Төс һәм моң хакимлегендә

Без барыбыз да тормыштагы уңышларыбыз өчен үзебезне әти-әниләребезгә бурычлы саныйбыз, чөнки табигать биргән сәләтләребезне ачарга, алдыбызга куйган максатларыбызга ирешергә, беренче чиратта, нәкъ менә алар ярдәм итәләр бит.
Эстрада сөючеләр арасында күпсанлы тыңлаучысы-тамашачысы булган «ДДТ» рок-төркеменең җитәкчесе, җырлар авторы һәм башкаручы буларак Россия мәдәниятендә үзенең лаеклы урынын тапкан Юрий Шевчук исемен белмәгән кеше юктыр дисәм, шәт, ялгышмамдыр. Шуның өстенә, ул бит әле талантлы рәссам да. Ә менә Юрийны дөньяга тудырган, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырган татар хатыны Фәния Әкрәм кызы Гәрәева-Шевчук хакында бик азлар гына белә торгандыр.

Күптән түгел Санкт-Петербургның Ф. М. Достоевский музеенда Фәния ханымның «Буяулар хакимлегендә» дигән шәхси күргәзмәсе булып үтте. Күпсанлы журналистларны, төрле телестудияләрнең репортерларын, рәссамнарны һәм гади тамашачыны, чын мәгънәсендә, әсир итте акварель, майлы буяулар, пастель белән ясалган, дөньяның матурлыгына дан җырлаучы, шатлык бөркеп торучы әсәрләр. Баксаң, матурлыкны бар нәрсәдә дә табарга була икән бит: гади генә көнбагыш чәчәгендә дә, көнкүреш әйберләрендә дә, таныш һәм таныш булмаган кешеләрнең йөз-кыяфәтләрендә дә…
Фәния ханым тумышы белән Башкортостаннан. Ул 1925 елда Мортаза дигән кечерәк кенә татар авылында, Әкрәм Гәрәев белән Тәлига Әхмәдиева гаиләсендә дөньяга килә. Кыз, туган як табигатенең әкияти матурлыгын кечкенәдән үк күңеленә сеңдереп үсә. Әмма бу оҗмах кебек урында озак яшәргә туры килми: бәхет эзләп чыгып киткән әтиләре Якутиядә, Лаптевлар диңгезеннән ерак түгел генә урнашкан Казачье авылында төпләнә һәм гаиләсен дә үз янына алдыра. Биредә Россиянең үзәк шәһәрләреннән сөргенгә җибәрелгән бик күп укымышлы кешеләр яши, Ленинградтан килгән гаять бай китапханәле гидрогеографик экспедиция эшли. Менә шушы алдынгы карашлы кешеләр белән аралашу кызның киләчәк язмышына хәлиткеч йогынты ясый да инде: аның күңелендә китапка мәхәббәт уяна, белем алу омтылышы көчәя. Әмма гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, җиденче сыйныфны бетергән кызга укуын дәвам итәргә насыйп булмый.

Фәния, радист һөнәрен үзләштереп, Бөек Ватан сугышы елларында корабльләрдә, үзәк радиостанциядә радист булып эшли. Аңа хәтта Тикси поселогы янындагы поляр станциядә кыш чыгарга да туры килә әле. Кыз бер эштән дә тайчанып тормый: кирәк икән — стена газеталары да чыгара, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша һәм көтмәгәндә аның тагын бер таланты ачыла: табигать Фәниягә гаҗәеп матур тембрлы, киң диапазонлы көчле тавыш та бүләк иткән ләбаса! Фәния башкаруындагы рус романсларын, оперетта һәм опералардан арияләрне тамашачылар алкышларга күмә.

1954-1964 елларда Шевчуклар гаиләсенә Магадан өлкәсендә яшәргә туры килә. Белем алуын дәвам итү уе белән янган яшь ана, карынында икенче улы — Юрийны йөрткән хәлдә, кичке мәктәпне тәмамлый һәм алга таба, Нальчик шәһәренә күченгәч, баш-аягы белән үзенең яраткан дөньясына чума — китапханәче булып эшли башлый. Биредә ул бөтен буш вакытын рәсемгә багышлый. 1966 елда инде Кабарда-Балкар җөмһүриятенең үзешчән рәссамнары күргәзмәсендә катнаша.
1970 елда язмыш Шевчуклар гаиләсен Фәния ханымның туган ягына — Башкортостанга кайтара. Уфада әлеге тынгы белмәс ханым музыкаль-педагогия училищесында, сәнгать училищесында, Башкорт дәүләт педагогия институтының нәфис сәнгать-график факультетында эшли башлый, сынлы сәнгать буенча дәресләр ала. Дүрт ел узуга Уфа шәһәренең үзешчән сәнгать рәссамнары күргәзмәсендә катнаша.

1989 елдан бирле Фәния ханым улы Юрий белән Санкт-Петербургта яши. Кулыннан килгәнчә аңа ярдәм итә, улының гастрольләрдән кайтуын тәмле ризыклар пешереп көтеп ала. Гаиләнең иң яраткан ризыгы нәрсә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, бәлеш! Фәния Әкрәмовна (ул шулай дип эндәшкәнгә күнеккән) шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. «Рәсем ясаганда мин бөтен кайгы-хәсрәтләремне, дөнья мәшәкатьләрен онытып торам, сәламәтләнеп, яшәреп киткәндәй булам», — ди ул. «Минем өчен иң зур бәхет — иртән күзне ачуга, җырлый-җырлый рәсем ясаучы әнине күрү», — монысы улы Юрий Шевчук сүзләре.
Шунысы аеруча куанычлы: гомере буена чит милләт кешеләре арасында яшәсә дә, Фәния ханым үз туган теленә, халкыбызның җыр-моңнарына тугры кала. Балачагында әнисе өйрәткән «Иске карурман» белән «Сарман»ны исә аеруча хисләнеп җырлый.
Фәния ханым белән әңгәмәләшү — үзе бер шатлык. Башыннан үткәннәр, сәнгать турында сабыр гына, тыныч-йомшак тавыш белән сөйләгәндә, язмышында уңай эз калдырган кешеләрне ихтирам белән искә ала ул, үзенә күркәм тәрбия биргән әти-әнисенә рәхмәт укый. Өч бала тәрбияләп үстергән ана буларак та, сәнгатьтә үз сүзен әйтергә өлгергән рәссам буларак та Фәния ханым үзен бик бәхетле саный.
Санкт-Петербург.
«Сөембикә», № 8, 2007.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.