Логотип
Арабыздан беребез

Моң кушылган бетон

Рәсүлә Кәшиф кызы ЯРУЛЛИНА (МИҢНЕХАНОВА) – «Бетон116» фирмасы директоры. Безнең республикада бу өлкәдә эшләүче хатын-кызларны санау өчен бер кул бармаклары да җитә.

– Бетон әзерләү – ипи пешерү белән бер ул. Әгәр син компонентларны кирәк дәрәҗәдә дөрес итеп кушмасаң, яхшы сыйфатлы бетонга өметләнмә. Измәң май яккан кебек ягылып тормаса, ташлы булса, аны синнән кем алсын?! Ә моның өчен комың да чиста булырга тиеш, суың да... Ипи салучы һәр хуҗабикәнең үз сере бит – алар пешергән икмәк тә беркайчан бер-берсенекен кабатламый. Бездә дә шулай... Сатып алучы сиңа матур сөйләгәнгә генә килми. Товарың сыйфатлы булмаса, конкурентлар арасында да үз урыныңны тота алмыйсың. Цемент, ком, су, вак ташны бергә кушып могҗиза тудырабыз кебек тоела миңа кайчакта...

Рәсүлә Кәшиф кызы ЯРУЛЛИНА (МИҢНЕХАНОВА) – «Бетон116» фирмасы директоры. Безнең республикада бу өлкәдә эшләүче хатын-кызларны санау өчен бер кул бармаклары да җитә. Сөйләшкәндә аның холкыңда әледән-әле ир-атларга гына хас ныклык чагылып китүе шуңа күрә гаҗәп тә түгел. Ныклык, тәвәккәллек, кыюлык, иң катлаулы ситуацияләрдә дә югалып калмау, карарлар кабул итә белү... Бетон бизнесында эшләүче хатын-кыз бары шундый гына була аладыр дияргә ашыкмагыз. Йомшаклык! Нечкә күңел, җыр-моңга мәхәббәт, ихласлык. Менә болары да – Рәсүлә!

– Рәсүлә Кәшифовна, бетон кирәк!
Аңа һәр иртәне шулай дип шалтыратучыларның кайсына әйтсәң дә, моңа ышанмаячак. «Театр артисты булырга хыялланган?! Әкият сөйләмә!» – диячәкләр. Авылда мәктәп, клуб сәхнәсеннән төшмәгән кыз, чынлап та, документларын Казан дәүләт мәдәният институтына тапшырырга килә. Бар сәләтен ачып сала: гармунда, гитарада уйный, җырлый, шигырь сөйли. «Башлангыч музыка белемең булса да алыр идек, тик син бит сольфеджионың да нәрсә икәнен белмисең», – диләр аңа. Кире борыла, тик хыялыннан ук түгел әле. Туган якка, – Мамадышка да якынрак булыр дип, Алабуга культура агарту училищесын эзләп таба. Оркестр бүлегендә ун ай буе бик тырышып укый да әле ул. Ә аннары Мәдәният йорты директоры булып эшләүче туганнан туган абыйсы берсендә аны каршысына утыртып сөйләшә: «Сеңлем, уйлап кара әле, кирәкме бу эш сиңа? Гомереңне чынлап та сәхнәгә багышлыйсың киләме?» – ди. Шул вакыт эчтә нидер сүнә... (Ә Алабугада укып йөрүе исә юкка булмый: группадашы Мөслим кызы Гүзәлне үзләренә кунакка алып кайта да, абыйсы аңа гашыйк була. Бераздан гомерлеккә кавышып та куялар. Рәсүлә анда укымаса, юллары ничек очрашыр иде?!)

Аны гел үзенә тартып торган математика да бар бит әле. Республика олимпиадаларында катнашкан кеше. Хәтере искиткеч шәп: укытучы алдагы дәрестә сөйләгәнне искә төшерү өчен дәреслекне ачу да кирәкми Рәсүләгә: сүзен-сүзгә кабатлый ала. Бу юлы ул Казанга «физматка керәм» дип килә. Тик язмыш инде барысын да күптән хәл иткән була...

Документларын тапшырырга барырга чыккан җирдән, нигәдер Даурская тукталышында төшеп калып, Казан кооператив техникумына сугылып чыгарга уйлый ул. Аяклар үзләре алып бара... Керсә, кабул итү комиссиясендә авылдаш кызлары утыра. Икәүләшеп Рәсүләне үгетлиләр: «Син бездә укырга тиеш!» – диләр. Шулкадәр чакыруга каршы тора алмый ул. Гомерендә сәүдә өлкәсендә эшләрмен дип уйламаган кеше, аудиторияләрдә дебет-кредитларны өйрәнергә керешә. Ә бераздан бу дөнья аңа ошый да башлый! 

Техникумны тәмамлауга, читтән торып уку өчен документларын Казан кооперация институтына тапшыра. Эшкә аны юллама белән Түбән Кама районы райпосына җибәрәләр: Кама Аланына бухгалтер-ревизор булып барып төшә... Ялларда туган авылына – Ишкигә кайтып йөри. 

Рәсүлә Алабугадан абыйсына булачак хатынын «табып кайта», ә аңа булачак ирен – Дамирны, киресенчә, абыйсы «алып кайта». Кыз янып-пешеп печән өеп ятканда кайтып керәләр алар. Ленино-Кокушкинода бергә эшлиләр икән. «Районга эш белән килгән идек, авылга чәй эчәргә генә сугылдык», – диләр. Капкадан инде язмышы атлап кергәнен белми бит: лапас башыннан сикереп төшә дә, кулындагы сәнәген кунак егетнең эченә тери Рәсүлә: «Карагыз, нинди кап-кара болыт килә. Печәнне өеп бетермичә беркая да китмисез!» 

Печән өелә. Кара-каршы утырып бер сөйләшмәсәләр дә, үзләре әле сизмәсә дә, егет белән кыз арасында да күзгә күренмәс бер җеп сузыла... 1990 ел була бу. Шул елның декабрендә алар инде туй итәләр. Рәсүлә ире янына Ленино-Кокушкинога күчеп кайта. («Кызым Чулпан да егете белән ике ай йөрүгә: «Кияүгә чыгам», – диде. Иртәрәк дия башлаган идем дә: «Әни, ә үзең...» – диде ул. Башка бу хакта сүз кузгатмадык. Аллага шөкер, җиденче ел матур гына яшәп яталар әнә».) 

– Яшермим, миңа гаиләдә күбрәк локомотив урынына булырга туры килде. Әмма кем тормышны алып бара, кем рульдә басып тора, анысы мөһим түгел бит. Иң мөһиме – мәгънәле итеп алып барсын ул аны... 

Туксанынчы еллар. Яртышар ел хезмәт хакы ала алмаган вакытлар. Рәсүлә завхоз булып эшләгән мәктәптә дә бирмиләр аны, Дамир эшләгән фабрикада да. СПТУның тулай торагында яшәп яткан чаклары. Өстәлләре дә, урындыклары да, тимер караватлары – барысы да хөкүмәтнеке. Гаилә инде ишәйгән – кызлары Чулпан да туган. Ирле-хатынлы икәү утыралар да уйлыйлар, нәрсә эшләп карарга, диләр. Кемдер дуңгыз симертеп сата икән, әллә соң шуңа тотыныргамы? 

Башкалар итне әзерләү конторасына гына тапшыра, анда итнең килограммын 2 сум 50 тиеннән алалар. «Базарга барып үзебез сатып карыйк әле», – ди иренә Рәсүлә. Бу – аларны эшмәкәрлекнең шушы юнәлешенә әллә ничә елларга алып кереп киткән җөмлә була. Хәер, ул чакта эшмәкәр дигән сүз дә юк бит әле. 

Базарда ул чакта итнең килограммын биш сумнан сата алар. Авыр, мәшәкатьле юл, әмма отышлырак бит. Башта симертергә биш-алты дуңгыз баласы гына алалар, аннан дуңгызларны КАМАЗ машинасы белән төяп кайталар. Икесе дә эштән китә. Хәер, Дамирның фабрикасы инде бу вакытта банкротлыкка чыга. Башта итне халыктан үзләре җыеп йөриләр, аннары халык аларга үзе китерә башлый. 1994 елда машина алалар – эш күпкә җиңеләя. 24 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсеннән үзләре сатып алган ике бүлмәле фатирга күчәләр.
 
– Итне саклау өчен инде зур-зур суыткычлар алып куйдык. «Сытый папа», «Таттелеком», «Модная семья» кебек оешмалар белән хезмәттәшлек итә башладык. «Бәхетле» кибетенең ачылган гына чагы – аларга ит китерәбез. Мөслимә Хәбриевна акчаны әле чутлап үзе биреп җибәрә... Әллә ничә урында сәүдә итү нокталарыбыз, сатучыларыбыз бар. Улыбыз Салават туды, яшәр өчен коттедж сатып алдык. Читтән караганда эшебез дә, тормышыбыз да гөрләп бара! Әмма ит белән эшләүнең авырлыгын үзе бу өлкәдә кайнаган кеше генә белә. Кайчак итне машинага елый-елый төйи идем. Югары белемне шуның өчен алдыммы дип... Машинада папка гына йөртер көннәр булырмы, дия идем...

Ә ул көн килә. Ит дефицит товар булудан туктый – аны бөтен җирдә сата башлыйлар. Бу бизнес белән шөгыльләнүнең инде кызыгы да, тәме дә калмый. Язмыш исә Рәсүләгә яңа ишеген ача. 

Бер танышы аны көтмәгәндә төзелешкә эшкә чакыра. «Безгә коммерческий директор кирәк», – ди. Акча саный белә бит Рәсүлә – ризалаша. Тик компьютерны белми булып чыга. Һәр кичне эштән елап кайта. Авырлыклар җиңәр өчен бит алар – өйрәнә.

Ә аннан XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың бездә үтәчәге билгеле була һәм Казанда зур төзелешләр башлана. 

– Эшкә килгәндә бетонның нәрсә икәнен дә белми идем. Чынлыкта аның иттән бернинди аермасы юк булып чыкты: ит – бозыла, бетон ката. Икесен дә тиз урнаштырырга кирәк. Универсиада белән бәйле төзелешләр башланды: иртәнге биштә өйдән чыгып китәм, төнге унда кайтып керәм. «Казан-Арена» стадионын, Казан метросын, юллардагы «киселеш»ләрне төзү эшләрен бетон белән без тәэмин иттек. 

Расуля Яруллина, Рәсүлә Яруллина

2018 елда Рәсүлә Яруллина инде үз фирмасын ача. Ул җитәкләгән «Бетон116» фирмасы бүген «АПЕКС», «МБМ СТАБ», «АкБарс Питрәч», «Баут-Снаб», «Тат-Автодор», «Казметрострой», «АК таш», «Татинвестстрой», «МосСпецСтрой», «Башпромгидрострой», «Дорхан», «М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» кебек зур оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Заводлары да инде берәү генә түгел. Лизингка байтак транспорт алганнар – үз автопарклары бар. Кул астында инде йөзгә якын кеше эшли. Рәсүлә Кәшиф кызы үзен хәзер бу бизнестан башка күз алдына да китерә алмый. Бетон турында да бик күпне сөйли ала ул. Сүз уңаеннан, кешелек дөньясы бетон белән инде алты мең елдан артык таныш. Аның иң беренче үрнәкләрен борынгы Римда ук кулланганнар. Дөрес, Рим империясе таркалгач, аны онытып торалар – кабаттан XIX гасырда гына искә төшерәләр. Иң кызыгы: кайчандыр бетонны салу өчен махсус җайланмалар булмаган: аны... аяк белән таптаганнар. Һәм моны хатын-кызлар башкарган!

– Коллективымдагыларга иң зур таләп – эшкә соңга калмау. Үз-үземә куйган иң зур таләбем дә шул... Барасы җиргә сөйләшкән вакыттан соңга кала башласам, минем өчен дөнья бетә! Бетон – вакытны дөрес бүләргә өйрәтә. Без заказны вакытында үтәмәсәк, башкаларның да вакытын урлаган булабыз. Төзелештә кирәк булган материаллар арасында лидер ролен үти бетон: ул төзүчегә барып җитми икән, эш туктый... Безне күпләр сүзебездә тора белгән өчен сайлый. Була, дип әйтәм икән – мин аны эшлим... Мәктәптә укыганда «Таш астыннан чыккан Шәмсенур» дигән спектакль куйган идек без. Мин анда Шәмсенурны уйнадым. Бик еш искә төшерәм бу рольне. Һәм үземне нәкъ менә таш астыннан чыккан Шәмсенур итеп күз алдыма китерәм. Тирә-юнемдәгеләр дә минем турында шулай ди. Күп вакыт елмаеп йөрсәм дә, минем белән җитди булырга кирәген дә беләләр. Бизнеста шактый кырыс икәнемне дә... 

Шушы урында бизнесы турында сөйләүдән туктап, ул кинәт балачагына кайта. 
– Бик авыр тормышта үстем мин. Мәрхүм әтием әйтмешли, авылда ике хәерче булса, шуның берсе без идек...

Рәсүләнең әтисе Кәшиф абзый әнисенә бер генә бала булып үсә. Мамадыш районының алар яшәгән Түбән Ушмы авылында бер туганнары да булмый. Рәсүләнең әнисе исә берничә чакрымдагы Ишки авылыннан. Анда – әнисенең абыйсы, апасы, энесе. Туганнар белән бергә яшәргә җиңелрәк булыр дип, Мәфрүзә апа ирен үзенең туган авылына күчәргә күндерә. 1970 елның апреле була бу. Күчереп салу өчен йортларын сүтәләр, үзләре мунчага күченәләр. Һәм нәкъ шул көннәрнең берсендә Кәшиф абый колхоз председетеле белән сүзгә килә: аны кулга алып, биш елга төрмәгә утыртып куялар. Тәрәзәсе җиргә сеңгән иске мунчада әниләре, әбиләре һәм берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Алтынчысы тиздән туарга тиеш... Чәчү беткәч, Ишки колхозы Мәфрүзә апага ашламадан бушаган складны бирә. 3х4 зурлыгындагы кечкенә генә склад була ул. Ут кертелмәгән. Һәр тактасына ашлама исе сеңгән... Күченгәндә авыр күтәргәндер инде – Мәфрүзә апаның алтынчы баласы вакытыннан алдарак туа. Кечкенә кызга Рәсүлә дип исем кушалар. Шәфкать туташы килсә дә: «Бу складта яңа туган бала озак яши алмас», – дип, аларга кереп тә тормый – прививкалар да ясамый. Ә сабый үлми! Аммиак исе киемнәргә сеңә: Рәсүләнең апа-абыйларын мәктәптә иң арткы парталарга утырталар, алар янына классташлары түгел, хәтта укытучылар да килми: дәрес сорамыйлар, билге куймыйлар... Беркөнне фермадан сенаж чабып кайтышлый, Мәфрүзә апа мәктәпкә керә һәм директорның өстәленә балтасын куя: «Нигә минем балаларның көндәлекләрендә бер билге дә юк?» – ди... 

Балаларыңны интернатка бирик дип киләләр аңа. «Юк, алты баламның берсен дә бирмим! Аларны үземнән аермыйм!» – ди әниләре. 

Склад ишеген ачуга – урам. Яңа үрмәли башлаган Рәсүлә кайчак ишекне ачып урамга да чыгып киткәли. Аны шуннан – кардан табып керәләр. Карават астыннан – күсе тишегеннән тартып чыгаралар. 

Икенче җәйгә инде сүткән өйләрен алып килеп күтәрәләр. (Соңрак янгын чыгып, ул өйләре янып китә аларның – андый хәсрәтне дә кичерәләр.) Өч ел ярымнан әтиләре дә кайта. Рәсүлә аңа әле бик озак «абый!» дип дәшә... 

– Мин һәрвакыт яшәргә тырышып яшәгәнмендер. Балачакта, дим... Аннан – мәктәптә. Көтүче кызы дип кенә караучылар күп иде бит... Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый, диләр. Мин моның киресен исбат итәргә теләдем. Шуңа күрә хыялым белән түгел, ә максат белән яшәдем. 

Рәсүлә Яруллина, Расуля Яруллина

Җыр, музыка, шигырь – болар Рәсүләнең икенче дөньясы. Күпләр белми, күрми торган дөньясы. (50 яшьлек юбилеен уздырганда, бер мәлне кулына гармун алып, кунаклары каршында җырлап җибәрә ул: «Яшәгән саен яшисе килә, / Яшисе килә, сез дуслар белән... «Рәсүлә, булдыклыгыңны белә идек, тик гармунда да уйнарсың дип көтмәдек», – диләр табындагылар.) 

– Тормышымда җыр, моң булмаса, яши дә алмас идем. Кайчак күңелгә тия торган шигырьләрне укыйм да елыйм. Бушанып калам... Эштә проблемалар күбәеп киткән көннәрдә, кич өйгә кайткач, икенче катка менәм дә, бүлмәгә бикләнеп гармун уйныйм. Бармакларым талганчы уйныйм... 

Ә кайчак... Кайчак аның бар нәрсәне читкә куеп торып, Уфага – театр карарга чыгып киткән чаклары да бар. Бер кичкә! Спектакльдән соң Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Светлана Хәкимовалар белән төне буе җырлашып утырыр өчен. Ул Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен ярата. Әнгам Атнабаев иҗатына гашыйк! Хәния Фәрхи җырларын бертуктамый тыңлый ала. Аның якын дуслары арасында – җырчылар, композиторлар. Ул сине яттан шигырьләр сөйләп шаккатыра ала. 

Туена апасы белән җизнәсе баян бүләк итә аңа. Рәсүлә шунда ук баянны футлярыннан чыгарып, туй күлмәгеннән килеш уйный да башлый. Җырын иренә багышлый: «Гомер юлын бергә башлаганбыз, / Ахыргача бергә үтик без...» Хәзер Дамирына башка җыр җырлый инде ул: «Синең кулда минем язмышым, / Кичерә күр – булса ялгышым. / Кире какма – мәрхәмәтле бул, / Җан эрерлек мәхәббәтле бул». Бергә эшли алар. Аңлашып эшлиләр, аңлашып яшиләр. Ир – хатынын хөрмәт итә, хатын – ирен. Кызлары Чулпан инде кияүдә, уллары Салават өйләнгән. Гаилә ишәйгән: уллары кебек кадерле кияүләре Айдар, кызлары кебек якын киленнәре Эльвира бар. Балдан татлы ике онык бар! 

Рәсүлә Яруллина, Расуля Яруллина

– Әгәр картаймыш көнемдә балалар мине күтәреп йөрсен дисәм, аларны хәзер үзем күтәреп йөрергә тиешмен. Аңлыйсыздыр, матди кыйммәтләр турында әйтүем түгел... Гомумән, яхшы гамәлләр күбрәк кыласым килә. Балаларым, тирә-юнемдәгеләр, авылдашларым өчен... Матур картлыкны көтәм. Картлыгыбызда Ак әби һәм Ак бабай булып балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яшәргә хыялланам... 
Хыяллар... «Сәнгать юлыннан китмәгәнемә үкенәм. Ул минеке булган... Әгәр кешегә ике гомер бирелсә, мин, әлбәттә, сәхнәне сайлар идем», – ди ул. Бүген исә Рәсүлә бетон белән моңны бергә кушып яши. Шулай эшли! Аның фирмасы әзерләгән бетон составы гел бер компонентка баерак.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар