитик фикерле: әтисенә охшаган.  Бизнес-планнар язып шаккаттыра. «Миңа шуны-шуны эшләргә, шуны-шуны планлаштырырга кирәк», дип кенә җибәрә. «Әни, мин балалар бакчасы өчен агачтан уенчыклар ясыйм. Ничә сумнан аласың?» – ди. Әтисе моны күреп, «Әйдәле, без синең белән Яшел Үзән фанера фабрикасына  барып килик», – ди. Анда калдык-постык такта кисәкләрен капчыклап бушлай биреп җибәрәләр икән. Шуны алып кайтып, чистартып, кечкенә-кечкенә шакмаклар ясый бу миңа. «Ничә сумнан аласың, әнием», – дип башымны катыра. Азимга 4 яшь. Анысы бүген – космонавт, иртәгә – супер герой... Бик хыялый әле ул.

– Эшең бәхетле гаиләне саклап калырга, бар җылылыкны балаларга бирергә комачауламыймы?
– Миңа бу сорауны еш бирәләр. Үз бакчаларын ачарга теләгән әти-әниләр: «Үз балама вакытым калырмы?» – дип сорыйлар. Юк, комачауламый. Шул балалар  киләчәген кайгыртып эшлисең бит. Бәлки, алар аңлап та бетермидер әле. Соңрак аңларалар. Ләкин бәхетле, уңышка ирешкән әниле булу бала өчен бик мөһим. Аяз гел әйтә: «Минем әни шундый бәхетле, ул «Бала-Сити»ны бик ярата», – ди. Алар аны сизәләр, уңышлы һәм бәхетле әнине яннарында күрү баланы да бәхетле итә.

– Арып кайтып, үзеңә дә ял ясарга, гаиләгә дә җылылыкны түкми-чәчми җиткерергә кирәк. Ничек тиз генә шул халәткә күчә аласың?
– Җиткерергә тырышам. Әйтәм бит, Динар бик булыша. Бөтенесе үз җилкәмдә генә булса, авыр булыр иде, әлбәттә: малайлар бит. Кайчак Динарга да әйтәм инде: бик аңлап бетерә алмыйм мин бу малайларны, дим. Гомумән, 5 яшьтән алып малайлар күбрәк әтиләренә тартылалар. Уртак темалары күбәя. Ул яктан мин тыныч. Мин аларны ясмык ашы белән сыйлыйм. Төрекчә, лимоннар салып... Бик җиңел аны пешерү. Камыр ашларын да яраталар. Динар файдалы түгел дисә дә, балалар ярата инде. Бергәләп пешерәбез әле. Алар кухняда кайнашырга ярата. Пычак тотып кисәләр, турыйлар. Мин гел тыймадым. Кечкенә чакларында кайчылар тотып нидер ясап йөрүләрен күреп, өйгә килгән кунаклар: абау, ничек курыкмыйча тоттырасың, бәләкәй бит әле алар, диделәр. Ә мин, өйрәнсеннәр, куркыныч икәнен, сак булырга кирәген болай да беләләр, дидем. Безнең кухняда ирек. Үзләре чыгалар, газны кабызалар, савытларны өстәлгә тезәләр...

– Малайларны тәрбияләүнең дә үз сере бар икән...
– Малайларны хәзер... тәрбияләмиләр. Шундый тенденция. Бала инде мәктәптә укый, әни кеше һаман әле малаеның ботинка шнурын бәйли. Малай кеше бөтенесен үзе эшләргә өйрәнсен! Мин, мәсәлән, кибеткә җибәрергә тырышам. Үзең бар, үзең ал, дим. Әнигә генә салынмасын, үзе хәл итсен, барьерларны үзе үтсен. Кайчак: «Әни, Наталья Владимировнага шалтырат әле, өлгермәдем», – ди. Шалтыратмыйм, үзең сөйләш, үзең хәл ит, синең проблема бит», – дим. Мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Киләчәктә каядыр укырга китәр. Үзенә пешерергә, киемнәрен юарга кирәк булыр. Иркәләнеп беткән малайлар беркемгә кирәк түгел. Кызларны иркәләргә ярыйдыр әле...

– Синеңчә, һәр бала сәләтле булып туамы? Аны ничек күрергә, ничек уятырга?
– Һәр бала сәләтле, ул үзенең юнәлешен генә дөрес табарга тиеш, минемчә. Ә юнәлеш табу өчен балага сайлап алу мөмкинлеге бирергә кирәк. Ризыкта да, дәресләрдә дә, хоббида да, спортта да... Минем  улым футболны сайлый дип кенә булмый. Ул барысын да тоеп карасын: каратэны да, дзюдоны да... Укытучыдан да бик күп тора. Кайсы укытучы белән уртак тел табып була, кайсысы илһамландыра белә... Әти-әниләр балаларына күбрәк сайлап алу мөмкинлеге бирергә тиеш.

– Бездә гипер-актив балалар да бар бит әле...
– Әйе, күп алар. Шуңа күрә бар авырлык укытучылар җилкәсенә төшә. Җиңел түгел андый балалар белән эшләү. Монда инде ул баланы тынычландыра белергә кирәк. Безнең бер укытучы бар. Ул гел әйтә:« Әйдә, 15 тапкыр присидание яса, аннары дәвам итәрбез», – ди. Әнә шулай парын чыгара. «Бар, беренче катка төшеп, чүпрәкне чылатып алып кил әле» – ди. Бала өченче каттан беренчегә җәяүләп төшә, менә – бөтен кайнарын чыгара шулай. Аннары утырып чишә башлый инде. Андый балалар бик сәләтле, гадәттә. Ләкин үзләрен кая куярга белмиләр, энергияләре ташып тора. Шуңа күрә безнең һәр кабинетта утырып яза торган өстәлләр, басып яза торган өстәлләр бар. Басып яза торганы биегрәк, трибуна кебек. Ул шунда баскан килеш чишә ала. Андый балаларга бер урында тыныч кына утырып тору авыр чөнки.

Әгәр депутат булсам...



– Мин оптимист дияргә яратасың...  
– (Көлеп җибәрә.) Әйе, мин 100 процент оптимист! Шуңа барысы да килеп чыга минем! Кайсы сыйфатлар эшләргә ярдәм итә дисәләр, оптимизм, кешеләр белән аралашу  (чөнки гел сөйләшеп, ниндидер проблемаларны хәл итеп, нәрсәдер эшләп йөрергә кирәк гел), кешенең көчле ягын күрү дип санап китәм. Каядыр барып, кемнедер күреп, аның үзебезгә кирәк кеше икәнен чамалый алам. Хатын-кыз интуициясе көчле миндә. Бу көчле укытучы булырга тиеш дим. Чакырам ул кешене, һәм шулай булып чыга да. Аннан соңгы вакытта үз-үземә шакката башладым. «Их, менә миңа хәзер шундый кеше кирәк бит: музыканы да, инглиз телен дә белә торган!» –  дим. Уйлап йөрим. Уйларымны космоска юллыйм. Үзеннән-үзе юлыма килеп чыга шул мин эзләгән кеше.



– Син «Бердәм Россия» партиясенең праймеризында катнашасың. Сайлау сайлау алды платформасында бүгенге хатын-кызларга ирләр белән тигез социаль гарантияләр булдыру мәсьәләсе, Татарстанда полилингваль педагоглар әзерләү системасын тудыру зарурлыгы әйтелә. Хатын-кыз, әни кеше, бизнес-леди буларак, хатын-кызларны яклап, зур эшләргә алынырга җыенасың...
– Әйе, әйе... Тәрбиячеләрнең, укытучыларның имиджын күтәрү, эш хакларын арттыру хакында сүз әйтәсем килә. Гомумән, билингваль мәктәпләр, бакчалар өчен укытучыларны ничек табарга, аларны ничек әзерләргә – менә шул турыда әйтәчәкмен. Социаль эшмәкәрлеккә юл ачасым, хатын-кызларга мөмкин кадәр ярдәм итәсем килә: үзләрен табып, үзләренең эшләрен булдырсыннар. Аларга психологик, юридик, методик яктан булышырга кирәк. Миңа калса, социаль эшмәкәрлек мәгариф өлкәсендә аеруча кирәкле юнәлеш! Бөтен дөнья буенча алып карагыз: шәхси белем бирү учреждениеләре ил үсешендә зур роль уйный. Шәхси университетлар, шәхси мәктәпләр һәм балалар бакчалары – барысы да социаль проектлар бит! Һәм алар дөньяны яхшы якка үзгәртәләр. Чөнки укыту программалары төрле. Бертөрле генә булмасын, төрле мәгариф проектлары кулланылышка керсен ул. Безнең республика ул яктан бик алга киткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бала-Сити»га килгәч бу хакта аермачык әйтте: «Шәхси балалар бакчасымы ул, муниципаль бакчамы – максатларыбыз бер үк: балаларга тәрбия бирү, конкурентлылыкка сәләтле балалар үстерү», – диде. Әйе, хөкүмәтнекеләрнең дә, безнең дә максат уртак – балаларга яхшырак эшлисебез килә. Төрле проектларны тормышка ашырганда бергәләп, үзара ярдәмләшеп эшләргә кирәк. Социаль эшмәкәрлек мәгариф өлкәсендә үсеш мәйданы булырга тиеш. Шундый кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Һәм ул чыннан да шулай булачак. Мәгариф министрлыгы булыша, дәүләт булыша. Субсидияләр бирәләр, биналар белән тәэмин итәләр, каршылыклар юк – эшлә генә! Башка регионнардан киләләр менә, аларда юк мондый проектлар. Башкортстан, Якутия, Томск, Әстерханнардан, әллә кайлардан килделәр инде... Ә безнең Президент һәртөрле проектларны хуплый, булыша. Безгә берләшеп эшләргә генә кирәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар