Логотип
Арабыздан беребез

«Ирем минем белән горурлана!»

Мине өченче цехка инженер итеп билгеләделәр. Әйе, безнең заводта шулай: суднолар төзү буенча югары белем алырга кергәнсең икән, тәҗри­бәң булмауга карамастан, инженер итеп эшкә ала­лар. Диплом алганны көтеп торсаң, кеше бит заводка кил­мәс­кә дә мөмкин.


Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы

Люция САФИНА, әйдәп баручы инженер-технолог


Инженер һөнәренә урау юллар аша килдем мин. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетына физматка укырга кердем. Абыем Яшел Үзән судно төзү заводына эшкә керде дә, аны Казанга су транспорты академиясенең филиалына укырга җибәрделәр. Берсендә абыйны көтеп торганда кафедра мөдире Людмила Алексеевна чыгып, кем янына килүем белән кызыксынды. «Абыем янына», – дим. «Үзең кайда укыйсың соң, анда сиңа ошыймы?» – дип сорый. «Педта укыйм, укырга кергәндә ошый иде, хәзер белмим. Укытучы булып эшлисем килми», – дим. «Безгә кил, имтиханнар бирерсең дә укырга керерсең», – ди. Шул чакыру җитә калды бит миңа. Абыйның суднолар төзү буенча китапларын актарыштырырга да ярата идем. Уку елы уртасы булуга карамастан, академиягә күчтем. Әниләр минем ниләр эшләп йөргәнне белгәч, ачулан-дылар инде. Өч ел укып йөрүем бушка китте бит. Кабат беренче курска укырга барып кердем. Әмма алар минем холкымны белә иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, документларымны алып татар гимназиясенә күчкән идем. Өйдәгеләр белми дә калды, соңрак кына әйттем. Анысына рус мәктәбендәге татар теле укытучым этәрде. «Татар мәктәбенә бар, телеңне онытма», – дигән иде. Шулай итеп, дүртәүләп заводта эшли баш-ладык. Әтием анда тәэминатчы, әнием складта эшли иде.
Мине өченче цехка инженер итеп билгеләделәр. Әйе, безнең заводта шулай: суднолар төзү буенча югары белем алырга кергәнсең икән, тәҗри­бәң булмауга карамастан, инженер итеп эшкә ала­лар. Диплом алганны көтеп торсаң, кеше бит заводка кил­мәс­кә дә мөмкин. Укуымны Түбән Новгородта суднолар төзү академия­сендә читтән торып тәмамладым. 
Унтугыз ел элек мин эшкә килгәндә өстәлебездә бары ватман кәгазь, карандаш, ручка, линейка һәм транспортир гына иде. Безнең цех корабль төзелеше өчен барлык детальләрне, запчастьларны, корпусларны ясый. Аларны кулдан сызабыз, безнең сызымнар буенча эшчеләр кулдан кисә. Булдыра алмыйм, дигән вакытларым да булды. Зур җаваплылык бит!Суга төшкән корабльдәге һәр деталь өчен җавап бирәсе! 
Бары ике дистә ел вакыт узды, ә нинди зур үзгәрешләр! Хәзер барысы да компьютерда, детальләрне дә программа буенча машина үзе кисә. Эш шактый җайланды инде. Әмма ул бик күп. Заказлар аеруча күп килә. Мин инде хәзер шушы цехта әйдәп баручы инженер-технолог. Корабльләрнең корпусларын ясауда катнашам. Мин корпусын ясаган ике корабльне суга төшерделәр инде. Үзем ясаганнарны йөз судно арасыннан да таныйм. Балаң кебек бит алар: заказчылар алып киткәндә күңелле дә, моңсу да. Һәм бу зур гоурлык та: синең өлеш кергән хәрби корабльләр ил чикләрен сакласын әле! 
Хыялым: Санкт-Петербургка барып, Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан үткәрелгән парадны карау. Гаиләбез белән утырып һәр елны телевизордан карыйбыз. Менә анда куәт, ичмасам! Безнең «Буян»ны ерактан ук танып алам. Ул минутлардагы горурлыкны күрсәгез икән сез! Эмоцияләр ташып чыга.  Ирем дә, балаларым Айнур, Сәмирә, Ислам да инженер булуым белән горурлана. «Минем хатын корабльләр төзи!» – дип мактанырга ярата Алмаз. Безнең завод ел саен балалар өчен бәйрәм оештыра. Аларга экскурсияләр уздыралар, безнең эш урыннарын күрсәтәләр. Төрле спорт бәйрәмнәрендә катнашабыз. Балалар заводка килергә ярата инде. «Мин дә заводта эшләячәкмен», – диләр. Менә олы улым Айнур тугызынчы сыйныфны тәмамлап, укуын инженерлар сыйныфында дәвам итәчәк. Аның минем юлдан китүен телим. Чынлап! Инженер булып суднолар төзесен иде. Мин кичергән эмоцияләрне, мин кичергән бәхетне ул да тоя алсын иде дип телим. Гайрәтле корабльләр төзи алуы белән горурлансын иде.
Абыем заводтан китте. Мин аңа караганда көчлерәк булганмындыр, мөгаен. Әти инде лаеклы ялда. Әни пенсиягә чыкса да, эшләп йөри. Заводның патриоты ул. Һәр заказ өчен борчыла. Менә алар миндә заводка карата мәхәббәт уяткандыр... Эшкә шатланып барам, канәгатьлек хисе алып кайтам. Зур бәхет бит инде бу! «Рөхсәт итсәләр, якшәмбе дә эшкә китәр идең син», – ди ирем. Әйе, кушсалар, эшлибез инде. Ил өчен, аның тынычлыгы өчен тырышабыз бит. 
Завод традицияләре белән көчле. Без бер-беребезгә бик ярдәмчел, хөрмәт белән карыйбыз. Мин моны традиция дип атыйм. Өлкәннәр әнә шуңа өйрәтте, хәзер шуны ук яшьләрдә тәрбиялибез. Бездә эшләгән кешеләр дә бөтенләй башка: аякларында нык басып торалар, гадиләр, патриотлар. Заводта эшлә­гән егетләрнең сөйләмнәре дә урам егетләренекенә һич охшамаган, ерактан ук аерылып тора инде. Бик илтифатлылар. Парковкадан машинаны чыгара алмый азаплансаң, шундук ярдәм итәргә килеп җитәләр. Көчнең бердәмлектә икәнен белә­без. Болар барысы да заводта эшләгәндә салынган сыйфатлар. Аллаһы Тәгалә бездәйләрне бер урынга җыядыр ул шулай. 
Минем «завод балаларым» да бар. Өйрәнергә дип миңа бер­ке­тел­гән яшь белгечләрне әнә шулай дип атап йөртәм. «Әни кебек сез», – диләр. Бездә үсеп конструктор да булып китәләр йә башка заводка эшкә дә күчәләр. Бәби ялына киткән кызларым гел шалтыратып тора. Мин «завод әбисе» дә инде хәзер. (Көлә.) «Сагынабыз, тизрәк эшкә чыгасыбыз килә», – диләр. Әйе, рәхәт җиргә барасы килеп тора бит ул. Завод – әнә шундый зур бердәм гаилә ул.

 Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар