– Нигә бирдең, Ходаем, бу хәсрәтне? Нигә нәкъ менә миңа?!.. Нигә... Аны ул чакта күрше Хөсни әби бүлдерә: «Бу сүзләрне башка беркайчан да әйтмә, балам... Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган булган...»
– Нигә бирдең, Ходаем, бу хәсрәтне? Нигә нәкъ менә миңа?!.. Нигә...
Аны ул чакта күрше Хөсни әби бүлдерә: «Бу сүзләрне башка беркайчан да әйтмә, балам... Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган булган...»
Күңелгә гомергә онытылмаслык итеп уелып кала бу киңәш. Әйтми! Ә әйтерлек очраклар тагын була әле аның тормыш юлында. Һәм бер генә дә түгел.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең Әлмәттә узган зона турында таныштык без Гайшә ИЛЬЯСОВА белән. «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңү яулады ул. Сәхнә түренә ул башта берүзе күтәрелде. Юк, ялгышам, янәшәдә – экранда улы да бар иде. Мараты! Яңа гына әнисе турында шундый җылы сүзләр әйтте ул аннан: «Сиңа ышанучы бер генә кеше булса да, алга атлыйсың. Ә минем андый кешем бар... Ул – әни!» – диде. Мараты... Юк, язмыш аннан «нигә» дигән сүзне улы белән булган очракта да ишетмәгән.
Беренче очрак
35 яшьтә тол кала ул. Кулында – берсеннән-берсе кечкенә өч бала. Өч мең ярым бурыч! Түбә астына гына кергән йорт... Беренче һәм соңгы тапкыр «нигә» дип әйтергә шул чакта талпына. Мәетне төн сакларга кергән күрше Хөсни әби бүлдерә аны... Бигрәк көтелмәгән, ачылардан-ачы хәсрәт була шул. Аңлап, кабул итеп, килешеп булмый торган. Иң авыры – күңелдәге мең сорауның берсенә дә җавап юк... Нәкъ бер атнадан – аяктан егарлык яңа хәбәр. Ирен җирләп җиде көн узуга, райпо директоры аны үзенә чакыра һәм: «Мөдәрисеңнең өч мең бурычы бар иде, түләргә туры килер», – ди. Бер чакыра, ике, өч... Бишенчесендә Гайшә түзми: «Түли алмыйм! Минем дә башымны элмәккә тыкканымны көтәсезме?! Юк, ул адымга бармам – балаларны үстерәсем бар!» – ди. Товаровед булып эшләгән иренә булмаган бурычны якканнар икән, ә ул, күрәсең, моннан котылу юлын тапмаган. Яңа өй җиткерергә дип болай да өч мең ярым ссуда алган еллары. Хезмәт хакы исә икесенең дә – сиксәнешәр сум... Директор ханым бер айдан соң гына бурыч турында искә төшерүдән туктый.
– Мин бу яңа борчуым турында ул чакта берәүгә дә белгертмәдем. Иремнең туганнарына да, балаларга да. Марат бу хакта дүрт ел элек кенә белде әле. Күңелләрендә кемгәдер карата ачу, үпкә саклап үсүләрен теләмәдем... Мөдәрис белән без мәктәптә укыганда ук очраша башлаган идек. Өч ел армиядән көтеп алдым мин аны. Тагын бер елдан соң өйләнештек, Ютазыда төпләндек. Һәм нибары унөч ел бергә яшәп калдык... Җанында нинди борчулар булганын сизмәгәнмен шул. Бер-беребезгә күтә-релеп карарга да вакыт булмаган чаклар бит: балалар кечкенә, юасы, җыештырасы, ял саен бианайга кайтып булышасы... Әгәр туганнарым булмаса, аны югалткач, сынар да, сыгылыр да идем. Мөдәрис дүртенче июльдә үлде, октябрьдә исә без яңа йортка күчендек. Үзе исән чакта түбәсен яптырырга гына өлгергән идек бит, ишек-тәрәзәсе дә куелмаган килеш калды. Миңсылу апа, Әдип җизни, Әминә сеңлем, Наил кияү, Хәмзә энем, киленебез Разия, туганнан-туганнар – барысы да булышты. Апалар атна саен Туймазыдан килеп йөрде, ипигә кадәр алып киләләр иде... Туганнар – бернинди акчага да сатып алып булмаслык байлык. Мин моңа инде кат-кат инандым. Балаларыма да бу хакта гел әйтеп торам...
Калган кешегә ничек тә яшәргә кирәк. Эштән кайткач, төннәрен йокламыйча, туйларга, бәйрәмнәргә тортлар пешерә. «Акча кирәкми, онын-маен, шикәрен генә бераз артыграк алып килегез», – ди. Тагын бер эшкә урнаша – идән юа. Күңелдәге авыр уйлардан шулай эш белән онытыла... Ул арада балалар кул арасына керә башлый: әйткәнне көтеп тормыйча, идән дә юалар, чиратлашып мунчага суын да китерәләр, тәрәз челтәрләренә кадәр үтүкләп эләләр... Син якыныңны югалттың дип кенә тормыш тукталып калмый – ул гел алга бара. Азаты мәктәпне тәмамлый, Мараты техникум дипломы алып, «Татнефть»кә эшкә урнаша, читтән торып Мәскәүдә укуын дәвам итә, Гөлназы да студент эскәмиясенә утыра...
Икенче очрак
Гөлназы... Казан химия-технология институтының өченче курсында укыган чагы була аның. Яңа елларны өйдә каршылап, кышкы сессиягә дип, шәһәргә китеп бара. Һәм берничә көн үтүгә – телефон: «Әни, син курыкма, яме... Мин бераз пештем...» Бераз... Баргач кына күрә: кызы унбер җирдән пешкән, кечкенә җәрәхәтләренең исә исәбе-саны юк... Кызлар яшәгән фатирда иртәнге якта янгын чыккан, фатир хуҗасы үзе исән түгел, кызлар арасында иң авыр хәлдәгесе – Гөлназ...
– «Әни, син елама гына, яме», – ди... «Юк, еламыйм, кызым, исән икәнлегеңне күрдем бит инде», – дим. Һәм бер тапкыр да аңа күз яшемне күрсәтмәдем. Еласам, миңа берәр нәрсә булса, бу бала кем кулына кала дип уйладым... Кулларыннан тиресе перчатка салынган кебек кенә салынды бит... Яныннан бер минутка да китмәдем, беренче алты тәүлектә бер тапкыр урындыкка да утырмадым. Кешенең мөмкинлекләре чиксез икән аның... Сулыш ала алмый иде ул – күкрәгенә гел суккалап торырга кирәк. Әле кан басымы төшеп китә, әле температурасы... Андый чакта ана кешенең күзенә йокы керәме?! Аннан соң да ике урындык өстендә генә йоклап йөрдем... Беренче көнне үк кан кирәк, диделәр. 25 кешедән, диләр... Маратка шалтыратам: «Бөтен туганнарны җыеп килсәң дә, аның кадәр булмас бит, улым, нишлибез?!» – дим. Ютазы халкына мәңге бурычлымын: бездән килеп Казанда укучы студентлар, яшьләр кан бирде. Йөри торган егете, аның туганнары... 30 дан артык кеше кан тапшырды Гөлназ өчен!
Кырык көнгә якын хастаханәдә ятып кайта алар. Операцияләр кичереп... Ә аннан тагын да авыры башлана: янгыннан курку! Инде тәмам терелеп, укырга киткәч тә, төн уртасында берничә тапкыр Ютазыга шалтырата әле Гөлназ: «Әни, янабыз! Безнең йорт яна!»
– Икебезгә дә психолог ярдәме кирәк булгандыр инде ул чакта... Аңа да, миңа да. Бу хакта уйлый белмәгәнбез. Абыйсы белән булган фаҗига оныттырды әлеге куркуын. Үзе турында уйларга вакыты калмагач кына курыкмый башлады Гөлназ. Әйе, 2006 ел миңа берьюлы ике хәсрәт алып килде. Кайгы ялгыз йөрми диләр, дөрес икән... Маратым...
Өченче очрак
Мараты...
Октябрь башы иде. Өйдә идән юып йөрим. Марат иртүк торып Уфага китте. Дустына документлар илтеп кайтырга кирәк икән. «Мин иптәшкә барам», – диде. Билетлар алынган, кичкә икесе дә Мәскәүгә чыгып китәргә тиешләр. Читтән торып Мәскәү ачык университетында укып йөргән чаклары... Кичкә каршы Алмаз исемле икенче бер дусты килеп керде: «Гайшә апа, борчылмагыз, яме... Маратлар авариягә очраган. Бәрелгәннәр бераз...» – ди.
Бераз... «Ашыгыч ярдәм» табиблары ук: «Муены сынган булырга тиеш», – диләр, һәм егетне Уфага алып барудан баш тартып, район хастаханәсендә генә калдыралар.
– Күзе ачыла да, авызы ачыла – калган бөтен гәүдәсе хәрәкәтсез. Температурасы кырыкка җитте. Үпкәсе җил-сенде, баш мие шеште. Янында кулыннан тотып утырам, урыннан кузгалдыммы: «Әни!» – дип дәшә...
Районда 18 көн ятканнан соң, «улымның гомере, сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстемә алам» дигән гариза язып, Гайшә апа Маратын Уфага күчертүгә ирешә. Диагноз раслана: муены сынган, умыртка баганасы чәрдәкләнеп, арка миенә кергән. Операция сигез сәгать ярымга сузыла. Әни кешенең ут эчендә яшәгән сәгатьләре... Менә шул операциядән чыккач, Марат палата табибына: «Мин кайчан йөри башлыйм?» – дигән сорауны бирә. «Йөрергә? Сез хәтта утырып та тора алмаячаксыз», – дип җавап бирә аңа табиб.
– «Нишләп алай әйтәсез? Бу, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләдән, аннан үзебездән, аннан соң гына сездән тора», – дидем табибка. «Улым, тыңлама, утыру гына түгел, йөрибез әле без синең белән», – дим. Табиб: «Әйе, йөрерсез», – дип, көлемсерәп палатадан чыгып китте... Ул вакытта бик хәтерем калган иде. Аннары гына аңладым – табиб хаклы булган. Мондый диагноз белән Марат йөрергә тиеш булмаган. Германиядә дә шул сүзне әйттеләр безгә: «Сез ничек йөрисез? Бу бит могҗиза!» – диделәр... Рәхмәт ул табибка, йөрисез, дип әйтсә, өметләнеп көтеп кенә утырган булыр идек...
22 ноябрьдә Маратны инде хастаханәдән чыгарырга җыеналар. Ананың: «Ничек инде? Шушы хәлдәме?» – дигән соравына, табиб: «Ярты елдан үзегездә реабилитация узарга барырсыз», – ди. Барыбер мәгънә юк дип, әйтеп кенә бетерми... Улын неврология бүлегенә күчертүгә барыбер ирешә Гайшә апа. Дөрес, түләүле палатага. (Кемнәр генә булышмый аларга ул чакта: туганнар, табиб Наилә ханым Хөснетдинова кебек гаилә дуслары, Маратның дуслары, хезмәттәшләре, йөргән кызы... Операция өчен бар чыгымнарны да ул эшләгән «Баулынефть» газ һәм нефть чыгару идарәсе үз өстенә ала.) Улын аякка бастыру өчен көрәш башлана.
– Иртәнге сәгать дүрттә торам. Маратны юындырам, чистартам, кырындырам, ашатам. Һәм күнегүләр ясарга керешәм! Кул бөкләнеп каткан: аны сындырмаска да кирәк, шул ук вакытта хәрәкәтләндерергә дә. Кулга гына 1600 төрле күнегү ясый идек. Иң авыры – кул, диләр. Бер кул бармагын «җибәрү» өчен, бер аякны «җибәргән» кадәр эшләргә кирәк... Иртәнге сәгать тугызда процедуралар башлана. Каталка белән алып китәм. Кабинетларга кергәндә, бусага аша узу өчен каталканы аз гына күтәреп җибәрергә кирәк. Ярый әле буем кечкенә – җәлт кенә каталка астына кереп китәм дә иңбашым белән күтәрәм. Берәүдән дә ярдәм көтмәдем...
Эльмира Заһировна дигән табиб: «Марат, уй белән гел атлаганыңны, йөргәнеңне күз алдыңа китереп ят әле», – ди. Кичләрен, ял көннәрендә әкрен генә музыка кабызалар да, егет хыялга чума... Бер айдан соң уң аякның баш бармагы селкенә башлый! Гәүдәгә хәрәкәт иңә! Гайшә апага Маратны утыртырга булышырга Алексей Маликов дигән дусты көн саен (!) хастаханәгә килеп йөри. Әни кеше үзенә бирелгән ризыкны ашамыйча, аңа калдыра... (Алексей гына түгел, бүгенгәчә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер булган Алмаз Дәүләтшин, Эдуард Ситдыйков кебек дуслары да бар әле Маратның.) Ә аннан шундый көн җитә: табиб-реабилитолог Вадим Мөхәммәтҗанов Маратны дүрт кеше ярдәмендә аякка бастырып карый: «Ун секунд басып торса, аңын җуймаса, йөриячәгенә өмет бар», – ди. Басып тора!
Бер ел буе алар әниле-уллы хастаханә палаталарында яшиләр: кайтып бер атна гына ял итәләр дә тагын китәләр. Маратның фаҗигагә тарыр алдыннан гына Баулыда ипотекага алган (аның өчен түләү – үзе аерым бер тарих. Ул көннәрдә бу авыр йөкнең бер өлешен олы улы Азат һәм аның гаиләсе үз өстенә ала) фатирының бер бүлмәсе тренажер залына әйләнә. Көн саен 10–12 шәр сәгать күнегүләр ясау башлана. Еллар дәвамында!
– Минем кебек хәлгә калганнарны, гадәттә, гел әниләре карый. Әмма минем әни кебеге сирәк. Әйтик, менә дәвалау физкультурасы дәресе бар. Авыруны караучылар, гадәттә, бу вакыт читтә басып тора. Ә әни гел янәшәмдә булды. Соңыннан өстәмә шөгыльләнү өчен үзенә өйрәнеп калырга кирәк иде аңа. Мин дә һәр күнегүне отып калырга тырыштым. Инструктор белән ярты сәгать шөгыльләнү нидер бирергә мөмкиндер, әлбәттә, әмма бу бик аз, – ди Марат.
Һәр көнне – карда, буранда, коеп яуган яңгырда алар урамда йөриләр. Өчәр чакрым! Башны, кулларны эшләтү өчен пазллар җыя башлыйлар. Дүртәр меңлек детальлене!
Маратның пенсиясенә генә көн итәргә туры килә. Бигрәк тә «Без зарланырга яратмыйбыз, хәлен үзегез күрмисезмени?!» – дигән өчен аны 2 нче группага гына калдырган елны тормыш итү авырлаша: ипи дә ала алмаган чаклар була. Чарасызлыктан челтәрле маркетингка керәләр. Табыш китермәсә дә, бу шөгыльнең, аралашу-ларның бер файдасы була: Марат тотлыкмыйча сөйләшә башлый.
Аларның инде үз көенә аккан тормышын Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкиров ярдәме белән өч тапкыр Германиягә реабилитация узарга бару үзгәртә. Аннан кайткач бер танышы – «Пакер» фәнни-производство фирмасы директоры Марат Нагуманов: «Син кайчан кешеләрне дәвалый башлыйсың инде? Башкаларга да булышырга вакыт бит», – ди. Бер әйтә, ике, өч... Беренче ишеткәндә: «Ничек инде кемгәдер булышырга? Әле бит үземә дә ярдәм кирәк – начар йөрим», – дисә дә, аннан күңелгә уй керә. Ә икенче бер танышы: «Марат, син реабилитацияләү эшен практикада беләсең, теориясен өйрәнергә вакыт», – ди һәм... медицина университетында белем алырга киңәш бирә... Казан дәүләт медицина университетына укырга керә алар, һәм кызыл дипломга тәмамлыйлар. «Алар» дим, чөнки студент эскәмиясенә икәү утыралар: Гайшә апа лекцияләрне дәфтәргә язып бара, ә Марат хәтеренә сеңдерә. Курс эшләрен башкалар кебек интернеттан гына эзләми – үзе яза. (Өч югары белеме бар бүген Маратның: 2019 елда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен дә «яхшы» билгеләренә генә тәмамлый ул.)
Башкаларга ярдәм итәр көн дә килеп җитә.
Беренче пациентларны алар өйдә кабул итәләр. Иң авыры тагын Гайшә апага төшә: Марат аңлаткан күнегүләрне башкаларга ясарга булышырга аңа туры килә бит.
2013 елда Германиядән Маратка «ходунки» алып кайталар. Аңа тотынып, Баулы урамнарын шактый урый алар әниле-уллы. «Бер ел йөрим дә, мин моннан машина ясатам әле», – ди Марат. Бабасыннан калган ат ияре, иске кәнәфи эченнән чыккан губка – барысы да ярап куя. Марат уйлап тапкан беренче тренажер ул. (Әлеге «трена-жер-машина»ларда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән авырулар арасында ярышлар уза хәзер. Ул – җайлаштырылган спортның яңа төре санала!)
Ә аннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арта – өйгә генә сыймый башлый. Медицина университетында укыганда коммерцияле булмаган оешмалар, алар-ның мөмкинлекләре, грантлар турында ишетә Марат һәм тәвәккәлли... Марат Ильясовның «Мин булдырам» («Я смогу») сәламәтләндерү үзәге республикабызда гына түгел, Россиядә дә уникаль проектларның берсе санала хәзер. Марат уйлап тапкан тренажерлар саны инде бер дистәдән артып киткән – алар инде күптән төрле заводларда җитештерелә. Үзәккә ярдәм итүчеләр дә саллы: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе, «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов, Баулы районы җитәкчеләре... Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме белән Марат уйлап тапкан тренажерларны күбәйтү, аларны республика хастаханәләренә, реабилитация үзәкләренә урнаштыру бара. Әмма ул тренажерларны гел барып, күзәтеп торырга – белгечләр белән аралашырга кирәк: шуңа да алар хәзер гел юлда.
Үзәктә Татарстанның – 6, Башкортстанның 3 районыннан килүчеләр дәвалана. Бушлай! Дөресрәге, иганәчеләр, откан грантлар хисабына. Ярдәм сорап килгән берәүне дә кире бормыйлар. Ә аларның саны бу биш ел эчендә бер-ничә меңгә җиткән. Бүген үзәктә инде ике инструктор, табиб, шәфкать туташы эшли.
– Бу үзәк – минем миссиям. Үзем аякка баскач, башкаларга ярдәм итәргә, үрнәк булырга тиешмен дип саныйм. Барысы да үзеңнән һәм сине әйләндереп алган кешеләр-дән тора. Әнидән! Безнең әнинең буе 152 сантиметр гына әнә, мин исә 176 сантиметр. Әмма кирәк чакта ул мине күтәрде, күтәрә алмаса – тартты. Син булдырасың, диде. Шуңа күрә аякка баса алдым. Аның, гомумән, «булмый» дигәне юк. Нинди генә идеям барын белсә дә: «Әйдә, эшләп карыйк!» – ди. Ул мине кешеләргә яхшылык кына теләргә өйрәтте. Авариядән соң өч ел узгач, йөргән кы-зым кияүгә чыкты. «Син аңа чын күңелдән бәхет телә. Иң авыр чагында ул янәшәңдә булды», – диде әни. Кемдер сиңа ярдәм итә алмаган өчен аңа үпкәләргә ярамый, ди. Миңа ышанды һәм мине үз-үземә ышанырга өйрәтте. Ышану бик кирәк! Онлайн дәресләр алып барам соңгы вакытта. Күпләр бер-ике дәрестә катнаша да, югала. Берничә күнегү ясауга йөгереп йөри башлауны көтәләрдерме? Нәтиҗә булсын өчен көн саен күпме эшләргә кирәген әнидән сорасыннар әнә. Яңа таң туган саен без ничәмә-ничә ел аның белән өр-яңадан яши башладык...
...Сәхнәгә Гайшә апа башта берүзе күтәрелде, әмма улының янәшәдәлеген тойдык дигән идем. Инде уналты ел шулай бергә алар. Әмма икәү генә түгел! Авыр чакта иңнәрен куярга һәрвакыт әзер булган туганнар белән. Балаларының да үзара тату, бердәм булуы – ананың иң зур шатлыгы. Гөлназының ирен – Илмирны да ул «өченче улым» дип йөртә, килене Лирага да «кызым», дип эндәшә.
Әни һәм ул. «Нигә болай булды соң?» – дип әйтмичә генә гел алга атлый алар. Хәер, Марат әнә нәрсә ди: «Әни алты оныгының берсенең дә үскәнен күрмәде – аңа азрак ял итәргә дә кирәк инде», – ди. Таянырга тагын бер якын кешесе – Надясы да бар бит аның хәзер.
2020 елда Марат Ильясов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Президенты премиясе белән бүләкләнә.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк