Логотип
Арабыздан беребез

Эш агачы бик юмарт...

«Һәр агачның үз холкы, җылысы, исе бар. Йөрәк ялкыны, күңел җылысы кушылган агач эшләнмәдән – шахмат яки куна тактасымы ул, кашык яки кием элгече, шкафмы – нур сирпелә», – ди Илсөя Гыймадиева.

Агачлар да кешеләр кебек: туа, үсә, сулый, карурманнарга ямь биреп, без сулыйсы һаваны кислород белән баетып, җилдә яфракларын шыбырдатып, үзләренчә серләшеп яши... Үсеп утырган чагында агачка тияргә ярамый, пәке яки балта белән сызсаң, күз яшедәй суты сытылып чыга. «Агач елый, рәнҗетмәгез, кәүсә-тәненә яра салмагыз», – ди халык. Кешенеке кебек, агачның да гомере чикләнгән. Беркөн килеп, бәлки, картаеп, ә бәлки, кешеләр теләгенә каршы торалмыйча гөрселдәп ава да төзү материалына – кораб мачталарына, йорт бурасына, ишек, тәрәзә йөзлеге, карават, өстәл-урындыкларга, һич югы утынга әйләнә. Табигать бизәге генә түгел бит агач. Минемчә, кисеп аударгач та яшәүдән туктамый ул. Аның да җаны бардыр: вакыты җиткәч бүтән яссылыкка гына күчәдер. Әгәр шулай булмаса, агачтан кисеп-юнып, кырып, бизәп эшләгән әйберләрнең кадере алай ук зур булмас иде кебек. Ә күңелне күтәрү, сөендерү, җанны җылыту, юату үзенчәлеген ничек аңлатырга? Тәрәзә йөзлеге бизәгән йортның нуры бөтен авылга төшә. Агачтан эшләнгән, аяклары, арка-култыксалары сырлап, бормалы-сырмалы гаҗәеп бизәкләр белән бизәлгән шкаф, шахмат өстәлләрен, киштә-урындыкларны күреп, кул эшенә оста да инде халык, әллә ниләр майтара, матурлык тудыра, дип сокланганыгыз бардыр. Борынгы байлар йортын бизәрдәй мондый җиһазны алып куйсаң, безгә дә хәрам булмас иде, дип хыялланганыгыз юкмы?

Күзнең явын алырлык матур, эксклюзив сәнгать әсәренә тиң җиһазларны үзебезнең алтын куллар – «Арча урманы» осталары ясаганын беләсезме соң? Гүзәллек иҗат итүчеләрнең берсе – оста столяр Илсөя ханым белән сезне дә таныштырыйк әле.

Элек-электән ир-ат һөнәре саналган столяр – агач эше остасы Илсөя Мәсхүт кызы Гыймадиева белән Арчада – «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зональ сайлап алу турында таныштык һәм иркенләп әңгәмә корырга да өлгердек.

Илсөя Арча районының Түбән Пошалым авылында 1966 елның 20 июлендә Нурсөя һәм Мәсхүт Саматовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Столяр һөнәрен сайлавыгыз очраклылык идеме, курыкмый ничек тотындыгыз бу эшкә, дигән соравыма: «Биш малай арасында без ике кыз үстек, – дип тәфсилләп сөйләп китте ул. – Әтиебез шофер иде. Әллә яшьтән үк әтинең кул арасына керергә, булышырга теләү теләге көчле булган, бәлки, абыйларга ияргәнмендер... Алардан күрмәкче, мин дә гел тимер-томыр арасында кайнашканмын. Аннары... үзләренең хәләл көче белән эшләп гомер иткән әти-әнием дә бер эштән дә тайчынмаска өйрәтеп үстерде безне».

Урта мәктәпне тәмамлаганда тракторист таныклыгы да алып чыга Мәсхүт кызы Илсөя. 9 нчы һөнәр училищесын «бишле»гә генә тәмамлап, «Арча урманы» хуҗалыгына эшкә килә. «Мунчала цехында эшли башладым», – диюгә, балачагымның бер җәе, баш-аяк белән чумып, үзе пычрак һәм бик авыр, үзе үрчемсез мунчала чыгару эше белән матавыкланып йөргәнем күз алдыма килеп басты да дертләп киттем. Хезмәт көненә таяк тезеп, колхозчыга тиярен дә бирми торган еллар бар иде. Тормышның очын-очка ялгарга тырышып изаланган әткәй (сугышта кулын калдырып кайткан инвалид) мунчаладан чыпта сугып баемакчы булган, ахры. Бер йөк юкә төяп кайтты. Юкә бүрәнә мунча салырга бер дигән, ә кабыгын кубарып бакча артындагы күлгә батырдык. Көз, кыш, яз буе суда ятып, җебеп-бүртеп, йомшак катламы кайрысыннан җиңел кубарлык булгач, төбе сазга әйләнгән баткак, болганчык күлдән аны көчкә сөйрәп чыгаруыбыз хәтердә. Хатын-кыз көче җитмәстәй газаплы авыр эшләрдән котыласы килеп тә авылдан чыгып киткәнбездер без! Хәер, сүз бит безнең хакта түгел. Эшне батырып эшләүче булдыклы, уңган, түзем авыл хатыннары хакында. Үз эшенең остасы булып танылган Илсөя хакында.

«Башта әрҗәләр, каплар кактык. Мунчаладан эш­лән­мәләр ясау цехында төрле эштә эшләдем. Токарь һөнәрен дә үзләштердем. Ирләр генә булдыра торган авыр, җайсыз эш бу дип тормадым, батыраеп, батырып эшләргә тырыша идем, – дип әңгәмәне ялгап китә Илсөя. – Тик менә, бәхетсезгә вакытсыз дигән­дәй, мунчала цехында да эш бетте. Ә тормышымның шундый авыр вакыты иде бу, ике бала белән аерылып кайткан чагым. Балаларны аякка бастырырга, дөнья йөген ялгыз тартырга кирәк. Нишләргә белмим. Акча юк, торыр җир юк, кыскасы, бәхет юк, дип елап утырыр хәлдәмен. Ул чакта бездә Алмас Назиров директор булып эшли иде. Кыюланып, башны иеп кердем янына – эш сорарга. Уйланып торды да, әйтә: «Безгә столярлар, станокта эшли торган осталар кирәк. Станокта эшләргә курыкмыйсыңмы?» – ди». Курыкмый Илсөя. Йошкар-Олада Мари политехника мәктәбендә укып, өр-яңа һөнәр үзләштереп кайта.
 

Ирләр арасында ирләр кебек эшләсәм дә, мин нечкә күңелле, нәфис, гүзәл хатын-кыз затыннан. Үзем дә онытмыйм, бүтәннәр дә сизә-тоя моны.

«Безнең эштә төгәллек, пөхтәлек, түземлелек зарур. Тәрәзә йөзлегенә бизәк, орнамент уясыңмы, рамнар яки ишек ясыйсыңмы, миллиметры миллиметрга туры килергә, киселгән, ялгана-җыела торган деталь үз урынына кереп кенә утырырга тиеш. Чак кына читкә тайпылсаң да – эш харап: хилафлык килә, станокны кабат сүтеп җыясы була. Ә бу, үзегез аңлыйсыз, эшне тоткарлый. Заказлар бик күп килә безгә, эшсез, бушка вакыт уздырырга һич ярамый».

Илсөя – дүртенче разрядлы столяр. Белмәгәнгә салышып кына мондый разрядның кемнәргә бирелүен сораштырам. Кызы Миләүшә горурланып, азрак мактанган да кебек итеп: «Тик ике кеше –сурәт-бизәкләр ую остасы булып танылган бер абый белән әни генә мондый югары разрядка ия, – ди. Аннары: – Безнең әнкәй кебек кеше дөньяда бүтән юктыр ул. Тырыш, эшчән, балалар дип үлеп тора. Ирләр эшенә генәме, хатын-кыз шөгыле – бәйләү, тегү, чигүгә дә кулы ята. Тәмле ашлар пешерергә оста, ул һәммәбезгә үрнәк!» – дип өстәп куя. «Ә әтиегез?» – дип сораганымны сизми дә калам. Миләүшә бер генә мизгелгә, кайсы әти дигәндәй, аптырап тора. Шунда ук: «Әтиебез – Данил абый. Дөньяда аның кебек әти дә юктыр, – дип ялгап китә. – Килүгә үк яраттык. Әти сүзенә сусаганбыздыр: Зөлфәт тә, мин дә аңа баштан ук әти, дидек. Какмады, чит итмәде, рәхмәтле без аңа».

«Ирләр арасында эшләсәм дә, миңа хатын-кыз итеп карыйлар, – ди Илсөя. – Авыр димим, эшемне яратып башкарам. Ә яраткан эш туйдырмый, авырлыгын тоймыйсың. Эшкә чумгач, ару сизелми, онытыла. Җитәкчеләр хезмәтеңне бәяли белгәч, күңел үсә. Һөнәрле иткән өчен Алмас Әминовичка рәхмәтем зур. (Назиров хәзер Арча районы муниципаль берәмлеге башлыгы). Рәхмәт әйтмәкче идем үзенә, сүзне, гадәтенчә, кыска тотты. «Тырышып эшлисең, эшеңне яратуың – рәхмәтең шул инде. Эшләгән кешегә хөрмәтем зур!» – дип куйды».

Иреннән аерылып, яшьлегендә күп хәсрәт-борчу кичерсә дә, өлешемә тигән көмешем шулдыр, дип сабыр иткән, ялгыз яшәгән хатынны моннан ун ел элек язмыш насыйп яр белән сөендермәкче була. Илсөяне Данил Гыймадиев атлы егеткә димлиләр. «Кабат кияүгә чыгу хакында уйлаганым да юк иде. Башта очрашырга да куркып тордым. Улым, кызым хакына ялгыз яшәргә риза идем. Моңарчы үз яртысын очратмыйча, буйдак булып гомер сөргән ир-егетнең ике балалы хатынга өйләнүенә туган-тумачасы каршы килмәсме, балаларны какмаслармы дип икеләнү-борчылуларым, шөкер, нигезсез икән. Бер атна тирәсе очраштык та... өйләнешергә булдык. Газиз ярым Данил – өлешемә тигән көмешем икән бит!»

Гомер буе фермада – терлекчелектә эшләгән, үз хуҗалыгында да абзар тутырып мал-туар асрап көн күргән Данил исә уңган, булдыклы хатын белән кавышуына чиксез шат. Ә Илсөя үзен бәхет басты дип исәпли. Гомер буе хыял булган теләге тормышка ашкан аның: зур, матур йорт җиткереп кергәннәр. Ишек, тәрәзә рамнары, идән сайгаклары – һәммәсе аның җитез кулларының җылысын тойган. Караватка кадәр үзе ясап куйган Илсөя. Эш-мәшәкатьтән балалар да читтә калмаган: «Яшьтән үк эшләп үстеләр, Зөлфәт төзүчеләргә нык булышты, ә Миләүшәсе аш өеннән чыкмады, осталарны ашату-эчертү, юу-җыештыру гел аның өстендә булды», – ди әни кеше. Балта, пычкы, чүкеч, өтерге, ышкы ише эш коралларын Илсөясе кебек кулларында уйнатырга күнекмәгән Данил исә гаилә бюджетына иң зур өлешне кертүен дәвам итә: өчәр баш сыер асрыйлар, бозавы, үгез-танасы, казы-үрдәге дисеңме... Мал карау-тәрбияләү – аның вазыйфасы. Ә аш өе – Илсөя биләмәсе. «Ризыкларың телеңне йотмалы!» – дип, ирең мактап-үсендереп торгач, тырышмас җирдән тырыша хатын-кыз!» Кыскасы, авыл җирендә яшәп, үз кулың белән мул, җитеш тормыш кору – гади хезмәт кешесенең мәңгелек хыялы шул түгелмени?!

Бәхет касәсе мөлдерәмә тулы булсын өчен тагын ни кирәк?! Әлбәттә, бәби. Кырыкка якынлашып килгәндә уртак сөенеч – кызлары Динәне алып кайта Илсөя. Әнисенең алтын куллары коеп куйган эксклюзив җиһазлар арасында шигырь-җырлары белән гаиләне куандырып үсә кыз бала. Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Миләүшә Арча радиосында диктор-журналист булып эшли, ә Зөлфәт электр җиһазлары белән дус, эшли дә, энергоуниверситетта да укый. «Үги дигән сүзне белми алар, нәрсә алырга теләсәләр дә, Данил миннән алда, акча жәлләмә, алсыннар, киенсеннәр, үзләре дә эшли, без дә ярдәм итәрбез, дип кенә тора», – ди Илсөя ханым. Арчада эшләсәләр дә, Миләүшә дә, Зөлфәт тә көн дә авылга – Алга-Көеккә кайтып-килеп йөри. Икесе дә машиналы. Нинди марка дип кызыксынгач, «Әлегә җиделе, аннан күз күрер», – ди Миләүшә.

Хезмәттән тәм табып яшәгән Илсөягә кызыгып та, сокланып та каравымны сизгәндәй: «Эш агачы бик юмарт китерер җимеш, дип Тукаебыз дөрес әйткән бит», – дип куя ул. Мул җимешле аның эш агачы!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар