Логотип
Арабыздан беребез

«Азнакай курчагы»

– Йөрәгем җитеп, ничек тотынганымны хәзер үзем дә белмим... Миңа бу эш кызык иде – башкасы турында уйламадым... Алтмыш яшьтәме? Алтмыш яшьтә күпләр «барысы да артта калды инде» дип, өй тирәсеннән ерак китми: сериаллар карый, көннәре оныкларны каршылап-озатып уза, хыялланудан туктый... Ә ул... ул әле яши генә башлый. Үз эшен ача!

Йөрәгем җитеп, ничек тотынганымны хәзер үзем дә белмим... Миңа бу эш кызык иде – башкасы турында уйламадым...

Алтмыш яшьтәме? Алтмыш яшьтә күпләр «барысы да артта калды инде» дип, өй тирәсеннән ерак китми: сериаллар карый, көннәре оныкларны каршылап-озатып уза, хыялланудан туктый... Ә ул... ул әле яши генә башлый. Үз эшен ача!

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең быелгы лауреатларының берсенә – «Өченче буын герионясы» номинациясендә җиңү яулаган Галина Альвисовна ГЕРКка ул сәхнәдә басып торганда күпләр игътибар иткәндер. Аяк битенә җиткән озын күлмәк, затлы калфак һәм... менә шундый ят фамилия. Чын татар районына – Азнакайга кайдан килеп адашкан икән фрау Галина?

Ул җитәкләгән «Азнакай сувениры» остаханәсе турында сөйләүгә күчкәнче башта минем шушы тарихка тукталасым килә. Китап язарлык тарихка...

Галина Альвисовнаның әнисе Мөнҗия – Ирекле авылы кызы. Әнисе нибары кырык яшендә мәңгелеккә күзен йомганда аңа яңа унҗидесе тулган була. Илдә Бөек Ватан сугышы бара, аларның да әтиләре фронтта... Үзе дә балалыктан әле чыгып кына килүче кыз кулында җиде (!) бала кала. Иң кечкенә энеләренә җиде ай. Сигезенчегә – туксанны узган әбиләре... Очраган саен тирә-күршеләр кызга: «Төпчегегез үлсә дә сиңа җиңелрәк булыр иде ичмасам», – дип кабатлый. Яхшылык теләп әйтәләр дә бит, тик аның энесен жәлләп шунда ук яшьләре тама башлый... Туганнарының барысын да саклап кала ул. Хәтта ике баш сыерны да! Әтиләре авылга 1948 елны гына кайтып төшә. Аларны алырга гына кайтуы икән. «Хәрби заводта эшлим, син дә минем янга урнашырсың, бергә яшәргә җиңелрәк булыр», – ди. Кузгалалар... Ирекледәге 30 сутый бәрәңге бакчасыз, сыерсыз ишле гаилә белән шәһәрдә көн итүләре ансат булмавын бик тиз аңлыйлар да... Алдагы җәйгә ялга кайткач, әтисе Мөнҗияне Ирекледә калдыра: «Авылда гына төпләник, кызым, син китеп йөрмә, начальнигыңа мин үзем әйтермен», – ди. Тик хәрби заводта тәртипләр кырыс була шул: «эшкә чыкмаган» өчен дип Мөнҗияне килеп кулга алалар һәм ике елга төрмәгә утарталар. Озакламый ул амнистиягә эләгә һәм Монголиядән Азнакайга кадәр җәяү кайта. Ә йортта инде үги әни хуҗа, буй җиткән кыз анда, әлбәттә, артык... Әтисе белән яңа әнисе, үзенә әйтеп тә тормыйча, аны торф чыгарырга китүче кешеләр исемлегенә теркиләр... Берничә ел элегрәк исә, Саратов өлкәсендә яшәгән Идел буе немецларын бер көн эчендә, товар вагоннарына төяп, Себергә озаталар. «Без бит монда, шушы җирдә туып-үстек, беркемгә начарлык эшләгәнебез юк», – дип өзгәләнүләрен ишетмиләр. Төзек йортлары, чәчәккә, җиләк-җимеш бакчаларына күмелеп утырган урамнары белән Герклар яшәгән авыл да ул көнне бушап кала. Кайчандыр Рәсәй патшасы үзе чакырып китерткән алман һөнәрчеләре авылы. Август ае була. Кырларда игеннәр шаулап утыра, савылмаган сыерлар мөгри... Тормышның менә шундый катлаулы сынауларын кичкәннән соң, чит-ят җирдә татар кызы белән немец егете очраша. Башкалар кичләрен танцыга йөгергәндә, чигү чигеп гел өйдә калган чибәр, озын толымлы Мөнҗиягә Альвисның күзе төшә. Кавышалар...

Яши-яши, йөз-кыяфәтем белән дә татарга охшый барам бугай.

Кайчандыр икесен бер сукмакка чыгарган язмыш инде аларны күптән аерган. Хәтта каберләре дә икесе ике җирдә, ике илдә. Мөнҗия апаныкы – туган авылы зиратында. Ә әтиләренеке – тарихи Ватанында. Туксанынчы елларда Германия аларга да әби-бабалары туфрагында – Баден-Вюртембергта җир бирә. Галина Альвисовнаның өч сеңлесе, бер энесе шунда яшәп ята хәзер. Әтиләренең, әлбәттә, олы кызын да үз янына бик аласы килгән. «Без алар янына кунакка барып та кайттык. Хәзер дә гел барып торам. Мин анда үземне Андерсен әкиятләренә эләккән кебек хис итәм... Документларыбыз инде әзер иде. Тик улым: «Әллә китмибезме соң? Монда ияләшкән җир бит», – диде. Аның сүзеннән узмадым, шулай итеп калдык», – ди ул. Сүзләрендә үкенү ишетелми.

Кан тартуы барысын да җиңә. Һөнәрчелек турында әйтүем әле.

Кулыма бер газета килеп эләкте. Президентның указы басылган иде анда. Казанның меңьеллыгы алдыннан сувенирлар әзерләү хакында. Күңелемә кереп утырды гына бит – һич тынгылык бирми! Кызыма әйтәм: «Әйдә, без дә тотынып карыйбыз!» – дим. Икебез бер коллективта эшләдек, ул кулланма-гамәли сәнгать буенча дәресләр алып бара иде. Курчаклар ясап карарга булдык...

Галина Альвисовнаның Азнакай балалар музыка мәктәбенең сәнгать бүлегендә мөдир булып эшләгән чагы бу. (Омск өлкәсендә дөньяга килгән кызның әнисенең туган ягында төпләнеп калуы анысы да язмыш, әлбәттә.) Татар милли чигешле күлмәк «кигән» курчаклар яныннан күргәзмәләрдә кеше китми. Барысының да тотып карыйсы, үзенеке итәсе – сатып аласы килә. Бер курчак янына икенчесе өстәлә, өченчесе, дүртенчесе...

Мин курчаклар белән тәмам саташтым! Көндез дә ясыйм, төннәрен дә... Әмма хыялларым артыннан барыбер өлгерә алмыйм!

Әнә шул «өлгерә алмау» иң зур проблемага әйләнгән бер вакытта Азнакай районы башлыгы итеп Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинны билгелиләр. Галина Геркка үз эшен башлап карарга ул тәкъдим итә. Ярдәм кулы да суза.

«Азнакай сувениры» халык һөнәрчеләре йорты 2012 елның 1 мартында ачыла. Һөнәрче ханымга, ташламалы шартларда, 130 квадрат метрлы мәйданны арендага бирәләр, ә ул районда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларны үзенә эшкә ала.

Беренче ялгышлар. Бүген артка борылып караганда, иң элек шулар искә төшә.

Бернинди тәҗрибәм юк иде бит... Эшләү теләгем генә көчле! Ике бүлмә тулып утыра идек беренче чакта. Ул кадәр кеше алырга кирәкмәгәнен соңрак аңладым... Арада бөтенләй эшли алмаучылар да бар булып чыкты. Никадәр материалны боздылар! Берәү йөрәгенә инде өч тапкыр операция ясаткан – хәтере бөтенләй юк. Икенчесендә – шизофрения, институтта укыганда ялгышкан, кызлар: «Без аңардан куркабыз, ул бик агрессив», – диделәр. Эштән киткәч тә, юлыма чыгып, шактый янап йөрде үземә. Өченчесенең – умыртка баганасы авырта, озак утырып тора алмый, ә безнең эштә ансыз булмый... Мәшгульлек үзәге аша килгән берәүгә: «Үзең дә күреп торасың – булдыра алмыйсың. Җибәрмичә чарам юк», – дигәч, «Ике елдан пенсиягә чыгам, хәзер кая барыйм, зинһар, калдыр», – диде. Калдырдым... Безне бит мәктәптән башлап һәрвакыт кешеләргә карата әйбәт булырга кирәк дип өйрәттеләр: хәленә керергә, юл бирергә, терсәк белән сугышмаска... Мин дә әйбәт булырга тырыштым. Ә бер ай узып, икенчесе шундый тиз килеп җитә! Салымнар түләргә кирәк, аренда хакы... Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлыклар килеп чыккач, шушы кешеләр өстемнән шикаять яздылар... Ул чакта ничекләр түздем икән, хәзер дә аңламыйм...

 Китәргә күпме талпындым, китә алмадым – мин инде төп Азнакайныкы.

«Мин үземне һәрвакыт йомшакка саный идем», – ди ул. (Күпләребез үз-үзен шулай белеп бетерми бугай!) Сыгылыплар төшәрлек сынау килгәндә исә көч каяндыр табыла аңарда. Аякта басып калырга. Егылмаска. Алга таба атлап китәргә.

Һөнәрчеләр йорты март башында ишекләрен ача, ә сентябрь аенда ул улын югалта. Иреннән бик иртә аерылып, кызы белән улын ялгызы гына аякка бастырган әни кешегә хәсрәтнең иң ачысы килә... Биш яшьлек чагында имгәнеп, авыру булып калган улы белән аралары бигрәкләр дә якын була шул...

Бер атнаның шимбәсендә – туган көне булды, икенче атнаның азагында җирләдек... Ничек кичердем икән мин ул көннәрне, белмим. Йокыдан калдым, ашаудан... Көне-төне эшләдем дә эшләдем. Шул коткарды бугай... Инде менә, Аллага шөкер, сәхнәгә чыгып шигырьләр сөйли алам.

Әйе, барысы да акырынлап җайга салына.

Иң беренче ялгышлар төзәтелә. Мондый остаханәдә кул эшен яратканнар, моңа азмы-күпме сәләте булганнар гына эшли ала – ул хәзер һәркемгә шушы таләпне куя.

2002 елны Галина Герк Татарстан Республикасының «Халык һөнәрчеләре» берлегенә керә, ул «Һөнәрчеләр палатасы» әгъзасы. Фикердәшләре белән очрашу-аралашу, күргәзмәләрдә фикер алышу, иҗатыңны башкалар белән чагыштырулар – барысы да алга таба эшләргә зур этәргеч бирә. «Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәре остасы» дигән мактаулы исемгә лаек булу исә яңа офыклар ача: Оста исемен йөртүчеләргә җәен «Казан Кремле»ндә үз эшләнмәләрен туристларга тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә.

Курчаклар бик тиз ясалмый. Аена – 10–15, күп булса 20 курчак өлгертәләр.

Иң элек курчакның башын, кулларын, аякларын, гәүдәсен – һәммәсен аерым-аерым формада коябыз. Фарфордан эшләнгән курчаклар, ялгыш төшеп китсә дә, ватыла. Ә безнекеләр нык – скульптуралар ясый торган махсус балчык кулланабыз. Үзебезнең Илбәк авылы янында ак балчык бар диләр – шуны алып кайтып ясап карыйсым килә әле... Курчакларның башларын, кулларын Рамил коя менә хәзер бездә. Күптән түгел эшли әле ул, әмма инде ияләште. Улының эшле булуына әнисе дә бик канәгать. Нәрсәгәдер кәефем төшкәнне, азрак ачуланганымны сизсә, Рамил аркамнан килеп кочып ала. Улым да шулай итә иде... Церебраль паралич белән авырый ул, өянәге дә бар... Койганнан соң башларны, кулларны әле эшкәртергә кирәк. Рамил инде бу эшкә дә өйрәнде. Әмма аңардан соң кабат барысын да үзем бер кат күздән кичерәм. Менә, күрәсезме, кайберсенең борыны бигүк килеп чыкмаган – ямап, төзәтеп куярга кирәк. Кайсысының күзе...

Кәеф бар чакта гына утыра алмыйсың – эш бит. Әмма курчакларны кулга алуга күңелдә болытлар тарала. Хәсрәт тә онытыла төшә...

Курчакларга киемне үзем уйлыйм: тукымаларны эзләп табам, төсен, фасонын сайлыйм, алкаларын туры китерәм... Күлмәк-камзулларны кызлар тегә, ә мин курчакларның йөзен, кул чукларын ясыйм. (Вак, четерекле, катлаулы эш – көнгә уннан да артык башны берничек буяп булмый!) Иң кызыгы шул: йөз чалымы һәр курчакның үзенчә килеп чыга! Күз карашлары, елмаюлары... Кешеләр шуны күрә: «Карале, болар төрле икән бит!» – дип, үзләренә ошаганны сайлап ала. Минем үземә безнең курчакларның кечерәкләре шаянрак кебек тоела.

Ә иң рәхәте, әлбәттә, курчакларны киендерү... Заказ бирүче: «Бигрәк матур булган!» – дисә, бөтенләй канатланасың! Казанда таныш бер рәссам яныма килеп: «Сезнең курчаклар ягымлы, җылы!» – дигән иде: аның сүзләре искә төшкән саен сөенәм...

Заказ дигәннән. «Азнакай курчагы»н, әлбәттә, республикада инде күптән таныйлар. (Курчак ясаучылар исә Татарстанда хәзер аз түгел: «Халык һөнәрчеләре» берлегендә алар инде хәтта аерым гильдия оештырды, анда уннан артык иҗат әһеле керә.) Галина Альвисовна өчен аның курчакларын эзләп башка шәһәрләрдән – Уфадан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Лениногорскидан үк килүләре дә горурлык. Аның затлы «Сөембикә»сен, гади ситса күлмәкле «Авыл кызы»н, бәрхет камзуллы «Шәһәр кызы»н Франция, Төркия, Америкага алып китүләре, Татарстан Президенты аппаратыннан күпләп соратып алулары, күргәзмәләргә чакырып торулары...

Алъяпкыч, калфак, изү, төрле зурлыктагы сумкалар, курчак-магнитлар... «Азнакай сувениры» остаханәсе әзерләгән товарлар исемлеге ел саен арта тора. Калфак янына алка сораучы да күп, димәк, озакламый милли бизәкле алкалар да өстәләчәк.

Беренче мәлләрдә курчак күлмәкләрендәге һәр чигүне кулдан чиккәннәр. Хәзер Галина Альвисовна машина белән чигә. Бу нечкә эшне ышанып тапшырырлык кеше таба алмаган әле – эзли. Тапса, вакыты шактый бушар, яңа идеяларга урын калыр иде дә бит... Тик осталар адым саен очрап тормый шул.

Аның кул астында бүген 6-7 кеше эшли, җәйгә, ким дигәндә, 10 кеше кирәк. Бүген янында булган кызлар – иң ышанычлылары, иң булдыклылары. Светлана Нәгыймова – сумкалар тегә. Ул өч бала әнисе, игезәк балаларының берсе – авыру. Светлана аны ялгызын бер сәгатькә дә калдырып йөри алмый. Остаханә белән янәшә яшәве аңа бик уңайлы: әзер эшләрне йә йөгереп кенә үзе кереп алып чыга, йә кертеп үк бирәләр. «Аңа азрак ярдәм итә алгач, миңа да рәхәт», – дип сөенә Галина Альвисовна.

Зөлфия Азангараева исә аның уң кулы. Ул «Азнакай сувениры»на мәшгульлек үзәге аша килгән. Чукрак-телсез кызны моңа кадәр эшләгән хезмәт урынында бик кыерсытканнар. Ә остаханәдә аның өчен икенче тормыш башланган... «Эшкә бик озак өйрәнде, бик күп әйберне бозды. Әмма өйрәнде! – дип яратып елмая директор. – Ул монда үз урынында. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз». Иң чиста, иң пөхтә эш урыны – Зөлфиянеке. Ул инде күптән бар эшне дә үзе белеп башкара.

...Галина Альвисовнаның күңелендә йөргән хыялларын, ниятләгән кайбер эшләрен махсус сөйләмим. Күз тидерүдән куркам.

Казанда, туристлар күпләп йөри торган урыннарда «Азнакай курчаклар»ын очратканда шушы язманы искә төшерерсез. Коңгырт күзләре белән әтисенә охшаган, үзе әйтмешли «кайчак фрау Галина булып фикер йөртә, әмма татарча сөйли, татарча уйлый» һәм татарга эшли торган сөйкемле ханымны.

 


 


 


 

 


 


 


 


 


 


 


 


 

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар