Логотип
Арабыздан беребез

Җаным монда кала...

Менә инде ничәнче көн тәрәз каршындагы өянкеләрнең искән җилдән акрын гына тирбәлүеннән өстәлгә ачып салган көндәлек дәфтәренең битләре ачыла да ябыла... Вакыт җилләреннән инде саргая башлаган дәфтәр битләренә язылган истәлекләргә күңел хатирәләре дә өстәлә, моңсулык иңә...

Менә инде ничәнче көн тәрәз каршындагы өянкеләрнең искән җилдән акрын гына тирбәлүеннән өстәлгә ачып салган көндәлек дәфтәренең битләре ачыла да ябыла... Вакыт җилләреннән инде саргая башлаган дәфтәр битләренә язылган истәлекләргә күңел хатирәләре дә өстәлә, моңсулык иңә...

Гомернең шундый бер чорына җитәсең, хатирәләр белән яши башлыйсың. Иҗат кешесенең алкышлар һәм табышлардан, югалту һәм сагышлардан торган тормышында бәгырьләрне телеп-телеп ала торган хатирәләр, һай, күп тә соң! Әнә алар, әле мәктәптә укыганда, хорда җырлап торган чагында, Салих Сәйдәшевнең чәченнән сыйпап: «Җырла, бәгырь, син әле Мәйсәрәләрне уйнарсың», – дигән ягымлы тавышы, Мәскәүгә Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга җибәрергә теләүләренә ни дип җавап бирергә дә белмичә торганда, кабул итү комиссиясе әгъзасы, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтановның: «Хәмитова, мондый мөмкинлек ике тапкыр булмаячак!» – дигән кисәтүле дә, үгетләүле дә авазы булып та яңгырап китә. 

Их син, яшьлек! Их син, тиле яшьлек! Яшьлеккә генә хас сыйфатлар булмаса, син бит яшьлек дип тә аталмас идең! Сөя, ярата да белмәс идең! Ут кебек янып торган, юктан да кызык табып көләргә, шаярырга яраткан, яшьлек яме белән балкып янган Флёрага Мәскәүдә укыганда Ашхабадтан килеп укучы, төрки халыкларга гына хас булган кара-кучкыл йөзле, күз карашы белән үк яндырып алучы чибәр төрекмән егете Ашир гашыйк була. Мәскәүдә гаилә корып яши башлаган булачак артистларның берсенең, укуын төгәлләп, Казанга кайтыр вакыты житсә, икенчесенең исә әле укуы тәмамланмаган. Ашир, елдан артык Казан белән Мәскәү арасында йөргәннән соң, бу юлы инде гаиләсен Ашхабадка алып китәр өчен кайта. Башбирмәс төрекмән егете чит җирдә төпләнеп калырмы?! Щепкинчыларның Казанга тәмамлап кайтуын, Камал театрында яңа талантлар, яңа исемнәр күренә башлавын театр үзе генә түгел, тамашачылар да көткән бит. Талантлы, җырлы-моңлы артистка кайткан дип, Флёра Хәмитованың исеме халык арасында тарала да башлаган була. Хыялы бит эссе якның коры һавасын сулап, чит-ят гореф-гадәтләргә баш иеп түгел, сәхнә тузанын иснәп, үзен зурлаган тамашачысына баш иеп яшәү иде. Әтисенең муенына сарылган кызы Айгөл, томырылып җавап көтеп карап торган ире Ашир, Камал театры режиссёры Александр Михайловның: «Пропискадан төшеп китмә, яши алмаячаксың син ул якта, кайчан кайтсаң да кабул итәм», – дигән сүзләре хәтер түрендә яңара... Язмыш поезды бу юлы инде аны Мәскәүдән дә ераккарак – Ашхабадка алып китә... Тормышта үз урыныңны табар өчен, кайчакларда, бәлки, ераккарак та китеп карарга кирәктер... Күңелен бушатырга, әле ярый сердәше дәфтәр бар. Көндәлек дәфтәренең Ашхабадта яшәгәндә алып барылган битләрен ачабыз... 

«Төн уртасында килеп төштек. Юл ерак, арылган. Төнлә кисәк кенә уянып киттем дә бүлмә буйлап карап йөрим. Тәрәзәдән кап-караңгы төн генә шәйләнә. Күк шундый түбән, кулыңны сузсаң, йолдызларга тиярсең кебек. Каядыр еракта, тауларда, бала елаган сыман шакал елавы ишетелә. Айгөл изрәп йоклый, Ашир исә тезләренә таянып, елмаеп мине күзәтә. Сүзләр артык. Берберебезне елмаюлы карашлар аша да аңлыйбыз».

Ул якларда рус телен яхшы белгән белгечләргә кытлык заман. Тамырдаш халыклар телен өйрәнү дә аңа әллә ни кыенлык тудырмый, Мәхдүм Колый исемендәге театрда төрекмән теленнән русчага тәрҗемәче булып эшли башлый. Педагогик белеме булган Флёра Хәмитова мәхәббәте, гаиләсе хакына төрекмән балаларына рус теленнән дәресләр биреп хөрмәтле мөгаллимә дә була алыр иде, Аллаһы Тәгалә аңарга укытучыларда булырга тиешле сыйфатларны – сабырлыкны, гыйлемне, матур сөйләм, буйсынны камил итеп биргән. Тик көндәлек дәфтәренең битләре көннән-көн ешрак ачыла, күңелгә җыелган хис-кичерешләр түгелә бара... 

«Мин чит җирдә. Кешеләр үзләре әйбәт, ләкин бик кырыслар. Шул ук вакытта юмартлар да. Хатын-кызларга карата мөгамәлә коры. Катнаш никахлар хупланмый. Туганнары мине сагаеп кабул иттеләр. Тора-бара мөнәсәбәтләре үзгәрде, елмаеп сөйләшә, Флораҗан дип дәшә башладылар. Ирем назлы, нечкә күңелле. Тик мин үземнең Ватанымны, театрымны сагына башладым. Үземне читлектәге кош сыман тойдым. Ирем нинди генә әйбәт булса да, ни илемне, ни театрымны алыштыра алмый иде шул. Әлбәттә, ул минем халәтемне аңлый иде һәм без бер-беребезнең күзенә туры карый алмый башладык. Ул – чарасызлыктан, мин ачык итеп дөресен әйтә алмаудан».

Баланың авырый башлавы, артык коры, эссе һаваны күтәрә алмавы, врачларның климатны алыштырырга кушулары инде болай да бәргәләнеп, җанын кая куярга белми яшәгән Флёрага Казанга кайтырга бер этәргеч була.

«Аширга дөресен әйтми чарам калмады. Ул Казанга күчеп килергә риза булды. Тик бер шарт белән: анда кайткач театрда уйнамаска.» Флёра исә ни дип тә җавап бирми, башында бары тик тизрәк өйгә кайту уе гына. Азга гына дип аерылышуның гомерлеккә буласын ул вакытта сизенделәр микән? Хәтер түрендә Аширның очкыч аланында басып калган сурәте, «Флораҗа-а-ан...» дип өзгәләнүе генә сагыну-сагышларга уралып, Мәйсәрә-Сәрвәрләрнең моңына кушылыр...

 

К. Тинчурин, «Сүнгән йолдызлар». (Сәрвәр – Ф. Хәмитова, Мәхдүм – Р. Таҗетдинов.)

Д. Ильясов Ш. Бикчуринның «Бергә – гомергә» спектаклендә.

К. Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар». (Сәрвәр – Ф. Хәмитова, Исмәгыйль – Н. Әюпов.)

Театр дөньясы шундый дөнья – бер-береңне өнәп бетермәсәң дә, үпкә-ачуың булса да сиздермәскә, сөймәгән партнёрыңа да сәхнәдә «сөям» дияргә, кочаклашырга мәҗбүрсең. Киткән вакытта сәхнәдәшләреннән: «Китмә!» дигән сүзне ишетмәгән кебек, кайткач «Кайттыңмы?» дигән сөенечле карашны күрмәсә дә, Флёра яраткан, туган йорты кебек күргән театрына кайтуы белән бәхетле була. Бернигә карамый, беркем сүзен ишетми уйный, иҗат итә. «Бу роль минеке!» дип сәхнәдәшләренең башына басып йөрми, рольләр аны үзләре эзләп таба, бигрәк тә ул елларга хас булган әсәрләрдәге нечкә күңелле хатын-кыз героинялар – аныкы. Иң беренче роле – К. Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә – Мөршидә, А. Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләр»ендә – Дибәҗә, Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә – Сәрби... 1970 елда Марсель Сәлимҗанов куелышындагы «Зәңгәр шәл»дәге – күпләр хыялланган Мәйсәрә! Ул аны өч йөз тапкыр уйный! Көнчел күңелләр исә аның уңышларын җырлый белүе белән генә дә бәйләргә тырышалар, янәсе ул тамашачы күңеленә уйнавы белән түгел, җырлавы белән генә үтеп керә. 1971 елны сәхнәгә Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы менә. Анда исә тамашачылар бүгенге көнгә кадәр хәтерли торган онытылмас Сәрвәр! Кайсы гына режиссёр нинди генә чорда куймасын, гади тамашачы арасында гына түгел, сәнгать кешеләре арасында да: «Флёра Хәмитованың Сәрвәре түгел шул инде...» дигән сүзләренә әле бүгенге көндә дә күп тапкырлар шаһит булганым бар. Ул да сәхнәдә 500 тапкыр уйнала! Флёра Хәмитова Сәрвәренең шулай озак тамашачы күңелендә саклана алуының сере, әлбәттә, аның күп тапкырлар уйналуында түгел, актрисаның талантында, онытылмаслык образ тудыра алуында, героиня белән тәңгәл-легендә, бербөтенлегендә. 1971 елда режиссёр Ришат Хаҗиәхмәтов М. Фәйзинең «Ак калфак» әсәрен сәхнәләштерә. Биредә ул иркәлектә үскән, үзсүзле, ләкин шул ук вакытта нечкә күңелле, нәзакәтле, җырлы-моңлы морза кызы Хәмдияне сурәтли. Билгеле, талант иясенең иҗат амплуасы киңкырлы булырга тиеш, уңай героиняларны гына уйнау ышандыру көчен киметә, актриса буларак үсеш юлын томаларга да мөмкинлеген күздә тотып, Марсель Сәлимҗанов аңа характерлы рольләр дә бирә. Н. Сторожеваның «Әгәр ташлап китсәң»ендә – Анна, Н. Погодинның «Баһадирлар»ында – Ирина, К. Тинчуринның «Американ»ында – үз-үзен генә яратучы, беркемгә баш имәс Дилбәр, Х. Вахитның «Ике киленкилендәш»ендә – Разия, М. Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Халидә, Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә – чая Саҗидә, «Дуслар җыелган җирдә» әсәрендә – Галия. Хәтта королеваның үзен дә уйный әле ул! Шекспирның «Гамлет»ында – Гамлетның әнисе, королева Гертруда. Көнләшүчеләр тагын табыла, королева бик гади, янәсе. Бөеклекнең асылы – гадилек юкса... Ә менә «Хушыгыз»да аңа уйнарга туры килми, гәрчә автор сиздерүе һәм үзенең сиземләве буенча әлеге әсәр аның турында булса да... Нинди зур хыяллар, өмет-ышанычлар белән сәнгатькә, халкыма хезмәт итәм дип актриса язмышын сайлаган, ләкин идеаллары җимерелгән, күп әйбердән күңеле кайткан, өмете өзелгән, театрның ишегеннән чыгып киткәндә: «Хушыгыз!» – дип кенә әйтә алган Миләүшә – ул бит! Ах, ничек тәэсир итәр иде тамашачыга аның сәхнә биеклегендә роль аша, образ аша саубуллашуы...

Театр сәхнәсе генә түгел, тормыш сәхнәсе дә синең белән бергә әйләнә. Берәү тормышыңнан төшеп калса, икенче берәү исә күңелең түрендә үк урын алырга, яклаучың һәм саклаучың булып кулын сузарга мөмкин. Аның уйнаганын яратып караган меңәрләгән тамашачының күз карашына, сәхнә кырыннан гына томырылып карап торган, театрның чибәр, талантлы артисты Дилүс Ильясовның да карашы өстәлә. «Нигә болай карап торасыз миңа, Дилүс абый?» – дип сорарга батырчылык итә Флёра. «Яратып...» – ди фронтовик артист. Өлкән артистларның яшьләр уйнаганын күзәтергә яратканын белсә дә, тик моның инде артист буларак кына күзәтү түгеллеге аның уена да кереп чыкмый. Яратуы көчле буламы, бала сөясе килүеме, йөри торгач Дилүс Ильясов: «Балаңа ата булырмын», – дип тә өстәп куя. Баласын ялгыз үстерүче, таяныр терәге булмаган хатын-кызга мондый очракта, бәлки, соңгысы ныграк та тәэсир иткәндер. Сугыш михнәтләрен кичкән фронтовик артист: «Минем балам булмый», – дип әйткән булса да, бер елдан кызлары туа. Инде 40 яшьтән узган булуына карамастан, әле бер тапкыр да ата булу бәхетен тоеп карамаган ир: «Чулпаным туды!» – дип сөенә. «Балам булмый» дип әйтүе, бәлки, күпләрне тавышы белән генә дә дер селкетеп торган Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, беренче хатыны Гәүһәр Камалованың үзеннән җибәрмәс өчен, хатын-кыз хәйләсе генә дә булгандыр? Бәлки, бәлки... Гаилә тормышы четерекле. Барың да бергә, бер коллективта эшләү, бер сәхнәдә уйнау кайсына да җиңел булмагандыр. Ә менә кайнанасы – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, бу дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, сөрген михнәтләрен күргән Гөлсем Камская Флёра Хәмитованы яратып кабул итә.

Гастрольләр – артист гаиләсе өчен зур сынау да, сагынышып күрешү өчен җай, форсат та. Ярый да икең бергә китсәң?! Труппа икегә бүленеп, берсе төньякка, икенчесе көньякка китеп барган вакытлар да аз булмый. Андый чакларда очрашу көнен якынайтып, арада сагыну тулы хатлар йөри. Сак кына, акрын гына, Дилүс Ильясовның Флёра Хәмитовага язган, вакыт үзенең сары төсен сеңдергән, һәр юлы, һәр сүзе сагыну-сагыш белән сугарылган, хатларын ачабыз...

«Кадерлем минем! 
Син бу хатны мин киткәч алырсың. Бел (белмим, алай әйтәләрме, юкмы) һәм онытма, мин китәм, әмма йөрәгем һәм җаным монда кала. Синең яныңда, шатлыгым һәм кайгым минем! Нәрсә генә булса да, без бер-беребезгә дөресен әйтергә тиеш. Бу бик-бик авыр булса да, ихлас булыр. Бу – бигрәк тә сиңа карый, чөнки мин инде сиңа үземнең соңгы сүземне әйттем! Син – минем соңгы аккош җырым!
» 2.8.64.
Гаҗәп, икенче көнне үк ерак Фрунзе каласына килеп төшүгә язылган хат. Йә, әйтеп кара, сугыш кичкән ирегетнең йөрәгендә сөю уты янмый дип!

«Исәнме, кадерлем!
Менә без Фрунзега килеп җиттек. Юл ерак һәм алҗыта торган.
Барсы да спектакльгә киттеләр, минем исә уйларымда булса да синең белән каласым килде. Мин сиңа әйткән идем, син минем өчен бик якын, кадерле, тик беркайчан да синең юлыңда киртә булмам дип. Әйттем бит: телемне тешләп булса да түзәрмен, әмма сер бирмәм. Син бу юлларны укырсың да елмаерсың, үзем язам – үзем синең күзләрне, елмаюыңны, чәчләреңне күрәм. Бары шуны гына әйтә алам: яратам! Сине күрәсем килә, сине кочасым, үбәсем килә...
» 3.08.64.

«Сәлам Наманганнан!
Бу хатны ашыгып язам. Теләсә кайсы вакытта кемдер кайтып килергә мөмкин. Кадерлем минем! Күземне йомуга, күз алдыма син килеп басасың, тузгыган чәчләреңне, шат күзләреңне күрәм. Әллә сихерләдең инде? Кызык бит бу, кичә килеп төштек Наманганга, белеп торам, миңа почтада бернәрсә дә юк, ә үзем чаба-чаба киттем главпочтага. Менә дивана, әйеме?
» 19.9.64.

Юк, чит җирдә җирсү, эч пошудан гына язылмый әлеге сагынычлы хатлар, үз илендә, үз җирендә дә азга гына аерылышып торсалар да, күңелен сагыш баса ирнең.

«Кадерлем минем!
Бүген мин 5.20 дә Буинский вокзалында син сулый торган һава, син тора торган җирдә 20 минут чамасы тордым. Әгәр вакыт уңаерак булса, бәлки, мин Куйбышевтан телеграмма да җибәргән булыр идем, ләкин вакыт бик иртә, һәм вокзалга килү сиңа уңай түгел...
 Сагындым сине, чертовкам, сагындым. Хатларыңны бөтен көчем белән сакларга тырышам. Минем өчен алар бик кадерле. 
Яратам! Юк, алай дип әйтмим! Көтәм, түземсезлек белән сине көтәм!!! Үземнең Флёрамны нык-нык итеп үбәм!
» 14.10.64.

Хатлар... хатлар... Еракта чакта да бер-берсенең исәнлеген, барлыгын, яратуын тойдырып, ерак араларны, очрашу көннәрен якынайтып, бәйләп торучы бердәнбер дип әйтерлек чараларның берсе бит ул заман өчен.

Гел шулай гына барса икән дә бит дөнья! Гел шулай гына – өйдә кызларының шат авазларына күмелеп, икең бергә сәхнәдә уйнап, тамашачы мәхәббәтенә коенып яшисе генә дә бит! Чаллыда гастрольдә вакытында, Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясов, 1981 елда, 59 яшендә көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән вафат була. 17 ел бергә яшәгән гомер кинәт өзелә... 
Театрга багышланган 24 ел гомер, 40 ка якын роль... һәм бушлык... Озакка сузылган бушлык. 

Хәтер җилләре кабаттан көндәлек битләрен актара:
«1984 ел. 1 октябрь. Әллә китәргә инде? Күз яшьләре аша көләсе килә. Ничек шулай килеп чыкты? Мин тагын китәргә тиеш.»

Ә нигә тиеш? Кайда язылган ул? Бернинди боерык яки каядыр чакыру да юк лабаса! Эчке сиземләүме бу яисә тирә-якны әйләндереп алган бушлыкның салкынлыгын тоя баш-лаумы? Һәм ул китә. Рольсез яшәгән, әрәмгә узган еллары өчен беркемгә үпкә белдерми, бары тик «Хушыгыз!» гына ди... Татарстанның атказанган артисткасы Флёра Хәмитова моңарчы да дәресләр алып барган Казан дәүләт мәдәният институтында рәсми рәвештә укыта башлый һәм булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән 32 ел – 81 яшенәчә белем бирә.

Шәфәкъ алсулыгы аша искән җил көндәлекнең соңгы битләрен ача:
«Щепкинчыларның юбилеена чакырдылар. 29 октябрьдә Камалда. Мин анда 24 ел эшләдем. Тагын үземнең курсташлар арасындамын. Төрле өзекләр уйныйлар. Миңа да «Сүнгән йолдызлар»дан өзек уйнарга кушалар. Бик дулкынландым. 16 ел сәхнәгә чыкмаган. Тавыш бар, уйнап чыктым. Бер генә мизгелгә үземне яңадан сәхнәдә итеп хис иттем. Бәхетле мизгел. Тик минем исем генә беркая да яңгырамады. Әйтерсең лә миннән театрдан киткәнгә үч алдылар. Кадерлеләрем минем! Ә мин бит зур рольләр уйнап киттем...»

Ә җил исә дә исә... Хәтер төпкелендә утлы күмер кузлары кабынып китеп янә көндәлек дәфтәре битләренә иңәләр:
«Бәргәләнә адәм, өзгәләнә,
Рәхмәтлемен Аллаһыма
Безгә түзгәненә...»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без бугенгә кадәр сагынабыз Флёра апа белән Дилюс абый уйнаган рольләрне,спектакльләрне. Ул еллар,безнең студент елларыбыз иде. Бәхетле еллар...Спектакльгә бару безнең өчен бәхет,алар белән спектакльләрдә курешу шатлык иде.Без яраткан Камал театры Флёра Хамитова белән очрашу оештырса ,без бик рәхмәтле булыр идек.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин бик бәхетле! Мин Сәрвәрне күрдем!!! Аның җырларын ишеттем!!! Идая. Чаллы.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Искиткеч талантлы актриса Флера апа! Моны исбатлау өчен " Сүнгән йолдызлар"ны искә алу да җитә. Без бала-чага шул спектакльне телевизордан карагач беребез Мәхдүм, беребез Сәрвәр булып кара-каршы җырлап йөрер идек. "Каз канаты" безнең балачак гимнына әйләнде... 2017 елның 1 сентябрендә улыбызны студентлар бәйрәменә озаттык та институт янындагы йорт ишегалдынла ял итеп утыручы әбиләр төркеменә килеп кушылдык. Шулчак чәчкәләр кочаклап Флёра апа кайтып килә( шушы йоптта яши икән) , нурлар чәчеп елмая, "студентларым бүләк итте" ди. Еллар узган саен сөйкемлеләнә генә бара дигән әйтем нәкъ менә Флера апага туры киләдер. Искиткеч мөләем, тавышы да кочен, аһәңен югалтмаган, без балачактагы Сәрвәр инде менә... Флёра апага исәнлек-саулык, хәерле- бәрәкәтле гомерләр теләп калам .

            Хәзер укыйлар