Логотип
Арабыздан беребез

Фәргать Надиясе

«Их-х, шулай иткән булсам, дип үкенгән чакларың буламы?» – дим. «Юк, – диде ул бераз уйла­нып тор­ганнан соң, – үкенгәнем булмады, ашмый калган хыялым да юк».

Шәл бәйләгән чаклардан

Дөресен әйтим, мондый җавап ишетермен дип көтмәгән идем. Ул минем югалып калуымны күрепме, әйткәненә куәт өстисе килепме, тез астына суккан чакларда да, егылмыйкчы черек тал булып, дип, көн дә яратып кабатлаган шигырь юлларын тезеп китә. Әлеге сүзләрнең нинди тирән мәгънәгә ия булуын аңласа, ул гына аңлар, белсә, ул гына белер.

Ул үзе турында, гомумән, аз сөй­ли. Өзек-өзек әйткән җөмләләрдән Арча төбәгендә – 33 кенә хуҗалык­лы Иске Җөлби дип аталган кечкенә генә авылда туып-үскән бер кыз бала күз алдына килеп баса. «Кеч­кенә генә» дигәч тә, бәләкәй кызчык өчен дөньяның иң гүзәл почмагы шул булгандыр инде ул. «Әти почта таратты, әни сөт җыйды. Ә без аларга булыша торган идек», – ди Надия сораштыра башласаң. Хәер, авыл баласының балачагы ничек узсын инде?! Әлбәттә, эшләп...

 «Әйттем исә, эшлим» сыйфаты анда кайчан чарлангандыр, тормыш сынауларына каршы торырлык көчне ул кайдан тапкандыр? Бәл­кем, әнисе Фәүзия апаның кызы Олы Әтнәгә укырга киткәндә, «Интер­натта тик утырмыйсың, атна эчендә шәл читен бәйләп кайта­сың!» – дип, аңа эш «тагып» җи­бәр­гән бер мәлдәндер?! Ә бәлкем, әтисенең: «Бәрәңгене көрәк белән казыгыз, шулай күбрәк чыга», – дип, тракторга салынмыйча, эшне иренмичә башкарырга кушкан чагыннандыр.
– Мәктәптә укыганда безгә хез­мәт дәресләрендә сыер саву аппаратлары турында сөйлиләр иде. 
Ә мин тыңламыйм, янәсе нәрсәгә ул миңа, барыбер шәһәргә китәм. 
Ә үзем беркая китмәдем, китәргә теләмәдем, – ди Надия, үткәннәргә кайтып. – Башта унберенчене тәмамлыйм әле, дидем. Аннары күз күрер...
Күз күргән дигәне, баксаң, янә­шәдә генә. Йә артист булам, йә ки­бетче булам дип, хыялының бер-берсенә җир белән күк арасыдай бөтенләй дә якын килмәгәнен сай­лаган кызга очрагы да чыгып кына тора. Үзе чибәр, үзе чая кызга ышану шулкадәр көчле була ки, әле унынчыда гына укыган Надиягә, укып бетергәнен дә көтмичә, клуб мөдире вазыйфасын тәкъдим итәләр.

Хәер, клуб дигән исеме генә бар: җимерелергә җиткән иске бер бина инде ул. Унсигез яше дә тулмаган тәҗрибәсез балага җилкә күтәрмәс эш йөкләделәр түгелме?! «Яңа клуб кирәк!» – дигән карарга килә кыз. Көн-төн «яңа клуб» артыннан ча­булар, бетмәс-төкәнмәс мәшә­кать­ләр... Надия ул вакытларны «тәпи тырнакларыма кадәр төште» дип искә ала. Ә менә нәтиҗәсен-рәхәтен күрми. Кияүгә чыгып, Олы Мәнгәргә киткәндә авыл халкы аңа бер генә сорау бирә: «Хезмәтеңне жәлләмисеңме?» Жәл, билгеле. 
Тик шул авылдашлары өчен дип тырышты бит инде ул.

Килен булып төшкәндә аңа ниба­ры 19 яшь була. Ә Фәргать исә Ерак Көнчыгышта – чик сакчылары гаскә­рендә хезмәт итеп кайткан, кем әйт­мешли, ил гизгән 28 яшьлек ир-егет!
– Ул чагында әткәй дә, әнкәй дә исән иде әле, – ди Надия ханым. – Әнкәй бик әйбәт кеше иде безнең. Авылдашларымның сөйләгәне бер дә истән чыкмый. Кибеткә төшә дә: «Надиягә яраклы әйбер алып кайтсаң, миңа калдыр», – дип, кибетчене кисәтеп куя икән. Йә, кайсы кайнана килене турында шулай кайгырта?!

Надия озак еллар башта китап­ханәче (шул чорда Алабугадагы мәдәни-агарту техникумын тәмам­лый), аннары склад мөдире булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, кулында ут уйнаткан ханымны 2004 ел башында авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Өч ел эшләү дәверендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе имзасы белән Рәхмәт хаты, районда уздырылган «Авыл чиста-лыгы» бәйгесендә беренче урынны алуга ирешә. Һәм 2007 елда үз теләге белән эштән китә.


Фәргать кенә исән булсын...
«Нигә эштән китәргә булдың?» – дип сорамыйм. Болай да аңлашыла: аңа өйдә, күбрәк ире янында булырга кирәк. 2001 елның 30 июле Надиянең җай гына аккан тормышын тузгытып ташлый. Иренең машинасы белән юл һәлакәтенә эләгүен ишеткәч: «Тимер табыла ул, Фәргатем генә исән булсын», – дип елады. «Дөрестән дә, тимер табылды, әллә ничә машина алыштырдык», – ди хуҗабикә, борчулы ул көннәрне сәгатенә-минутына кадәр исенә төшерә башлап. – «Аягым тоймый» дигәч, район хастаха­нәсенә алып киттек. «Операциясез булмый», – диделәр. Ясаттык. Ә аннары: «Арка миенә зарар килгән, йөри алмаячак», – дигән хәбәр килеп иреште. Бу хакта озак вакытлар үзенә әйтергә кыймый йөрдек. Үзе ул бик игелекле кеше. Авыл­дашлар аны нык хөрмәтли. Шофер булып эшләгәндә кайсына печән, кайсына малын алып кайтырга булыша торган иде. Аның алмаган дипломы, бүләге калмады. Авырып киткәч, яныннан кеше өзелмәде. Бер классташы Казаннан профес-сорга кадәр алып кайтты. Хәле гел ятып кына тормалы иде, яңадан операция ясаганнан соң, коляскада утырып торыр хәлгә җиткерделәр».

 
Ул язмышны үзе яза сыман: ни теләгәнен яхшы белгәнгәме, әллә холкы шундый — сынмас-сыгылмас булгангамы, иң авыр вакытларда да тормышны гөрләтеп алып барырдай көч таба.

Тугыз айдан соң аны – җир җимертеп эшләп йөргән тап-таза ир-егетне, инвалид коляскасына утыртып өенә алып кайталар.
– Бу халәтемә озак ияләшә алмадым, – дип ялгап китә сүзне Фәр­гать. – Гел өйдә утырдым. Урамга чыгарга ояла идем. 
Бөтен кешедән читенсенеп өйдә бикләнеп яткан шундый көннәрнең берсендә Надия­нең таныш хатыны Миләүшә кайтып төшә. Ул да 21 яшендә коляскага калган. Коляскада килеш югары юридик белем алган, кияүгә чыккан, коттедж салган, бала тапкан. Чит илләргә дә йөри, парашюттан сикерә.
«Син кешедән оялырга тиеш түгел», – дип, Миләүшә Фәргатьне юл һәлакатеннән соң беренче мәр­тәбә урамга алып чыга. Надия үзе дә иренә төшенкелеккә бирелергә юл куймый, машинага утырта да әле бер, әле икенче туганнарына кунакка алып китә. Кайда бәйрәм, кайда тантана... бер җирдән дә калдырмый. Алардан да кунак беркайчан да өзелеп тормый.
 
«Беренче кемне хөрмәт итәбез? Аллаһы Тәгалә­не! Аннан дәү әтине, дәү әнине, әтине, әни­не, апаны, энекәшне, се­ңел­кәшне...» Балаларга әниләре шулай дип өйрәтә.


Капка төбеннән үк таш түшәлгән киң-чиста ишегалдына узып, өйгә аяк басуга, кая эләктем, дигәндәй, кайсы бүлмәгә каерылырга белми торасың. Ишекләр күп, димәк, бүлмәләр дә... Зур залда хәтта кем килгәнен, кем киткәнен ап-ачык күрсәтеп торучы видеокамера да куелган. Вәт, ичмасам, авыл өе! «Икенче катка менәбезме?» – дип сорый хуҗабикә йөзенә чыккан канәгатьлекне яшермичә. – Моннан ике ел элек кенә ясаттык әле. Бер та-нышларда күреп кайттык та, әйдә, без дә шулай эшләтәбез, дибез. Беребез үлчәп тора, икенчебез – тәрәзәгә нинди өлге, нинди җиһаз алырга, дип баш вата.
– Кем ул – беребез? 
– Кем дип, олы кызым, аны унын­чы сыйныфта укый торган гына бала димәссең. Киңәшчем дә, ярдәмчем дә ул минем. И-и, рәхәт тә соң аның белән, – дип куя әни кеше. – Сәләтле бала, әйбәт укый, чаңгыда гел беренче урыннарны ала. «Биюче буласы килә», дигәч, Казанга алып барган идем. Белгеч аңа: «Бик җиңел, әйбәт биисең, әмма бу һөнәрне сайлау өчен күнекмәләрең җитми», – диде. Хәзер менә дизайнер булырга җыенабыз.


«Язсын иде гомергә әни диеп дәшәргә!»
Сәфәргалиевләрнең уртанчы балалары – Айрат 6 нчы сыйныфта укый. «Бик ягымлы ул, аны ярат-маган кеше юк», – ди әнисе, үзенә бер тамчы су шикелле охшаган улына яратулы караш ташлап.
– Әйбәт укыйсыңмы соң?
– Әйе, гел «4»кә, «5»кә, – ди малай, тыйнак кына. 
– Кайсы фәнне яратасың?
– Математиканы... 
– Алайса математик буласыңмы?..
– Юк, мин әтием шикелле аш пешерүче булам, – ди малай көлеп җибәреп. – Әтием хезмәт иткәндә повар булган. Тәмле пешерә ул.
– Кайчак мәктәптән кайталар да: «Әти, нәрсә пешердең?» – дип со­рыйлар. Миннән сорамыйлар, әти­ләреннән сорыйлар. Кайчак үпкәләп тә куям, – ди әниләре елмаеп. – Ә Фәргать чыннан да тәмле пешерә. Тик тормый ул, өйдәге бөтен эш аның җилкәсендә. Балалар да булыша, бер әйтүгә тыңлыйлар. Әле ме­нә карлар гына эреп бетсен, ише­г-алдында алар – әтиләре янында.
Айрат төрле бәйгеләрдә катнаша. Без килгәндә дә әнисе: «Минем улым «Тере классика» бәйгесендә җиңеп кайткан бит әле», – дип, куанычын уртаклашып алды. Гаилә альбомында шыплап тутырылган Рәхмәт хатлары, дипломнар, Мактау кәгазьләре... Барысы да шушы ягымлы, булачак «повар» малайныкы!
– Нечкә күңелле ул, – ди Надия ханым. – Бервакыт телевизордан тапшыру карыйбыз. Ул: «Әни, мин дә бәби чагында шундый идемме?» – дип сорый. «Шундый идең, улым», – дим. Баланың минеке булуына ышанасы килә. Гәрчә, алынган бала булса да... Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай Айратым-нан: «Нәрсә тели­сең?» – дип сорый. Ә ул: «Миңа берни кирәкми, безнең бөтен нәрсә бар», – дип әйтеп куймасынмы. Ишеткәч, исем китте, шулай дип әйтә алсын әле 9-10 яшьлек бала?! Тәртипле, тыңлаучан алар. Куанып бетә алмыйм шундый булуларына.

Без аларда чагында телефон шылтырады. Трубканы алып Надия ханым кем беләндер сөйләште. Мәчеттән икән. «Малайны бәйгегә чакыралар. Айрат, улым, бар, өске катка менеп, догаларыңны исеңә төшер», – диде дә шундук үзе дә аның артыннан иярде.
– Ахрысы, икәүләп ятладыгыз, – дим яныбызга төшеп җиткән әнигә.
– Икәү дә ятлыйбыз, өчәү дә... Аллага шөкер, догаларны беләләр. Әле күптән түгел генә Айрат бәйгедә җиңеп, намазлык, китаплар алып кайтты.
Без шаккатып, тел шартлатып, намазлыкка мөкиббән калып торган арада, бүлмәсеннән Эллина – бәлә­кәй кызлары чыгып җитә. Ул 4 нче сыйныфта укый. Һәм ул да әти-әнисен уңышлары белән гел шатландырып тора икән. «Кечеләре апаларын бик ярата, хөрмәт итә», –
ди Надия ханым апасына сырпалан-ган кызчыкны күреп алып.
«Үземнеке» дип, балалары өчен өзгәләнеп торган ананы читтән генә хәйраннар калып күзәтәм. Бар бит күңелләренә бөтен дөнья хәсрәтен сыйдырган кешеләр!


Минем күңел китеге...
– Яратасыңмы? – дим, туктаусыз янында бөтерелгән балачагага ишарә ясап.
– Яратам, нишләр идем алар булмаса?! – ди ханым. – Һәм: «Рәх­мәт, Ходай, син бит күрдең / Минем күңел китеген; / Ике кыз һәм бер ир бала / Син бит миңа китердең!» дип, үзе язган шигырен укып китә.
– Авыр булыр димәдеңме?!
– Әни дә шулай диде, – ди ул, янә күңелендә капылт купкан ки­черешләргә бирелеп. – Булмас, ди­дем. Алар миңа юаныч булыр. Фәр­гатьнең шулай Казанда – хастаханә­дә яткан чагы. Мин берәүгә дә әйтми генә районның опека бүлегенә киттем. Андагылар да һаман бер сүзне кабатлый: «Ирең авыру, өстә­венә, бала алырга җыенасың...» Ния­темнең җитди икәнлеген күргәч кенә Казандагы приютларның берсенең адресын кулыма тоттырдылар. Хас­таханәгә барып, Фәргатьнең хәлен белештем дә, кирәкле приютны эзләп таптым. Шул көннән салынган сукмак инде ул. Каникулда балаларны әниләренә биреп җибәрә торган гадәтләре бар икән. Шул вакыт эчендә ияләнсә, бала – синеке, диләр болар. Минеке алар хәзер – безнеке! Әтиләре дә бик ярата үзләрен. Дәресне бергә хәзерлиләр, мал-туарны Айрат белән бергә карыйлар.

Балалар күп укый, күпне белә. «Ничек шулкадәр тәртипле соң алар?» – дип гаҗәпләнәбез. «Бәлә­кәйдән кул арасына кереп үстеләр, – ди әниләре. – Элгәре кизү торалар иде. Кемгә ничә яшь, шулкадәрле көн: 12 яшь икән – 12, 9 яшь икән – 9 көн... Бәхәсләшмиләр дә, өйдә дә чисталык. Хәзер, үсә төш­кәч, эшне бергәләшеп эшли башладылар инде».
Өйдәге тәртипкә карап, без моның шулай булуына ышандык. Һәр балага – аерым бүлмә, һәр бүлмәдә – компьютер.
– Компьютер белән артык мавыкмыйсыңмы соң?
– Вакыт юк бит, – ди Айрат олыларча, – кирәк булганда гына Интернетка кереп чыгам.
– Кайвакыт балаларны машинага утыртам да кибеткә алып китәм, – дип дәвам итә әниләре. – Кайчак әйбергә кызыгалар да: «Әни, тегене алыйк әле, моны алыйк әле», – ди башлыйлар. «Алыгыз, акчагыз бар бит», – дим. Шулай дигәч, уйлана калалар. Нигә акчаны юк-барга әрәм итәргә, ансыз да була ич. Һәркайсы­ның туган көнгә биргән акчалары бар. Мин үзем баланың һәрвакыт үз акчасы булырга тиеш дигән фикердә торам. Ә инде мин өсләренә кием карый башласам: «Акчаңны бетермә, бар ич әле», – дип, сатып алу уемнан кире кайтарырга керешәләр.


Тырышкан табар
Сәфәргалиевләр гаиләсенең, опе­ка һәм химаячылык бүлеге җитәк­чесе Гөлназ Бадикова әйтмеш­ли, «иң камил үрнәк гаилә» булуына ышану өчен әлеге мисаллар да бик җиткән. Әмма көн дә бер адым алга атлаган Надия ханым булганына шөкер итә белсә дә, җиткәне белән генә канә­гатьләнә торган кеше түгел. Эштән китеп, ир карыйм, балалар үстерәм дип, кул кушырып, күктән бәхет яуганны көтеп утыра торганнардан да түгел. Ул бәхетне үзе, үз тырышлыгы белән эзләп табарга күнеккән. Кат-кат сынаган язмышына үзе ча­кыру ташлаган. Җиде юл чатында калган иң кыен вакытларда ул да икеләнгәндер, корыч түгел ләбаса аның йөрәге?! Әнисенең: «Сабыр төбе – сары алтын» дигәне дөрескә чыкты. Бүген аларның тормышына хәйран калмаган кеше юк. Җәен сарай тулы каз-үрдәге, тавыгы, мал-туары, сезонында 180 шәр башка җиткән куяннары. Яз җитә башладымы, Надия машинасына йөк арбасы тага да «чуашларга» чыгып китә. Йөзләгән каз алып кайта. Казлар – гаиләнең үзенә күрә бер бизнесы. «Заказлар күп була. Туйга, төрле мәҗлесләргә сорыйлар, – ди хуҗабикә. – Әле февраль аенда да 30 каз пешердек». «Казны ничек пешердең?» – дигән сорауга җавап бирергә ашыкмый. Монысы – ул гына белә торган сер. Ул аны берәүгә дә әйтми. Берни әйтә алмыйсың: бизнес, конкуренция заманы...

Хуҗабикәдән йөз казны ничек йолкып бетерүе белән кызыксынам.
– Яшь каз йолку – ул бик нечкә эш, – дип аңлата Надия. – Мин бу эштә берәүгә дә ышанмыйм. Өмә дә ясамыйм, балаларга да бирмим. 
Үзем йолкыйм. Ә менә башаякны Фәргатьтән дә чиста эшләгән кеше юк. Аның белән икәү без хәзер.

Зур залның тәрәзә төпләрендә үсеп утырган үрентеләр тиздән теплицага күчәчәк. Кыяр, помидор, редис ише яшелчә башта Сәфәрга­лиевләрдә өлгерә. Кеше әле кыярны авыз итәргә җыенып кына йөри, ә Надия инде аны тозлап арыган була. Уңган хуҗабикә безгә бәрәңге үрентесе утыртырга да өйрәтте әле: пластик шешәнең башын кисеп аласың да, җир саласың. Аннары шуңа бәрәңге утыртасың. Моны апрель башында ук эшләргә кирәк. Майда тамыр җибәргән бәрәңгене җиргә күчерәсең. Бернинди мәшәкате юк, шул ук эш. Аның каруы, июнь ахырына алар рәхәтләнеп яшь бәрәңге ашый.
 
Нинди генә эшкә тотынса да, иң элек ире белән киңәшләшә, аның ризалыгын ала. 

«Ир – баш, хатын – муен» бу гаиләдә. Әйе, Надия – балаларын өзелеп яратучы олы җанлы әни, иренең кайгыртучан хатыны, уңган хуҗабикә... Ә авылдашлары өчен ул иң элек ир хатыны, Фәргать Надиясе...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар