Логотип
Арабыздан беребез

Мисс-майор

...Ә хата җибәрсәң? Тикшерү дигәнең, ниндидер бер сәбәпләр аркасында, хәвефле, дөрес булмаган юнәлеш алса? Ул чагында язмышлар сына. Бер гаепсез кешеләр тимер рәшәткә артына бикләнә.
Тикшерүче белән әңгәмә оештырырга җыенам. Ә күңелдә туктаусыз бимазалап торган каршылыклы уйлар. Аларның эше дә бит, бер уйласаң, табибларныкы шикелле: «йә каласың, йә үләсең!» Кулыңда кеше язмышы булуын, аның алдагы тормышы – киләчәге инде бары синнән генә торуын тоеп яшәү ничек икән ул?! Күз алдына китерәсезме гаепсездән гаепле булу фаҗигасен?! Китерә алмыйсыз... Чөнки моны үзе шул мәхшәрне кичергән, шул казанда кайнаган бәхетсез зат кына бөтен ачысы белән татый ала.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә күпме борчу-мәшәкатьләр, ә явыз кулыннан узган корбаннарның туганнарына күпме күз яшьләре, кайгы-хәсрәт китергән маньяк Чикатило белән булган хәлне исебезгә төшерик. Дөресен әйткәндә, искә төшерәсе дә килми. Ләкин шулай да... Озак елларга сузылган бу куркыныч җинаять тагын бер җинаять тудыруга сәбәпче булды. 

Шул вакытларда дистәләгән бер гаепсез кешеләр төрмәләргә «пожизненно» ябылды. Аларга «көчләүче, үтерүче, маньяк» дигән ярлык тагылды. Кайберләренең, чын маньякны кулга алган арада, төрмәдә гомерләре өзелде.

Хәер, мисал эзләп ерак китәсе түгел. Бөтен илне дер селкетеп тоткан моның ише гыйбрәтләрдән тыш, аның көндәлек очрап торганы да җитәрлек. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына караган Тикшерү идарә­сенең аеруча мөһим эшләрне алып баручы өлкән тик­шерүчесе, майор Сабина Нияз кызы Шәмсетдинова белән әңгәмә «үгезне мөгезеннән» алып, һәркайсыбызны борчыган шушы сораулардан башланып китә.

Бүгенге детектив фильмнарны караганнан, тормышта булган хәлләр турында ишетеп белгәннән соң, тикше­рүчеләр арасында гадел-намуслылары, үз эшенә җавап­лы карый торганнары булса да бик аз дигән нәтиҗәгә киләбез. Бу, чыннан да, шулаймы? Судка барып җиткән җинаять эшләрегезнең судья тарафыннан акланган очраклары булдымы?
– Үз эшенә намуссыз караучылар һәркайда да бар анысы. Бу – безнең өлкәгә генә кагылмый. Андыйлар «сиңа да, миңа да...» принцибы белән яши. Һәм шул принцип җитә дә инде аларның башына. Кайчак әле эшкә урнашып та җитмәгән япь-яшь кенә малайлар да 10-15 мең сум акчага алдана. Ришвәтчелекнең юньлегә илтмәвен институтта укыганда ук бик тәфсилләп аңла­талар югыйсә. Хәзер бит судта антлы утырышчылар (присяжныйлар) утыра. Хәтта үтерүчене аклаган очракларны беләм. Кеше гомеренә кул сузган җинаятьчене нинди аклау, нинди яклау булырга мөмкин?! Шуннан соң үзеннән-үзе сорау туа: ни өчен мондый мәртәбә ул җинаятьчегә? Аңлашыла, әйеме!

Ә минем эш тәҗрибәсендә андый хәлләрнең булганы юк. Эшли башлаганнан бирле йөзләгән җинаять эше карадым. Барысы да судка барып җитте. Җинаятьче­ләрнең бөтенесенә дә тиешле хөкем карары чыгарылды. Теге яки бу ягы җитеп бетмичә, кире кайтарылган очраклар була булуын. Тик анысы бәла түгел. Минем үземнең башлаган эшне ахырына җиткермичә туктаганым юк. Әни мине «киребеткән, үзсүзле», ди. Минем кебек һөнәр ияләре өчен иң кирәкле сыйфатлар ул.

Көне-төне җинаять дөньясындагы проблемалар белән яшәргә мәҗбүр булган кызларына карап, шундый һөнәр сайлавыгызга, әти белән әни офтанмыймы соң?
– Юк, киресенчә, алар минем белән горурлана. (Саби­на елмаеп җибәрә.) Үзләре юридик институтка баруымны теләде ич. Мәктәптә мин әйбәт укыдым. Ун ел нәфис гимнастика белән шөгыльләндем әле. Әни миннән гимнастка яса­макчы иде. Ә мин менә шушы һөнәрне сайладым. Ике ел көндезгедә укыдым да, аннары укуны читтән торып дәвам иттем. Институттан Казан шәһә­ренең Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә юнәлтмә биргәннәр иде. Шундук тикшерүче булып эшкә керештем. Эшләп йөрим шулай. Һөнәрем үземә көннән-көн ошый бара. Дөрес сайлаганмын, әти-әнигә рәхмәт, дим. Эшемне бик яратам. Көн саен бер яңалык, бер маҗара. Син гел көн үзәгендә, яңалыклар белән бер адымда. Күп белергә, законнардан оста файдаланырга гына кирәк. «Бу – хатын-кыз эше түгел» дигәннәрен дә ишеткәлим. Килешмим. Тикшерүче – хатын-кыз һөнәре ул. Безнең эштә озаклап компьютер каршында утырырга да туры килә, грамоталы итеп документ тутыра белергә дә (бер генә өтерең ялгыш китсә дә, суд эшне кире кайтара) кирәк. Ә моны кем җентекләп башкарып чыга ала?! Әлбәттә, без – хатын-кызлар! Кар­шыңда әле гаебе ачыкланмаган кеше утыра. Шунда бөтен сабырлыгыңны, осталыгыңны туплап, сорау алуга кере­шәсең. Син шушы мәлдә сорау алучы гына түгел, психолог та, аның язмышына төзәтмә кертергә алынган үзенә күрә бер хөкемдар да. Үзегез әйттегез ич – безгә ялгышырга ярамый.

Шик астына алынучының да төрлесе бар: кайсы үзен тыныч тота, сиңа ышана, шундук ачыла. Кайсы алдаша башлый, психик авыруга сабыша. Әшәкелеген чыгарырга җай көтеп кенә торучысы да җитәрлек. Ул сине махсус чыгырдан чыгара. Тавышыңны күтәреп, ярамаган бер сүз әйттең исә, шикаять язарга керешә. Закон – гаеплә­нүче ягында. Безне прокуратура, министрлык, идарә җитәкчеләре бертуктаусыз тикшереп кенә тора. Эшләве гаять авыр, әмма шуның белән бергә кызыклы, мавыктыргыч та...
 
Беренче карашка, ул биредә — адашып кергән кош сыман. 
Нәфис-сылу гәүдәсе, чибәрлеге белән подиумда гына йөрисе аңа...

Хәзер гаепне исбатлау яки кире кагу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бөтен хикмәт тикшерүченең алынган эшенә мөнәсәбәтендә...
– Җинаять эшләре безгә оператив хезмәткәрләр аша керә. Алар тикшергәнне, алар китергән дәлилләрне яңа­­баштан тикшереп чыгабыз. Дистәләгән документ күтә­релә. Мөмкин булган техник чаралар эшкә җигелә. 
Шик астына алынучының телефонындагы номерлары сынап карала. Кайчан һәм кем белән хәбәрләшкән. Компьютер аша да бик күп мәгълүмат алырга була. Бездә тәҗрибәле криминалистлар эшли. «Дошман йоклап ятмый», дисә­ләр дә, без дә һәрчак уяу – закон сагында. Нәтиҗәдә, кире кага алмастай дәлилләр туплана. 

Тикшерүчеләр арасында хатын-кызлар барлыгын белә­без инде. Ә менә җинаятьчене кулга алу бурычын да үтәгән оператив хезмәткәрләр арасында юктыр ул?
– Бөтенләй үк юк дип әйтмәс идем. Самбо буенча чемпион титулын алган бер кызыбыз турында ишетеп беләм. Аны җинаятьчене кулга алганда махсус йөртәләр. Сөйләгәннәре бар: бервакыт оперативниклар җинаятьче яшәгән фатирның төймәсенә баса да, ишек ачылып китүгә, самбисткабыз өрлектәй таза ирне җилкә аркылы алып ыргыта. Шундый хатын-кызларыбыз да бар безнең!

Сезгә күбрәк нинди эшләр белән шөгыльләнергә туры килә? Шуларның берничәсен исегезгә төшерсәгезче?
– Аеруча мөһим эшләр дигәнебез наркоманнарга, мошенникларга, каракларга каршы алып барылган туктаусыз көрәштән гыйбарәт. Без аеруча куркыныч эшләр, ягъни үтерүче җинаятьчеләр белән эшләмибез. Алар белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Минем аша узган эшләрнең кайсын гына мисал итеп китермә, һәркайсы «җинаять җәзасыз калмый» темасына үзе бер зур сабак. 
 
Әни миннән гимнастка ясамакчы иде. Ә мин менә шушы һөнәрне сайладым.

Бервакыт наркотик сатучы бер парны тоткарладык. Ире саткан, ә хатыны тора-бара, «кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигәндәй, үзе шул «энә»гә утырган. Ниләр генә кыланмады ире сорау алганда. Психик авы­руга сабышып та карады. Сорау алганда телем ачылып китәр, дип курыккандыр инде, камерадан чыгара алмый интектек. Андый «спектакль»ләрне күп күргән инде без. Барыбер тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителде ул. Нарко­тик саткан өчен срок шулай зур була. Сорау алуга ки­тер­гәндә хатынның йөзенә карарлык түгел иде: йөзе зәп-зәңгәр, шешенеп беткән. Ул хәйләгә керешеп тормады, ачыктан-ачык сөйләшә башлады. Хатын-кызның хатын-кыз тикше­рүчегә мөнәсәбәте, ни генә димә, башкача аның. Ул аңа ышанып, өметләнеп карый диимме... Аннан сөйләшүне ничек алып барасың бит әле. 

Ләкин закон бозган кеше белән уртак тел табарга тырышу ахмаклык. Аның күңеленә ачкыч яратырга кирәк, ми­немчә. Хатын изоляторда утырган вакыт эчендә кеше күзенә күренерлек хәлгә килде. Аңа шартлы рәвештә җәза бирелде. Соңыннан үзе миңа рәхмәт әйтеп чыгып китте. Хәзер әнә наркотик турында ишетәсе дә килми дип сөйлиләр. Бала тапкан, бала тәрбияли. 

Наркотикны тарату ысуллары бик камилләшкән хәзер. Барысы да – клиент табу, акча күчерү, сату эшләре – ноутбук аша гына эшләнә. Клиент сатучыны күрми дә.
Гому­мән, әйләнә тирәдәгеләргә игътибарлы булсак икән. Белмәгән кеше белән аралашмасак, ул әйткәнгә ышанмасак икән. Мин үзем урамда берәрсе туктатып, юк кына нәрсә турында сораса да, шикләнеп куям. Бу – минем канымда. Һәркемгә уяу булырга киңәш итәр идем. Әле күптән түгел генә шундый хәл булды: берәү үзбәк-таҗик милләтеннән булган кешеләрдән, патент вәгъдә итеп акча җыйган, паспортларын алган да... юкка чыккан. Ярый ла без ул кызны бик тиз тотып алдык. Ә тота алмасак? Шулай да була. Мошенник­ларның гаебен исбатлау бик авыр ул, ә алар күбәйде. 

Булдыра алмыйм, дип баш тарткан эшләрегез булдымы?
– Булды андыйлар. «Экстремистлар эше»н башка, тәҗрибәлерәк кешегә бирүләрен үтендем. Булдыра алмаудан түгел. Дөресен әйткәндә, курка калдым. 
Сорау алганда икәүдән-икәү каласың, ниләр генә булмас. Алар бит башсыз халык. Идеяләре өчен утка-суга керергә әзер. Безнең махсус программабыз бар: мондый эшләрне алып баручыларны дәүләт яклый. Аның янына сак куела. Экстремистларның штабындагы фашизм эмблемаларын, полиция хезмәткәренә атып торуны сурәтләгән рәсемне һәм, гомумән, безнең ил системасын күрә алмауны исбатлаучы мисалларны күреп хәйран калдык. Алар белән шаярырга ярамый.

Эшемне яратам, дидегез. Эштән китәргә Сезне нәрсә мәҗбүр итә алыр иде? 
– Кияүгә чыгу, бала табу... Бу – минем хыя­лым. Баштан ук үз-үземә: «Утыз яшемә кадәр эшлим дә кияүгә чыгам, бала табам», дип киртләп куйдым. Гаилә – минем өчен мөһим нәрсә. Мин бер-берсен яратышып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә үстем. Әнием Асия беркайда эшләмәде, гомерен миңа һәм әтигә багышлады. 

Без әни белән әле дә ике дус кыз шикелле. Безне янәшә күргәндә, апалы-сеңелле дип уйлыйлар. Ул бик яшь күренә. Беркайчан да әти сүзеннән чыкмаган чын татар хатыны ул! Миңа исемне дә әти куштырган. Әни минем белән йөкле вакытта, әти Герма­ниягә командировкага барган. Кайткач: «Малай туса, нинди исем дә ярый, кыз туса, Сабина кушарбыз», – дигән. Әни көлеп сөйли хәзер: «Ярый әле шул чагында Гертруда дип әйтмәде». Кайберәүләр карьера ясамаган хатын-кызны тормышта үз урынын таба алмаган бәхетсез кеше дип саный. Әнигә карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Аннан да бәхетлерәк кеше юк та сыман. Минем дә үземне гаиләгә багышлыйсым, әнием кебек бәхетле буласым килә!



Бервакыт җи­тәкчелек чакыртып алды да «Мисс-Эчке эш­ләр министрлыгы» бәйге­сендә катнашырга тәкъдим итте. Кыяфәтең бар, сөйли беләсең, диләр. Мактыйлар үземне. Ялын­дырып тормадым, риза булдым. Безнең халык әйткәнне берсүзсез үтәргә күнеккән бит ул. Җиңәрмен, дип уйламадым да. Ә җиңгәч, озак та үтми, мине Тик­шерү идарәсенә эшкә чакырдылар. «Мисс» булу ярап куйды тагын... Бу – 2006 нчы еллар...
№11, 2013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар