Логотип
Арабыздан беребез

Казан-Адлер арасы...

Эше чыннан да тынгысыз, ә кайвакыт хәвефле дә. Һәр баруы бер тарих булып истә калган ул көннәрне: «Бервакыт шулай...» – дип исенә төшерә башласамы?!

Язма каһарманы белән очрашуны көтеп, Казан вокзалының кызыл бинасы янында басып тора торгач, күптән булганым юк дип, элек «шәһәр яны», ә хәзер исә «күчеп утыру терминалы» дип йөртелгән бинага йөгереп кенә кереп чыкмакчы булам. Ишек төбенә баскан сак мине шундук туктата. «Бу ишектән чыгалар, ханым, янәшәдәгесеннән керегез!» Шулай укмыни дия-дия, икенче ишеккә атлыйм. Атлап керүгә: «Сумкагызны куегыз!» – дигән кырыс тавыш ишетәм. «Гел аэропорттагыча икән бит сездә, кызлар!» «Күптән бездә булганыгыз юк, ахрысы...» – дип озатып кала мине хезмәткәрләр.

Юк шул, күптән булганым юк. Пассажирлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган зал эчен минут эчендә әйләнеп чыгам да, күргәннәремнән канәгать калып, төп бинага юнәләм. «Каршы алырбыз!» диюләрен аңлыйм хәзер. Вокзал эчендә вокзал монда. Эзләп кара кирәгеңне! «Ай-һай, үзгәргән!» – дим. «Күптән поездга утырганыгыз юк, ахрысы», – ди озата баручым, баягы ханымның сүзләрен кабатлап.

Кулыма тоткан әйберләремне янә әйләнеп торучы тасмага куям. Үзем контроль аша чыгам. Әйтерсең, чит ил чикләрен узам?! «Тимер юлы – ул аеруча игътибар таләп итә торган объект», – дип, уйларымны сизеп алгандай, аңлатма бирә юлдашым. Ул вокзалларда инде узган гасыр электричкаларын күрмәссең дә... Тиз йөрешле яңа электропоездлар яныннан йөгерә-атлый үтеп, Горький тимер юлы филиалының «Казан» станциясе депосы урнашкан бинага барып җитәбез. Безне анда «Татарстан» поезды башлыгы Раилә Рәхимҗан кызы Шәрәпова көтә. Бөтен бүлмәләрдә ремонт эшләре бара. Артыбыздан куып җиткән чандыр гәүдәле мөлаем ханым, «үзе югында» дип сөйләнә-сөйләнә, безне җитәкче бүлмәсенә алып кереп китә. 

– Тагын юлгамы? – дим әңгәмәдәшемә, «Татарстан» поезды кузгалып китәргә санаулы сәгатьләр калуын исенә төшереп. – Ничек туймыйсыз? Юл бик тиз туйдыра бит ул...
– Әлегә туйдырганы юк, – ди чирек гасырдан артык гомерен юлда уздырган ханым. – Ошатмасам, эшләмәс идем. Мин бит ике институт бетергән кеше. Ошатмагач, беренчесен ташладым ич әнә. Сәүдә эшендә идем. Үзегез беләсез, бу тармакта эшләгән кеше акчасыз йөрми ул.

Һөнәрен алыштыру, бертөрлелектән качу теләге кайчан уянгандыр анда?! Бәлкем, еракта, бик еракта – Байкал артында яшәгән сеңлесе янына йөргәндә – салкын поездларда ач килеш, өши-туңа барганда җылы сүзләре, кайнар чәйләре белән күңелне җылыт­кан проводница апаларының кызык та, мавыктыргыч та тоелган хезмәтен күреп сокланган бер мәлдәдер, ә бәлкем, юл аның өчен, үзе әйтмешли, романтикадыр.

Ул чагында сәүдәдә эшләгән әнисе Рауза апа да кызының кинәт кенә әнә шулай эшен, ә димәк, язмышын үзгәртүгә нык гаҗәпләнә. «Ныклап уйладыңмы?» – ди әнисе. Тыныч эшне тынгысыз «чегән тормышы»на алыштыруы белән килешәсе килми. 


Вагонда – караклар...

– Бирегә эшкә килгән беренче көннән үк мине Урта Азиягә йөри торган туристлар поездына проводница итеп куйдылар. «О-о, Урта Азия, минем бит әле беркайчан да ул якларда булганым юк. Бар икән күрәселәр!» – дип куандым. Соңыннан аңладым инде, шәһәр буйлап экскурсия ясаулар юк, рөхсәт ителми. Вагоныңнан чыгыш юк. Тәртип шулай. Бервакыт шулай чыгып киттек юлга. Бернинди гадәттән тыш хәлләр булырга ошамый. Бара торгач, Актүбә станциясенә килеп җиттек. Шул тукталышта дүрт ир кеше утырды. Кыяфәтләренә караганда, тәртипле генә күренә үзләре. Бервакыт алар утырган вагонның проводницасы тавыш күтәрде. Йөгерешеп килдек. «Ни булды?» – дибез. «Вагонда – караклар», – ди бу. Ишекләрне ике яктан да бикләп куйдык. Әсирлеккә алдык үзебезчә. Баксаң, караклар купега керәләр дә, тәрәзәне ачып, пассажирларның әйберләрен ыргытып баралар икән. Артларыннан җиңел машина тегеләр ыргытканны җыя килә. Оренбургка җитәрәк, полиция чакырттык. Алар тукталышта каракларны кулга алып, төшеп калды. Башка пассажирларга зыян килмәде. Кайчак алар бик әшәке кылана бит.
 
Премиум-класслы «Татарстан» поезды — республиканың горурлыгы ул.
 

Пычак тотып куып йөрде

– Бер исерекне әйтәм, – дип сөйләвен дәвам итә поезд башлыгы. – Кайбер кеше эчкәч, ни эшләгәнен белми. Бу да башта хатыны артыннан куып йөрде. Без аны үзебезнең купега кертеп бикләдек. Аннары безнең арттан куа башлады. Кулында – зур пычак. Үзе аны-моны белештерер хәлдә түгел. Китереп кадаса, дибез. Кайсыбыз кая йөгерештек. Курыктык шунда бик.

– Ә полиция ни карады?
– Аңа хәбәр иткәнче, ул үз вагоныннан килеп җиткәнче, 10-15 минут вакыт үтә. Ни булмас шул вакыт эчендә?! Әнә шулай еш кына тормышка куркыныч яный торган хәлләрдә дә калырга туры килә. Ходай сакласын! Минем әни юлга чыкканда һәрвакыт юл догасы укый. Әнием догалары коткарадыр, күрә­сең. Безнең кызлар: «Казан-Адлер арасы, җырлап кына барасы...» – дип шаярта. Барырсың, бар...


Фанатлар кайда да фанат...

–  1992 елдан мине «Татарстан» поезды башлыгы итеп куйдылар. Үз өстемә нинди зур җаваплылык, нинди авыр йөк алганымны шул вазыйфама керешкәч кенә аңладым. Моңарчы әле үз вагоным өчен генә җавап бирә идем. Ә хәзер 13-14 вагон өчен берьюлы. Уйлап карагыз! Кайберәүләр, нәрсәсе бар инде аның, бер йөреп чыгасың да, ят шунда рәхәтләнеп, диләр. Кая ул?! Бүген менә юлга чыгасы.... Ә мин инде кичәдән бирле борчылам: барысын да карап чыктылармы икән, техник кимчелекләр юкмы икән? Мин составтагы җитешсезлекне тәгәрмәчләр шакылдавыннан, исеннән сизәм. Бу – профессиональ сизгерлек дип атала. Без ел саен медицина тикшерүе узабыз. Сизем­ләү-ишетү сәләте түбән булучыларны безнең эшкә якын китермиләр. Бераз читкә киттем, ахрысы. «Татар­с­тан» поездында фанатлар күп йөри: Мәскәүдән – Казанга, Казаннан – Мәскәүгә! Чемпионатның кайсы шәһәрдә булуына карап. Алар бик пырдымсыз халык. Фанат кайда да фанат инде ул. Стадионда да, урамда да, поездда да шул бер гадәте калмый. Сыра эчәләр дә, бер-берсе белән сугыша башлыйлар, юынгычларны, янгын сүндергечләрне йолкып алып ташлыйлар. Мондый вакытта кайсына әйбәтләп аңлата­сың, кайсын полиция чакыртам, дип куркытасың. Була, төрле хәлләр була...
 
Ышаныч паспорты белән эшләү бригадага зур җаваплылык йөкли. 
 

Поездда спиртлы эчемлекләр сатмаска!

– Әкренләп шундый фикергә килә барабыз. Кайбер кеше поездда, бигрәк тә ерак арага баруны, ял итүнең бер төре дип саный. Хәмер эчеп янындагы пассажирга уңайсызлыклар тудырам дип башына да китереп карамый. Кызганычка каршы, мондый хәлләрнең күңелсез, ә кайчак фаҗигале тәмамланганы да күп була. Бервакыт Мәскәүдә баһадир гәүдәле бер ир кеше кереп утырды. «Ак Барс» банкта эшләгән икән. Күрәсең, Мәскәүдә командировкада булган, анда танышлары белән эчкән, аннан соң  поездда дәвам иткән. Кинәт кенә хәле начарайгач, Люберцыда поездны туктаттык. Без «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, утка-суга төшеп ятабыз, ә Мәскәүдән кыздырыпмы-кызды­ралар: «Нигә туктадыгыз? Нәрсә булды?» Безнең кайда, ничә минутка туктаганыбызны (тукталыш бер минут) махсус система аша күзәтеп торалар. Без – уч төбендә. Шулай итеп, егетебезне төшереп калдырдык. Ә ул хастаханәдә үлгән. Вагонга үз аягы белән кереп, носилкада алып чыгып киттеләр.

Тагын бер вакыйганы искә төшерәм. Көлсәң, көл, еласаң, ела. Казаннан бер купега ике ир, ике хатын утырды. Ирләр эчеп исергән дә өске урынга менеп яткан. «Берзаман өстебез юешләнә башлады», – дип сөйли соңыннан хатыннар. Ул да булмаган, берсе өстән егылып төшкән. Хатыннарны, өс-башларын алыштыргач, икенче купега күчерергә туры килде. Шуңа спиртлы эчемлекләрне ресторанда сатмаска дибез дә... Киләчәктә ул, һичшиксез, шулай булачак. Тормыш, поезд шикелле, гел алга бара. Мин моны эшебездәге үзгәрешләрдән чыгып әйтәм.
Быел безнең бригадага «Ышаныч паспорты» тапшырдылар. Безне хәзер ревизорлар тикшерми, безгә ышаналар. Полиция, техник күзәтү органнары... анысы башка мәсьәлә. Аларның киңәшеннән, ярдәменнән башка булмый. 
25 ел эшләү дәверемдә кемнәр белән генә аралашырга туры килмәде миңа. Әйе, пассажирлар арасында да төрлесе бар. Кайсы салкын, ди. Кайсы, киресенчә, эссе, ди. Кайсы, әлеге дә баягы, исерек юлдашыннан зарлана. Без алар белән сөйләшеп, фикерләрен белешеп торабыз. Гомумән алганда, эшебездән канәгать алар.

– Сезнең эштә иң авыры нәрсә? – дип сорамыйм. Пассажирлар белән эшләү, димәк?
– Алай гына түгел, – дип сүземне бүлә Раилә Рәхимҗан кызы. – Иң мөһиме, аларны барасы җирләренә исән-имин илтеп җиткерү. Тегендә поезд әйләнгән, монда рельсыннан чыккан дигән хәбәрләрне азмы ишетәбез? Аллам сакласын! Безнең өчен иң авыры – кышкы салкыннар, дияр идем. Тәгәрмәчләр сынатмасын, ул-бу килеп чыкмасын дип, барасы җиребезгә барып җиткәнче кыл өстендә булабыз. 

– Элек тукталышларда әйбер сатып йөрүчеләр күп була торган иде...
– О-о, хәзер юк... Хәзер без үзебез сатучы. Сату эшләре артымнан куып җитте. Сатарга дип әле парфюм, әле журнал, әле сәгать чылбырына тага торган бер тәти биреп җибәрәләр. Йөриләр инде аннары кызла­рыбыз купедан купега шул вак-төякне тәкъдим итеп.

– Кызлар гынамы сездә?
– Юк, төрлесе бар, кызлар да, гаиләле хатын-кызларыбыз да. Без бик дус, ярдәмчел, бер гаилә шикелле. Озын юлга чыкканда башкача мөмкин дә түгел. 
Шуңа яңа кеше алганда бик сайланабыз. 

– Тәгәрмәчләр шакылдавыннан туймадым дисез инде, хыялыгыз тормышка ашкан алайса...
– Хыялым ул түгел иде шул минем. Парикмахер булырга хыялланган кеше мин. Ә шулай килеп чыкканына һич үкенмим. Мин үземне таптым. Мин – яраткан эшемдә. Мин – кирәкле кеше. Аннан, бер атна эшлисең, бер атна ял итәсең. Начармыни?! «Ышаныч паспорты» алган көннән эш хакына өстәмә бирделәр. 
Россия Федерациясенең Тимер юллар министры Раилә Шәрәпованы хезмәттәге уңышлары өчен исемле кул сәгате белән бүләкләгән. Аңа Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган.

2009 елның июнь аеннан «Татарстан» поездын премиум-класслы иткәннәр. Хәзер ул Казан белән Мәскәү арасында гына йөрми, Адлерга кадәр барып җитә.
Сәгатькә карый-карый, уйларым белән әңгәмәдәшемне озатам. Ул үзенең уңган кызлары белән инде күптән Мәскәүдәдер. «Мәскәүдә өч кенә сәгать булабыз да, аннан – Адлерга!» – дигән иде ул. Исән-имин йөрсеннәр! Бездән теләк шул аларга... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар