Логотип
Арабыздан беребез

Айның без күрмәгән ягы

Аның белән бүгенге журналистика, бу өлкәдәге яңалык һәм үзгәрешләр, газета-журналлар алдына куелган бурычлар турында озаклап сөйләшеп утырып булыр иде. Әлеге темаларда ул судагы балык кебек йөзә... Әмма аны магниттай тарткан тагын бер өлкә бар әле – шигърият. Күңел халәте! Әйе, күпләр белгән кырыс, таләпчән җитәкче генә түгел ул...


Аның белән бүгенге журналистика, бу өлкәдәге яңалык һәм үзгәрешләр, газета-журналлар алдына куелган бурычлар турында озаклап сөйләшеп утырып булыр иде. Әлеге темаларда ул судагы балык кебек йөзә... Әмма аны магниттай тарткан тагын бер өлкә бар әле – шигърият. Күңел халәте! Әйе, күпләр белгән кырыс, таләпчән җитәкче генә түгел ул... Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Эльвира Фәнис кызы ӘХМӘТОВА белән әңгәмәбез... шигырь һәм аның тууы белән бәйле серләр турында. 

Бродскийның «Шигырь язарга өйрәнеп булмый: кешегә ул йә бирелә, йә юк», дигән сүзе бар. Сез аны хаклы дип саныйсызмы?
– Шигырьнең тууын мин үзем бер могҗиза дип саныйм. Беренчедән, ул, чынлап та, кешегә бирелә торган сәләт – бүләктер. Без беребез дә «телим» дип кенә теләсә кайсы эшкә тотына алмый бит. Икенчедән, бу могҗиза тусын өчен бик күп нәрсәләр тәңгәл килергә тиеш: вакытың, күңел халәтең, ниндидер хисләргә тулып ташуың... Әйе, шигырь язуның үз кануннары, билгеле бер схемасы бар. Шуны аңлап, иҗекләрне туры китерсәң дә шигырь языла. Әмма чынлыкта бу сүзләр тезмәсе генә булачак. Шигырьнең чыны иң элек җанда туа, аннан чишмәдәй ургылып чыга башлый... Көтмәгәндә килә ул шигырь. Дөресрәге, сүзләр, бер-бер артлы образлар... Машинада барганда, савыт-саба юганда, өй җыештырганда... Яки кемдер сиңа үзенең язмышын, тарихын сөйләгәндә, кинәт ул әйткән бер сүз сине «эләктереп» ала. Менә ул яңа тема! Аннары инде, ничек ачарга моны, дип уйлап йөри башлыйсың... Бу көннәрдә генә «Дару» дигән шигыремне яздым менә. Медицина шулкадәр алга киткән, ә җанга дару һаман юк. «Булсын иде шундый дару, / Җанны дәвалый торган. / Сагынуны, сагышларны / Берьюлы җиңә торган». 
Шигырьне соцчелтәрләргә куйган көнне кибеттә бер таныш кибетчем: «Сезне кочаклыйм әле... Бөтен әйтәсе килгән фикеремне ачып салгансыз. Мин андый сүзләр тапмас идем», – диде.
Әгерҗе районының Кырынды дигән зур гына авылында туганмын. Миңа 9 яшьләр тирәсендә әтием белән әнием аерылыштылар һәм без Кырындыдан күчеп киттек. Әнием Алабуга шәһәренә китеп урнашты, заводка эшкә керде, ә мин 3 нче класстан Яңавылда – әби-бабам янында укый башладым. Шуңа күрә тормышымда бертигез якын күргән авылларым икәү... Беренче шигырьләремне 4 нче классларда язганмындыр. Болар – инша эчләрендәге шигырь юллары. Ә иншаларны унбишәр бит яза идем! Татар теле укытучысы Розалия апа Кәримова аларны класс алдында кычкырып укый... Тора-бара укытучылар бәйрәмнәргә сценарийлар язарга куша башлады. Шигырь белән! Район газетасына җибәргәләсәм дә, шигырьләремне кемгәдер күрсәтергә ояла идем әле. Өйдә исә шигырь язуыма шаккаткан кеше булмады. Гомумән, бик мөстәкыйль бала идем. Әби белән бабай өй эшләремне тикшереп азапланмадылар, алар мине назга, яратуга гына күмделәр. Әти гел малай дип көткән, бу, күрәсең, холкыма да ничектер тәэсир иткән. Урамда малайлар белән генә дуслаштым, балалар бакчасыннан әллә ничә тапкыр качтым, курчаклар белән уйнамадым... Мин гел агач башында, өй түбәсендә... Үземне беркемнән кыерсыттырмадым. Шуклыкларым да күп булган. Әни: «Сине үстерергә бик авыр булды», – ди.

Белүемчә, әниегез ягыннан нәсел тамырларыгыз драматург Таҗи Гыйззәткә барып тоташа. Димәк, әдәбиятка-сәнгатькә, шигърияткә мәхәббәт кан аша да күчкән сезгә. 
– Әйе, әниемнең әтисе Мөхәммәтнур бабам – язучының бертуганының оныгы. Тик ул бабам белән аралашырга туры килмәде миңа. Ә шигырь язучылар күп нәселебездә! Әтиемнең әнисен – Фәүзә әбиемне районда «һәвәскәр җырчы-шагыйрә Фәүзә Әхмәтова» дип беләләр. Язганнары район газетасында басылып килгән, ул республика күләмендә узган җыр-бию смотр-конкурсларында катнашкан, урыннар яулаган... Әбием үлгәннән соң аның шигырь дәфтәрләре авылда өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөргән. Кызганыч, миңа килеп ирешмәделәр – шулай югалганнар... Зилә әбием дә гади авыл хатыны булса да, җор телле, төпле, акыллы, гел мәкаль, әйтемнәр кушып сөйләшүче кеше иде. Әтиемнең сеңлесе Раушания апа җыр-биюгә оста иде – сәхнәдән төшмәде. Аның улы да шигырьләр, аларга көйләр яза, үзе үк гитара белән башкара да иде. 20 яшендә чечен сугышында һәлак булды... Тагын бер туганымда – Рафилә апа Алиевада да иҗат күәсе бар. Менә шуңа да шигырь язуыма берсе дә шаккатмады. 
Шигырьләремдә – мәхәббәт, тормыш фәлсәфәсе... Гомумән, үземне күбрәк лирик темаларга язучы дип саныйм. Тотына алмаган, дөресрәге тотынырга теләмәгән темаларым да бар. Мәсәлән, үлем, кайгы-хәсрәт турында яза алмыйм. Сәбәбе юк, бары күңелем тартмый. Негатив темаларга бөтенләй дә кагыласым килми... Шигырь эченә, андагы сүзләргә нинди энергия саласың, шул энергия укучыга барып җитә. Ә минем аларга күбрәк позитив җиткерәсем килә. Шигырьләремне укыганнан соң күңелләре күтәрелсен, ниндидер проблемаларны чишү юлларын тапсыннар, шигырьләрем яктылыкка, яхшыга өндәсен... Тагын заказга язу бар әле. Бик күп җырчылар, композиторлар: «Репертуарымда теге яки бу тема юк», – дип шалтыраталар. 

Бүгенге көндә шигырь язу сезнең өчен нәрсә ул? Хоббимы?
– Әйе, әлбәттә, шулай. Үземне профессиональ шагыйрә дип санамыйм: төп эшемнән бушаганда гына язам. Вакытым була икән, телефонга яки компьютер артына утырам. Андый мөмкинлегем юк икән, кайчак атналар буе да язмыйм. Күңелемә якын булган, җан тынычлыгы, икенче бер төрле энергия бирә торган хобби ул минем өчен. Дөрес, хоббиларым шактый. Бакча эшләрен бик яратам – җирдә казынырга, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә. Чәчәкләр үстерергә! 40 сорттан артык розам гына бар! Ирем көлә: «Нигә бу кадәр чәчәк сиңа?» – ди... Кипкән чәчәкләрдән, кыш көне ылыслардан икебаналар ясыйм.

Сезгә, сезнең иҗатка тәэсир иткән шагыйрьләр бармы? 
– Роберт абый Миңнуллин белән озак еллар аралашып яшәргә насыйп булды. Разил абый Вәлиев белән гел элемтәдә: кайчак язган шигырьләремне җибәреп, киңәшләр дә сорыйм. Күңелемә Фәнис Яруллин иҗаты, аның мәхәббәт лирикасы якын. Кызганыч, үзе белән танышырга өлгермәдем... Мәктәп елларында татар әдәбиятын бик яратып укыдым. Мәктәп программасына кергәнен дә, кермәгәнен дә. Әмма татар теле укытучысы булырга теләгем юк иде. Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга керәм дип килдем. Театр бүлегенә! Мәктәптә сәхнәдән төшмәдем, Яңа ел тирәсендә биш-алты тамашада Кар кызы булырга өлгерә идем! Бәхетемә, туганнан-туган абыйларымның берсе, гомер буе җырлап-биеп кенә яши алмассың, сеңлем, дип, документларымны алып, институтка, татар филологиясенә тапшырды. Ә журналистикага кереп китүем... Диплом алган көнне институтта бер кеше: «Алабугада радио-телевидение ачыла, безгә эшкә килегез», – дип чыгыш ясады. Курсташларымның яртысы – ресторанга, калганы табигатькә бәйрәм итәргә китте, ә мин... эшкә урнашырга. Концерт күлмәге сыман ялт-йолт итеп торган озын күлмәктән, чәчләр ясалган, күзләр буялган, кулда – берничә сәгать элек кенә алган диплом… Радиостанция институттан ерак түгел, Казанская дигән урамда урнашкан икән. Кыяфәтемә бик гаҗәпләнеп карасалар да, эшкә алдылар! 
Эшли башладым. Авыр! Кайтам да әнигә елыйм, булмый, дим. Тагын бер атна гына эшлә дә, китәрсең, диде ул... Бер атна дигәнем 22 елга сузылды менә – мин һаман да медиаөлкәдә. Бер елдан татар редакциясенең җитәкчесе итеп куйдылар. Миңа – 22 яшь, кул астымда унбер кеше. Тагын бер елдан инде телевидениенең бүлек җитәкчесе идем. Татарстан телевидениесенең Алабугада үз хәбәрчесе булып та эшлим. Телевидение каршында яшь журналистларның КВН командасын ачтым – регионнар буйлап чыгыш ясап йөрибез. Радиода өч-дүрт тапшыру алып барам. Ошый! Балалар өчен «Яшь журналистлар» түгәрәге ачарга тәкъдим иттеләр. Алындым! Концертлар, юбилейлар алып барырга да өлгерәм. Шәһәр Сабантуйларын алып баруны да миңа тапшырдылар... Алабугада яшәгән дүрт елым әнә шулай узды.
Кайчак безгә эшкә урнашырга киләләр дә, «минеке түгел, китәм», дип керәләр. Тагын бер ай эшләп карагыз, дим. Ничек кенә булса да, гел алга барырга, туктамаска кирәк. Шулай итеп, калалар! 
Тагын менә нәрсә әйтергә телим: балачак хыялларына киртә куярга ярамый – барыбер аларга әйләнеп кайтасың. 5 нче класста укыганда телевизордан «яшь журналистларны эшкә чакырабыз» дигән игълан ишетеп калдым. «Мине алыгыз», дип, утырып хат яздым, фотомны да салдым. Мәктәптән көн саен йөгереп өйгә кайтам: «Әби, хат килмәдеме?» – дим. Җавап булмады, әлбәттә. Ә тормыш мине урау юллар белән булса да, шушы хыялыма алып килде... Мин – теле-радиожурналист. Бүген дә сюжетлар төшерә алам. Язарга да ярата идем. Декрет ялларында утырганда гел «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек иттем. Укучылар мине Камилә Әхмәт дип белә. 

Кемдер шигырь язуны психологка бару белән тиңли. Ә сезгә шигырләр язу тормыштагы кайбер авыр, катлаулы мизгелләрне уздырырга ярдәм итәме? 
– Әйе, ярдәм итә. Әйткәнемчә, шигырь язганда ниндидер бер яңа энергия алам. Мин аны сүзләр белән аңлата да алмам... Эштән еш кына бик арып кайтам: күп кеше белән аралашырга, бик авыр проектлар алып барырга, бер-бер артлы чаралар оештырырга туры килә... Кайныйсың! Ә шигырь сине шул тормыш ыгы-зыгысыннан аралый... Психологларга йөргәнем юк, әмма психологиягә мин бик якын кеше. Филология факультетында укыганда өч ел параллель рәвештә психология факультетында да белем алдым. Укытучылар: «Синнән бик яхшы психолог чыгачак», – диләр иде... Әмма түләүле булгач, әнигә авыр дип ташладым. Институтта алган белемнәргә хәзер инде тормыш тәҗрибәсе өстәлде. Миндә тоемлау хисе – интуиция бик көчле. Әбиемнән күчкән ул миңа. Алар өч кыз туган булганнар: Бикә, Бану, Газддә. Өчесе дә намазлы, өчесе дә ак күлмәктән, ак яулыктан гына йөргәннәр. Ак әбиләр! Бикә әбием кешеләрне кулы белән дә дәвалаган. Мин дә тоям, күп әйберләрне алдан төшемдә күрәм. Бу дөньяда бар нәрсә дә кире кайта: яхшылык – яхшылык булып, начарлык – начарлык булып. Шуның өчен хәтта уйларыбыз да матур булырга тиеш. 

Шигырь – йөзләгән, меңләгән укучы алдында күңелеңне ачу кебек...
– Шулай... Шигырь язганда кыюлык та бик кирәк. Кеше ни әйтер дисәң, тукталып каласың. Соңгы 4–5 елда андый уйларны читкә куарга өйрәндем: ничек тоям – шулай язам. Югыйсә кайчакта хәтта дуслар, туганнар да: «Аерылышу турында язгансың, әллә ирең белән арагыз начарландымы?» – дип сорый иде. Мәхәббәт турында шигыремне укысалар: «Гашыйк булдың ахрысы», – дигән хәбәрләр ява башлый. Күпләр образга кереп киткәнемне аңламый. Шигырь темалары ул – һәрвакытта да үз кичерешләрем түгел, ә уйлап табылган яки каяндыр күңелгә кергән образлар. Шигырь язганда үзеңне сәхнәдә кебек хис итәсең – үзең уйлап чыгарган рольне уйныйсың. Дөресрәге, шул рольдә яшәп аласың. Ясалма хисләргә исә шигърияттә урын юк – аны укучы бик тиз сизә. Ирең шигырьләреңне ничек кабул итә, диләр бик еш. Мирсат – Башкортстан татары, аңа татарча уку авыррак. Рәхәтләнеп укый алмаса да, минем белән горурланганын тоям. Язарга утырсам: «Балалар, әниегезгә комачауламагыз, ул иҗат итә», – ди. Шундый рәхәт булып китә... Шигърияттән ерак кеше ул, нефтьче. Аның кебек терәгем булмаса, гомумән, бу эштә эшли алмас идем. Җитәкче хатын-кыз ир-аттан берничек тә аерылмый ул: бала аласым, ашарга әзерлисем бар дип, эштән гел вакытында китә алмый... Соңга калсам, ирем ашарга да пешерә тора. Һәрхәлдә, бәрәңге кыздыра, аш пешерә белә. Кибеткә йөрү, суыткычны тутырып кую да аның вазыйфасы. Кирәк булса, идән дә юарга мөмкин. Ә, гомумән, без бөтен эшне икәү эшлибез. Мин бәрәңге әрчим, ул кыздыра, мин кер машинасына керләрне тутырам, Мирсат элә...

Сезнең әле бер шигырь китабыгыз да юк. Ә укучы Эльвира Әхмәтова дигән шагыйрәне белә – ул инде аны «тапты». 
– Әйе, китабым юк, чөнки бу бик зур эш. Аны берәр рәссам белән берлектә эшлисем килә. Рәсемнәр белән бизәп... Ә укучылар мине социаль челтәрләр аша белә – анда өч аккаунтым бар. Барысын ук булмаса да, күп кенә шигырьләремне һәм аларга язылган җырларны социаль челтәрләргә куеп барам. Укучыга мин җырларым аша да танылдым. Үземне беренче чиратта җырлар язучы автор дип саныйм: төрле композиторлар белән бергә иҗат ителгән 100 дән артык җырым бар. Мин, гомумән, борын төбендә көй чыгарып йөрүче бер кеше. Үзем генә булганда гел көйлим... Шигырьләремә язган көйләрем дә бик күп. Тик музыка буенча профессиональ белемем юк. Институтта укыганда бер ел фортепиано курсларына йөрдем, әмма бу белем генә җитми. Узган ел 8 Мартка ирем миңа электрон фортепиано алып бирде. Ап-акны! Хәзер шунда уйнарга өйрәнәм. Иң беренче җырымны – «Сайлап меңнәр арасыннан»ны Илназар белән яздык. Бүгенге көндәге популяр җырларның берсе ул – туйларда бик еш яңгырый. «Шәһри Казан» газетасы соцчелтәрләрдән алып бер шигыремне бастырган иде. Концерт барганда залдан бер тамашачы: «Менә матур шигырь – җыр языгыз», – дип, газетаның шул өлешен ертып, композитор Айдар Тимербаевка менгезгән. Аннан инде Айдар мине эзләп тапты – шулай итеп тагын яңа җыр туды. Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин, ИлСаф, Гүзәлия, Гөлназ Асаева һәм башка җырчылар репертуарында бар җырларым. 

Берәр шигырегезнең язылу тарихын искә төшерегез әле... 
– Мирсат белән без Алабугада таныштык. Урамда, автобус тукталышында! 2004 елның апрель ае иде. Кесә телефоннары әле юк чак. Әмма кыска гына шул сөйләшүдә дә аңа телевидениедә эшләвемне әйтергә өлгергәнмен, күрәсең. Псевдонимым белән, Камилә Әхмәт дип танышканым исә истә. Өч көннән ул эшемә шалтыратып, Камилә Әхмәтне чакырыгыз әле, дип сорады... Шулай сөйләшеп киттек. Озак вакытлар телефон аша гына аралаштык әле. Шул вакыт язылды бу шигырь: «Тышта дулый буран, / Басып торам – / Йөрәгеңнең тәрәз каршында. / Шакырга кыймый кулларым, / Ә күңелем эчкә ашкына...

Сез үзегезнең тормышны нәрсәләрдән яки кемнәрдән башка күз алдына китермисез?
– Якыннарымнан башка, әлбәттә! Әгәр тормышыңны кире борабыз, яңадан башлыйсың, дисәләр, шул ук юлны үтәр идем... Кабат иремә кияүгә чыгар идем, кызым белән улымның әнисе булыр идем, шушы ук эшемдә эшләр идем... Тормышта үкенечле мизгелләрем дә бар, билгеле. Якыннарың исән булганда аларның күңелен күрергә өлгерергә кирәк икән. Әби белән бабай, нигезне ябып, безнең янга Казанга күчеп килделәр. Авылны бик нык сагыналар иде, ә минем аларны еш алып кайтып йөрергә гел вакытым булмады... Әти белән дә күбрәк аралашыр идем... Ни генә булса да, ул бит – әти...
Миндә патриотлык рухы бик көчле. Бу, бәлки, әби-бабай тәрбияседер... Туган тел, туган як, авыл, нигез төшенчәләре минем өчен изге. Туган ягыма кайтып йөрим. Туган авылымда төп нигез инде юк, без аны күптән саттык. Анда хәзер укытучылар гаиләсе яши – кереп йөрибез. Бер хыялым бар: ике нигездән дә туфрак алып килеп, бакчама саласым килә. Туган нигез туфрагында көч бар дип саныйм. Кайда гына яшәсәң дә, ул һәрвакыт сине үзенә тарта. Авылларымны сагынып яшим. (Елый.) Юл ерак – гел кайтып йөреп булмый. Туган авыл турында шигырьләрем байтак. «Соңгы йорт», мәсәлән. Безнең әбиләр авыл башында иң соңгы йорт иде – Совет урамы, 2 нче йорт. «Авыл башындагы беренче йорт / Ялгыз калган күптән боегып. / Балачагым үткән ишегалды / Хәтеремдә калган уелып». Авылны чыгып бераз киткәч тә елга ага. Аннан – тау. Ул тау башында имән үсә. Ерак түгел чишмә ага... Гөлназ Асаеваның минем сүзләргә язылган «Таңнар» җырында шушы күренеш тасвирлана. 
Мин Татарстаннан беркая да күченеп китә алмас идем. Казанны яратам! Ул – минем шәһәрем... Үземнең татар кызы, авыл кызы булуым белән горурланам. Мөгаен, шуңа да миңа гимннар язу җиңел биреләдер. «Шаян ТВ» телеканалы уздырган «Татар сүзе» республика бәйгесе өчен гимн яздым. Сүзләрен дә, көен дә. Зур сәхнәдә ул Алинә Шәрипҗанова белән Марат Мөхетдиновлар башкаруында яңгырады.

Үзегез турында биш кызыклы факт белән уртаклашыгыз әле. 
– Мин нечкә күңелле, әмма моны күп кеше белми, чөнки тыштан кырысмын, күрсәтмәскә тырышам – шулай тәрбияләнгәнмен. Тик сез бүген мине елаттыгыз... Камыр ризыклары пешерергә яратам. Ял саен бәлеш салам. Атнага бер тапкыр миңа кыстыбый пешерергә кирәк. Шәңгә, өчпочмак... Кечкенәдән һәрвакыт план белән яшәдем: кайчак ул планны күңелдән генә төзим, ә кайчак кәгазьгә үк төшерә идем. Хәзер балаларымны да шуңа өйрәтәм. Мин бик аралашучан кеше – кунаклар кабул итәргә яратам. Дусларым күп! Алар төрле өлкәләрдә эшли, әмма безне тормышка уртак карашлар берләштерә. Минем үпкәләвем өч минуттан озакка сузылмый, үпкәмне онытып, кеше янына иң беренче үзем киләм – холкым шундый... Бишәү булды шикелле? 
Фото: Гөлнара Сәгыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльвира дустым,туганым горурланам,хермэт итэм сине. Шигырлэренне БИК яратып кат кат укыйм. Ижатында Зур унышлар жаным.

    Хәзер укыйлар