Логотип
Арабыздан беребез

«Юк, еламыйм...»

Иң авыры... Бу язманы язганда иң авыры, беләсезме, нәрсә булды? Әңгәмәдәшемә сиздермичә, әледән-әле тамактагы төерләрне йотып җибәрү һәм сыңар күз яше дә тамызмау...

Кая ул елау?! Рәфиләнең әнисе янымда гына басып тора һәм: «Сеңлем, күз яше агызып утырасы булгач, килеп тә йөрмәскә идең», – дия кебек...

Язмам Әгерҗе районы Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рәфилә АЛИЕВА һәм... аның яраткан исемнәре турында булыр.

Әлфия
1993 елның 13 ноябре. Җомга көн. Күрәчәк җилкетә, диләр – дөрес бугай ул. Кураторлары кереп: «Тиздән бәйрәм, ә сез әле һаман әзер түгел, иртәгә җавап бирергә туры килер», – дисә дә, Рәфилә, лекцияләрдән соң кайтырга ашыга. Старосталары Фәүзиянең: «Кая барасың? Моның өчен бит син җаваплы!» – диюен дә ишетми. Шулкадәр сүз тыңлаучан бала үзе югыйсә... Күзлеге бер кызда калган – шимбәгә кадәр шуны барып алырга кирәк! Аннан фатир хуҗасын шаккаттыра – өстендәге пальтосын, башлыгын да салмыйча ашарга утыра. «Нишлисең син, балам?! Өлгерәсең бит әле», – ди әби. Язмышына каршы ашыгуы булган икән... Ул көнне юл аша чыкканда Алабуга педаго-гика институтының беренче курс студенты Рәфилә Закированы КамАЗ машинасы бәрдерә. Аны һәм тагын ике кызны. Кызларның берсе ике көпчәк арасында ятып кала – курткасы гына сыдырыла. Икенчесенә дә берни булмый. Ә Рәфилә... 

– Минем Алабугага укырга керүем үк язмыш булган инде. Кире як ул, безнекеләр бар да Чаллыга бара. 5 нче класста рус теленнән Мәгъсүмә Галиәхмәтовна укыта башлады. Мин аңа беренче көннән үк гашыйк булдым! Журналны ачып куюларына, сөйләүләренә... Аның югары белемне Алабугада алуын белгәч, шундук: «Мин дә шунда керәм!» – дидем... Әнкәй мине шактый соң – 41 яшен-дә генә тапкан. Өч ир баладан соң туган бердәнбер кыз! Абыйларның берсе миннән – 6, икенчесе – 11, өченчесе 20 яшькә зуррак. Аларның яратуларына коенып үстем... Мин 11 нче классны тәмамлаганда олы абый инде колхоз рәисе булып эшли иде. «Әйдә, Чаллыга кер, үзем булышам», – ди. «Юк!» – дим. Имтиханнарымны әйбәт бирдем. Институтка алдылар!.. 

Машина бәрдереп киткәч, Рәфилә ничектер аягына торып баса әле. Күз алдында караңгылык, әмма авырту тоймый. Томан аша гына үзе янына йөгерешкән кешеләрне күргәндәй була. Аннан күзе аягына төшә... «Ашыгыч ярдәм» машинасына аның белән бергә булган кызлар да утырып бара. Хастаханәдә инде эш көне тәмамланган – табибларның өйләренә таралган гына вакытлары. «Кан күп югалткан, аңына килмәс, әйдә, туры моргка гына илтик», – ди шәфкать туташы. «Ашыгыч ярдәм» машинасы шоферы аны тыңламый – кызны носилкага алып сала... 

Операция беткәнне көтеп торалар да, кызлар өйгә йөгерә. Рәфиләнең фатир хуҗасына бу яңалыкны кереп әйтүен әйтәләр дә бит... Тик телефоннар юк вакыт, әби авылга телеграмманы иртән генә суга. Хат ташучы ул телеграмманы исә күрше бабайга калдырып китә, ә бабай кертеп бирергә оныта... Кич белән өйләренә институтта укыган Әгерҗе кызлары кереп чыга. Хәбәрнең акылга, аңга сыймый торганын җиткерәләр: «Бер аягын кискәннәрен тәгаен беләбез, әмма икенчесен дә кискәннәр бугай», – диләр. Аларның 17 яшьлек Рәфиләләре ике аяксыз калдымы икәнни?!

Якшәмбе көнне әнисе белән Рөстәм абыйсы аны эзләп Алабугага киләләр һәм тагын бер кат тетрәнү кичерәләр. «Бездә андый пациент юк», – диләр хастаханәдә. «Үлгән инде бу бала алайса», – дип, Фәния апа тәмам коелып төшә. Сөйләшә торгач, ачыклана: Рәфилә аларда, исән! Операция алдыннан ниндидер бер мизгелдә азга гына аңга килә ул. Исемен сорагач: «Әлфия», – ди. Кайдан дигән сорауга, Актаныштан дип җавап бирә. Документларны да шулай тутыралар. Югыйсә андый бер танышы да булмый кызның... Әмма «Әлфия» – әлеге мизгелдә аны тормышка бәйлүче бер җеп ул! 

– Ниһаять, аңга килдем. Авариянең җомга көнне булганын чамалыйм. Ә шимбә көнне безнең институтта баскетбол буенча ярышлар булырга тиеш иде. «Бармый калдыммы инде мин?» – дим. Табиб дәшми. «Бүген шимбәдер бит?» – дим. «Юк, сишәмбе инде», – ди. Бер аякның юклыгын әле белмим... Аннан палатага чыгардылар – уколлардан айный башладым. Быел көзгә бу хәлгә 31 ел тула. Әмма минем әле бер тапкыр да: «Нигә соң бу нәкъ менә минем белән булды?» – дип елаганым юк. Әнә шул вакытта – палатага чыгарып салгач кына күземнән яшь акты. Аякның юклыгын аңлаган мизгел булды бугай ул... Миңа операция ясаган хирург Галимҗан исемле иде. «Кызым, нәрсә әйтим? Аңлыйсың бит – артка юл юк инде хәзер. Сөен, авыл кызы булганга, эшләп үскәнгә генә исән калдың», – диде ул. Бот башы сөяге дә сынган, ятып кына торырга тиешмен икән. Мине карарга авылдан әнкәй килде. Аның килеп кергән – кереп ишеккә сөялгән мизгеле истә. «Нигә килдең инде, әнкәй, сыерларны, малларны ташлап», – дим... Ул безнең бик көчле кеше иде. Ничек чыдагандыр, шул чакта бер күз яше күрсәтмәде. Әнкәй елаган булса, миңа да бик кыен булган булыр иде...

Үзе дә еламый, кызы янына килгән берәүгә дә еларга рөхсәт итми Фәния апа. Институтта әле ике ай гына укырга өлгерсә дә, Рәфилә яныннан группадашлары китеп тормый. Ул яткан палата ишеге иртәдән кичкә кадәр ябылмый: кызны бер минутка да үзен генә калдырмыйлар. Соңыннан гына белә: хәл белергә килгән кызларны әнисе коридорда ук каршы алып: «Кереп күз яше күрсәтә күрмәгез!» – дип кисәтеп торган икән. (Кырындыга кайткач, авылдашларын да Рәфилә янына: «Аны жәллисе булмагыз!» – дип кенә керткән ул.) 

Булмаган аякның авыртып, сызлап интектерүләре (нервлар кыскарып беткәнче, аяк бар кебек тоелачак әле, дип аңлата табиб), култык таягы белән ясаган беренче адымнар... Аларның авырлыгын да, сөенечен дә үз башыннан кичкәннәр генә беләдер. Авылга кайтып төшүгә Рөстәм абыйсы: «Ә хәзер сиңа протез эзлибез», – ди. Җәрәхәтләре төзәлеп тә бетмәгән бит әле, диючеләр сүзенә дә карамый – сеңлесен аяклы итәргә теләве шулай көчле булгандыр, күрәсең. Рәфиләнең беренче протезына 24 мең акчаны ул чакта бөтен район белән җыялар. Декабрьдә кыз хастаханәдән кайта, ә февральдә инде алар Казанга, яңа гына ачылган шәхси протез ясау фирмасына китәләр. 

– Минем аяк тездән өстән киселгән, шуңа күрә тез бөгелә торган протез кирәк иде. Йөрергә өйрәнәм. Аның авырлыгы! Берничә адым атлыйм да хәлем бетә. Миңа баштан ук таяксыз йөрергә куштылар. Югыйсә аннары ташлый алмыйсың, диделәр. Спорт белән шөгыльләнүем дә, биюем дә, яшьлегем дә ярдәм иткәндер – йөрергә бик тиз өйрәндем. Хәер, больницадан кайтуга, әниләр маллар карап кергәнче, савыт-сабаны юып куя идем. Тупсаны култык таякларына таянып сикереп чыгам да... Ә болай мин бөтен эшне үзем эшлим: базга төшеп бәрәңге дә чүплим, урындыкка басып, тәрәзә челтәрләрен дә эләм... Берәүне дә көтмим! Ул чакта протез белән кайтуга өйгә укытучым Азат абый Фәрвазов килде, августта эшкә чыгарсың, диде.

Чыга Рәфилә эшкә! Беренчеләрне бирәләр! Ә аңа кадәр, үз-үзен җиңеп, протез белән урам буйлап атлап барып карый. Бөтен кеше күзе синдә булганда бит ул... Беренче алган сыйныфына әлегәчә рәхмәтле: апалары атлый-атлый да кинәт егылып китә. Дәррәү килеп торырга ярдәм итәләр. Малайлар: «Апа егылса булышырга кирәк», – дип, мәктәпкә иртәрәк кузгалалар. Протез белән йөргән беренче кыш бит ул. Кар ерып... 

– Ярый әле шул чакта йөргәнмен, дим. Өйдә «бикләнеп» калган булсам, дөньяга башка чыга алмас идем. Укуымны да дәвам иттем – читтән торып уку бүлегенә күчтем. Минем белән юлда бергә йөрер өчен Рөстәм абый да институтка керде. Колхоз рәисенә татар теле укытучысы дипломы кирәкми иде, әлбәттә. Аның өчен иң мөһиме – минем кеше арасына чыгуым, югары белем алуым иде... Бераз эшләгәч, мине мәктәп китапханәсенә күчерделәр. Шунда ук түгәрәк тә алып бара башладым. Сәхнәләрдә биеп йөргән кеше бит мин... Тик бер аяк белән балаларга бию хәрәкәтләрен ничек күрсәттем икән, белмим. Конкурсларда катнашып йөрдек. 1999 елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Күңелемә якын эш иде ул! 2011 елда бездә урта мәктәп ябылды. Мине башлангыч мәктәп директоры итеп куйдылар. 2017 елда исә мәктәп белән балалар бакчасы бергә кушылды – икесе өчен дә җаваплымын хәзер. Икесендә дә егермешәр бала. Син нык, диләр... Әтиемнең әнисенә – Газизә әбиемә охшаганмындыр. Бик көчле ихтыярлы иде ул. Безнең бабай 41 яшьтә үк үлеп китә. Әби бишенче баласына авырлы булып кала. Олы улы – минем әти белән киңәшләшә: «Нишлим икән, төшертимме?» – ди. «Юк, дүртебез үсә бит, бишенчебез дә сыяр», – ди әти. Бик авыр яшиләр, әлбәттә, юклыкта көн итәләр. Әмма балаларының барысын да кеше итә әби. Дүрт улының берсе дә эчмәде, тартмады. Җитәкче урыннарда эшләделәр, әмма гомере буе әби законы белән яшәделәр. «Кеше янында бөгелеп-сыгылып, зарланып йөрмәгез, күз яшегезне күрсәтмәгез. Сезгә таш белән атучыларга да аш белән җавап бирегез», – дия иде ул... 

Рәфиләгә протезга акча җыйганда авыл кешеләре арасында: «Нигә КамАЗ шоферына әйтмисез, булышсын – ул гаепле бит», – диючеләр була. Судка чакырып повестка килә, бармыйлар. Рөстәм абыйсы: «Рәфиләнең гаебе бар икән – күрәчәге булгандыр. Шофер гаепле икән – Ходай үзе җәзасын бирер. Барыбыз да рульдә, беребез дә иртән кеше бәрдерәм дип чыгып китми», – ди. Рәфиләнең ул шоферны күргәне юк. Өстенә машина килгән саташулы төннәреннән генә белә ул аны. Әнисенә руль артындагы шоферны сурәтләп күрсәтә:
«Әйе, шул!» – дип шакката әнисе. 

Рамис
– Авариягә очраганда егетем юк иде. Моңа бик сөендем аннары. Төпле бер егет белән йөргән булсам, ул мине шуннан соң ташласа, нинди фаҗига булыр иде бит... Кырык яшемә кадәр әти-әни дип яшәдем. Әткәй бик озак Паркинсон чире белән авырды – аны карадым. Өч ел урын өстендә ятты. Әти белән әнинең икесен дә ярата идем, әмма әтигә якынрак идем. Ул да мине бик яратты. Үләр алдыннан да: «Миңа кабердә дә тынгылык булмас инде, нишли икән бу бала, дип, синең өчен кайгырырмын», – диде. Аннан әни дә кулга калды... Икесе дә ятим үскәннәр, икесе дә бик тырышлар иде – эштән башка нәрсәне белмәделәр. Аларның үзара сүзгә килгәннәрен хәтерләмим – безнең өйдә андый хәл булмады... 

Нәсел зур, туганнар дус, бердәм булса да, Рәфилә ялгыз кала, янында якын кешесе юк дип борчылганнардыр инде Фәния апа белән Мөнир абый. 

Ә беркөнне... Беркөнне Рәфиләнең телефоны шалтырый. Алса – ят тавыш. «Сез миңа ялгыш эләктегез бугай», – ди дә телефонны куя ул. Берничә минут үтүгә, теге номердан: «Ә сез кем?» – дигән хәбәр килеп төшә... Языша башлаганнарын сизми дә калалар. Бер ел буе дәвам итә бу аралашу. Рамис Чиләбе өлкәсендә туып-үскән, күптән түгел әнисенең туган ягына – Теләчегә кайтып урнашканнар икән. «Чәчтарашханәдә эшлим, теге көнне клиентларымның берсенә шалтыратам дип, ялгыш сезгә эләктем», – дип яза. Рәфиләнең: «Минем бер аягым протез», – дигәненә дә исе китми. Ул хактагы сөйләшү: «Әйе, Чиләбедә бер танышым да шулай аягын югалткан иде», – дию белән бетә... Смслар алыша башлауларына бер ел булды дигәндә, Рамис: «Мин сезгә киләм», – ди. «Нинди килү?! Минем өйдә ике авыру!» – ди Рәфилә. Ә ир барыбер килә! 

– 25 майда аның туган көне. Ә ул безгә 24 майда килде. Башкалар турында: «Өч көн кү-решкәннәр дә, кавышканнар», – дисәләр ышанмас идем... Киткәндә ул: «Мин сине сорарга яңадан әни-ләр белән киләм», – диде. «Рамис, нинди кияүгә чыгу?! Күрәсең бит, әти белән әнине ташлап беркая китә алмыйм», – дим. «Алай булса, мин үзем күчеп киләм», – диде ул. Килде! Әнкәй Рамисны озатканда ук: «Карале, бу нәрсә булды соң? Ул бит гомергә белгән кеше кебек», – дип калган иде...

Рамис миңа әтине дә, әнине дә карашты. Башта әти урында ятты. Ул аның памперсларына кадәр алыштырды, юындырды. Әтинең үлемен бик авыр кичердем. Гел еладым да еладым, дөньяның бер яме калмады... Рамис ул чакта миңа бик зур терәк булды. 

Аннан әни урынга калды. Ирем аның аяк тырнакларына кадәр кисте. Әни өзелер алдыннан, абыйларның өчесе дә өч көн бездән китмәделәр. Әмма әни: «Сез мине тота алмассыз, Рамис килсен», – дип алардан хәтта үзен торгызып та утырттырмады. Җаен белмисез, егарсыз, диде. Әнинең телендә гел Рамис булды инде: кияү кайда, ашадымы, кердеме әле... Моны туганнар да, авыл халкы да белә. 

Аларның өйләнешкәннәренә хәзер 14 елдан артып киткән. Рәфиләнең кайнанасы инде исән түгел. Ул мәрхүм булгач, кайнатасы Әгерҗедә фатир сатып алып күчеп килгән. Атнаның ике көннәре һәрвакыт район үзәгендә үтә – ире белән кайнатасын карыйлар.

«Рамис – минем икенче аягым», – ди Рәфилә. 

Әмир
– Бала алу теләге күптән бар иде... Тик өйдә ике авыру барында андый мөмкинлек булмады. Мин Әмирне башта төшемдә күрдем. Хәтта ике тапкыр! Бер елны безнең авылда тәрбиягә бик күп бала алдылар. 30 дан артыкны. «Син дә ал», – диючеләр булды. «Куркам, алып – яратмасам нишләрмен? Дөрес, аны кире бирмәячәкмен, әмма икебез дә чиләнәчәкбез бит», – дия идем...

Дүрт ел элек күңелләрендәге бу теләк, ниһаять, өлгереп җитә. Рәфилә иренә алдан ук: «Бала сайлап утырмаячакмын, кемне бирә-ләр – шуны алып кайтачакбыз», – ди. Бу көн җитә... «Бала бар. Сайттан кереп карагыз. Аннары хәбәр итегез: киләсезме, юкмы?» – дип язалар. Кереп карыйлар да шаккаталар: шулкадәр үзләренә охшаган бала. Рамис төсмере дә бар кебек... (Авылда кайберәүләр һаман ышанмый: «Алар чит бала алмас, Рамисның баласын алып кайтканнардыр», – диләр.) 

Баланы уллыкка (кызлыкка) алучылар, гадәттә, баланы күрү, аңа ияләшү өчен Балалар йортына берничә тапкыр бара икән, ә Алиевларга 20 минут җитә. Шунда ук: «Без документ җыябыз», – диләр. 

– Алып кайтканда Әмиргә ике яшь тә җиде ай иде. Җиңел генә булды дия алмыйм. Дүрт көн эчендә 8 килограммга ябыктым ул чакта. Кырык яшемне узсам да, мин бит бала күргән кеше түгел идем. Бик зур стресс кичердем... Рамиска ул тизрәк ияләште, «папа» сүзен дә алданрак әйтте. Сөйләгәннәрдән беләм бит, авылда тәрбиягә алган башка балалар кайткан көннән әниләргә «мама» дип дәшә башлый иде. Ә мин ул сүзне ике айдан соң гына ишеттем. Югыйсә әниең кайда дип сорасалар, мине төртеп күрсәтә иде үзе.

Аннан арттан калмый башлады. Ул, гомумән, берүзе калырга яратмый. Кайчак артымнан эзләп ишегалдына чыга. «Миңа әнине табарга кирәк иде», – дип, аннары кереп китә. Миңа сезнең белән яшәргә ошый, мине ташламагыз, без бер гаилә, дигән сүзләр сөйли. Югыйсә үзенең балалар йортында яшәгән вакытын бөтенләй хәтерләми. Бик еш: «Син мине яратасыңмы?» – дип сорый. Әйе, бөтен кешене дә яратам, дим. «Әни, син бит Кояш түгел, мине генә ярат!» – ди. 

Өебезнең бер яме ул. Кайчак иртәрәк йоклап китә дә, бөтен дөнья тып-тын кала. Ансыз ничек яшәдек икән, дибез. Тик алданрак алсак, ул бит Әмир булмас иде... 

Кемдер өчен яшәгәндә генә хатын-кыз үзендә таулар күчерердәй көч тоя. Ә Рәфиләнең яшәү максаты әллә ничә: ире, улы, туганнары... Тагын...

– Мин беркайчан еламаска – әнкәйләрне борчымаска тырыштым. Кара тиргә батып, тизрәк протезда йөрергә өйрәнүем, клубларга чыгуым, эшемә ябышып ятуым, шигырьләр язуым, аларны газета-журналларда бастыруым – барысы да әти белән әнине сөендерү өчен иде. Хәтта хәзер дә иң элек аларны уйлыйм: мин бу эшне башкарып чыксам, алар шатланыр иде, дим. Шушы уй миңа көч бирә...

«Кеше гомере – яшәү өчен көрәш: Җиңүче бар, җиңелгән затлар», – дип яза ул бер шигырендә. Рәфилә үзе, әлбәттә, беренчесе. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар